Проведение интегральных занятий
план-конспект занятия (развитие речи, старшая группа) по теме

Открытый урок для воспитателей районного методического объяденения советского района г. Казани Республики Татарстан.

Подготовила и правила воспитатель первой квалификационной категории МАДОУ "Детский сад № 284" Зайнутдинова Рузалия Василовна.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tema_2.docx19.82 КБ

Предварительный просмотр:

Тема. Яз көне кошлар.

Максат. 1. “Кошлар” темасы буенча балалрның, белемнәрен ныгыту hәм тирәнәйтү.

                        2. Балаларның уз тәҗрибәләренән чыгып кошлар hәм  бөҗәкләр тормышындагы узгәрешләр турында нәтижә ясау.

                         3. Табигатькә hәм кошларга карата сак караш, мәхәббәт тәрбияләу.

                         4.Балаларның фикерләу сәләтен, хәтерен, кузәтучәнлек сәләтен устеру.

Материал. Аудио язмалар «Кошлар тавышы», П.Чайковский «Ел фасыллары», рәсем «Табигатьтә яз», «Кошлар»

Дәреснең, барышы

 П. Чайковскиинын «Ел фасыллары» альбомыннан «Умырзая» көе яңырый.

Тәрбияче шигырь сөйли.

«Килде яз»            Ә.Ерикәй сузләре

Киң итеп жэйде колач

Килде яз, килде яз.

Елмаеп тора кояш

Көн аяз, көн аяз.

Кыш буе яткан карлар

Эределәр, эределәр.

Сыерчыклар, тургайлар

Килделәр, килделәр.

 Ап-ак чәчәк аттылар

Шомыртлар, шомыртлар.

 Тау артына актылар

 Болытлар, болытлар.

Бер бала шигырь сљйли. .

 «Яз»        Нур Баян сузләре

Су буенда җем-эҗем итә

Май чәчәкләре.

Иркәләнеп оча майның

Күбәләкләре.

Күк йөзеннән бакчаларга

Кояш нур сибә.

Яфрак яра бакчаларда

Шомырт hәм чия.

Тәрбияче: Балалар бу шигырьләрдә кайсы ел фасылы турында сөйләнә?

Балалар: Яз турында.

Тәрбияче: Әйдәгез яз турында рәсем ясыйбыз. Магнит тактада яз рәсеме җыела.

Бала: Яз көне кояш яктырта (тактага кояш рәсемен куя).

Бала: Яз көне агачлар яфрак яра(агач рәсемен тактага беркетә).

Бала: Яз көне үләннәр, чәчәкләр чыга(тактага тиешле рәсемнәрне беркетә).

Тәрбияче: Бик матур рәсем ясадыгыз, күңелләр күтәрелде, җырлыйсы килә башлады. Әйдәгез яз турында җыр җырлыйбыз.

Яз җитә.

Ж.Фәйзи көе     Ф.Кәрим сүзләре

Кояш көлеп карый безгә

Күзләр чагыла,

Елгалардан бозлар ага

Диңгез ягына.

Яз, яз, яз җитә,

Тәрәзәне ачтылар

Тып, тып, тып итә

Эре-эре тамчылар.

Агачка кунып, чыпчыклар

Чыелдашалар

Яшкелт-кара сыерчыклар

Әй җырлашалар.

Яз, яз, яз җитә,

Тәрәзәне ачтылар

Тып, тып, тып итә

Эре-эре тамчылар.

Тәрбияче. Яз көнне бердә өйдә утырасы килми. Ә урамда күңелле, нинди генә тавышлар ишетелми(“Кошлар тавышв” язылган тасма тыңлатыла).

Тәрбияче: Бу нинди матур моңлы тавышлар?

Бала: Кошлар тавышы.

Тәрбияче: Әйтегез әле, яз көне нинди кош беренче кайта?

Бала: Кара карга.

Тәрбияче:

Аннан соң нинди кошлар кайта?

Саврасов “Кара каргалар кайтты” рәсеме эленә, кыскача әңгәмә үткәрелә.

Тәрбияче: Татар халкы элек электән кара каргаларны көтеп алган, алар кайткач бәйрәм уздырган. Ул бәйрәм “Карга боткасы” дип атала. Кешеләр анда шигырҗләр сөйләгәннәр, җырлар җырлаганнар, төрле уеннар уйнаганнар, күңел ачканнар, ботка пешереп сыйланганнар.

Бала: Карга әйтә кар-кар,

Мичтә бәлеш бар-бар

Берсен генә алыр идем

Өйдә кунак бар-бар.

Бала: Карга әйтә кар-кар

Нәни чеби бар-бар,

Берсен генә алыр идем

Сакчылары бар-бар.

Тәрбияче:Балалар, кошлар безнең якка кайткач нишлиләр?

Бала: Оя коралар, бала чыгаралар.

Тәрбияче: Ә нинди кош оя ясамый, бала чыгармый?

Бала: Күке.

Бер бала М.Җәлилнең “Күке” шигырен сөйли. Кошлар турында белгән шигырьләрен  башка балалар да сөйләргә мөмкин.

Тәрбияче: Балалар, без күчмә кошлар турында күп сөйләштек, ә үзебездә кышлайчы кошларны онытканбыз бит. Сез аларны беләсезме?

