Тылсымлы сүзләр
план-конспект занятия по развитию речи (младшая группа) по теме

Файзрахманова Лилия Камилевна

конспект занятия для первой младшей группы на татарском языке

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл zanyatie.docx14.67 КБ

Предварительный просмотр:

Тылсымлы сүзләр

 Сөйләм телен устерү буенча ачык шөгыль

Максат:

  • Балаларны өлкәннәр һәм бер-берсе белән исәнләшергә һәм саубуллашырга, рәхмәт әйтергә өйрәтүне дәвам итү.

  • Тылсымлы сүзләрне ачык һәм аңлаешлы итеп әйтүләренә ирешү.

-    Уенда катнашу теләге тудыру.

Сузлек өстендә эш: исәнмесез, рәхмәт, сау булыгыз.

Шәхси эш:  Нурислам, Раил. Сүзләрне дөрес итеп әйтергә өйрәтү.

Методик алым: күрсәтү, уен , шигырь сөйләү, мактау, әңгәмә.

Ярдәмлекләр: уенчык куян, ширма, магнитафон.

Кулланылган әдәбият:

“ Әхлак нигезе – матур гадәт” тәрбиячеләр өчен методик кулланма.

“ Гөлбакча” хрестоматия.

“ Бала бишеге – гомер ишеге”/ Яр Чаллы, “ Идел-йорт” нәшрияты, 2002.

  • Балалар, карагыз әле, безгә бүген кунаклар килгән. Әйдәгез бергәләшеп исәнләшик әле.
  • Исәнмесез.
  • Балалар, әйдәгез бергәләп  түгәрәккә басыйк әле.
  • Кулларны кулга куйык,
  • Изге уйларда булыйк.
  • Кояш нурын юлдаш итеп
  • Шатланышыйк, дуслашыйк
  •  ( кочаклашыйк)
  • Балалар, карагыз әле, безнең каршыда нинди матур өй тора. әйдәгез әле ишеген шакып карыйк.
  • Тук-тук. Бу матур өйдә кем яши?
  • Балалар, кешеләр бер-берсе белән очрашканда нәрсә диләр?
  •  Исәнмесез!
  • Исәнмесез  балалар. Мин куян .  Ә сез кемнәр буласыз?
  • ( балалар үзләренең исемнәрен әйтәләр, исәнләшеп чыгалар). Балалар, әйдәгез бездә куянның исемен сорыйк әле.
  • Б: синең исемең ничек?
  • К:минем исемем –Шаян.
  • Шаян, безнең Сафия бик матур шигырь белә, әйдә тыңлап кара әле.
  • Очрашканда кешеләр-
  • Олылар һәм кечеләр
  • Бер-берсен сәләмлиләр:
  • “Исәнмесез” диләр.
  • Ә бабамның сәламен
  • Ишетеп белә һәркем.
  • Сәлам бирә ул һәркөн:
  • Әссәләмегаләйкем!
  • Булдырдың, Сафия, рәхмәт.
  • Т:  әйдәгез, балалар, хәзер  Шаян белән бергәләп уен уйнап алыйк.

Уен музыка астында бара.

Ак куянкай утырган

Колакларын селкетә.

Менә шулай. Менә шулай

Колакларын селкетә.

Куян туңа башлагач

Аякларын җылыта.

Менә шулай, менә шулай

Аякларын җылыта.

Куян һаман да туңа

Сикергәли ул шуңа.

Менә шулай, менә шулай

Сикергәләп тә куя.

Кемдер аны куркытты,

Ул урмарга элдертте.

  • Булдырдыгыз балалар. Әйдәгез бергәләп Шаянның өе янына киләбез.
  • К: Балалар, минем өемдә серле кишер бар , мин аны сезгә бүләк итәм.
  • (Тәрбиячегә бирә) Балалар, әйдәгез әле бергәләп куянкайга рәхмәт әйтик.
  • Б: рәхмәт куянкай.
  • Раил нәрсә әйтәбез?
  • Рәхмәт.
  •  К: миңа сезнең белән бик күңелле. Тик мине өйдә әнием көтә. Миңа өйгә кайтырга кирәк. (китә башлый)
  • Т: Балалар, саубуллашканда нинди сүз әйтәбез. Кем әйтә?
  • Саубулыгыз.
  • Нәрсә диябез, Нурислам.
  • Сау бул дип әйтәләр.
  • Сау бул , Шаян.
  • Саубулыгыз, балалар.
  • ( Һәрбер бала куян белән аерым аерым саубуллаша)
  • Балалар, безгә куянкай кишер биргән иде, әйдәгез әле ул кишерне карыйк. Балалар, ул чыннанда серле икән, аның эчендә тәмле конфетлар бар. Ул конфетларны без кулларыбызны юып чыккач утырып ашарбыз


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект занятия по обучению татарскому языку в старшей группе Тема: “Тылсымлы кыш.”

Хочу вашему вниманию представить конспект, интегрированное занятие по обучению татарскому с элементами фольклора, нетрадиционного рисования.  В конспекте использованы такие методические приемы: вхожде...

"Тылсымлы инә."

Балаларнын иҗади уйлау, күзаллау сәләтен        баету,булган белемнәренә нигезләнеп яңа ситуацияләр куллану .Предметларнын характерлы сыйфатларын билгеләү,анал...

Тема: Тылсымлы светофор һәм юл билгеләре патшалыгына сәяхәт

Татар телендә зурлар группасы өчен юл йөрү кагыйдәләре буенча конспект....

Тылсымлы дөнья

Ата - аналар өчен ачык бәйрәм иртәсе...

"Тылсымлы урман аланы"

Максат: Балаларны урман, аланлык, анда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштыру.Җәнлекләр, кошлар, үсемлекләр турында белемнәрен киңәйтү. Алар арасындагы бәйләнешләрне балаларга аңлату, һәр нәрсәнең...

Тылсымлы тамчылар

Кичә - әңгәмә...