Өч күз патшалыгына сәяхәт.
план-конспект занятия по развитию речи (подготовительная группа) по теме

Знания детей по правилам дорожного движения будут эффективными лишь в том случае, если теория тесно связано с практикой. Самым действенным методом доведения до детей элементарных правил поведения на дороге является игра, в которой они сами участвуют. Увлекаясь ею, дети осваивают основные требования правил, осознают, кто такие пешеходы, водители, регулировщики.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon ochkuz_patshalygyna_syaht.doc49.5 КБ

Предварительный просмотр:

Максат: Юл йөрү кагыйдәләрен, юл билгеләре турындагы белемнәрен ныгыту. Юл идарәчесе (регулировщикның) эше белән таныштыру. Җыр күнекмәләрен камилләштерү. Балаларны мөстәкыйль фикерләргә өйрәтү. Бер-берләренә карата игътибарлы булырга күнектерү. Бәйрәм кәефе булдыру, җиңәргә омтылыш тудыру.

Җиһазлар: төрле юл билгеләре, жезл, светофор, картоннан киселгән өч түгәрәк, ике стойка, ике автомобиль руле, яшел һәм кызыл жетоннар, “Өчкүз” патшасы, юл идарәчесе костюмнары.

Зал бизәлеше: бәйрәм буласы зал урам чатлары, “куркынычсызлык утравы”, җәяүле юлы, юл билгеләре булган урам күренешен тасвирлый.

В.И.Шаинскийның “Вместе весело шагать” җырының кереш өлеше яңгырый. Сәхнәгә юл белән идарә итүче чыгып баса.

    Бергәләп атлау күңелле синең белән, синең белән, синең белән

    Һәм әлбәттә, кушыл син дә, кушыл син дә, кушыл син дә.

Юл идәрәчесе: Исәнмесез, балалар! Сез бердәм булып минем җырымны күтәреп алдыгыз, димәк сез сәяхәт итәргә яратасыз. Һәм менә бүген мин сезне сәяхәткә чакырам. Ә безнең сәяхәтебез “Өчкүз” патшалыгына булыр. Ә сәяхәт итәргә сезгә мин ярдәм итәрмен. Аның өчен миңа ышанычлы дуслар кирәк булыр. Сез әзерме? Командаларны сәяхәткә чакырам.

(Сәхнәгә 5 әр кешедән торган “Җәяүлеләр” һәм “Автомобилистлар” ко  мандалары  чыга, аларга эмблемалар тагыла).

Юл идарәчесе: Игътибар! Нихаять “Өчкүз” патшалыгына сәяхәтебезне башларга вакыт җитте. Моннан бер гасыр диярлек элек җир йөзендә өч күзле патша – светофор барлыкка килгән. Бу патшага “Өчкүз” дип исем кушканнар. Ул Америка Кушма Штатларында яшәгән. Бу хәл 1918 елда була. Бу патша моңарчы идәрә иткән патша – светофорлардан аерылып торган. Ул электр белән эшләгән, аның төрле төстәге өч күзе булган. Бөтен патшалыкның тормышы аның кәефеннән торган: әгәр ул ачуланса, кызыл күзе белән караган, һәм тирәюньдәге барлык кеше катып калган. Әгәр дә кәефе яхшы булса – тирә-юньдәгеләргә яшел күзе белән караган. Патшалыкның барлык кешеләре дә патша – светофордан курыкканнар, аның сүзеннән чыкмаганнар. Ә сүз тыңламаучыларга җәза бирелгән.

   Балалар, мин инде күптәннән сизеп торам, сезнең бу патшалыкның патшасы “Өчкүз” һәм анда яшәүче кешеләр белән танышасыгыз килә бугай. Әйдәгез, юлга кузгалыйк.

  Хәбәр салучылар: Игътибар! Барыгыз да тыңлагыз!

  1 нче хәбәр салучы: “Өчкүз” патшалыгының кунаклары!

