Занятие "Мы любим сказки"
план-конспект занятия по развитию речи (младшая группа) по теме

Хадиева Салиса Галиповна

Занятие по ознакомлению с художественной литературой и с развитием речи. На занятие дети знакомятся со сказкой "Колобок" , потом обыгривают эту сказку в песочном дворике.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon my_lyubim_skazki.doc588 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципаль мәктәпкәчә белем учреждениесе

Субаш балалар бакчасы

«Ел тәрбиячесе» бәйгесендә үткәрелгән шөгыль эшләнмәсе

2 нче категорияле тәрбияче:

                     Һадиева С.Г.

 2011 ел

«Комлы  тартма» технологиясен кулланып,  2 нче кечкенәләр төркеме балалары белән «Әдәби әсәр белән таныштыру» һәм «Сөйләм үстерү» шөгыльләрен  кулланып үткәрелгән комплекслы шөгыль эшләнмәсе.

     Тема: «Колобок» әкиятен сөйләү һәм андагы геройлар турында әңгәмә үткәрү.

     Максат: Балаларның әкиятнең эчтәлеген исләрендә калдыруларына ирешү;  танып белү активлыкларын,  бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү; куелган сорауларны аңлап, тулы җөмләләр белән җавап бирергә өйрәтү; балаларның җәнлекләр турында алган белемнәрен ныгыту һәм камилләштерү. Вак моториканы ныгыту. Балаларда мактану, масаю, кешедән көлү, алдалау кебек тискәре сыйфатларны булдырмаска өндәү, кирәк чакта хәйләкәр дә була белергә өйрәтү. Җәнлекләргә карата кайгыртучанлык, сакчыллык тәрбияләү.

     Кулланылган алымнар: сәнгатьле сөйләү, җәнлекләрне җанландыру.

     Җиһазлау: Экран,проектор, ноутбук, әкият геройларының картоннан ясалган сыннары, комлы тартма, ял минутында куллану өчен аю  битлекләре.

     Сүзлек эше:  хәйләкәр, алдакчы , куркак.

     Алдан эшләнгән эш төрләре: «Кыргый хайваннар» сериясеннән төсле рәсемнәр карау, алар турында белешмә бирү.  Икмәкнең ничек барлыкка килүен ачыклау.

1.Оештыру.

-Хәерле көн, балалар, кәефләрегез ничек?

-Әйбәт.

- Әйдәгез бер-беребезгә карап матур итеп елмаешыйк, кәефләребез тагын да күтәрелеп китсен. (бер-берләренә карап елмаялар) Карагыз әле, сез елмайгач,кояш та яктырак булып китте. Хәзер әйдәгез, исәнләшеп тә алыйк (көйгә җырлап исәнләшәләр)

  Тезелешеп басыйк та,

 Исәнләшеп алыйк та.

                                                 Лә-лә-лә, лә-лә-лә,

Бер биеп алыйк әйдә.

-Афәрин, балалар. Кәефләребез тагын да күтәрелеп китте, шулай бит. Ә хәзер инде матур итеп, тыныч кына урындыкларга утырыйк.(Балалар урындыкларда ярымтүгәрәк формасы ясап утыралар.)

- Балалар, матур итеп утырдыкмы? Әйдәгез аркаларны урындык аркалары белән дуслаштырып куйыйк әле. Ә аякларны идән белән, кулларны тез башлары белән дуслаштырабыз. Сез бүгенге шөгыльгә әзерме?

Әзер.

-Ярый, алай булса без бүгенге шөгыльне башлап җибәрик.

2 Төп өлеш.

-Балалар, әйдәгез менә бу тактага карыйк әле. Анда хәзер рәсемнәр чыгар, ә сез шул рәсемнәрне карап, минем сорауларга җавап биреп барырсыз, ярыймы. Сез инде бу рәсемнәрне күп тапкырлар күргәнегез бар, алар сезгә таныш. Шуңа күрә, аптырап утырмыйк, матур итеп минем сорауларга җавап бирербез, ярыймы?

-Ярый.

(Экранда «Колобок» әкиятеннән иллюстрацияләр күрсәтелә.Тыныч кына музыка уйнап тора.)

-Балалар, бу нәрсә?

-Колобок.

-Әйе, дөрес. Бу колобок, ул русча әйтелә, ә аның татарчасы йомры күмәч була. Ләкин бу рус әкияте булганлыктан без аның исемен үзгәртмичә генә колобок дип атарбыз, ярыймы. Балалар, ә колобокны кем пешергән соң?

-Әби пешергән.

-Бик дөрес. Пешергән дә , тәрәзә төбенә суынырга куйган, шулай бит. Ә колобок нишләгән?

-Тәгәрәп төшеп киткән.

-Ул кемнән качкан әле?

-Әби белән бабайдан.

