КВН по творчеству Мусы Джалиля ( на татарском языке)
методическая разработка по развитию речи (подготовительная группа) по теме

 

Максатлар:

1. М. Җәлил иҗаты буенча булган белемнәрне ныгыту; шагыйрьнең шигырьләренә кызыксыну уяту; шагыйрь образын мәңгеләштерү; балаларның сөйләм телен камилләштерү.

   2.балаларның фикерләү сәләтен үстерү.

3.М. Җәлил шигырьләренә карата соклану һәм горурлану хисләре тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kvn_po_tvorchestvu_musy_dzhalilya.doc47 КБ

Предварительный просмотр:

КВН по творчеству Мусы Джалиля.

Төзеде: Нургалеева Лилия Талиповна

М.Җәлил иҗаты буенча “Зирәкләр һәм тапкырлар

клубы” (КВН)

Максатлар:

1. М. Җәлил иҗаты буенча булган белемнәрне ныгыту; шагыйрьнең шигырьләренә кызыксыну уяту; шагыйрь образын мәңгеләштерү; балаларның сөйләм телен камилләштерү.

   2.балаларның фикерләү сәләтен үстерү.

3.М. Җәлил шигырьләренә карата соклану һәм горурлану хисләре тәрбияләү.

Кирәкле җиһазлар:

   М.Җәлилнең Казан шәһәренәге һәйкәленең сурәте, эт һәм песи битлекләре, шарлар, 4 конверт, бүлгеләнгән әтәч һәм куян рәсемнәре, 2 көз рәсеме, магнитофон, марш һәм “Куян” уенынына аудиотасмалар.

Алдан эшләнгән эш:

    М.Җәлилнең иҗаты һәм шигырьләре белән балаларны таныштыру, “Куян”шигыренең сүзләрен өйрәнү, шигырьләр ятлау, атрибутлар әзерләү.        

Уен барышы: Уенда 2 команда катнаша, һәр бер төркемдә 6 дан 10 га кадәр бала катнаша.

КВН-ның төп уңышы командаларның зирәклеге һәм җитезлеге генә түгел, ә уенны алып баручыларның да сәләтләренә бәйләнгән. Шуңа күрә бу вазыйфаны тәрбиячеләргә, я мәктәп укучыларына тапшырырга кирәк. Уенны алып баручылар икәү булса якшырак.

Командалар үзләренә алдан ук исем сайлап куялар. Мәсәлән: “Акбай”, “Ала песи”.

   Һәр төркемгә алдан тиешле эш йөкләтелә, әйтик, сәламләү  сүзләре әзерләү. Шулай ук тәрбиячеләр уен алдыннан М Җәлил иҗаты, аның шигырьләре белән балаларны таныштыру эшләре алып барырга тиешләр.

    Командалар үзләре сайлаган исемгә ярашлы киенергә мөмкиннәр.(Балаларга битлекләр, койрыклар кидерелә)

   Уен барышына бәя бирү өчен жюри сайлана. Аның составына өлкән тәрбияче, татар теле белгече, тәрбияче керә.

    Уенны алып баручылар алга чыга.

1 алып баручы.   Кемнәр шаян сүз ярата,

                             Кем ярата көлергә,

                             Шулар бүген җыелдылар

                             Уен –көлке күрергә!

                             КВН! КВН!

                             Бик күңелле бу уен!

2 алып баручы.  Бүген монда яңгырарлар

                             Шаян сүзләр,табышмаклар.

                             Ярыш кичәсен башлыйбыз,

                             Эйдә, түрдән, кунаклар!

                             КВН! КВН!

                             Бик күңелле бу уен!

1 алып баручы.   Күңеллеләр һәм тапкырлар

                             Башлыйлар ярышырга!

                             Һәр ике як бер – береннән

                             Теләми калышырга.

                             КВН! КВН!

                             Бик күңелле бу уен!

2 алып баручы.   Кадерле тамашачылар!

1 алып баручы.   Хөрмәтле болельщиклар!