                                     ЮХИДИ сүзе нәрсәне аңлата?

2 нче хәбәр Ике команда уенчылары бергә: Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе.

    салучы: Дөрес! Патшалыкка рәхим итегез!

  Юл идәрәчесе: Нихаять без сезнең белән үзенчәлекле кешеләр булган “Өчкүз” патшалыгында. Балалар “Өчкүз” патша үзе дә килә бугай, әйдәгез, каршылыйк үзен.

Командалар: Сәлам сезгә урманнардан,

                       Сәлам сезгә кырлардан,

                     Сәлам сезгә балалардан,

                     Бүген  кичәдә катнашучы

                     Шушы егет, кызлардан.

“Өчкүз” патша: Рәхмәт, балалар! Сәламегезне кабул итеп алдым. Рәхим итегез патшалыгыма, кадерле кунаклар булырсыз.

  Юл идарәчесе: Король турында, аның күзләренең сихерле көче турында кайсыгыз белә? Белүчеләрне уземнең янга чакырам.

  Светофор турында шигырьләр сөйләү. Һәр командадан светофор төсләрен тоткан ике бала чыга, алар светофорның күзләре турында өйрәнгән шигырьләрен сөйлиләр. Һәр сөйләгән шигырь өчен яшел жетон бирелә.

     1 бала: Урам уртасында тора

                 Өч күзле бер командир.

                 Үзе усал, үзе кырыс,

                 Үзе безгә якын дус.

     2 бала: Барыгыз да карагыз

                 Янып тора кызыл ут.

                 Димәк, аркылы чыгарга

                 Беркемгә дә рөхсәт юк!

     3 бала:  Кызыл, сары ут янганда

                  Сак булыгыз, балалар.

                  Хәвеф – хәтәр булмасын, дип

                  Сезне кисәтә алар.

    4 бала:  Барыбызга яратып карый,

                 Матур да соң яшел күз.

                 Ул күз кысса инде, дустым,

                 Юл ачык дигән ул сүз.

  “Өчкүз” патша: Рәхмәт, балалар! Сез,  минем кәефемне бик яхшы беләсез, барысына да әзер торыгыз. Минем сорауларыма җавап бирергә әзерме сез?

  Балалар: Әйе!

“Автомобилистлар” командасына сораулар:

Җәяүлеләр өчен юл? (тротуар)

Махсус транспорт машиналарын сана. (янгын сүндерү, ашыгыч ярдәм, милиция, су сиптерү, газ һ.б.)

Кайсы транспорт бик борынгы санала? (җигүле транспорт)

Иң тиз хәрәкәт итүче транспортны ата? (һава транспорты, самолет)

Зәңгәр түгәрәк эчендә  

Атлый бер кеше.

Табышмакның җавабына

Кемнең үтә теше? (җәяүлнгә юл ачык)

“Җәяүлеләр” командасына сораулар:

-Светофорның зәңгәр төсе нәрсәне аңлата? (зәңгәр төсе булмый)

-Машина туктату җайланмасы?(жезл)

-Дөя, ат, фил нинди транспорт төренә керә? (җигүле транспорт)

-Светофорның туган илен ата? (Англия)

-Кызыл коймалы өчпочмакта

Балалар чаба.

Бу нинди билге?

Я әйтеп кара! (ерак түгел мәктәп яки балалар бакчасы бар)

“Өчкүз патша: Юл аша үтәргә әгәр,

                         Теләсәң исән – имин.

                         Юл кагыйдәсен һәрвакыт

                         Биш бармагыңдай син бел!

“Өчкүз” патша: Булдырдыгыз! Кәефемне күтәреп җибәрдегез. Ә хәзер без сезнең белән “Иң игътибарлы команда”ны билгелиячәкбез.

