"Бүләк кемгә" (татар телендә бәйрәм сценарие)
план-конспект занятия по развитию речи (средняя группа) по теме

развлечение для детей на татарском языке

Скачать:


Предварительный просмотр:

Бүләк кемгә?

(уртанчылар төркеме өчен)

Максат: балаларның ел фасыллары турында белемнәрен гомумиләштерү

Бурычлар: 

- табигатьтә ел фасылларының эзлеклелеген, һәрберсенең мөһимлеген төшендерү;

- балаларның сөйләм телен, хәтер сәләтләрен, фикерләү эшчәнлеген үстерү;

- балаларда төрле табигать күренешләренә соклану хисе, сак караш тәрбияләү.

Җиһаз һәм материаллар: Кояш, Көз, Кыш, Яз, Җәй өчен киемнәр, тәхет, түбәтәй

Техник чаралар: магнитофон, музыкаль дисклар, проектор

Дидактик материал: төсле яфраклар, яшелчәләр, кыршаулар, уен өчен төркем санынча бияләй, башлык, шарф, чана, курчак

Залның бизәлеше: залның һәр стенасы аерым ел фасылы күренешләре белән бизәлгән (кыш: кар бөртекләре, карлы чыршылар; яз: умырзая чәчәкләре, гөрләвек, бөреле агачлар; көз: болытлар, төсле яфраклар, җылы якка китүче кошлар; җәй: кояш, чәчәкле алан, күбәләкләр)

Әзерлек эше: балаларны шөгыльләр вакытында ел фасыллары, аларның үзенчәлекләре белән таныштыру; урамда йөргәндә күзәтүләр алып бару; табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында әңгәмәләр үткәрү; шигырьләр, җырлар, биюләр, халык уеннары өйрәнү.

Бәйрәм барышы:

Балалар җитәкләшеп залга кереп утыралар.

А.б. Исәнмесез, балалар. Сезне күрүгә мин бик шат. Балалар, табигатькә безнең ярдәм кирәк булган бит. Шуңа күрә без сезне бу матур залга җыйдык. Нинди ярдәм икәнен белер өчен, башта минем табышмакка җавап бирегез.

Ул булса, көн була.

Ул булмаса, төн була.

Ул нәрсә?

Балалар. Кояш.

Көй яңгырый, шул көйгә Кояш керә.

Кояш. Исәнмесез, балалар. Мин, Кояш, бик катлаулы хәлгә калдым, нишләргә дә белмим. Безнең ел фасыллары – Көз, Кыш, Яз, Җәй бәхәсләштеләр бит. Нигә дисезме? Менә тыңлагыз әле.  Минем бик затлы бүләгем бар, тик ул бары бер ел фасылына гына була ала. Бүләгем иң матур, эштә иң батыр ел фасылына аталган. Ә бүләк дигәнем, чыннан да бик затлы: уч тутырып йолдыз.

Бу бәхәсне үзем генә чишә алмыйм. Шуңа күрә сезне җыярга булдым. Миңа ярдәм итәрсезме, балалар?

Балалар. Әйе, ярдәм итәбез.

Кояш. Алайса, тыңлагыз, мин сезгә бер табышмак әйтәм:

Кырлар буш кала,

Яңгырлар ява;

Җирләр дымлана, –

Бу кайчак була?

Балалар: Көз көне.

Кояш. Бигрәк тапкыр инде үзегез!

Көй яңгырый, Көз керә, балалар белән исәнләшә. Кояш зал уртасында тәхеткә барып утыра.

А.б. Балалар, әйдәгез көзне тыңлап карыйк. Ул нәрсә әйтер икән?

Көз. Үзегез яхшы беләсез, мин бөтен басуларның уңышын җыям, бар дөньяны алтынга күмәм, кошларны җылы якка озатам, балаларны мәктәпкә җыям – бүләк миңа тиеш.

А.б. Балалар, ә сез көзне яратасызмы?

Балалар. Яратабыз!

А.б. Ә ни өчен яратканнары турында, Кояш, балалар сиңа хәзер шигырьләр сөйләрләр.

