Яшелчэлэр бакчасына сэяхэт
план-конспект занятия по развитию речи (младшая группа) по теме

 

Балалар, без бүген сезнең белән яшелчәләр бакчасына барырбыз.Безнең хәзер нинди ел фасылы?(көз)

Тәрбияче. Дөрес, урамда көз. Кырлар бушап калды, чөнки игеннәр җыеп алынды. Шулай ук бакчалардан яшелчәләр дә җыелды. Тыңлагыз әле. Мин сезгә көзге уңыш турында бер шигырь укып китәм.

Кәбестәләр, суганнар

Түтәлләргә тулганнар.

Кишер белән чөгендер,

Тик җыеп кына өлгер.

Киттек яшелчә бакчасына.

Без яшелчә бакчасына барабыз, барабыз.

Тәмле яшелчәләр җыябыз, җыябыз.

Кабак кебек зур үсәбез,

Аннары өйгә таба кайтабыз,кайтабыз

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon yashelchlr_ekologiya.doc55.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Яшелчәләр бакчасына сәяхәт.

( I кечкенәләр төркемендә сөйләм теле үстерү занятиесе)

Максат.- Яшелчәләрне танып белүне  ныгыту, исемнәрен әйтә белү,                                          сөйләмдә куллана  белү, иҗади фикерләргә өйрәтү, тәрбияче әйткән биремнәрне аңлап эшли белү;

           -  Сөйләм күнекмәләрен үстерү,  сүзлек байлыгын арттыру. игътибарлылыкны, фикерләү дәрәҗәсен, хәтерне үстерү, сөйләмдә яшелчәләр сүзен куллану.

            - Хезмәт тәрбиясе бирү.

Материал: яшелчәләр муляжы,чын яшелчәләр,картоннан ясалган яшелчәләр, яшелчәләр турында рәсемнәр

Занятие барышы

Балалар, без бүген сезнең белән яшелчәләр бакчасына барырбыз.Безнең хәзер нинди ел фасылы?(көз)

Тәрбияче. Дөрес, урамда көз. Кырлар бушап калды, чөнки игеннәр җыеп алынды. Шулай ук бакчалардан яшелчәләр дә җыелды. Тыңлагыз әле. Мин сезгә көзге уңыш турында бер шигырь укып китәм.

Кәбестәләр, суганнар

Түтәлләргә тулганнар.

Кишер белән чөгендер,

Тик җыеп кына өлгер.

Киттек яшелчә бакчасына.

Без яшелчә бакчасына барабыз, барабыз.

Тәмле яшелчәләр җыябыз, җыябыз.

Кабак кебек зур үсәбез,

Аннары өйгә таба кайтабыз,кайтабыз.

Балалар ,карагыз әле түтәлдә  безнең өчен нинди күп яшелчәләр калган. Әйдәгез аларны кәрзиннәргә җыябыз.

(Яшелчәләрне җыеп бетергәч урыннарга утыралар)

Тәрбияче. Хәзер бергәләп биредәге яшелчәләрне карап китик әле. Мин өстәлгә ала барам сезгә табышмаклар әйтәм.Белерсез микән?

1.Кечкенә генә йорт

Эче тулы корт.(кыяр)

Кыяр нинди төстә?

2.  Үзем туныйм, үзем елыйм да елыйм. (Суган)

Суган ни өчен елата?( чөнки ул ачы, балаларга туралган суганны каптырып карау)

3.  Җир астында алтын казык. (Кишер)

4.  Утыра бер ак чүлмәк,
Өстенә кигән йөз күлмәк. (Кәбестә)

5. Чәчәге агачында,

Алмасы тамырында. (Бәрәңге) 

6.  Түгәрәк кенә кызыл йорт,
Эче тулы корт. (Помидор)

7.  Келәте бар, малы юк,
Баласының саны юк. (Кабак)

Һәрберсен дә алып күрсәтү.

Физкультминут

Без шулай ял итәбез
Без әле бераз ардык,
Ял итәргә уйладык.
Башны иябез алга,
Ә аннары - артка.
Уңга, сулга борабыз,
Аннан карап торабыз.
Иң өсләрен сикертәбез,
Кулларны биетәбез,
Бер алга, бер артка сузып,
Күңелле ял итәбез.
Аннары без чүгәлибез,
Тезләрне кочаклыйбыз,
Башларны алга яшереп,
Азрак кына «йоклыйбыз».
Менә ничек ял иттек,
Занятиене дәвам итик.

