Конспект занятия "Тылсымлы тамчылар"
план-конспект занятия (подготовительная группа) на тему

Гатауллина Альфиря Ринатовна

Конспект занятия по позновательному развитию "Тылсымлы тамчылар"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tylsymly_tamchylar.docx42.88 КБ

Предварительный просмотр:

Конспект:  “Тылсымлы тамчылар”

Максат : Балаларның күзаллауларын, мөстәкыйль фикер йөртә белү сәләтен үстерү. Балаларның су турындагы белемнәрен ныгыту. Суның үзенчәлекле билгеләре белән таныштыруны дәвам итү. Суга карата сакчыл караш тәрбияләү.  Гади тәҗрибә һәм уеннар аша балаларның су үзенчәлекләре турындагы белемнәрен тирәнәйтү. Эксперименталь тикшерү эшчәнлегенә кызыксыну уяту.

Сүзлек өстендә эш: үтә күренмәле, иссез, төссез.

Күрсәтмә материал: глобус, төрле сулыклар сурәтләнгән рәсемнәр, су тавышлары яздырылган аудиоязма, сандык, болыт рәсеме.

Тарату материалы: һәр балага 2 шәр сулы стаканнар, калаклар, ком.

Алдан үткәрелгәнэш: суда яшәүче җан ияләре, су үсемлекләре турында әңгәмә кору.

 Шөгыль төзелеше.

1. Кереш өлеше.

Табышмак әйтү.

2. Төп өлеш.

1) Су турында әңгәмә.

2) Глобусны карау.

3) “Нинди тавыш?” уенын уйнау.

4) Аудиоязма тыңлау.

6) Тәҗрибә үткәрү.

3. Йомгаклау өлеше.

 Балалар тезелеп урындыкларга утыралар. Килгән кунаклар белән исәнләшәләр.

Диңгездә йөзә балык,

Сикерә, чума, чыга калкып

Бер балык, йөз балык

Артыннан йөзәм  талып.

Т. Балалар, карагыз әле нинди сандык.  Анда нәрсә барын карыйсыгыз киләме?

Б. Әйе.

Т. Күрәсегез киләме, ачыйкмы сандыкны?

Б. Ачыйк.

Т. Әйдәгез карыйбыз, нәрсә бар икән анда? (сандыктан болыт чыгара).

Нәрсә соң бу балалар?

Б. Яңгыр, болыт

Т. Дөрес. Бу болыт, ә ул гади болыт түгел, ул безгә табышмак алып килгән.

Күзләрегезне йомыгыз да тыңлагыз.

  1.Булмаган җире сирәк, үзе һәрвакыт кирәк.(Су)

Афәрин, табышмакның җавабын  белдегез. Ә менә бу тылсымлы тамчылар сезнең белән уйнарга, бик күп кызыклы нәрсәләр сөйләргә килделәр.  Иң аралашучан балалар  бу тамчыларны кисеп шушы савытка салырга тиеш була, сөйләштекме?

Б. Әйе.

Т. Менә беренче тамчы. Ул нәрсә турында сөйләр икән безгә? (бер бала янына килеп тамчыны кистерә)

Беренче тамчы -  сакчыл тамчы икән әле ул.

Ул безгә менә нәрсә алып килгән. Нәрсә бу балалар?

Б. Глобус

Т. Ә нәрсә ул глобус? (бер баладан сорый)

Б. Глобус ул җир шарының моделе

Т. Әйе, җир шарының моделе, тик ул бик күпкә кечерәйтелгән формада.

Балалар , карагыз әле нинди генә төсләр юк бу глобуста сез ничек уйлыйсыз, зәңгәрсу һәм  зәңгәр төсләр белән нәрсә билгеләнгән?

Б. Елгалар, диңгезләр.

Т. Бик дөрес. Бер сүз белән әйткәндә –су. Тагын нинди төсләр күрәсез?