-Дөрес, аннан ул сукмак буйлап тәгәрәп киткән, шулай бит. Ул ничек тәгәри, күрсәтик әле. Менә шулай.(кулларын тәгәрмәч кебек тәгәрәтәләр, ә экранда куян белән очрашкан иилюстрация чыга)

-Тәгәри торгач,  аңа нәрсә очрый әле?

-Куян.

-Ул Колобокка нәрсә ди?

-Мин сине ашыйм,-ди

-Дөрес, балалар, ә Колобок нәрсә ди?

-Ашама, мин сиңа жыр җырлыйм.

-Әйе, ә Колобок нинди җыр җырлый әле, балалар?Ягез әле бергә җырлап күрсәтик.

-Мин майда пешкән,

                                                 Кызарып пешкән,

 Мин әбидән качтым,

     Мин бабайдан качтым,

      Мин синнән дә качам әле,

                                                Куркак куян!

-Колобок тагын тәгәрәп киткән. Тәгәри икән, тәгәри икән(куллары белән гел колобокның тәгәрәгәнен күрсәтәләр). Аңа нәрсә очраган?

-Бүре.

-Ул Колобокка нәрсә дигән?

-Колобок, колобок, мин сине ашыйм.(тавышларын үзгәртеп әйтәләр)

-Син мине ашама, мин сиңа бер җыр җырлап күрсәтәм.

-Балалар, ә бүре колобокны ашый алганмы?

-Юк, ул тәгәрәп киткән.

-Дөрес, тәгәри икән колобок, тәгәри икән(балалар гел куллары белән колобокның тәгәрәгәнен күрсәтәләр), аның юлында нәрсә очраган?

-Аю.

-Әйе, бал ашап утыручы аю очраган, шулай бит. Ә Аю колобокка ни дигән?

-Колобок, колобок, мин сине ашыйм.

-Юк аю, син мине ашама, мин сиңа бер матур җыр җырлап күрсәтәм.

-Мин майда пешкән,

                                                  Кызарып пешкән,

  Мин әбидән качтым,

      Мин бабайдан качтым,

       Мин синнән дә качам әле,

                                                Аю дускай!

-Шулай итеп балалар, аю да колобокны ашый алмаган,әйе бит?

-Әйе.

-Шуннан колобок тагын юлын дәвам иткән. Тәгәри икән, тәгәри икән, аның каршысына нәрсә килеп чыккан?

-Төлке.

-Ә төлке нинди әле ул , балалар?

-Хәйләкәр.

-Бик дөрес. Балалар , ә төлке колобокка нәрсә дигән?

-Колобок, колобок, мин сине ашыйм.

-Син мине ашама, мин сиңа бер җыр җырлыйм , ә син мине тыңлап тор,- дигән колобок, шулай бит , балалар. Колобок җырын җырлап бетергәч, төлке тагын хәйләләргә тотынган. Ул колобокны ничек тә ашарга уйлаган. Төлке колобокны нәрсә дип ялганлаган әле, балалар?

-Минем колакларым ишетми,- дигән

-Әйе, бик дөрес, минем колакларым ишетми(балалар колакларын тотып күрсәтәләр) , син минем борын очыма утырып җырлый алмассың микән? (балалар борын очларын бармаклары белән төртеп күрсәтәләр).

-Колобок төлкенең борынына утырып җырлый башлаган икән, төлке аны нишләткән?

-Капкан да йоткан.

-Балалар, бу нинди әкият булды соң?

-«Колобок»  әкияте.

-Бик дөрес, бу рус халык әкияте «Колобок» булды, шулай бит.Сезгә бу әкият ошыймы? Сез бу әкиятне тыңларга яратасызмы?  

-Яратабыз.

-Ә хәзер балалар, әйдәгез, урындыклардан торыйк һәм «комлыкк»ка уйнарга барып кайтыйк. Юлыбыз күңелле булсын өчен, җырлап барыйк, ә үзебез колобок кебек тәгәрик. (Җырлыйбыз һәм кулларны колобок тәгәрәгән кебек итеп әйләндерәбез)

Без барабыз, барабыз,

                                               Комда уйнап алабыз.

                                               Яшеренгән әйберләрне

                                               Бергә эзләп табабыз.

(балалар  тәрбияче артыннан «комлы тартма»  янына баралар. Комнан әкият геройларын эзләп табалар.)

        


-Балалар, әйдәгез комлыкны куллар белән казып карыйк әле , анда берәр әйбер яшеренеп ятмый микән? (Балалар комлыкны актаралар һәм аннан әкияттә-ге җәнлекләрне әзләп табалар)

-Балалар, комда нәрсәләр яшеренгән? Нияз, син нәрсә таптың?

-Куян.

-Балалар. Куян нинди?

-Куркак, йомшак.

-Ак, кечкенә.

-Ул нәрсә ашарга ярата әле?

