КВН по творчеству Мусы Джалиля.
материал (подготовительная группа) на тему

КВН по творчеству Мусы Джалиля с детьми подготовительных к школе групп

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kvn_po_tvorchestvu_musy_dzhalilya.doc373.5 КБ

Предварительный просмотр:

КВН по творчеству Мусы Джалиля.

М.Җәлил иҗаты буенча “Зирәкләр һәм тапкырлар

клубы” (КВН)

Максатлар:

1. М. Җәлил иҗаты буенча булган белемнәрне ныгыту; шагыйрьнең шигырьләренә кызыксыну уяту; шагыйрь образын мәңгеләштерү; балаларның сөйләм телен камилләштерү.

2.Балаларның фикерләү сәләтен үстерү.

3.М. Җәлил шигырьләренә карата соклану һәм горурлану хисләре тәрбияләү.

Кирәкле  җиһазлар: проектор, такта, ноутбук, урындыклар, битлекләр, койрыклар, конвертлар (кисәкләргә бүленгән этәч,куян сүрәтләре белән)

Алдан эшләнгән эш:

    М.Җәлилнең иҗаты һәм шигырьләре белән балаларны таныштыру,

шигырьләр ятлау, атрибутлар әзерләү.        

Уен барышы: Уенда 2 команда катнаша, һәр бер төркемдә 6 дан 10 га кадәр бала катнаша.

КВН-ның төп уңышы командаларның зирәклеге һәм җитезлеге генә түгел, ә уенны алып баручыларның да сәләтләренә бәйләнгән. Шуңа күрә бу вазыйфаны тәрбиячеләргә, я мәктәп укучыларына тапшырырга кирәк. Уенны алып баручылар икәү булса якшырак.

Командалар үзләренә алдан ук исем сайлап куялар. Мәсәлән: “Акбай”, “Ала песи”.

   Һәр төркемгә алдан тиешле эш йөкләтелә, әйтик, сәламләү  сүзләре әзерләү. Шулай ук тәрбиячеләр уен алдыннан М Җәлил иҗаты, аның шигырьләре белән балаларны таныштыру эшләре алып баралар

  Командалар үзләре сайлаган исемгә ярашлы киенергә мөмкиннәр.(Балаларга битлекләр, койрыклар кидерелә)

  Уен барышына бәя бирү өчен жюри сайлана.

  Уенны алып баручылар алга чыга.

Алып баручы.   Кемнәр шаян сүз ярата,

                             Кем ярата көлергә,

                             Шулар бүген җыелдылар

                             Уен –көлке күрергә!

                             КВН! КВН!

                             Бик күңелле бу уен!

                             Бүген монда яңгырарлар

                             Шаян сүзләр,табышмаклар.

                             Ярыш кичәсен башлыйбыз,

                             Эйдә, түрдән, кунаклар!

                             КВН! КВН!

                             Бик күңелле бу уен!

                             Күңеллеләр һәм тапкырлар

                             Башлыйлар ярышырга!

                             Һәр ике як бер – береннән

                             Теләми калышырга.

                             КВН! КВН!

                             Бик күңелле бу уен!

Алып баручы.   Кадерле тамашачылар! Хөрмәтле болельщиклар!

 “Акбай” һәм “Ала песи” исемле командалар бүген сезнең алдыгызда көч сынашалар. Әйдәгез, аларны тәбрик итик! (Марш уйный. Командалар ике якка чыгып басалар. Тамашачылар аларны алкышлар белән каршылыйлар)

Сездән уңда кыю һәм батыр, шулай ук шома телле “Акбай” исемле команда басып тора. Аларның капитаны – курку белмәс, күп сөйләргә яратучан, ләкин һәр сүзен үлчәп әйтүчән- ... (капитанның исеме әйтелә)    

Сул якта “Ала песи” исемле команда басып тора. Күрүегезчә алар акыллы һәм зирәкләр. Капитаннары да матур телле, бик акыллы һәм зирәк - ...(капитанның исеме әйтелә).Болельщиклар!Үзегезнең командага булган сөюегезне көчле алкышлар белән күрсәтегез.(кул чабалар)

Бүгенге уенны бик хөрмәтле жюри хөкем итә:

  1. Баш судья –
  2. Жюри әгъзалары –

Алып баручы.    Шулай итеп, зирәкләр һәм күңеллеләрнең көч сынашулары башлана!Без бугенге уеныбызны халкыбызнын патриот шагыйре М.Җәлилнең иҗатына багышларга булдык. Тиздэн, 15 нче февраль конне, Муса Җәлилнен туган коне .Ул безгә бәя биреп бетермәслек рухи байлык калдырган шагыйрь. Аның иҗатын белмәгән, аның искиткеч көчле рухына сокланмаган кеше юктыр. Исеме телгә алынуга ук ихтирам уята торган шәхесләр була. Муса Җәлил әнә шундый исемнәрнең берсе. Аның батырлыгын бөтен дөнья белә. Ул халкыбызның бөек шәхесе, горурлыгы.