Б. Сары, яшел, коңгырт.

Т. Болар барысы бергә ничек дип атала инде, балалар?

Б.  Коры җирләр

Т. Бик дөрес. Галимнәр әйтүенчә,  җирнең дүрттән бер өлеше коры җирдән тора, ә калганнары судан. Мин сезгә аны  шуны алма ярдәмендә күрсәтәм. Сезгә кызыкмы? Килегез монда карагыз.Алманы дүрт тигез  өлешкә бүләм.

Балалар, кем миңа алманың дүрттән бер өлешен күрсәтә? (бер бала янына килә). Бер бала алманың  бер өлешен алып күрсәтә.

Т. Менә бу, балалар,  коры җир инде, ә калган өч кисәге - су. Карагыз әле балалар җир йөзендә нәрсә күбрәк булды инде?

Б. Су.

Т.Әйтегез әле без эчә торган су нинди ул?

Б. Төссез, иссез, сыек, үтә күренмәле.

Т. Ә  тәме нинди?  

Б. Төче.

Т. Диңгез суларының  тәме  нинди?

Б.Тозлы.

Т. Ә без эчә торган тозсыз, төче  су,  алай ук күп түгел, шуңа аны сакларга кирәк.

Т. Икенче тамчыны кисәбезме инде балалар?

Б. Әйе.

Икенче тамчы –укымышлы тамчы (ученая капелька) дип атала. Бу тамчы суның нинди юллар белән безгә килүе хакында  сөйли.

Балалар су елгалардан, чишмәләрдән  трубалар аша безнең өйләребезгә килә. Ә безгә  су ни өчен кирәк?

Б.Су коенабыз, гөлләргә су сибәбез, су эчәбез, кул юарга, теш чистартырга, хайваннарга эчү өчен кирәк, кеше  су эчмәсә яши алмый.

Т. Карагыз әле балалар, без суны шул кадәр күп кулланабыз, әйеме? Ә ничек бетми соң ул?

Б. (Җаваплары ) яңгырява

Т. Кояш диңгез, елга, күл өстен җылыта һәм аларның суы парга әйләнә. Яңгыр булып ява.Әйдәгез әле без дә сезнең белән кечкенә генә күзәтү уздырабыз. (термосны ача) Су парга әйләнеп кая китә?

Б. Өскә

Т.Дөрес, югарыда һава  температурасы җиргә караганда  күпкә түбәнрәк шуңа пар  өскә күтәрелә, күрәсезме?( Кайнар су өстенә көзге куя). Сезнең парның тамчыларга әйләнгәнен күрәсегез киләме? Килегез карыйбыз. Карагыз әле, балалар, пар нәрсәгә әверелде?

Б. Тамчыга әверелде.

Пар югары күтәрелә һәм шунда суына, куера да вак тамчылар барлыкка килә.

Т. Көзгене әскә күтәргәч пар суына, ул нәрсәгә әйләнә?

Б. Суга, тамчыларга

Т. Дөрес,  тамчыларга. Тамчылар өскә күтәрелә, суына да болытка әйләнә һәм болыттан нәрсә барлыкка килә?

Б. Яңгыр

Т. Тамчылар җиргә төшә дә елга һәм күлләргә кушыла. шулай итеп су үзенең юлын таба. Тагын кояш җылыта да өскә күтәрелә. Суның бу хәләте- табигатьтә суның әйләнеше дип атала. Әйдәгез  бергә кабатлыйбыз- табигатьтә суның әйләнеше. Афәрин, балалар, бу биремне дә уңышлы үтәдегез.

Өченче тамчыны да кисәргә вакыт җитте. (Бер балага кайчы биреп кисә).

Өченче тамчы- яңгыравык (звучащая) тамчы .

Әйдәгез барыбыз да урыннардан торабыз һәм тезләнеп утырабыз.

Яңгыр, елга, океан тавышлары тыңланыла, тәрбияче су тавышы турында  асөйли.

