Галяметдин в гостях на планете Земля
план-конспект занятия по развитию речи (подготовительная группа) на тему

правила дорожного движения

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл galyametdin_v_gostyah_na_planete_zemlya.docx17.68 КБ

Предварительный просмотр:

Галяметдин в гостях на планете Земля (“Галләметдин Җир шарында кунакта”)

Воспитательница подготовительной группы

 Нуринерского детского сада “Тамчы”

                                          Калимуллина Гульфина Нургаязовна

 

Балалар автобуста  җырлап юлдан киләләр.(“Кояшлы ил”). Каршы юлда велосипедта йөрүчеләр, машиналар бара. Көй бетүгә чит галәм кешесе килеп чыга, як-ягына каранып тора, каршысына аю чыга.

Аю(Дәнис): -Сез нәрсә? Без сезгә бәрелә яздык бит. Кара әле, әнә тегендәге билгене күрмисезмени?

Галәм кешесе(Алмаз):  -Ник күрмәскә күрәм. Монда билгеләр бик күп, матур  бизәгәнсез урамыгызны.

Төлке(Гөлшат): -Тукта әле, тукта, син аны матурлык  өчен  куйганнар дип уйлыйсыңмы?

Куян(Энҗе):  - Син безнең урам кагыйдәләрен бөтенләй белмисең шикелле?

Юлбарыс(Илназ): -Их, автомобиль килә җил-җил

                                Комачауламыйк, көтик

                                Юлларыбыз уңсын дисәк                                                                                                                          

                                Юлларны хөрмәт итик-

                                Юл кагыйдәсен үтик.

Галәм кешесе(Алмаз): - Юл кагыйдәләре? Урамда юл кагыйдәләре дә бар мени әле ул? Мин үзем бер кагыйдә беләм, әнием өйрәтте. Тыңлап карагыз. Син бензин белән тукланасың, исеннән чыгарма,диде. Су белән бутап сала күрмәсеннәр, диде.

Саескан(Финзия): - Менә кызык, менә тамаша, мондый кызыкны ишеткән юк иде әле. Әйдә-әйдә сөйлә, без тыңлыйбыз.

Галәм кешесе(Алмаз):  - Сөйлисе юк, мин чит галәм кешесе. Минем исемем  “ГАЛӘМЕТДИН”. Сезнең янга марстан төштем. Минем бары тик  җир шары белән танышасым килде.

                     Карап-карап торам да мин

                     Уйлап-уйлап торам да,

                     Куркып куям ай-һай кыен

                     Йөрүләре урамда.

Тычкан(Айзилә): - Ишеттегезме сез? Берәр киңәш бирегез! Куян хәлендә калмасын.

Галәм кешесе: -Нәрсә булган куянга?

Саескан: -- Куян трамвай юлыннан

                   Тиз генә чыга алган.

                   Ләкин менә койрыгы

                   Озын мамык койрыгы

                    Аз гына соңга калган(төртеп күрсәтә)

                   Трамвай астында калган,

                    Бөтенләй шунда калган.

Тычкан:  Чи-чи-чи

Милиция бүре(Зөһрә):  -Тукта әле тычкан, чинамый гына тор әле. Күрәм безнең кунак өчен бар да яңа. Юл кагыйдәләрен белмәве күренеп тора. Фаҗига килеп чыкмасын. Юлбарыс, син  автобусны машиналар тукталышына илтеп куй әле.

Юлбарыс: Мин ул тукталышта еш булам, әнә аның билгесе.(автобусны Р тукталышына илтеп куя)

Төлке:  -Үтәм урамнан, төрлесен күреп

              Һәм әйтә алам сезгә бик белеп.

Милиция:- Бик күп белгәч минем табышмагымның җавабын әйтә алырсың  бәлки.   Җәен, кышын, язын, көзен

                              Иртә, кичен,көндезен

                              Ача, йома өч күзен-

                              Бик тиз аңлыйлар үзен.

Төлке:- Һи, светофор инде бу.

Галәм кешесе: - Андый утлар күп инде бездә.

Юлбарыс: - Чү, Галәметдин ялгышма.

          Җыр “Светофор”(Милиция сыбызгы сызгырта)

Карга(Раушан):  - Сызгырта сыбызгысын

                             Милиционер абый.

                             Йөри белмәсәң урамда-

                             Ул әллә каян таный.

Галәм кешесе: -Рәхмәт инде дусларым. Чыннан да, юл кагыйдәләрен белергә кирәклеген аңлый башладым.

Аю: -Ул юлдашың  һәм кулдашың, сиңа бар эштә-

       Һәм саклаучы, һәм яклаучы дустың милиция.

Бака(Ш.Алмаз): -Галәметдин, юл кагыйдәләре бик күп алар. Сиңа туклану өчен бензин салыйк  та , юл кагыйдәләре белән танышуны дәвам итик.