2 алып баручы.   Зирәклелек һәм тапкырлык шарлары белән коралланган “Акбай” һәм “Ала песи” исемле командалар бүген сезнең алдыгызда көч сынашалар. Әйдәгез, аларны тәбрик итик! (Марш уйный. Командалар ике якка чыгып басалар. Тамашачылар аларны алкышлар белән каршылыйлар)

1 алып баручы.  Сездән уңда кыю һәм батыр, шулай ук шома телле “Акбай” исемле команда басып тора. Аларның капитаны – курку белмәс, күп сөйләргә яратучан, ләкин һәр сүзен үлчәп әйтүчән- ... (капитанның исеме әйтелә)    

2 алып баручы.   Сул якта “Ала песи” исемле команда басып тора. Күрүегезчә алар акыллы һәм зирәкләр. Капитаннары да матур телле, бик акыллы һәм зирәк - ...(капитанның исеме әйтелә).Болельщиклар!Үзегезнең командага булган сөюегезне көчле алкышлар белән күрсәтегез.(кул чабалар)

1 алып баручы.   Бүгенге уенны бик хөрмәтле жюри хөкем итә:

 1. Баш судья - өлкән тәрбияче ..., 2. жюри әгъзалары - (таныштыра).

2 алып баручы.   Шулай итеп, зирәкләр һәм күңеллеләрнең көч сынашулары башлана!

1 алып баручы.   КВН-ның гореф- гадәте буенча, хәзер командалар бер – берсен тәбриклиләр. Рәхим итегез!

1- нче команда.   Сәлам тапшыра сезгә

                               Тапкырлар һәм зирәкләр.

                               Безнең кебек күңеллеләр

                               Бу донъяда сирәкләр

2- нче команда.   Рөхсәт итегез дуслар,

                               Сезнең белән танышырга.

                               Без телибез зирәклектә

                               Сезнең белән ярышырга!

(Балала шарларын болгыйлар. Аларга “зирәклек”, “тапкырлык” дигән сүзләр язылган.)

2 алып баручы.   Командалар бер – берсен сәламләделәр. Хәзер КВН гореф – гадәтенең иң яхшыларыннан берсе – акыл гимнастикасы, яки командаларның тапкырлыгын сынау өчен берничә сорау- викторина:

1 алып баручы.   Казан шәһәрендәге һәйкәл (сурәтен күрсәтә) нинди шагыйрьгә багышланган? (М.Җәлилгә)

2 алып баручы.   Шигырьнең исемен әйтегез?

                             Чоландагы ак майга

                             Ияләшкән күселәр,

                             Мин чоланны сакларга

                             Куштым ала песигә.(“Карак песи”)

1 алып баручы.  М.Җәлилнең шигырьләрен әйтегез?

(“Сәгать”, “Карак песи”, “Маэмай”, “Көз җитте”, “Кыш бабай”, “Шакир белән Гали”, “Этәч”, “Күке”, “Чишмә”, ... )

2 алып баручы.   Шигырьне дәвам итегез:

                              Калын урманда

                              Гел кичкә каршы,

                              Ишетелә моңлы

                              Бер кошның тавышы:

                              (- Кәккүк, кәккүк,

                               -Кәккүк, кәккүк! )

1 алып баручы.  М. Җәлил Акбай турындагы шигыренә нинди исем биргән? (“Маэмай”)

2 алып баручы.   Ярыш дәвам итә. Хәзер капитаннар конкурсы үткәрелә. М. Җәлилнең бер шигырен яттан сөйләп күрсәтергә.

1 алып баручы.  Ярыш кыза, иптәшләр! Хәзер һәр командадан берәр кеше чыксын. (Берәр уйнаучы алга чыга) Менә сезгә конвертлар.Шушы конверт эчендәге кәгазь кисәкләреннән          

Җәлил шигырендәге герой сурәтен җыегыз һәм шул әсәрнең исемен әйтегез.(“Әтәч”, “Куян”)

2 алып баручы.   Балалар конвертлардагы эшне үтәгәнче, без жюриның акыллы сүзен тыңлап үтик. (жюри алдагы ярышларга йомгак ясый һәм бәя бирә)

1 алып баручы.  Командалар! Капма- каршы тезелегез! Хәзер җырлы уен уйнап алабыз:

(Балалар бергә җырлыйлар)

                                 Куян салкыннан

                                 Туңган куырылган,

                                 Башы салынган,

                                  Колагы шиңгән.

