“Серле капчык” Кечкенәләр төркемендә тирә-юнь белән таныштырудан ачык шөгыль
план-конспект занятия по окружающему миру (младшая группа) на тему

Гульназ Аскарова

 

Кечкенәләр төркемендә тирә-юнь белән таныштырудан ачык шөгыль 

Максат: уенчыкларга нигезләнеп балаларның сүзләрне ачык һәм аңлаешлы итеп әйтүне ныгыту, предметларны дөрес әйтергә йөрәтүне дәвам итү, аның кулланышын әйтеп бирүне ныгыту, төсләрне аера белү һәм дөрес әйтүне камилләштерү, гади җөмләләр төзүне формалаштыруны дәвам итү, сүз байлыгын үстерү.

Җиһазлар:  капчык, уенчыклар (куян, туп, әтәч,самолёт,курчак,песи).

Балалар белән алдан эшләнгән эш: уенчыклар белән уйнау, уен аша кулланышын билгеләү, әңгәмә үткәрү.

Шәхси эш: пассив балаларны шөгыльгә тарту, әңгәмә барышында активлаштыру.

Методик алымнар: ситуация, сорау – җавап, д/уен “Бу нәрсә?”, физминутка, йомгаклау.

Шөгыльнең структурасы:

Кереш өлеш – ситуация “Серле капчык”

Төп өлеш

Д/Уен “Бу нәрсә?”

Уен”Шаян курчак”

Уен «Ак куян»

Физминутка “Әйт,әле  ускәнем”

Йомгаклау

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл achyk_deres.docx24.53 КБ

Предварительный просмотр:

Конспект: “Серле капчык”

Кечкенәләр төркемендә тирә-юнь белән таныштырудан ачык шөгыль 

Максат: уенчыкларга нигезләнеп балаларның сүзләрне ачык һәм аңлаешлы итеп әйтүне ныгыту, предметларны дөрес әйтергә йөрәтүне дәвам итү, аның кулланышын әйтеп бирүне ныгыту, төсләрне аера белү һәм дөрес әйтүне камилләштерү, гади җөмләләр төзүне формалаштыруны дәвам итү, сүз байлыгын үстерү.

Җиһазлар:  капчык, уенчыклар (куян, туп, әтәч,самолёт,курчак,песи).

Балалар белән алдан эшләнгән эш: уенчыклар белән уйнау, уен аша кулланышын билгеләү, әңгәмә үткәрү.

Шәхси эш: пассив балаларны шөгыльгә тарту, әңгәмә барышында активлаштыру.

Методик алымнар: ситуация, сорау – җавап, д/уен “Бу нәрсә?”, физминутка, йомгаклау.

Шөгыльнең структурасы:

Кереш өлеш – ситуация “Серле капчык”

Төп өлеш

Д/Уен “Бу нәрсә?”

Уен”Шаян курчак”

Уен «Ак куян»

Физминутка “Әйт,әле  ускәнем”

Йомгаклау

Шөгыль барышы.

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез бер уен уйнап алабызмы?

Балалар: Уйныйбыз.

Тәрбияче: Минем матур серле капчыгым бар, аның эчендә нәрсәләр бар микән?

 (Тәрбияче серле капчыкны балаларга күрсәтә капчык эчендә уенчыклар, тәрбияче алып,уенчыкларны балаларга курсәтә.)

Тәрбияче:Балалар,карагыз әле нәрсә бу?

Балалар:Курчак.

Тәрбияче:Әйе дөрес әйтәсез балалар,безнең курчак нинди?

Балалар:Матур (Балалар җавабын активлаштыру)

Тәрбияче:Әйе,бик тә дөрес.Балалар карагыз әле курчак булгач безнең “серле сандыкта” нәрсәләр бар дигән суз инде?Уенчыклар тугел микән балалар?

Балалар:Әйе.

Тәрбияче:Әйе ,балалар,бик тә дөрес.Буген мин сезгә “серле капчыктан “уенчыклар курсәтәчәкмен,уенчыкны таныгач хэрберсе белән уен уйнап алырбыз.Сез ризамы балалар?

Балалар:Әйе.

Тәрбияче:Әйдәгез әле балалар курчакка  монсу булмасын өчен“Шаян курчак “дигән уенны уйнап китәрбез.

Бигрәк шаян курчак син 
Тик тормыйсың,борчак син 
Чүгәлисең,торасың, 
Башың уңга борасың, 
Аннан сулга карыйсың, 
Һәм сикерә башлыйсың. 
Башың артка ташлыйсың да 
Әйләндерә башлыйсың. 
Кулларың күтәрәсең. 
Аннары төшерәсең.

Тәрбияче:Әфәрин,балалар.Булдырдыгыз.Ә хэзер урынарыгызга барып утырыгыз.Безнең “серле сандыкта”тагы ниләр бар микән балалар.Карагыз әле ике  колагы чыгып тора  нәрсә микән бу балалар?

Балалар: Бу куян.

Тәрбияче: Әйе дөрес.Ә куян нишли белә?

Балалар: Куян сикерә белә.

Тәрбияче:Әйе,безнең куян сикерәдә белә .Әйдәгез әле балалар куян га курсәтик әле без ничек куяннар кебек сикерә белүебезне.

Тәрбияче,балалар белэн  «Ак куян» уеннын уйныйлар

Ап-ак куян утыра, колакларын селкетә
Менә шулай, менә шулай колакларын селкетә
Аңа тик тору кыен , җылыта ул тәпиен.
Менә шулай, менә шулай җылыта ул тәпиен.
Куян тик торса туңа, сикергәли ул шуңа.
Менә шулай, менә шулай сикергәли ул шуңа.

