Серле капчык
план-конспект занятия по развитию речи (младшая группа) по теме

Җәнлекләр турында балаларның белемнәрен киңәйтү;

Җәнлекләрнең исемнәрен балаларның сөйләм телендә активлаштыру; фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлелек үстерү;

Җәнлекләргә карата сак караш,бер-береңә булышу күнекмәсен, пөхтәлек һәм игътибарлылык тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл serle_kapchyk.docx15.26 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Серле капчык

Максат: Җәнлекләр турында балаларның белемнәрен киңәйтү;

              Җәнлекләрнең исемнәрен балаларның сөйләм телендә активлаштыру; фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлелек үстерү;

            Җәнлекләргә карата сак караш,бер-береңә булышу күнекмәсен, пөхтәлек һәм игътибарлылык тәрбияләү.

Белем бирү өлкәләре:социализация, коммуникация, сәламәтлек,танып белү,рәсем сәнгате.

Җиһазлау: агач макетлары, уенчыклар белән “серле капчык”,туп,тарату өчен картонннан ясалган кишерләр,төсле карандашлар,ак кәгазьләр,уенчык песи “Йомшаккай”,куян өе,аю өе (картоннан ясалган).

Әзерлек эше:

1.Урман турында әңгәмә.

2.Дидактик уен “Җавап бир”

3.Иллюстрацион рәсемнәр карау. “Урман җәнлекләре”

Сүзлек эше:Аю, куян, зур,  кечкенә, соры, кишер, бал, песи,  барабан, туп.

 ШӨГЫЛЬ БАРЫШЫ

-Балалар, карагыз әле бүген безгә кунак килгән, нәрсә бу безнең балалар?(песи). Әйдәгез әле, аны елмаеп каршы алыйк! Әйе, бүген бездә кунакта Йомшаккай. Әйдәгез әле Йомшаккай белән исәнләшик. (бергәләп исәнләшү).

-Балалар,  Йомшаккай безгә нәрсәдер әйтергә тели.Әйдәгез әле аны тыңлап китик. Балалар,урмандагы җәнлекләр аю белән куянны эзлиләр.Сез аларны күрмәдегезме? (юк)

-Карагыз әле, Йомшаккай үзе белән ниндидер “серле капчык” алып килгән. Карыйк эле аның эчендә нәрсәләр бар икэн?! (бер бала капчыктан куян уенчыгын ала)

- Бу нәрсә? (куян)

-Аны яратып тагын ничек әйтеп була?(Куянкай)

-Балалар куян кайда яши? (урманда)

-Ул нинди төстә? (соры)

-Куянның колаклары нинди? (озын)

-Койрыгы нинди? (кыска)

-Ә куян нэрсэ ашарга ярата? (кишер)

-куян безнең нәрсә эшли белә, нинди һөнәре бар? (сикерә)

-Әйдәгез эле аңа сикереп күрсәтик эле!

Куркак куян утыра

Колакларын селкетә

Һәм менә шулай сикерә

Булдырдыгыз!Афәрин!

-Балалар куянны таптык,әйдәгез әле аны урманга җибәрик!

(куянны өе янына куя бер бала һәм өе эченнән тагын бер барабан тоткан куян чыга).

-Карагыз әле,куянның туганы барабанда уйнарга ярата икән, әйдәгез әле бергәләп барабанлы уйнап алыйк әле!

(Кулларны йодрыклап, ике бармак белән йодрыкка барабан каккан хәрәкәтләр ясыйбыз)

Тра-та-та

Тра-та-та

Куян барабан кага (Бергәләп кабатлыйбыз).

-Балалар ,куянга күчтәнәчкә кишер бирэбезме?(Әйе).

(Балалар куянга кишер бирәләр).

-Йомшаккай безгә тагын нәрсәдер әйтергә тели. Капчыкны карарга куша(капчыктан уенчык аю алу)

-Бу нәрсә? (Аю)

-Аю нинди?(зур)  ( куллары белән күрсәтәләр)

-Аю кайда яши?

-Аюның тәпиләре нинди?(Юан, көчле)

-Әйдәгез әле аю тәпиләренең көчлелеген күрсәтик әле!(балалар утырган килеш аякларын идәнгә бәрәләр)

-Балалар, ә аю ничек йөри? (Тәрбияче артыннан йөреп күрсәтәләр һәм мондый юллар әйтәләр)

Аю йөри лап-лап

Алпан тилпән атлап!

-Ә аю нәрсә ашарга ярата?(бал)

-Әйдәгез әле, аю белән уйнап алыйк әле!

