Конспект по художественной литературе на татарском языке "В гостях у сказки"
план-конспект занятия по развитию речи (младшая группа) по теме

В гостях у сказки

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon shalkan2.doc48 КБ

Предварительный просмотр:

                                                                                 Л.Ф. Заһидуллина,

                                                                     МБМБУ”Балтачның 2 нче номерлы

                                                                     балалар бакчасы” тәрбиячесе

                                              Әкияттә кунакта.

Максат: Балаларны  “ Шалкан “ әкиятенең яңа төре – шигъри формасы белән таныштыру; курчак театры ярдәмендә әкиятне күрсәтү; сүзлек запасын баету

 (йомгак сүзе, бармак исемнәре аркылы); кулларының вак моторикасын ныгыту; игътибар белән тыңлауларына ирешү; күңел күтәренкелеге булдыру.

Җиһазлау: Әкият персонажлары, йомгак, серле тартма, магнитофон.

Сүзлек өстендә эш: “йомгак”, бармак исемнәре (баш, имән, урта, атсыз, чәнти).

Алдан башкарылган эш: Рус халык әкияте “ Шалкан” белән танышу, бармак исемнәрен өйрәнү, бармак уены хәрәкәтләрен өйрәнү.

Кулланылган әдәбият:

  1. Харрасова Р.Ф.Бармакларны уйнатыйк, туган телне өйрәник./ Казан, 1997.
  2. Агапова И.А., Давыдова М.А.Игры с пальчиками для развития речи и творческих способностей детей. Обучение с пеленок./М., 2009.
  3. Дәүләтшина Л.Х. Баракларны уйнатабыз, сөйләм телен үстерәбез./ Казан, 2009.

Барышы:

Тәрбияче: Балалар, бүген без сезнең белән  матур әдәбият шөгылендә әкияткә кунакка барабыз. Барасыгыз киләме?

Балалар: Әйе.

Тәрбияче:  Әкият иленә безне менә бу йомгак алып барыр. Мин аны тәгәрәтеп җибәрәм, без аның артыннан китәрбез. Ләкин башта аңа серле сүзләр әйтергә кирәк. Минем арртан кабатлагыз әле:

 Серле түгәрәк йомгак,

 Тәгәрәп кит син ерак.

 Без, нәни дусларыңа,

 Әкияткә юл күрсәт.

Әйдәгез киттек.(Көй яңгырый.Йомгак тәгәри һәм серле тартма янында туктый.)

Тәрбияче: Карагыз әле, балалар, йомгак безне серле тартма янына алып килде. Эчендә нәрсә икәнен беләсегез киләме?

Балалар: Әйе.

Тәрбияче:  Алайса башта матур итеп урындыкларга утырыгыз, мин сезгә күрсәтермен.

( Тартмадан берәм-берәм әкият персонажларын алып, өстәлгә тезеп бару).

Тәрбияче:  Балалар, бу нәрсә?

Балалар: Песи.

Тәрбияче: Кем бу?

Балалар: Бабай.

Тәрбияче: Ә монысы кем?

Балалар:  Әби.

Тәрбияче: Бу нәрсә?

Балалар: Эт.

Тәрбияче: Ә монысы нәрсә?

Балалар: Тычкан.

Тәрбияче: Бу кем?

Балалар:  Кыз.

Тәрбияче:  Һәм соңгысы: нәрсә бу?

Балалар:  Шалкан.

Тәрбияче:  Балалар, болар кайсы әкияттән микән?

Балалар:  “ Шалкан” әкиятеннән.

Тәрбияче:  Дөрес. Хәзер мин сезгә шушы курчаклар белән әкиятне уйнап күрсәтермен.

Кояшлы  ямьле көндә

Бабай шалкан утырткан.

Шалкан зур булып үскән

Бабай дагын шаккаткан.

Теге яктан караган,
Бу ягыннан караган.

Аптырагач, сабагыннан

Тотып тартып караган.

Тарта-тарта хәле беткән.

Тик чыгара алмаган.

Үземнән генә булмас дип

Бабай дәшкән Әбигә:

“ Әби, Әби, сиңа әйтәм,

Кил тизрәк ярдәмгә”.

Инде без икәү диеп,

Көчебез җитәр диеп,

Тарталар икән шалканны,

Тик бирешми, күр аны!

Инде нишләмәк кирәк!?

Кызны дәшәргә кирәк!

“ Кызым, кызым, кил монда

Шалканны тартышырга.”

Өчәүләп тартсалар да,

Көч җитми бит шалканга.

Озак уйлап тормыйча,

Кыз дәшкән ди Акбайга:

“ Акбай,Акбай, кил тизрәк,

Шалкан тартырга кирәк.”

Көчләре күп булса да,

Урыныннан да кузгалмый.

Песисез булмас монда.

“ Песи, песи, Нечкәбил,

Шалкан тартышырга кил.”

“ Мияу!”- диеп песи килде

Һәм Акбайга тотынды.

Тартып-тартып карыйлар,

Һич чыгара алмыйлар.

Уйлап-уйлап тордылар

Хәзер нишләргә инде?

Песи: “ Тычкан дустыма

Эндәшми булмас”-диде.

“ Чи-чи-чи”- диеп тычкан

Килеп җитте ялт итеп.

Песинең койрыгыннан

Эләктерде шалт итеп.

Песи Акбайга тотынган,

Акбай кызга тотынган.

