Развивать интерес детей к игрушкам.
занимательные факты по развитию речи (младшая группа) по теме

Низамеева Эльвира Фанисовна

Закрепить умение пользоваться игрушками по назначению.Целесообразно привлечь детей к подготовке игры.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл nizameeva_elvira_2.docx17.47 КБ

Предварительный просмотр:

Низамеева Эльвира Фәнис кызы

                                                       19 балалар бакчасы тәрбиячесе.

                              Проектнын темасы “Уенчыклар”

                             (2-3 яшьлек балаларга)

Танып белү һәм күзаллау проекты

Проектның дәвамлыгы 3 ай

Актуальлелек:

Проектны төзүгә уенчык сайлаганда ата-аналарга юнәлеш бирү һәм бала белән уен вакытында үзара тәэсир итүнең әһәмияте йогынты ясады. Хәзерге балалар телевизор артында утыралар, уйный белмиләр. Әти-әниләрнең вакытлары җитмий. Сөйләм телен үстерергә кирәк.

Куелган мәсьәләләрне уңышлы тормышка ашыру өчен: тәрбияче, балалар, әти-әниләрнең бергә килешенеп эшләүе нигез итеп алынды.

Бурычлар:

Иҗади һәм логик фикерен үстерү. Балаларны төрле уенчыклар белән кызыксындыру. Уенчыклар, төзелеш һәм табигать материаллар белән оештырылган уеннар ярдәмендә балаларның тирә-юнь турындагы белемнәрен кинәйтү, кызыксыну үстерү.

Максат:

Уенчыкларның исемнәрен, аларның кайбер өлешнәрен әйтә белергә өйрәтү. Сөйләм телен, сүз байлыгын үстерү. Уенчыкларга сакчыл караш тәрбияләү. Уйлау һәм күзаллау сәләтен үстерү.

Проектта катнашучылар:

Балалар, әти-әниләр, тәрбияче.

Проектның этаплары:

1нче этап

Чаралар

Максат

Җаваплар

Үткәрү вакыты

1.

Уенчыкны карау, танышу

1. Тәрбияченең соравы буенча уенчыкларның исемнәрен дөрес атарга: “нәрсә?”, “нишли?”, “нинди?” сорауларына җавап бирергә өйрәтү.

2. Диалогик сөйләм күнекмәләрен үстерү.

Тәрбияче

1нче көн

2нче – төп этап

2.

Уенчыкларны әвәләү

1.Балаларны әвәләү ысулларны өйрәтү.

2.Балчык йомарламын уч төпләрендә түгәрәкләп тәгәрәтеп әвәләү.

Тәрбияче

2нче көн

3.

Уенчыкларны рәсем ясау

әңгәмә

Төсләрне аерырга, аларны дөрес атарга өйрәтү, кәгазьгә төрле сызыклар сызырга өйрәтү, үзләрен чолгап алган тормышны һәм уенны кабул итүләрен оештыру юлы белән балаларның түгәрәк формадагы уенчыкларны сурәтли алуларына ирешү.

Тәрбияче

Психолог

3нче көн

4.

Уенчыкларның маскалар һәм атрибутлар ясау

Әти-әниләр маскалар, костумнар әзерлиләр.

Тәрбияче

4нче көн

3нче – йомгаклау

5.

Театр кую

1.Театральләштергән уенга кызыксыну уяту.

2.Музыка астында һәм яңгыраган сүзгә, хайван һәм кошларга охшатып, хәрәкәтләр теләге уяту.

Тәрбияче

Музыкант

5нче көн

Көтелгән нәтиҗәләр:

Балаларның уенчыкларга карата карашлары үзгәрде. Проблемалы ситуацияләр вакытында һәр баланың югалып калмыйча, үз фикерен әйтергә омтылуы барлыкка килә.

Презентация:

“Шалкан” театры сәхнәләштерү.

Алып баручы: Исәнмесез, кунаклар!Без бүген рус халык әкиятен татар телендә күрсәтәбез. Әкият “Шалкан” дип атала. Бабай шалкан утырткан. Шалкан зур булып үскән.

Бабай (чыга, кулын каш өстенә куеп, шалкан тирәли әйләнеп йөри)

Бабай: Ничек үскән бу шалкан.Ничек кенә чыгарыйм.

Алып баручы: Бабай әбине чакыра.

Бабай: Әби, әбисе, чык әле монда.

Алып баручы: Әби бабайга, бабай шалканга тотынган, тарталар- тарталар, тартып чыгара алмыйлар.Әби кызын чакыра.

Әби: Кызым. Айгөл, кил монда.Бу шалканны чыгарырга булыш әле.

Алып баручы: Кыз әбигә, әби бабайга, бабай шалканга тотынган. Тарталар- тарталар, тартып чыгара алмыйлар. Айгөл Акбайны чакыра.

Айгөл: Акбай, кил монда. Булыш шалканны тартырга.

Алып баручы: Акбай кызга, кыз әбигә, әби бабайга, бабай шалканга тотынган. Тарталар- тарталар, тартып чыгара алмыйлар. Акбай Мыраубикәне чакыра.

Акбай: Мыраубикә кил монда, ярдэм ит.

Алып баручы: Песи эткә, эт кызга, кыз әбигә. әби бабайга, бабай шалканга тотынган. Тарталар- тарталар, тартып чыгара алмыйлар икән. Мыраубикә тычканны чакыра.

 Мыраубикә: Тычкан, ярдәмең кирәк, тартып чыгарыйк тизрәк шалканны.

Алып баручы: Тычкан песигә, песи эткә, эт кызга, кыз әбигә, әби бабайга, бабай шалканга тотынган.Тарталар- тарталар икән, шалкан килеп тә чыккан!

Балалар түгәрәк ясыйлар. Шалканны уртага алалар.

Балалар (җырлыйлар):

Бабабыз бик уңган

Үстергән шундый шалкан.

Шалкан үскән, зур булган

Бөтен бакчабыз тулган.

Без әбигә булышырбыз,

Бергәләп тәмләп ашарбыз.

Барысы бергә баш ияләр. Алып баручы рольләрдә кемнәр уйнаган әйтеп чыга. Тагын бер кат балалар баш ияләр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Консультация для родителей: "Развивайте познавательные интересы детей".

При подготовке ребёнка к школе большое значение имеет воспитание у него внутренней потребности к знаниям....

Консультация для родителей младшей группы на тему: «Как развивать интерес детей к окружающему миру».

Взрослый должен помочь малышу открыть для себя окружающий мир природы, полюбить его как общий дом....

Консультация для родителей "Развиваем интерес к народной игрушке"

В данной консультации даются советы и предлагаются дидактические игры родителям детей 3-4 лет по развитию интереса к народной игрушке....

- развивать интерес к народному творчеству, традициям своего народа - показать, что по истории простой елочной игрушки можно в некоторой степени увидеть историю целой страны; - повышать любознательность, познавательную активность детей; - приобщать к наро

Казалось бы, что это очень легко, надо только познакомить его с основными требованиями Правил дорожного движения и никаких проблем. На самом деле очень трудно. Ведь мы, взрослые, каждый день на глазах...

"Как развивать интерес детей к изодеятельности "

Как развить интерес детей к изодеятельности....

МАТЕРИАЛЫ К СЕМИНАРУ ДЛЯ ПЕДАГОГОВ: «Совершенствовать и развивать формы и методы гражданско-патриотического воспитания детей через реализацию Национальной стратегии действий в интересах детей на 2012-2017 года»

Главная цель  Национальной  стратегии  -  определить  основные направления  и  задачи государственной политики в интересах детей и ключевые механизмы ее реализ...