Тылсымлы тамчылар
материал по окружающему миру (старшая группа) по теме

Хамидуллина Минеясира Минахматовна

Кичә - әңгәмә

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tylsymly_tamchylar.docx16.64 КБ

Предварительный просмотр:

                   Тылсымлы тамчылар.

Суның сыйфатлары белән таныштыруга багышланган дәресне мин "Тылсымлы тамчылар" дип исемләдем. Аның максаты исә балаларга суның аңа хас булган билгеләре белән таныштырудан, үзенчәлекләрен күнегүләр белән күрсәтүдән, аларның сөйләм телен үстерүдән һәм табигатькә мәхәббәт тәрбияләүдән гыйбарәт иде.

-Балалар,    тыңлагыз,    сезгә    бер   табышмак әйтәм:

"Исе дә юк,төсе дә юк,

Аннан башка торып булмый"

Бу   нәрсә   икән?   Дөрес,   балалар,   бу   табышмак   су турында.   Ә   нигә   кирәк   соң   безгә   су?   Әйе,   чәй кайнатырга, аш пешерергә, юынырга, кер юарга. Сез су турында   шигырьләр,   җырлар   беләсезме   соң?   Яле, Әлфинә, безгә берәр белгән шигыреңне сөйләп күрсәт.

-Йомшак су,йөгерек су!

                                              Син мине чиста ю

Бер тап та калмасын,

                                              Битләрем аллансын,

                                              Кулларым агарсын,

                                              Тешләрем тазарсын,

                                              Авызым елмайсын,

                                              Колагым тыңласын,

                                              Йомшак су,йогерек су,

                                              һәммәсен чиста ю!

 -Рәхмәт сиңа, Әлфинә, бик матур шигырь

сөйләдең. Инде без дә син сөйләгән кебек бик чиста юынырбыз. Балалар, ә сез суны кайда күрәсез? Әйе, елгада, күлдә, гөрләвектә, чишмәдә, диңгездә.

Балалар, мин нәрсә эшлим? Шулай мин су чәчрәтәм. Карагыз әле, күрәсезме, су тамчылардан тора: бер тамчы, ике тамчы, өч тамчы, күп тамчылар. Ә тамчылар кайда була? Әйе, яңгыр да, кар бөртекләре дә су тамчыларыннан тора. Ә менә бу рәсемнәрдә нәрсә төшерелгән? Монда яңгыр ява, ә монысында кар бөртекләре. Бу тамчылар болытларда җыелалар да, анда күбәйгәч, авыр булгач, җиргә яңгыр, кар бөртекләре булып явалар.

Менә карагыз әле, мин сезгә кар алып кердем. Балалар, кар бөртекләре минем кулда нишли? Шулай, алар җылыда эриләр. Тотып карагыз әле, кар нинди салкын, ә бүлмәбез безнең җылы, кар эреп суга әйләнә.

Хәзер мин нәрсә эшлим, балалар? Шулай, мин чынаякка су салам. Ә елгада су нишли? Әйе, ага, ә чишмәдә нишли? Шулай, чылтырый. Тагын шуны әйтергә телим, бәлки, үзегез дә беләсездер: кыш көне су ката, елгалар боз белән каплана. Ә чишмәләр катмый, чөнки чишмәләрдә су җир астыннан чыгып тора. Әйдәгез әле, балалар, без дә сезнең белән чишмәгә барып, аның җырын тыңлыйк. (Магнитафон язмасында чишмә чылтыравы тыңлана.) Чишмәнең җырын тыңладык, инде үзебез дә чишмә турында җыр җырлыйк.

Без киләбез чишмәбезнең салкын суын эчәргә.

Эчкәндә үзеннән үзе баш иелә чишмәгә.

Әйдәгез әле без сезнең белән чишмәдән суны алыйк та, өстәлләр янына утырыйк. Сезнең өстәлләрдә сулы стаканна. Бер стаканны алып иснәп карагыз әле, суның исе бармы? Әйе, юк. Ә хәзер төсенең нинди икәнен әйтегез. Шулай, су төссез. Хәзер мин суны чәчәкле матур савытка салдым, су чәчкә формасын алды. Ә сезнең алдыгызда төрледән-төрле савытлар бар, шуларга суны салып карагыз. Айгөл, синең савытың нинди формада? Әйе. савытың кошны хәтерләтә. Ә синеке нинди, Рафиль? Әйе, әтәчкә охшаган. Динараныкы балык рәвешен алган. Балалар, суның үзенең формасы юк, нәрсәгә салсаң, шуның рәвешенә керә.

-Хәзер, балалар, без сезнең белән 1 стаканны үзебезнең яңга алабыз һәм аңа 1 кашык тоз салып болгатабыз. Инде кабып карагыз, су нинди булды? Әйе, тозлы. Ә тоз нәрсә эшләде? Шулай, эреп бетте. Икенче стаканга шикәр комы салып болгатыгыз, шикәр комы нишләде? Әйе, эреп бетте һәм су баллы булды. Хәзер өченче стаканга өстәлдәге буяуны салабыз, су нәрсә эшләде? Су төсен үзгәртте, ул ал төскә керде. Булдырдыгыз, балалар, бик әйбәт эшләдегез, хәзер ял итеп алый.

