Шифалы үләннәр
план-конспект занятия по развитию речи (подготовительная группа) по теме

лотфуллина гульшат раисовна

Мәктәпкә әзерлек төркемендә катнаш шөгыль

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon ekologik_zanyatie.doc48 КБ

Предварительный просмотр:

Бурычлар: Табигать серләренә төшендерү,дару үләннәре турында мәгълүмәт бирү, табигатькә карата сакчыллык сыйфатларын тәрбияләү,диалогиг сөйләм телен үстерү,дару үләннәрен таный һәм рәсемдә ясарга өйрәтү,рәсем ясау күнекмәләрен ныгыту,

Сүзлек эше: Мәтрушкә, тузганак, әрем, әрекмән,  шифалы.

Әзерлек эше: Дару үләннәре турында әңгәмә, “Шифалы үләннәр” альбомын карау,табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләшү.

 Кулланма материал:  Мәтрушкә, тузганак, әрем, бака яфрагы,кычыткан, әрекмән рәсемнәре; “Шифалы үләннәр” альбомы, кипкән дару үләннәре,мольберт,магнитафон,диска.

Тарату материалы: Ак кәгазь,карандаш, краска,кисточка,банка белән су,салфетка.

   Шөгыль  барышы:

1 өлеш:

Тәрбияче: Балалар,исәнмесез! Мин сезне бүген җәйге урманга сәяхәткә чакырам. Сез минем белән сәяхәткә барырга әзерме?

Балалар: Әзер.

Тәрбияче: Сәяхәткә без келәм-очкычка утырып очарбыз.

                      ( музыка куела )

Тәрбияче: Менә урманга килеп тә җиттек.Урман-кешенең иң юмарт дусты.Урман бүләк итә торган байлыкларны санап бетергесез.Без урманның саф,чиста  һавасын иснәп тәнгә сихәт алабыз,файдалы үләннәр белән төрле авыруларны дәвалыйбыз.

(тәрбияче урманда үсүче дару үләннәрен күрсәтә)

-Балалар карагыз әле,безне бит монда бик күп төрле дару үләннәре каршы алды бит әле. Ә нинди үләннәр икән алар?

Сез аларны таныйсызмы,кайсыгыз исемнәрен белә?

(мәтрүшкә, әрекмән, тузганак, ромашка, әрем, үги ана яфрагы, бака яфрагы,гөлҗимеш)

Тәрбияче: Күрдегезме, бик күп төрле дару үләннәре үсә икән урманда,менә нинди бай икән бит безнең урманнар. Ә без аларны ни өчен кулланабыз?

                 (балалар җавабы)

 Мәсәлән -мәтрүшкәне ни өчен кулланалар? (кипкән мәтрүшкәне карау  )                                                                                                                                                                              Мәтрүшкә-салкын тигәннән,ютәлдән,йокысызлыктан бик файдалы. Аны төнәтеп бал кушып эчәләр.Ә исе хуш исле,тәме тәмле.

Ә менә бака яфрагы яраларны төзәтә.

Ромашка бар чирдән дә дәва, ул-авыз эче бозылганда,чәчләр коела башлаганда,эч авыртканда менә дигән дәва. Песи үләне-йөрәккә файдалы икән. Тузганак чәчәгеннән бал чсап чәй эчсәң бер чирең дә калмый. Ул шулай ук буыннар сызлаганда, аяклар авыртканда дару ясап кулланыла. Ә кычыткан буыннар сызлаганда,куллар авыртканда бик файдалы. Ул шулай ук чәчләр нык булсын,сынмасын өчен кулланыла.

Тәрбияче: Сез дару үлләннәре турында,аларның шифасы турында беләсез, ә менә хәзер минем сорауларга җавап бирегез әле:

     - дару үләннәрен таптарга ярыймы?

     - дару үләннәрен тамыры белән җыярга ярыймы?

             (тамырын өзсәң яңалары үсми)

      - дару өчен үләннәрне елның кайсы вакытында                                                             җыялар?  

       - дару өчен үләннәрне кайда саклыйлар?

             (караңгы урында банкада яки чүпрәк капчыкта)

      -дару дип үләннәрне күп итеп кулланырга ярыймы,ни        өчен?

Тәрбияче: Менә нинди икән ул дару хләннәре. Ә сез үләннәр турында шигырьләр беләсезме? Әйдәгез әле тыңлап китик.

1.Кычыткан-усал диләр,                             “Галина бланка”, “Кубик магги”

Кычыткан-чага диләр,                                 Минем кебек витаминнарга                                                                      

Аның витаминнарының                              баймы?

Файдасын бит белмиләр.

Кычытканлы тәмле ашны

Ашагаыгыз бармы?

2. Мин мәтрүшкә тыйнакмын                               3.Ромашка минем исеме

Зәңгәр чәчәк атамын.                                           Минем чәчәкләрне җыеп

Җанга,тәнгә ләззәт биреп                                 Чәчегезне юыгыз.

Хуш исләр таратамын.                                         “Хеден шолдерс” шампунен

Дәвалыйм ютәлләрне                                              Читкә алып куегыз.

Татлы хуш исем белән                                            Чәчәкләрем төнәтмәсе

Авыртудан арынуның                                              Бар чирдән дә дәвалый

Мең төрле серен беләм.                                          “Смекта”, ”Ренни” урынына      Мине эчсәң дә ярый.

4. Песи үләне.

Кинәт кенә көтмәгәндә

Авырып китсә йөрәк

Авыртудан дәваларга

Песи үләне кирәк.

Тәрбияче: Инде, балалар, без сезнең белән дару үләннәре турында шундый күп мәгълүмәтләр алдык, ә хәзер бакчага

Кайтырга кирәк. Келәм-очкычка утырыйк та,күзләрне йомып 10 кадәр саныйк.

Тәрбияче: Кайтып җиттек үзебезнең бакчабызга да, ә хәзер урманда күргән дару үләннәрен рәсемдә ясыйк.

2 өлеш:

                  (балаларның  мөстәкыйль эше)

Ял итү минуты:      

                                   Яшел урман аланында

Бигрәк шаян инде без                                        Без чәчәкләр җыябыз

Тик тормыйбыз бер дә без                                 Ап-ак ромашкалар өзеп

Урманнарга барабыз                                           Тәкыялар үрәбез

Тәңгә шифа алабыз.                                                           Дару үләннәре җыеп        

           Иртәңге таң нурында                                               Без кәрзингә салабыз

           Уяна бар үләннәр                                                     Аларны без киптереп

           Алар хуш ис таратып                                               Кышка дару ясыйбыз.

           Җанга ләззәт алалар

Шөгыльгә анализ:

- Ни өчен шушы үләнне ясадың?

- Син чирләгәндә әниең нинди үләннәр куллана?

-  Шөгыльдә нәрсә ошады, ә нәрсә ошамады?

Тәрбияче:  Балалар ә хәзер сез ясаган рәсемнәрдән  әти-әниләр өчен “Азнакай урманнарында үсүче шифалы үләннәр” күргәзмәсе ясап куярбыз.

Тәрбияче: Менә бит карагыз әле безнең урманнар шифалы үләннәргә нинди бай икән. Әйдәгез аны яратыйк һәм саклыйк. Шөгыльдә актив булганыгыз өчен бик зур рәхмәт!

(Шөгыль тәмамлангач мәтрүшкә үләнен төнәтеп чәй эчү)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Самига Сәүбанованың "Шифалы сөт" әкиятенә сценарий.

Әкият сценариясе  шигъри формада бирелгән....