1 бала. 

Көзге бакчада алмалар

Таң нурыдай аллана.

Хәтта ачы баланнар

Миләшләр дә баллана.

2 бала.

Тыгызланып туп кебек

Үсеп җитә бәрәңге.

Кырда, көлдә пешкәне

Һай, бигрәк инде тәмле!

3 бала.

Җиз бүкәндәй кишер дә,

Табак чаклы кабак та,

Ачы торма, шалкан да

Өлгерә көзге якта.

4 бала.

Агачлардан алтын күк

Сары яфрак коела.

Китәр өчен көньякка

Кошлар бергә җыела.

5 бала.

Көзнең иң олы бүләге –

Икмәк тора табында.

Тормышыбыз ямьле булыр

Икмәк булган чагында.

6 бала.

Менә мин дә ниөчендер,

Яратам елның көзен

Көз бай итә кешене,

Булса тырыш һәм түзем.

А.б. 

Бик еш болытлар каплап

Торса да саф күк йөзен,

Иссә дә ачы җилләр,

Койса да салкын яңгыр

Нигъмәткә бай алтын көз

Ямьлерәк күк барыбер.

Көз. Рәхмәт инде, балалар, сезгә. Шундый матур итеп көз турында шигырьләр сөйләдегез, мине зурладыгыз. Мин дә бит буш кул белән килмәдем. Карагыз әле, менә бу кәрҗиннәрдә көзен җыеп алынган бай, мул уңыш. Минем әле сезгә бүләгем дә – күңелле уеным бар. Әйдәгез, бергәләп уйнап алыйк.

“Уңыш җыю” уены (төркемнәргә бүленеп уйнала: каршыдагы кыршаудан яшелчә, җиләк-җимешне кәрҗиннәргә ташу)

А.б. Булдырдыгыз, балалар. Сез бик тә тату, җитез! Балалар, сез беләсез, көз бар җирне төсле яфраклар белән түши. Бар дөньяны алтын-сары төскә буйый.

Алтын яфрак ява сукмакларга,

Ә җил аны сөеп иркәли.

Бу яфраклар чын алтыннан микән

Дия-дия уйнап иркәли.

Ә безнең кызлар көзге матур яфраклар биюен башкара.

Кызлар башкаруында “Яфраклар вальсы”

Кояш. Булдырдыгыз, балалар, рәхмәт. Бик матур һөнәрләрегезне күрсәттегез. Көз, син кил әле, минем яныма утырып тор. Ә сез, балалар минем икенче табышмагымны тыңлагыз:

Һәр җир карланган,

Сулар бозланган;

Уйный җил-буран, –

Бу кайчак, туган?

Балалар. Кыш көне.

Көйгә Кыш керә.

Кыш. Исәнмесез, балалар, кунаклар. Менә мин дә килеп җиттем әле.

Кояш. Саумы, Кыш. Сүзне сиңа бирәбез. Ни өчен бүләк сиңа тиеш дип уйлыйсың?

Кыш. Көз, син чыннан да күп эшлисең. Ә минем эшем артык күп түгел. Тик миннән башка да булмый бит. Мин сездән соң җирне ял иттерәм, киләсе уңыш өчен карлар ташыйм, дөньяны ап-акка буйыйм, балаларны чана, чаңгы шуарга чакырам. Мин дә ямьсез түгел, минем чыршыларымны, кар бөртекләремне, мамык бәсләремне яраталар. Балаларның иң яраткан бәйрәмнәре Яңа елны да мин алып киләм бит.

А.б. Син дә дөрес әйтәсең, Кыш. Балалар сине бик көтеп каршы алалар. Алар кыш турында төрле-төрле шигырьләр, бию өйрәнделәр. Тыңлагыз әле.

1 бала.

Ап-ак тун киеп, кыш килде,

Яфрак-яфрак кар ява.

Без дә кидек җылы туннар,

Куркытмый салкын һава.

2 бала.

Чормадан сикереп төште

Чаңгылар һәм чаналар.