-Кишер, кәбестә.

-Дөрес, ә куян ничек курка,балалар?(балалар куян кебек калтыранып күрсәтәләр)

-Ә без куркакмы?

-Юк. Без батыр.

-Ягез әле, без нинди батыр, күрсәтик. Менә шундый. (Балалар  тәрбияче артыннан кабатлый)

-Лиана,матурым,  ә син нәрсә таптың?

-Бүре.

-Балалар, ә бүре нинди?

-Усал.

-Куркыныч.

-Әшәке.

-Буре әшәке булса да колобокны ашый алганмы соң?

-Юк.

-Дөрес, ә бүре ничек кычкыра әле? (Балалар улап күрсәтәләр)

-Алсу, ә синең кулыңда нәрсә бар?

-Аю.

-Балалар, аю нинди соң?

-Әйбәт.

-Зур.

-Аю нәрсә ашарга ярата?

-Бал, җиләк.

-Бик дөрес. Балалар, әйдәгез бераз ял итеп алыйк . Без аю турында нинди шигырь беләбез әле?

- «Лап-лап»

-Ягез, бергәләп шул уенны уйнап алыйк. Матур итеп түгәрәп ясап басыйк әле. Зур шар ясап басабыз. Әйдәгез башлыйк. ( Тәрбияче һәр баланың башына аю битлеге кидерә)

Ял минуты.

Лап-лап, лап-лап,  аю килә атлап:

Өсте-башы тузган, бөтен җире тузан.

Аюга ни булган, аюга ни булган?

Берни дә булмаган.

Куян туп уйнаган, тупка каты типкән,

Туп очкан да киткән, төшкән ул чокырга:

Чокырда чытырман.

Аю аны күргән, алып менеп биргән.

Куян аңа «Рәхмәт!» әйткән.

(балалар ял иткән арада күрсәтмичә генә бер тәрбияче комга бал кисмәге күмеп куя.)

-Афәрин, балалар. Сез бигрәк булдырып уйнадыгыз. Аю да аптырап карап торды. Ял иттегезме? Ярый инде комнан тапкан җәнлекләр турында сөйләшүне дәвам итик.

-Безнең Рәзил нәрсә тапкан соң? Рәзил синең кулыңда нәрсә?

-Төлке.

-Төлке нинди әле безнең?

-Хәйләкәр.

-Алдакчы.

-Балалар, ә алдакчы булырга ярыймы соң?

-Юк, ярамый.

-Әйе, алдалау, кешедән көлү начар гадәт. Без ул гадәтләрне үзебездә булдырмабыз, шулай бит.

-Балалар, ә төлке ничек йөри, күрсәтик әле.(балалар төлке кебек йөри)

-Ул колобокны нишләткән әле?

-Кабып йоткан.

-Ничек итеп кабып йоткан, әйдәгез күрсәтик әле.(балалар телләрен чыгарып тиз генә кертеп җибәрәләр, ягъни кабып йоткан рәвеш китереп күрсәтәләр)

(Бал корты очып керә)

-Балалар, бу нәрсә?

-Бал корты.

-Әйе, ул ничек җырлый әле?

-Ж-ж-ж

-Ул миңа нәрсәдер әйтергә тели бугай (тәрбияче колагын куеп тыңлый)

-Балалар, ә беләсезме бал корты нишләгән? Төлке колобокны кабып йотам гына дигәндә, бал корты аның телен чаккан. Шулай итеп ул колобокны коткарган. Рәхмәт инде сиңа , бал корты.

-Ж-ж-ж

-Балалар, бал кортының эше бик күп икән, ул бал җыярга китә. Сау бул, бал корты, безнең колобокны коткарып калганың өчен зур рәхмәт.

3 Йомгаклау.

-Карагыз әле, балалар, нишләптер безнең аю бик моңсуланып тора, ни булды икән аңа? Сорап карыйм әле.(тәрбияче аюны тыңлый)

-Балалар, аю куянга туп алып бирергә булышканда бал кисмәген югалткан бит. Аның бик тә ашыйсы килгән икән. Аюга бал кисмәген табарга булышабызмы? Ягез әле, комнан эзләп карыйк.(балалар комнан бал кисмәген эзләп табалар)

-Таптыгызмы? Афәрин, сез бик уңган, өлгер булып чыктыгыз. Инде балны аюга бирик. (кисмәкне аюга бирәләр) Аю сезгә бик зур рәхмәт әйтте.

-Ярый, балалар, инде безгә саубуллашырга да вакыт җитте.Сезгә дәрес ошадымы?

-Әйе, бик ошады.

- Сез төлке кебек алдакчы булмассызмы инде?

-Юк.

-Ярый алайса. Без әле башка дәресләрдә дә шулай комда уйнарбыз, ярыймы. Ә хәзергә саубуллашыйк.

-Саубулыгыз.