Уен кагыйдәсе: Ике команда да юл идарәчесе янына ярымтүгәрәк ясап бара. Юл идарәчесенең кулында картоннан киселгән өч түгәрәк. Түгәрәкнең берсе – сары, икенчесе – кызыл, өченчесе яшел төстә. Юл идарәчесе балаларга урамда юл кагыйдәсен дөрес үтәү кирәклеген искәртә. Юл аркылы чыкканда башта сулга. Аннары уңга карарга, машиналар юклыгын күргәч кенә юл аша чыгарга мөмкин икәнлеген исләренә төшерә. Светофорның яшел сигналын күрсәткәч, урыннарда марш атларга, сары сигналга – кул чабарга, ә кызыл сигналга – кул чабарга, ә кызыл сигналга – басып кына торырга тиеш булалар.

Кем сигналларны бутый, игътибарсыз була, артка бер адым ясый. Сигналлар кинәт кенә алыштырыла.

  Юл идарәчесе: Ә хәзер музыкаль пауза, сүз “Автомобилистлар” командасына бирелә.

  Г.Зәйнашева сүзләре, Т.Вәлиев көе “Яшел урам” җыры.

 “Өчкүз” патша: Мин башлыйм, син төгәллә,

                            Әгәр тапсаң сүзләрен.

                            Әй, сез дуслар, кемнәр тапкыр-

                            Күрсәтсеннәр үзләрен.

  “Җәяүлеләр” командасына:

“Өчкүз” патша: Юл йөрү кагыйдәләрен

                           Бакчабыз белеп торсын.

                           Белеп кенә калмасын,

                           Үтәргә...(онытмасын).

           Әгәр янса сары күз

           Бераз сабыр ит һәм...(түз).

                            Курыкмагыз, юл ачык дип,

                            Ярдәм итә яшел...(күз).

            Як – ягыңа карамый,

            Ашыгырга ...(ярамый)!

  “Автомобилистлар” командасына :

             Юлларда йөрү бик авыр,

             Тыз – быз килә машина.

              Юлда булсаң, сак йөр, яме,

              Чыкма алар...(каршына).

                               Әкрен барган – ерак...(киткән).

              Безне дәшә юллар,

          Имин йөрик,...(дуслар)!

          Юлда булсаң, бул өлгер.

          Юл кагыйдәсен нык...(бел)

Уен “Имтихан бирү”

“Өчкүз патша”: Ә хәзер мин сездән имтихан алачакмын. Сез барыгыз да автомобилистлар булырсыз. Ә автомобиль йөртү өчен машина йөртү таныклыгы кирәк. Мин сезгә юл билгеләре төшерелгән рәсемнәр күрсәтәм, билгеләрнең нәрсә аңлатканын дөрес әйтеп бирүчеләр яшел жетон алачаклар. Иң күп җыйган команда җиңүче команда дип билгеләнәчәк. Башладык!

    Юл идарәчесе: Ә хәзер музыкаль пауза, сүз “Җәяүлеләр” командасына бирелә. А.Хәмзин сүзләре, Ф.Мортазин көе “Юл хәрәкәте”.

Юл идарәчесе: Күрәм, хәзер сез патшалыкта  иркен йөри аласыз, шуңа күрә “Автомобильләр эстафетасы” игълан итәм. Эстафетага һәр командадан 5 шәр уенчы чакырыла.

   Уен кагыйдәсе: Ике команда балалары ике колонна ясап баса. Ярышта катнашучы һәр баланың башына автомобиль исемнәре язылган башлык киертелә: “Жигули”, “Шевроле”, “Тайота”, “Волга”, “Мерседес”. Һәр колоннаның алдында, 10 -15 метр озынлыкта “елан” сыман шартлы тамга – флажоклар куела. Юл идарәчесе машина исемен атауга “машиналар” руль тотып тиешле маршрутны әйләнеп киләләр. Юл идарәчесе “машина” исемнәрен бутап, бер машина исемен ике тапкыр рәттән әйтергә дә мөмкин.

   Юл идарәчесе: “Өчкүз” патшалыгы кунаклары! “Өчкүз” патша “Тапкырларга-табышмак” игълан итә.