Кыз әбигә тотынган,
Әби бабайга тотынган,

Бабай шалканга тотынган.

Тартып- тартып карыйлар да,

Шалканны чыгаралар.

Менә сиңа тамаша!

Тычкан җитмәгән, ләбаса!

Барысы сөенделәр,

Бергәләп биеделәр.

Зур шалканны барчасы да

Тәмләп авыз иттеләр.

Тәрбияче: Балалар, әкият ошадымы?

Балалар: Әйе.

Тәрбияче: Рәхмәт серле тартмага! Нинди матур әкият әзерләгән безгә! Ә хәзер әйдәгез уйнап алабыз. Түгәрәк ясап бастык. Без сезнең белән

“ Шалкан”әкиятенең геройларын күрсәтәбез. Йөреп тә күрсәтербез, куллар һәм бармаклар ярдәмендә дә күрсәтеп карарбыз.

Башта бармакларның исемнәрен искә төшерик әле. Уң кулны күрсәтик әле, бармакларының исемнәрен әйтик.

Балалар: Баш бармак

            Имән бармак

            Урта бармак

           Атсыз бармак

           Чәнти бармак.

Тәрбияче: Хәзер сул кулдагы бармак исемнәрен әйтик әле. ( Шулай ук бармак исемнәре әйтелә.) Булдырдыгыз. Ә хәзер әкияттән иң беренче шалканны Һавада бармаклар белән ясыйбыз. ( Ике кулның имән бармаклары белән һавада йөрәк формасын ясау). Шалканның  зур булганын күрсәтәбез. (Кулларны ике якка җәябез.)  Шалканны кем утырткан?

Балалар:  Бабай.

Тәрбияче:  Бабайның сакалын күрсәтәбез. (Кулларны ияктән аска таба төшерәбез). Бабай кемне чакырган?

Балалар:  Әбине.

Тәрбияче: Әбигә яулык бәйлибез. (Куллар белән яулык бәйләү хәрәкәтләрен эшлибез). Әби кемне чакырган?

Балалар:  Кызны.

Тәрбияче: Кызның чәч толымнарын күрсәтик. ( Башның ике ягыннан аска таба бармаклар белән түгәрәкләр ясап төшү).

Тәрбияче: Кыздан соң килгән..?

Балалар:  Акбай.

Тәрбияче:  Бармаклар белән күрсәтик. (Урта бармак белән атсыз бармакны баш бармак белән тоташтырабыз, калган икесен өскә күтәрәбез). Акбай булып йөреп тә күрсәтик. Акбайдан соң килгән..?

Балалар:  Песи.

Тәрбияче:  Аны да күрсәтик. . (Урта бармак белән атсыз бармакны бөклибез, баш бармакны өстенә куябыз, калган икесен өскә күтәреп бераз бөклибез). Песи булып йөрибез. Песидән соң килгән..?

Балалар:  Тычкан.

Тәрбияче:  Күрсәтәбез тычканны. (Кулны йодрыкка бөклибез һәм чәнти бармакны чыгарабыз, анысы – койрыгы.) Тычкан булып та йөрик әле. Тәрбияче: -Без сезнең белән бармакларны да уйнаттык. Безгә инде кайтырга да вакыт җитте. ( Көй яңгырый. Йомгак артыннан кире кайту.)

Тәрбияче: Балалар сезгә әкият илендә ошадымы?

Балалар: Әйе.

     Тәрбияче:   Анда без нишләдек?

Балалар: Әкият карадык, бармаклар белән уйнадык.

Тәрбияче: Әле без сезнең белән әкият иленә тагын барырбыз, башка әкиятләр белән дә якыннанрак танышырбыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект занятия по обучению татарскому языку в старшей группе Тема: “Тылсымлы кыш.”

Хочу вашему вниманию представить конспект, интегрированное занятие по обучению татарскому с элементами фольклора, нетрадиционного рисования.  В конспекте использованы такие методические приемы: вхожде...

Конспект занятия по обучению татарскому языку для детей средней группы Тема: “ Безнең кунаклар

Цель: Развитие татарской речи детей, используя слова и словосочетания из повседневной жизни в разных ситуациях.  Задачи: 1. Формировать у детей первоначальные умения и навыки практическ...

План-конспект НОД по обучению татарскому языку, посвященному Всемирному дню памяти жертв ДТП

Вопрос воспитания  грамотного пешехода останется всегда актуальным. Этот план-конспект поможет вам  повторить с детьми  слова на татарском языке  и закрепить  правила  до...

"Путешествие в Казань " - конспект занятия по обучению татарскому языку в подготовительной группе

 Здесь представлен конспект занятия  по обучению детей татарскому языку  в подготовительной группе с применением УМК И НРК....

индивидуальный план развития воспитателя по обучению татарскому языку по теме "Сказки играем ,речь развиваем"

Сказки помогают развивать речь,дети играя по ролям быстро запоминают слова им интересно играть,в связи с этим выбрана тема по самообразованию....

Индивидуальный план повышения профессионального уровня воспитателя (по обучению детей татарскому языку) МАДОУ № 14 «Сказка» г. Нурлат Республики Татарстан Рахимовой Расимы Гасымовны на межаттестационный период с 2013 по 2018 год.

Индивидуальный план, в котором отражается работа воспитателя за 5 лет. (с 2013 по 2018 год).В план включена работа воспитателя с родителями, участие в различных конкурсах, мастер классах....