-Аю безгә туп алып килгән,түгәрәккә басабыз һәм “Җавап бир” дигән уен уйнап алыйк!

Тәрбияче тупны берәмләп балаларга ыргыта һәм шунда сорау бирә, ә балалар тупны кире җавап биреп кире тәрбиячегә ыргыталар.(Сораулар: аю кайда яши? Куян нәрсә ашарга ярата? Аю нинди? Куян ничек сикерә?һәм башка шөгыльне кабатлау өчен кирәкле сораулар).

-Булдырдыгыз балалар!Афәрин!

-Балалар куянга без кишер бирдек күчтәнәчкә, ә аюга нәрсә бирәбез?

-Аю туп белән уйнарга ярата. Әйдәгез ана төрле төстәге туплар ясап бүләк итик!

-Матур итеп утырдык. Рәсемгә карагыз әле туп безнең түгәрәк. Әйдәгез әле аны һавада ясап карыйк, чөнки безнең аюга матур рәсем кирәк. Аннан тупның эчен буейбыз! Карандашларны дөрес итеп тоттык һәм түгәрәк ясыйбыз.Эчен буярга онытмыйбыз аю безнең төрле төсләр ярата.

-Менә булдырдыгыз!Ә хәзер аюның кәрзиненә салыйк балалар.ул аларны урман алып китеп үзенең дусларына күрсәтер Аю сезгә бик зур рәхмәт әйтә!

-Без дә аюга уеннары өчен рәхмәт әйтеп аны урманга озатыйк.

-Сау бул аю!(бергәләп әйтү)

-Балалар карагыз әле безнең Йомшаккай бик моңсу утыра!

-әйдәгез аның белән дә уйнап,шаярып алыйк әле!

-“Песи,песи, пескәем”дигән уен уйнап алык.

Балалар кулларые сузалар, ә тәрбияче Йомшаккайны кулына алып һәрбер баланың кулын сыйпап чыга  кайсы кулга “прес” дип эйтә шул бала берәр һөнәрен күрсәтергә тиеш.

-Менә булдырдыгыз балалар!

Балалар әйдәгез әле тагын бер уен уйнап алыйк

Аюның өе зур (кулларын өскә кутәрәләр)

Куянныкы кечкенә(чүгәлиләр)

Аю йөри алпан- тилпән(хәрәкәтләр белән күрсәтү)

Ә куяннар сикерә (кулларын тәпиләр ясап,куян булып сикерәләр)

-Балалар без бүген нәрсәләр эшләдек?

-Куян белән аю кайда яшиләр?

-Йомшаккай безгә нәрсә алып килде?

-Булдырдыгыз балалар!урман җәнлекләрен табарга булыштыгыз үзегез дә бик күп нәрсә белдегез!Рәхмәт сезгә!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Серле аланда

Әлеге эшкәртмә- балаларның шөгыльләрен интеллектуаль уеннар белән тулылындыру максатыннан эшләнде....

" Серле сандык"

Максат: балаларда халкыбызнын тарихына карата кызыксыну уяту; татар халкынын милли киемнэре турындагы белемнэрне ныгыту; жырлар, уен пэм бию аша балаларда милли киемнэргэ карата матурлык хисе, туган и...

" Серле сандык"

Через татарские песни, танцы, стихи воспитывать интерес к национальной одежде татарского народа, любовь к традициям и быту татарского народа....

"Серле келәм".

Открытое занятие....

“Серле капчык” Кечкенәләр төркемендә тирә-юнь белән таныштырудан ачык шөгыль

Кечкенәләр төркемендә тирә-юнь белән таныштырудан ачык шөгыль Максат: уенчыкларга нигезләнеп балаларның сүзләрне ачык һәм аңлаешлы итеп әйтүне ныгыту, предметларны дөрес әйтергә йөрәтү...

2 че кечкенэлэр торкемендэ “Серле капчык” уены. Игра во второй младшей группе по татарскому языку "Чудесный мешочек".

Максат: Җәнлекләр турында балаларның белемнәрен киңәйтү;              Җәнлекләрнең исемнәрен балаларның сөйләм телендә активлаштыру; фикерләү сәләтен, мөс...

Дидактик Уен "Санлы капчык"

Дидактик уеннар – балаларны уйланырга, эзләнергә, фикер тупларга, берләштерергә, күнекмәләрне, гадәтләрне тормышта кулланырга өйрәтүче һәм тәрбия бирүче көчле чараларның берсе....