                                  Әйдәгез, дуслар,

                                  Аны терелтик;

                                  Җылы бүлмәгә

                                  Мәктәпкә илтик.

                                  Куян уянды,

                                  Куркып уйланды,

                                  Сикереп урманга

                                  Чабып югалды.

 1 алып баручы.      - Куян, син кайда?

Балалар.- Яшел тугайда.  

1 алып баручы.       -Куян, син кайда?

Балалар.                  - Ерак чүлләрдә.

1 алып баручы.       -Куян, син кайда?

Балалар.                 - Калын урманда.

1 алып баручы.       -Куян, син кайда?

Балалар.                  - Карлы буранда.

Бергә:                       Әйдәгез, дуслар,

                                  Кырны, урманны,

                                  Чүлне актарып

                                  Табыйк куянны.

2 алып баручы.   Ярыш дәвам итә. Командалар, тезелегез.Һәр яктан берәр кеше ярыша. Чиратлап эшлисез: идән буйлап атларга, атлаган һәр адым саен М.Җәлилгә кагылышлы сүзләр әйтергә.

(шагыйрь, “Суык бабай”, батыр кеше, балалар яратучы, ...) Аңлашылса, башлыйбыз.

1 алып баручы.  Ә хәзер рәсемнәргә карап сөйләм төзеү конкурсы.Менә ике якка да рәсемнәр.(Ике командага да “Көз җитте” шигеренә сурәтләр) Шушы рәсемнәргә карап бәләкәй генә хикәя төзергә.

2 алып баручы.   Командалар ярышы

                              Калдыра безне хәйран.

                              Тик, хөрмәтле болельщиклар,

                              Иртәгә түгел бәйрәм!

1 алып баручы.   Шуңа күрә шушы җирдә

                             Туктатабыз уенны.

Жюри әйтер: кемнәр алды

                              Иң беренче урынны.

2 алып баручы.   Командалар, тезелегез! Хәзер сүзне жюрига бирәбез. (Жюри җиңүчеләрне билгели)

1 алып баручы.  Шулай итеп, тапкырлык һәм зирәклек буенча ярышта беренче урынны - ... команда алды. Аларга иң зур бүләк – болельщикларның дәррәү алкышы.

2 алып баручы.  Җиәүче команда тезелергез!

Алар хөрмәтләү түгәрәге буйлап үтәләр.

(Уенны алып баручы капитанның уң кулын күтәреп тамашачылар яныннан үтәләр, алар артыннан балалар атлый. Тамашачылар кул чабалар.)  

1 алып баручы.   Хушыгыз, дуслар, хушыгыз!

                              Тәмамланды КВН.

2 алып баручы.   Киләсе уенга әйдә

                              Ныклап инде син җыен!

1 алып баручы.   КВН! КВН!

2 алып баручы.   Бик күңелле бу уен!    


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Презентация на татарском языке Посвящённая к 108-летней годовщине рождения Мусы Джалиля.

Материал подготовила: Абдуллина Гузель Инкаровна, воспитатель 1 младшей группы МБДОУ № 22, город Лениногорск, Республика Татарстан. Презентация на татарском языке Посвящённая к 108-летней г...

КВН по творчеству Мусы Джалиля.

КВН по творчеству Мусы Джалиля с детьми подготовительных к школе групп...

Музыкально-литературная композиция, посвящённая творчеству М.Джалиля "Жить, как Муса Джалиль"

Авторский сценарий, поссвящённый 120-летию поэта-героя М.Джалиля, направлен на развитие патриотических чувств дошкольников, любви к родному краю, к людям, желанию быть полезным Родине....

Музыкально-литературный вечер, посвященный творчеству Мусы Джалиля

Музыкально-литературный вечер, посвященный творчеству Мусы Джалиля...

Сценарий мероприятия, посвящённого жизни и творчеству Мусы Джалиля

Максат:1. Баларны татар халкының герой шагыйре Муса Җәлилнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштыру.2. Шигырьләрне игътибар белән тыңларга, матур итеп сөйләргә өйрәтү.3. Муса Җәлил әсәрләренә кызыксындыру ...