Алып баручы.   КВН-ның гореф- гадәте буенча, хәзер командалар бер – берсен тәбриклиләр. Рәхим итегез!

1- нче команда.   Сәлам тапшыра сезгә

                               Тапкырлар һәм зирәкләр.

                               Безнең кебек күңеллеләр

                               Бу донъяда сирәкләр

2- нче команда.   Рөхсәт итегез дуслар,

                               Сезнең белән танышырга.

                               Без телибез зирәклектә

                               Сезнең белән ярышырга!

Алып баручы.   Командалар бер – берсен сәламләделәр. Хәзер КВН гореф – гадәтенең иң яхшыларыннан берсе – акыл гимнастикасы, яки командаларның тапкырлыгын сынау өчен берничә сорау- викторина:

  1. М.Җәлилнен туган елын эйтегез ? (1906 ел)
  2. М.Җәлил кайда туа? (Оренбург олкэсенен Мостафа авылында туа)
  3. М. Җәлилнен этисенен исемен атагыз.(Мостафа абый)
  4. М. Җәлилнен энисенен исемен атагыз. (Рэхимэ апа)
  5. Беренче шигыре кайчан чыга? (М. Җәлил 13 яшендә «Бәхет» исемле шигырен яза. )

Алып баручы.   Эйе,бу шигырь 1919 елда Оренбургта чыга торган «Кызыл йолдыз» газетасының 65 нче санының беренче битендә «Кечкенә Җәлил» имзасы белән басылып чыга.

  1. М. Җәлилнең беренче җыентыгы кайчан чыга? (Җәлилнең беренче җыентыгы 1925 елда «Барабыз» исеме астында чыга.)
  2. Бөек Ватан сугышы  башлангач  М. Җәлил ничэнче елда уз телэге белэн фронтка китэ?
  3. Кызганычка каршы 1942 нче елның җәендә Волхов фронтында, дошман чолганышында калып, авыр яраланган хәлдә, фашистлар кулына әсирлеккә эләгә hэм туган ягына кире эйлэнеп кайтмый. Анын әсирлекә язган шигырьләре бөтен дөньяга билгеле. Татарстанга аның ике дәфтәре кайтты.Аларнын исемнэрен атагыз.

Алып баручы.    М.Җәлилнең шигырьләрен әйтегез?

(“Сәгать”, “Карак песи”, “Маэмай”, “Көз җитте”, “Кыш бабай”, “Шакир белән Гали”, “Этәч”, “Күке”, “Чишмә”,

 

Алып баручы.      Шигырьне исемен эйтегез

  1.  Бик унган безнен бакчачы бабай,

Яше узенен туксанда бугай…(«Бакчачы»).

  1. Суык бабай, кил безгэ

Яна ел бэйрэменэ,…

                                («Суык бабай»).

  1. Юл чатында ялгыз гына

Усеп утыра бер карт имэн…

                                («Имэн»).

  1. Иртэнге тан нурыннан

Уянды ромашкалар…

                                («Кызыл ромашка»).

  1. Жиллэр, жиллэр, исегез,

Болытларны кисегез! . . .

                                («Жиллэр»).  

  1. Минем бар бер маэмаем,

Кара борын Акбаем…

                                        («Маэмай»).

3№ торкем балалары чыгышы («Кызыл ромашка» музыкаль композиция)

Алып баручы.   Ярыш дәвам итә. Хәзер капитаннар конкурсы үткәрелә. М. Җәлилнең бер шигырен яттан сөйләп күрсәтергә.