Ак мамыктай ап-ак кышны

Сагынып көткән алар.

3 бала.

Сөенәбез, шатланабыз,

Күңелле үтә кышлар.

Чаңгы, чана, тимераяк –

Безнең иң якын дуслар.

4 бала.

Урамнарга, бакчаларга,

Урман, кырлар өстенә

Ак мамыктай күбәләк кар

Төшә дә, төшә генә.

5 бала.

Һава саф – рәхәт суларга,

Яп-якты бөтен урын.

Кыш бабай килде кунакка,

Җир киде йомшак тунын.

6 бала.

Шундый якты, шундый нурлы –

Бөтен дөнья ак кына...

Ап-ак була белә шулайЯз керә

Безнең туган як кына.

А.б. Бик матур сөйләдегез шигырьләрегезне. Кыш, синең дә,  күрәм, кәефең күтәрелеп китте. Безнең балалар сиңа дип күңелле бию дә әзерләделәр әле.

Кыш. Ай, мин шундый шат. Сезнең биюне дә бик теләп карармын, балалар.

“Кар бөртекләре” биюе

Кыш. Булдырдыгыз, балалар. Нинди генә һөнәрләрегез юк  сезнең. Минем дә сезгә яхшылык эшлисем килә. Сез минем күңелемне күргән кебек, мин дә сезгә бик күңелле уен алып килдем. Әйдәгез, бергәләп уйнап алабыз.

“Без урамга җыендык” уен-эстафетасы (Балалар төркемнәргә бүленәләр. Сигнал буенча башлык, бияләй, шарф киеп, чанага курчак утыртып, билгеләнгән урыннан йөгереп урап киләләр һәм эстафетаны икенче уенчыга тапшыралар). Уен беткәч, балалар урыннарына барып утыралар.

Кояш. Бигрәкләр дә җитез балалар инде үзегез! Биергә дә, телгә дә оста, уенда да сынатмыйсыз. Кышны мактап күп шигырьләр сөйләдегез. Син, Кыш безнең янга утыр, ә сез, балалар, минем өченче табышмагымны тыңлагыз:

Боз һәм кар эреде,

Сулар йөгерде;

Егълап елгалар,

Яшьләр түгелде.

Көннәр озая,

Төннәр кыскара,

Бу кайсы вакыт? –

Йә, әйтеп кара.

Балалар. Яз көне.

Көй яңгырый, шул көйгә Яз керә.

Яз. Исәнмесез, исәнмесез. Һай, бигрәк инде кышны мактадыгыз! Әллә соң мин аз эшлимме? Мин кыш буе яуган карларны эретәм, басуларга иген чәчәм, кошларны чакырып кайтартам, агачларны яфрак ярдырам, болыннарны чәчәккә күмәм. Арада иң матуры да, иң булдыклысы да – мин!

А.б. Туктале, Яз. Без бит сине аз эшлисең дип әйтмәдек, рәнҗетергә дә теләмәдек. Балалар сине дә көтеп алалар, яраталар. Алар әле синең турында да шигырьләр, җырлар беләләр. Әйдәле, Яз, бергәләп тыңлыйк әле балаларны.

1 бала.

Елгада бозлар кузгала,

Елмая, көлә кояш.

Урамнар буйлап атлый

Ямьле һәм күңелле яз!

2 бала.

Кыш буе яткан карлар

Эриләр, эриләр.

Сыерчыклар, тургайлар

Киләләр, киләләр

3 бала.

Күк йөзеннән бакчаларга

Кояш нур сибә.

Яфрак яра бакчаларда

Шомырт һәм чия.

4 бала.

Агачлар яфрак яра,

Алмагач чәчәк ата.

Тургайлар тугайларын

Сагынып кире кайта.

5 бала.

Кояш көлә биектән,

Сөңге бозлар кыектан

Җиргә төшә сикереп,

Уйныйсылары килеп.

6 бала.

Канат кагып ерактан

Кошлар кайта көньяктан.

Тамчы тама тып та тып,

Булмый аны туктатып.