  “Өчкүз” патша: “Автомобилистлар” командасына:

1.Бу машина еш кына    

Кинәт бәйдән ычкына:

Йөрәкләргә шом салып,

Елый-елый кычкыра.(янгын сүндерү машинасы).

2.Ике көпчәкле арба,

Утсыз да алга чаба.(велосипед)

3.Чатта тора кисәтеп,

Мин барын онытма ди.

Ача, йома өч күзен,

Телсез әйтәдер сүзен.(светофор)

“Җәяүлеләр” командасына:

1.Кылга асылына,

Тимергә таяна.

Утырып чаба

Теләсә кая.(трамвай)

2.Ияремә менәләр,

Өзәнгемә тибәләр,

Йөгертәләр, чаптыралар,

Кирәк җиргә китәләр.(мотоцикл)

3.Ул үзе шундый көчле,

Тешле-тешле чүмечле.

Берүзе эшли ала

Йөз кешелек эшне.(экскаватор)

“Юл  лотосы” уены

Уен кагыйдәсе: 5 транспорт төрен пантомимика белән күрсәтергә.(самолет, поезд, җигүле атта бару, ишкәкле көймәдә йөзү, велосипедта йөрү, мотоцикл, янгын сүндерү машинасы һ.б.)

“Өчкүз” патша: Афәрин, балалар! Тапкырлыкта, җитезлектә, сынатмадыгыз.  Игътибарлы булдыгыз. Минем патшалыкта узегезне тәртипле тоттыгыз. Үзегезнең белемегезне, һөнәрләрегезне күрсәттегез, рәхмәт сезгә!

   Юл идарәчесе: “Өчкүз” патшалыгы буенча сәяхәтебез ахырына якынлашты. Яшел жетоны булган. Патшалыкның барлык кунакларын үземнең яныма чакырам. Иң күп яшел жетон җыйган команда җиңүче һәм патшалыкның иң кадерле кунагы булачак.

  Юл идарәчесе: Юл йөрү кагыйдәләре

                            Бик күп төрле бит алар.

                            Һәрберсен яттан белергә

                            Тырышыгыз. Балалар!

Юл идарәчесе: Инде бакчабызга кайтыр вакыт та җитте, әйдәгез юлга кузгалыйк. (Юл идарәчесе жезл белән юл ачык икәнен күрсәтә, аның артыннан атлап балалар капка аша узалар һәм залдан чыгып китәләр).


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема: Тылсымлы светофор һәм юл билгеләре патшалыгына сәяхәт

Татар телендә зурлар группасы өчен юл йөрү кагыйдәләре буенча конспект....

"Юл йөрү кагыйдәләре патшалыгына сәяхәт” .

Уртанчылар төркемендә " Юл йөрү кагыйдәләре патшалыгына сәяхәт" темасына үткәрелгән чара....

Математика патшалыгына сәяхәт

Конспект занятия по математике для подготовителҗной группы...

Зирәкләр патшалыгына сәяхәт. (Йомгаклау эшчәнлек)

Максат: балаларның белем дәрәҗәләрен , табигатьтәге үзгәрешләр турында күзаллауларын ныгытуБелем бирү бурычы: көз, яз турында белемнәрен ныгыту, сюжетлы рәсемнәр буенча эзлекле хикәя төзи белүләрен ка...

Көз патшалыгына сәяхәт

Уртанчылар төркемендә педсовет өчен досуг...

Тылсымлы светофор патшалыгына сәяхәт

Тәрбияче: Гайзуллина Л.Р.Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча күңел ачу кичәсе.“Тылсымлы светофор патшалыгына сәяхәт”.Максат: балалар белән юл йөрү кагыйдәләрен, юл билгеләрен үзл...

"Кыш бабай патшалыгына кунакка"

                               Тема: «Кыш  бабай  патшалыгына  кунакка» Максат: Я...