 Тәрбияче: Әфәрин,балалар .Булдырдыгыз.Куян сезгә бик сокланып карап утырды.Алдагы уенчыкны алыйм әле,узе түп - түгәрәк бу нәрсә микән балалар?

Балалар: Туп.

Тәрбияче: Әфәрин дөрес.Туп нишли?

Балалар: Туп сикерә, туп тәгәри.

Тэрбияче:Тупта нинди төсләр бар?

Балалар:кызыл,сары,яшел. 

Тәрбияче:Бик тә дөрес .Балалар,без бит сезнең белән “Туп”турында шигырь беләбез.Әйдә ле Ильвина чык әле, безгә “Туп”дигән шигырьне искә төшереп кит әле.

“Туп”

Әмина елый үкереп,

Тубым суга төште дип.

Чү, Әминә, елама,

Туп батмый ул елгада.

Тәрбияче: Менә бит балалар без инде сезнең белән шигырьләрдә беләбез нинди зур булып ускәнбез.Утыр ускәнем урынына ,әфәрин булдырдың.

Тәрбияче: Ай,яй балалар карагыз әле нәрсә микән бу?

Балалар: Бу әтәч.

Тәрбияче: Әтәч ничек кычкыра?

Балалар: Кикрикүк-кикрикүк.

Тәрбияче:Бик тә дөрес .Балалар,без бит сезнең белән “Әтәч”турында шигырь беләбез.Әйдә ле Ильгиз чык әле, безгә шигырьне искә төшереп кит әле.

 “Әтәч “

Этэч менгэн киртэгэ

Кикрикук итэргэ

Этэчкэ хэбэр килгэн
Армиягэ китэргэ

Тәрбияче: Булдырдың акыллым.Әтәч,сезгә сокланып утыра.Әфәрин Ильгиз. Утыр ускәнем урынына.

Тәрбиче:Ә хәзер әзерәк ял итеп алыйк балалар.

Физминутка: “Әйт,эле ускәнем”

1.Күрсәт әле, үскәнем:

Ничек җилләр исәләр?

Менә шулай, менә шулай,

Шулай җилләр исәләр.                                                                                                        

 2.Күрсәт әле, үскәнем:

Ничек кошлар очалар?

Менә шулай, менә шулай,

Шулай кошлар очалар.                                                                                                     

3.Күрсәт әле, үскәнем:

Ничек яфрак коела?

Менә шулай, менә шулай,

Шулай яфрак коела.                                                                                                              

4.Күрсәт әле, үскәнем:

Ничек куян сикерә?                                                                                                           

Менә шулай, менә шулай

 Шулай куян сикерә.                                                                                                       

5.Күрсәт әле, үскәнем:                                                                                                       

Ничек йөри аюлар?                                                                                                   

Менә шулай, менә шулай,

Шулай йөри аюлар.

Тәрбияче: Булдырдыгыз балалар.Ә хэзер урынарга утырабыз,уенчыкларны карыйбыз .Балалар карагыз әле бу нәрсә?

Балалар: Бу – самолет .

Тәрбияче:Самолёт ничек оча?

(Балалар күрсәтәләр)

Тәрбияче: Булдырдыгыз.Ай яй,узе ак гына, узе йомшак гына нәрсә микән бу?

Балалар:Песи.

Тәрбияче: Әфәрин. Балалар, әйдәгез карыйк әле, нәрсәләре бар икән безнең песинең?

Балалар:

Башы бар.

Гәүдәсе бар.

Ике колагы бар.

Ике күзе бар.

Борыны бар.

Авызы бар.

Дүрт аягы бар.

Койрыгы бар.

3. Йомгаклау.

– Балалар,мин сезгә буген нәрсә алып килдем?

Балалар: – “ Серле капчык”

Тәрбиче:”Серле капчыкта”нәрсәләр бар иде?

Балалар: Куян, әтәч, туп,курчак, самолёт,песи.

-Әфәрин,балалар  булдырдыгыз.Балалар,буген безгә килгән уенчыклар сезнең белән уйнарга калсыннармы?

Балалар:Әйе.

Тәрбияче:Балалар, сез бүген үзегезне бик тәртипле тотыгыз, миңа бик охшадыгыз, рәхмәт сезгә. Шуның белән безнең шөгылебез тәмам. Игътибарыгыз өчен рәхмәт.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

1 кечкенәләр төркемендә ачык шөгыль: “Уенчыклар илендә”.

               1 кечкенәләр төркемендә ачык шөгыль.     ...

1 кечкенәләр төркемендә ачык шөгыль: “Уенчыклар илендә”.

               1 кечкенәләр төркемендә ачык шөгыль.     ...

"Тылсым иленә сәяхәт" (Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү буенча ачык шөгыль )

Белем бирү процессында мәкаль һәм табышмакларны куллану...

Катнаш зурлар төркемендә ачык шөгыль

Зурлар hәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен сөйләм үстерүдән оештырылган эшчәнлек  конспекты.Тема: Кыш җитте. Кышкы уеннар....

Зурлар төркемендә рус телле балалар белән, УМК элементлары кулланып, ачык шөгыль конспекты.

Зурлар төркемендә  рус телле балалар белән, УМК элементлары кулланып, ачык шөгыль конспекты....

Тема: “Белмәмешнең шәһәргә сәяхәте” (зурлар төркемендә ачык шөгыль)

Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча зурлар төркемендә ачык шөгыль...

Тирә-юнь белән таныштырудан ачык шөгыль

Уенчыкларга нигезләнеп балаларның сүзләрне ачык һәм аңлаешлы итеп әйтүне ныгыту, предметларны дөрес әйтергә йөрәтүне дәвам итү, аның кулланышын әйтеп бирүне ныгыту, төсләрне аера белү һәм дөрес әйтүне...