Яз. Булдырдыгыз, балалар. Шундый матур сөйләдегез, минем турында бик күп беләсез икән сез.

А.б. Алай гына да түгел, балалар яз турында җыр да өйрәнделәр. Яле, тыңлап кара.

Җыр “Яз җитә”(Җ.Фәйзи көе,Ф.Кәрим сүзләре ) 

А.б.

Әйтегезче, кайсы вакыт

Яздагыдан ямьлерәк?

Кыш көннәре дә бик матур,

Ләкин яз – күңеллерәк.

Яз. Әйе, күңелле шул. Минем дә бит балаларга әзерләгән бүләгем бар. Мин дә бит аларны яратам. Шуңа күрә аларга үзем кебек күңелле уенымны алып килдем.

“Очты, очты...” уены

А.б. Булдырдыгыз, балалар, рәхмәт.

Кояш. Язны да бик мактадыгыз, балалар. Ул безнең янга утырып ял итсен, ә сез, балалар, минем соңгы табышмагымны тыңлагыз:

Ашлыклар үсте,

Башаклар пеште;

Кояш пешерә,

Тиргә төшерә.

Халык ашыга,

Китә басуга,

Урагын ура, –

Бу кайчак була?

Балалар: Җәй көне.

Залга Җәй керә, барысы белән исәнләшә.

Җәй. Ай-яй-яй-яй. Ашыкмагыз, мине дә тыңлагыз әле. Җәйне оныттыгыз түгелме? Мин дөньяны яшеллеккә күмәм, чәчәкләр үстерәм, мул уңыш китерәм. Әллә мин иң матурыгыз түгелме?

А.б. Кызма әле, җәй. Сине якларга теләүчеләр дә табылыр әле. Әйдә, балалардан сорыйк, алар җәйне яраталар микән?

Балалар. Әйе, яратабыз.    

А.б. Ә ни өчен яраталар икән, балаларның ятлаган шигырьләрен тыңла.

1 бала.

Аланнарда – җиләк исе,

Басуларда – иген исе,

Җәйләүләрдә – сөт исе...

Тагын аллы-гөлле чәчәк,

Кайнар кояш өстисе –

Шушы булыр җәй төсе!

2 бала.

Җәйне көтәбез

Кайчан җитә, дип.

Җиткәч куркабыз

Үтеп китә, дип.

3 бала.

Җәй үзе шуны

Сизгән шикелле

Кыскарта төнне,

Озайта төнне.

4 бала.

Кояш соң бата,

Төннән таң ата;

Айга эш тә юк.

Ял итеп ята.

5 бала.

Кояшка эш күп:

Ул таңнан тора.

Иген уңдыра,

Безне кыздыра.

6 бала.

Безгә миләшләр,

Җиләкләр пешерә,

Яхшылык кына

Эшли кешегә.

А.б. Карале, Җәй, балалар сине чыннан да яраталар бит. Яратып кына да калмыйлар, алар табигатьтәге бу матурлыкны сакларга кирәклеген дә беләләр. Балалар сиңа бик матур җыр ятладылар. Тыңлап кара әле.

Җыр “Әйт әле, күбәләк”(Г.Тукай шигыренә)

Җәй. Менә рәхмәт, балалар. Булдырдыгыз! Моннан соң да табигатьне яратыгыз, саклагыз. Сез мине үз һөнәрләрегез белән бик сөендердегез. Минем дә яхшылыкка яхшылык белән җавап бирәсем килә. Әйдәгез, минем белән дә уен уйнап алыгыз.

“Капкалы” уены

А.б. Менә без дүрт ел фасылын да тыңладык. Балаларның да аларга нинди мөнәсәбәттә булуларын белдек. Я, Кояш, сүзне сиңа бирәбез. Син ни диярсең? Үзеңнең затлы бүләгеңне кемгә бирерсең? Арада иң уңганы кем булыр?

Кояш. Мин бик игътибар белән тыңладым, карап утырдым. Һәм шундый нәтиҗәгә килдем:

Һәр елның дүрт фасылы бар,

Һәр фасылның үз төсе,

Һәр фасылның үз яме һәм

Үз хезмәте, үз эше.