Тычкан:  -Чи-чи, менә бензин салу урынының билгесе. Димәк бензин салу урыны бик якын.( Галәметдин китә башлый)

Куян(Лилия):- Галәметдин тукта әле. Ашыкма. Сабыр бул, аннан барырга ярамый. Әнә күрәсеңме бер билге- ул җәяүлеләр өчен. Димәк аларга шушы юлдан йөрергә рөхсәт ителгән. Ә мнә бу билге җәяүлеләр  өчен юл ябык дигәнне аңлата.     Җыр.

Галәм кешесе: -Юл ябык дип әйтәсез, әнә бит велосипедта йөриләр.

Тычкан: - Велосипед йөртүчеләр дөрес бара, чөнки алар өчен йөрергә ярый дигән билге куелган. Менә ул-

Галәм кешесе: -Тагын бер билге өйрәндем. Дусларым, минем үземнең галәмем белән элемтәгә керергә иде,минем өчен борчылмасыннар иде.

Саескан: - Шулай гынамы? Әнә күрәсеңме, тегендәге билгене, димәк элемтәгә керергә якын тирәдә телефон бар.

Галәметдин:- Рәхмәт! Мин “КОМЕТА” җавап бирегез.

Галәмнән:- Сәлам, без сине тыңлыйбыз.

Галәметдин:- Мин шарында, минем бар да әйбәт. Җир шарында яшәүче дусларым миңа ярдәм итеп тора. Мин бик күп юл кагыйдәләре белән таныштым.

Галәмнән: - Без синең өчен бик  шат.

Галәметдин: - Сау булыгыз, элемтәне өзәм.

Аю: - Юлны дәвам итик.(Галәметдин юлда абына)

Тычкан: - Ашыккан ашка пешкән, диләр. Күрәсеңме, синең алда тагын яңа билге тора иде. Ә син игътибарлы булмадың. Бу билге  “игътибарлы булыгыз”, бу урында юл төзәтү эшләре алып барыла дигәнне аңлата.(Галәметдин торырга тырыша, тора алмый)

Төлке:- Сезгә җитешәм дип тәмам ардым, йончыдым. Урам буйлап чабып, йөреп ялыктырды шул. Аягым да кырылып чыкты.

Саескан: - Хәйлисеңдер әле, аю сыртына  утырып барасың  киләдер.

Куян(Энҗе): - Юк, юк чыннан да аягы кырылган.

Галәметдин: - Мин дә аягымны авырттырдым.

Төлке: - Ярар, якын тирәдә ашыгыч ярдәм күрсәтү урыны булырга тиештер инде. (шәфкать туташы аякларын бәйли)

Бака: - Юкка гына әйтмәгәннәр, ашыккан ашка пешкән.

Бергә: - Юл- тәртип ярата ,диләр, шуны истән чыгарма.

Галәметдин: - Дусларым, сез миңа бик күп белем бирдегез,рәхмәт сезгә. Минем сезгә күчтәнәчләрем бар, мин аларны сезгә тапшырам.

Бергә: - Рәхмәт!

Галәметдин: - Ә хәзергә сау булыгыз! Безгә галәмгә кунакка килегез!

Куян(Лилия): - Хуш, безгә дә китәргә вакыт, юл кешесенең  юлда булуы  хәерлерәк. (автобуста  җырлап  китәләр)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

«Гости на планете Земля» ( Сценарий спортивного развлечения для старшего дошкольного возраста)

laquo; Гости на планете Земля» ( Сценарий спортивного развлечения для старшего дошкольного возраста)...

Квест – игра в старшей группе на тему: «Гости планеты Земля»

Цель:Совершенствовать поисковую деятельность на игровой площадке в совместных действиях детей, при выполнении заданий, развивая логику, находчивость, быстроту и глубину мышления Задачи:Расш...

Логопедическое занятие по развитию речи в старшей группе «Лунтик в гостях на планете Земля»

Логопедическое занятие по развитию речи в старшей группе«Лунтик в гостях на планете Земля»...

Логопедическое занятие по развитию речи в старшей группе «Лунтик в гостях на планете Земля»

Цели: автоматизация звука «л», «ль», преодоление речевых нарушений с помощью развития неречевых психических функций, развитие коммуникативных умений и навыков у дошкольник...

Наша планета - Земля Цель: Формирование у детей знаний о планете Земля.

Наша планета - ЗемляЦель:Формирование у детей знаний о планете Земля.Задачи:- Закреплять знания о правилах поведения в природе.- Расширять представление о том, что лес – это сообщество растений ...

Гости нашей планеты Земля

                               «Гости  нашей планеты Земля» Цель:Совершенствовать поисковую...

Квест-игра "Гости планеты Земля"

Цель:Совершенствовать поисковую деятельность на игровой площадке в совместных действиях детей, при выполнении заданий, развивая логику, находчивость, быстроту и глубину мышления Задачи:Расш...