Алып баручы.   Ярыш кыза, иптәшләр! Хәзер һәр командадан берәр кеше чыксын. (Берәр уйнаучы алга чыга) Менә сезгә конвертлар.Шушы конверт эчендәге кәгазь кисәкләреннән          

Җәлил шигырендәге герой сурәтен җыегыз һәм шул әсәрнең исемен әйтегез.(“Әтәч”, “Куян”)

Алып баручы.   Балалар! Муса  бик хәрәкәтчән, тормыш сөючән бала булып үсә: уйный, көлә, урманга йөри, күлдә су коена. Мусаның дус малайлары, дус кызлары күп була. Алар вакытларын бушка уздырмыйлар, төрле уеннар уйныйлар. Шул уеннарның берсен, әйдәгез, без дә уйнап алыйк.

Татар халык уены “Чума үрдәк , чума каз”

Алып баручы.   Ярыш дәвам итә. Командалар, тезелегез.Һәр яктан берәр кеше ярыша. Чиратлап эшлисез: идән буйлап атларга, атлаган һәр адым саен М.Җәлилгә кагылышлы сүзләр әйтергә.

(шагыйрь, “Суык бабай”, батыр кеше, балалар яратучы...)

Алып баручы.   Шунын белэн безнен Муса Жэлилгэ багышланган       уеныбыз тэмам. Кызганычка каршы, бөек татар шагыйре, герой шагыйрь Муса Җәлил туган иленә әйләнеп кайта алмый, мәңгегә чит җирләрдә ятып кала. Ләкин без аны беркайчан да онытмабыз.Муса Жәлил исеме дөньяда яшәүче hәр халыкка билгеле. Аның исеме белән бистәләр, урамнар аталган.Аның иҗаты, үлемсез шигырьләре халкыбыз тормышында бүген дә актив катнаша. Ул якты һәм матур тойгылар тәрбияли. Кешеләрдәге hәм тормыштагы матурлыкны күрергә hәм шул матурлык өчен көрәшергә чакыра.

                              Командалар ярышы

                              Калдыра безне хәйран.

                              Тик, хөрмәтле болельщиклар,

                              Иртәгә түгел бәйрәм!

                             Шуңа күрә шушы җирдә

                             Туктатабыз уенны.

                              Жюри әйтер: кемнәр алды

                              Иң беренче урынны.

Командалар, тезелегез! Хәзер сүзне жюрига бирәбез. (Жюри җиңүчеләрне билгели)

Алып баручы.   Шулай итеп, тапкырлык һәм зирәклек буенча ярышта беренче урынны - ... команда алды. Аларга иң зур бүләк – болельщикларның дәррәү алкышы.

Җинүче команда тезелегез!

Алар хөрмәтләү түгәрәге буйлап үтәләр.

                               Хушыгыз, дуслар, хушыгыз!

                               Тәмамланды КВН.

                               Киләсе уенга әйдә

                              Ныклап инде син җыен!

                              КВН! КВН!

                              Бик күңелле бу уен!    

 

                                       

                                     


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

КВН по творчеству Мусы Джалиля ( на татарском языке)

Максатлар:1. М. Җәлил иҗаты буенча булган белемнәрне ныгыту; шагыйрьнең шигырьләренә кызыксыну уяту; шагыйрь образын мәңгеләштерү; балаларның сөйләм телен камилләштерү.   2.балаларның ...

Мусы Джалиль- верный друг детей.

Посвящается ко дню рождению героя- поэта Мусы Джалиля....

Презентация на татарском языке Посвящённая к 108-летней годовщине рождения Мусы Джалиля.

Материал подготовила: Абдуллина Гузель Инкаровна, воспитатель 1 младшей группы МБДОУ № 22, город Лениногорск, Республика Татарстан. Презентация на татарском языке Посвящённая к 108-летней г...

Презентация на стих Мусы Джалиля "Красная ромашка"

Эта презентация для просмотра во время занятия "Муса Джәлиль - безнең йөрәкләрдә!"...

Музыкально-литературная композиция, посвящённая творчеству М.Джалиля "Жить, как Муса Джалиль"

Авторский сценарий, поссвящённый 120-летию поэта-героя М.Джалиля, направлен на развитие патриотических чувств дошкольников, любви к родному краю, к людям, желанию быть полезным Родине....

Музыкально-литературный вечер, посвященный творчеству Мусы Джалиля

Музыкально-литературный вечер, посвященный творчеству Мусы Джалиля...

Сценарий мероприятия, посвящённого жизни и творчеству Мусы Джалиля

Максат:1. Баларны татар халкының герой шагыйре Муса Җәлилнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштыру.2. Шигырьләрне игътибар белән тыңларга, матур итеп сөйләргә өйрәтү.3. Муса Җәлил әсәрләренә кызыксындыру ...