-Яныма килегез әле, мин сезгә әкият сөйлим. "Торган ди, булган ди бер әни-болыт (ул мин булырмын) һәм бик күп тамчылыры(ул, балалар, сез булырсыз).  Тылсымлы тамчылар бик шаяннар икән, аларның уйныйсылары, шаярасылары килгән. Әниләре аларны, яңгыр иттереп җиргә яудырган. Тылсымлы тамчылар яңгыр булып яуганнар, чәчәкләргә, уҗымнарга, үләннәргә тизрәк үсәргә булышканнар. Башта алар күлдәвек булып җыелганнар, аннары елгага агып киткәннәр, елгагадан диңгезгә ашыкканнар, бик озак уйнаганнар, шаярганнар, ахырдан әниләрен дә сагына башлаганнар һәм тылсымлы тамчылар, парга әйләнеп, яңадан әниләре янына кыйтканнар. "(музыка көенә хәрәкәтләр ясала).

Пәрдә артыннан "Исәнмесез, балалар! Мин сезгә кунакка кмлдем. Сез мине таныдыгызмы?" дигән сүзләр ишетелә.

Тәрбияче. Балалар! Безгә "Тамчы" кунакка килгән, нишләп соң ул пычрак?

Тамчы.        Мин-Тамчы,        минем        кебек

тамчылардан елгалар, күлләр диңгезләр хасил була. Балалар, беләсезме, кайбер җирләрдә елгаларны пычрыталар, пычрак сулар агызалар. Ә бит суларны пычратырга ярамый. Карагыз әле, мин сезгә суны ничек чистарканнарын күрсәтәм. (Су фильтырдан үткәрелә.) Суыбыз чистардымы?

Тәрбияче. Әйе шул, күрегез әле безнең тамчыны, ул да ниниди матурланган, чистарган.

Тамчы. Балалар, кабатлап әйтәм, суларны пычратмагыз, табигатьне саклагыз. Сез миңа бик ошадыгыз. Су турында җырлар, уеннар беләсезме соң?

Тәрбияче. Әйдәгез әле, балалар, чишмә буенда "Яулык салыш" уенын уйныйк. (Балалар белән уен оештырыла, аннары бер җыр башкарыла.)

Тамчы. Рәхмәт, балалар! Бик матур уйнадыгыз, җырладыгыз. Мин бит сезгә бүләк алып килдем. Менә сезгә самовар!

Тәрбияче. Рәхмәт сиңа, Тамчы. Әйдәгез, балалар, самоварны карыйк әле, суы бармы икән.Суы юк. Айгөл кызым, чишмәгә барып, су гына алып кайт инде, яме?

Безнең Айгөл суга бара,

Көянтәсе,чиләге.

Чиләгенә караганда

Үзе кура җиләге.

(Кызлар биюе башкарыла.)

Рәхмәт, кызым, менә самоварга салырга суыбызда да булды. Әйдәгез, хәзер бүлмәдә бергәләшеп чәй эчәбез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект занятия по обучению татарскому языку в старшей группе Тема: “Тылсымлы кыш.”

Хочу вашему вниманию представить конспект, интегрированное занятие по обучению татарскому с элементами фольклора, нетрадиционного рисования.  В конспекте использованы такие методические приемы: вхожде...

"Тылсымлы тамчылар"

Тема: "Тылсымлы тамчылар”Максат: балаларга суның, кар бөртегенең аларга хас булган билгеләре белән таныштырудан, үзенчәлекләрен, күнегүләр белән күрсәтүдән һәм табигатькә карата мәхәббәт хисләре тәрби...

Конспект занятия "Тылсымлы тамчылар"

Конспект занятия по позновательному развитию "Тылсымлы тамчылар"...

Гали Хуҗи «Тамчылар». Шигырь уку (Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары өчен сөйләм телен үстерү буенча эшчәнлек конспекты)

          Тема. Шигырь уку: Гали Хуҗи «Тамчылар»Г.Хуҗи иҗатына ихтирам, кызыксыну уяту.Туган ягыбызда була торган язгы табигать күренешләренә соклану хисләр...

"День знаний" в группе "Тамчылар"

В детских садах 1 сентября отмечают так же, как и в остальных общеобразовательных заведениях. Помимо всего прочего, школа и детский сад могут побороться за звание начала прививания детям знаний, ведь ...

Дополнительная общеобразовательная общеразвивающая программа по развитии коммуникативных качеств дошкольников через татарский фольклор «Тамчылар»

Цель кружка: Познакомить детей с самобытностью народной культуры. Приобщить к культуре татарского народа, его духовным и нравственным ценностям. Воспитывать интерес и любовь к музыкальному и устному т...