Балалар: Беләбез: чыпчык, песнәк, саескан, ала карга, чәүкә, кызыл түш.

Тәрбияче: Әнә берсе тәрәзәгә кунган(чыпчык макеты).

Физ. Минутка.

“Чыпчык” уены                                                                               Ф.Яруллин

Тәрәзә каршына

(аяк очларына басып тәрәзәгә карыйлар)

Килгән бер чыпчык

(бармак белән төртеп күрсәтәләр)

Миңа кычкыра

(hәр бала үзенә күрсәтә)

Чык әле ди, чык!

(кул изәп чакыру)

Алдый ул, беләм,

(кул селкиләр)

Гел шулай итә

Йөгереп чыксам

(йөгерү хәрәкәте ясыйлар)

Оча да китә.

(очу хәрәкәтләре).

Тәрбияче: Ә сез кошлар турында җырлар да беләсез бит. Әйдәгез җырлыйбыз.

“Сыерчык”

Г.Лотфи сүзләре                              И.Шәмсетдинов көе

Тәрбияче: Балалар, ә кошлар безгә нинди файда китерәләр?

Балалар: Алар агачлардан бөҗәкләрне чүплиләр, матур итеп сйрыйлар.

Тәрбияче: Кошлар, табигать күренеше турында әйтемнәр, табашмакларны искә төшереп китик әле. Әйдә берничәсен әйтеп күрсәтегез.

Бала: Кояш чык, чык!

Болыт кач,кач!

Без уйнарбыз җылыткач.

Бала: Яңгыр яу,яу,яу!

Сине көтә җир,җир!

Безгә күмәч бир,бир!

Бала: Кара карга

Кардан бара

Канатларын кага кага.

Бала: Кошның да туган оясы бар.

Бала: Кош канаты белән

Кеше дусты белән көчле.

Бала: 1чыпчык, 2 чыпчык, 3 чыпчык

Очып чык.

Тәрбияче: Яз җиткәч, кошлар кайткач уйнарбыз дип матур уен өйрәнгән идек. Әйдәгез шуны уйнап алабыз.

“Яз килә” уены                   Татар халык көе.

Тәрбияче: Я балалар, карагыз,

Тышта, әнә, килә яз.

Балалар: Әйе,әйе, күрәбез,

Яз килгәнен беләбез.

Тәрбияче: Миңа якын килегез

Яз турында сөйләгз.

Балалар: Канат кагып ерактан

Кошлар кайтты көньяктан

Тамчы тама тып да тып

Булмый аны туктатып.

Зәңгәр күктә кояш балкый

“Тышка чык” дип безне алдый.

Тәрбияче: Балалар, шуның белән безнең дәресебез тәмам. Өйдә үзегез кошлар рәсемнәрен, пластилин, картоннан аларның макетларын ясап килегез. Мин ышанам, безнең бакчада тәрбияләнгән балалар туган ягыбыз табигатен сакларлар, яратырлар, кошлар оясын таратмаслар, аларга җимлекләр, оялар куярга онытмаслар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Семинар-практикум для воспитателей семейных групп по теме «Проведение тематических занятий воспитателями групп семейного воспитания.» Перспективный план развивающих занятий по лексическим темам.

Проблемы и задачи развития речи детей дошкольного возраста были актуальны всегда. Во все времена развитию речи детей уделялось большое внимание. Значение речи в становлении личности ребёнка настолько ...

Проведение интегральных занятий

Открытый урок для воспитателей районного методического объяденения советского района г. Казани Республики Татарстан.Подготовила и правила воспитатель первой квалификационной категории МАДОУ "Детский с...

Конспект проведения комплексного занятия «Грибной дождь», Конспект проведения комплексного занятия «Первы снег», Конспект проведения комплексного занятия «Снег идёт»и Физкультминутка«БУРАТИНО»

1. Проведения занятия, учить детей замечать изменения происходящие в природе.2. Проведения занятия, учить детей группировать предметы по цвету и форме.3. Проведения занятия, Развивать у детей целостно...

Конспект проведения музыкального занятия в разновозрастной группе. Тема занятия: «Подготовка к Новому году».

Конспект музыкально-ритмического занятия для детей раннего возраста. Подготовка к Новому году. Занятие показано на курсах усовершенствования педагогов....

В пособии даны методические рекомендации по проведению физкультурных занятий с детьми 5— 6 лет. Раскрывается структура занятий, подробно описана методика обучения основным видам движений и общеразвивающим упражнениям. Конспекты физкультурных занятий разра

В пособии даны методические рекомендации по проведению физкультурных занятий с детьми 5— 6 лет. Раскрывается структура занятий, подробно описана методика обучения основным видам движений и общер...

«Нетрадиционные формы проведения физкультурных занятий. Сюжетные физкультурные занятия.»

Сюжетные занятия позволяют формировать у детей правильное отношение к физкультурным занятиям, учитывая возрастные особенности детей. Такие занятия являются одной из организационных форм проведения зан...

Проведение Всероссийского урока « Эколята – молодые защитники природы» По теме «Живая и неживая природа» Проведение данных занятий способствует формированию экологической культуры дошкольников, расширяет их представления о живой и неживой природе, форм

Проведение данных занятий способствует формированию экологической культуры дошкольников, расширяет их представления о живой и неживой природе, формирует представление о необходимости бережного отношен...