Яз – яшел ямь белән килә,

Кызыл җәй – җылы белән.

Гәрәбә көз – мул уңыш һәм

Көмеш кыш – сафлык белән.

Көз, Кыш, Яз, Җәй, инде мине тыңлагыз. Мин шуңа ышандым: сез барыгыз да матур, уңган, булган икән. Һәрберегез дә табигатькә, кешеләргә бертигез кирәк. Балалар да сезне бертөрле яраталар, саклыйлар. Шуңа күрә бүләк – барыгызга да. (Кояш кулларын күтәреп, йолдыз чәчкән хәрәкәт ясый. Шулвакыт проекторда йолдызлы күк йөзе сурәте чыга (светомузыка кулланырга була)

Көз. Без барысын да аңладык.

Кыш. Бүтән кем матуррак, яхшырак дип бәхәсләшмәбез.

Яз. Без һәрвакыт дус яшәрбез. Ел да, бер-бер артлы килеп, кешеләрне, барлык табигатьне сөендерербез.

Җәй. Балалар, сезгә бик зур рәхмәт. Сез безгә бәхәсне чишәргә ярдәм иттегез, һөнәрләрегез белән күңелне күтәрдегез.

(Ел фасыллары, Кояш саубуллашып кулга- кул тотынышып чыгып китәләр)

А.б. Балалар, шулай итеп, йолдызларны елның бер фасылы да үзенә алмаган. Алар һәрвакыт: яз да, җәй дә, көз дә, кыш та күктә балкып яналар.

 “Барысын да яратам” Р.Зарипов шигыре

А.б. Балалар, безнең бәйрәмебез тәмам.

Яратыгыз көзне дә,

Яратыгыз кышны да,

Яратыгыз җәйне дә,

Яратыгыз язны да.

Яратыгыз көннәрне,

Айларны һәм елларны,

Кешеләрне, табигатьне,

Саклагыз сез аларны.

Сау булыгыз!

Балалар күмәкләшеп чыгып китәләр

Кулланылган әдәбият:

1. Мин көзләрне яратам.//Көмеш кыңгырау – 1998 – № 32.

2. Гарәфиева Г.З. Сөмбеләне кем белә? – К.: ТаРИХ, 2003.

3. Күңел ачыйк бергәләп: Балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм музыка җитәкчеләре өчен ярдәмлек. – К.: Мәгариф, 2003.

4. Иң матур сүз./ Төз. К.В. Закирова. – К.: Мәгариф, 2000.

5. Ал кирәк, гөл кирәк: Уеннар китабы./Төз. Р.Ф.Ягъфәров. – К.: Мәгариф, 1995.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Әйдәгез, уйныйбыз!" Балалар бакчасында рус телендә сөйләшүче балаларны татар теленә өйрәтү шөгыле өчен конспект.

Әлеге эшчәнлек уртанчылар төркемендә рус телендә сөйләшүче балаларны татар теленә өйрәткәндә кулланыла. Эшчәнлек Укыту методик комплектына нигезләнеп эшләнде....

Фрагмент родительского собрания «В гостях у татарского языка-Татар телендә кунакта”

Фрагмент родительского собрания в виде интеллектуальной игры предназначен для детей и родителей старших групп. Игра направлена на активизацию родителей в работе по обучению детей татарскому языку, зак...

Кер кыстыргычлары белән уеннар. Кече яшьтәге сөйләм телендә кимчелекләр булган балаларның вак моторикасын үстерү.

Кер кыстыргычлары белән уеннар.Кече яшьтәге сөйләм телендә кимчелекләр булган балаларның вак моторикасын үстерү....

«Аңлашабыз дуслык телендә»

Проектның исеме:  «Аңлашабыз дуслык телендә»(мәктәпкә әзерлек төркеме)Максат:  Идел буе халыкларының милли  мәдәнияте аша толерант шәхес  тәрбияләү.Бурычлар:- Төрле алы...