Балалар, сез  әкиятләр яратасызмы?Рус халык әкиятен исегезгә төшерегез әле.Без сезнең белән бер яшелчә турында әкият беләбез. Кешеләр, хайванар җыелып бер яшелчәне тарталар ләкин тартып чыгара алмыйлар.Нинди әкият ул? Дөрес  “ Шалкан” әкияте. Ә без сезнең белән әкият кенә түгел яшелчәләр турында шигырьләр дә беләбез. Балалар яшелчәләр турында шигырьләр сөйлиләр

Элвина:  Җиләк – җимеш, яшелчә

                  Сәләмәтлеккә файда.

                  Алма, помидор, кишер аша-

                  Менә витамин кайда

Гадел:  Помидорның төрлесе бар

            Сары, кызыл, алсуы.

Рүзилә:Гадел ярата сусылын,

             Нияз ярата итлесен.

Албина: Камиль ярата әчесен,

            Ниязыбыз төчесен,

            Мин яратам баллысын.

Рәшит: Ә кишерне күзләр яхшы күрсен өчен ашарга кирәк.

Әмир: Таза, көчле булу өчен бәрәңге ашарга кирәк.

Нияз: Көч-куәт булсын өчен кәбестә дә файдалы. 

Рәхмәт, балалар, сез бик күп беләсез икән.

Безгә Алсу курчак кунакка килгән.Ул бездән ярдәм сорый. Аңа ярдәм итәбезме?

Балалар,Алсу курчак яшелчәләрдән аш пешерергә уйлаган.Ул зур миски алган, аңа  су салган һәм плитәгә утырткан.Хәзер Алсу курчакка яшелчәләр кирәк була.

  1. Алсу курчак сиңа нәрсә кирәк була?Сиңа бәрәңге кирәкме?
  2. Кем Алсу курчакка бәрәңге алып бирә?( Тәрбияче өстәлгә яшелчәләрне куя балалар кәрзиннән алып бирәләр)
  3. Гадел,син алып бир әле. Син нәрсә алдың? Алсу курчакка илтеп бир.

Аш тәмле булсын өчен аңа суган кирәк.Кем суган алып килә?Син нәрсә алдың?

(Кишерне, кәбестәне дә шулай ук алып киләләр)

Безгә кишерне теркадан чыгарып салырга кирәк.( балаларга теркадан чыгарып күрсәтү)

   Менә, балалар, без Алсу курчакка яшелчә ашы да пешерергә булыштык.Ул безгә рәхмәт әйтә.Занятие беткәч без аны ашап та карарбыз.

   Балалар, без бүгенге занятиедә нәрсәләр белән таныштык? Алар нәрсә дип аталдылар?  (яшелчәләр).

Сез бүгенге занятиедә бик актив катнаштыгыз.Рәхмәт сезгә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Яшелчэлэр бакчасына сэяхэт

Балалар, без бүген сезнең белән яшелчәләр бакчасына барырбыз.Безнең хәзер нинди ел фасылы?(көз)Тәрбияче. Дөрес, урамда көз. Кырлар бушап калды, чөнки игеннәр җыеп алынды. Шулай ук бакчалардан яш...

Яшелчэлэр бакчасына сэяхэт

Балалар, без бүген сезнең белән яшелчәләр бакчасына барырбыз.Безнең хәзер нинди ел фасылы?(көз)Тәрбияче. Дөрес, урамда көз. Кырлар бушап калды, чөнки игеннәр җыеп алынды. Шулай ук бакчалардан яш...

Балалар бакчасының җәйге мәйданчыгын җиһазлау

Күпчелек вакытларын балалар-балалар бакчасында үткәрәләр. Балалар бакчасын көндә нинди дә булса яңалык өстәлеп торучы, аңлаешлы, уңайлы итеп планлаштырылган уен зоналарын булдырырга кирәк.. Бу у...

“Чулпан”балалар бакчасының 2013-2014 нче уку елына укыту–тәрбия планы

“Чулпан”балалар бакчасының 2013-2014 нче уку елына укыту–тәрбия планы...

Әдәп-әхлак - җәмгыятьне тотучы чыганак (76 нчы балалар бакчасының зурлар төркемендә региональ семинарда үткәрелгән шөгыль конспекты. )

Әдәп-әхлак - җәмгыятьне тотучы чыганак(76 нчы балалар бакчасының  зурлар төркемендә  региональ семинарда үткәрелгән шөгыль конспекты. )...

Тема: Яшелчәләр бакчасына сәяхәт.

"Яшелчэлэр бакчасына сэяхэт" яшелчэлэр белэн таныштыру ....

Балалар бакчасының һәм ата-аналарның бергә эшләүнең инновацион формалары

Ата-аналар белән бердәм эшчәнлекне оештыру  балалар бакчасы эшенең төп юнәлешләреннән берсе . ФГОС кагыйдәләрендә дә гаилә тәрбиясенең роле ассызыклана, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре белән...