Балалар урыннарына утыралар, тәрбияче болытны алып дүртенче тамчыны кисергә куша.

Дүртенче тамчы- эшчән тамчы дип атала.

Су яшәү чыганагы гына түгел,  бик киң юл да әле ул. Бу иркен юлдан, корабльләр, йөк һәм пассажир теплоходларлары, көймәләр йөри. Алар авыр йөкләр һәм кешеләр ташый. Шулай ук суларда бик күп балыклар яши, димәк су әле безне ашата да икән.

Бишенче тамчыны кисәләр. Ул – уйнаткыч дип атала.

Уен. Балалар әйдәгез мин әни болыт. Ә сез кечкенә тамчыларым буласыз, килештекме? Барыбыз да кулларны тотыштык.

Тиз-тиз атлап барабыз,

Күңелле елмаябыз.

Кулларны күтәрәбез,

Кояшка сузылабыз.

Тагын аска иелеп.

Гөлләргә су сибәбез

Ямьле, гүзәл җиребезне

Су белән сугарабыз.

Хәзер торып басабыз

Без күңелле тамчылар

Әни болыт каршы ал.

Т. Калган тамчыны кисәбезме?

Б. Әйе.

Бу тамчы –чисталык яратучы дип атала. Су елга һәм күлләрдән зур –зур трубаларга килә, ә ул супычрак. Безгә краннан су килә ул нинди?

Б. Чиста, эчә торган.

Су чиста булсын өчен аңа менә шундый су чистарткычлардан үтәргә туры килә.

Ә менә монысын өйләрдә кулланабыз. Монысы раковина астына куела, шундый су чистарткычлар өйләрегездә бармы?

Балалар ә сезнең суны  чистартасыгыз киләме соң?

Б. Килә.

Өстәл буена киләләр, һәр бала алдында сулы стаканнар тора. Тәрбияче бер стаканны ала да, балалар,  монда нәрсә дип сорый.

Б. Су диләр

Т. Ә ул нинди?

Б. Чиста, үтә кәренмәле

Кашыклар  алып ком бутыйлар. Ә су чистарткыч урынына без  гади чүпрәк кулланабыз.

Т. Бутадыгызмы? Ул нинди булды?

Б. Пычрак, болганчык

Т. Ә хәзер шуны сөзәбез. Чүпрәктә нәрсә калды? Сөзелгән стаканның суын карыйлар. Урыннарына утыралар.

Графиннан тәрбияче чиста сукүрсәтә.  Балалар, карагыз әле ә менә монысы без эчә торган чиста су. Кемнең эчәсе килә бу суны? Урындыкларына утырып су эчәләр.

Т. (Түгәрәккә басып)  балалар, сезгә бүгенге сәяхәтебез ошадымы? Ә нәрсә белдегез соң сез?

Б. Суны пычратырга ярамый, бер кирәкмәгәнгә әрәм итмәскә, чүпрәк аша да суны чистартып була, кешеләр, хайваннар, балыклар  сусыз яши алмый, чәчәкләр, гөлләр дә сусыз үсә алмый.

Т. Бик дөрес, балалар,  ә хәзер әйдәгез әле тагын сандык янына барыйк, төбендә берәр нәрсә калмады микән? (барып карыйлар)

Балалар, монда тагын нәрсәдер бар, яле алып карыйк әле. Тәрбияче пакет белән әйбер???? чыгара . Менә , балалар,???? монысын мин сезгә бүләк итәм. Тарата. Ә хәзер әйдәгез, балалар, үзебезнең бакчабызга кайтыйк инде. Китәләр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тылсымлы тамчылар

Кичә - әңгәмә...

"Тылсымлы тамчылар"

Тема: "Тылсымлы тамчылар”Максат: балаларга суның, кар бөртегенең аларга хас булган билгеләре белән таныштырудан, үзенчәлекләрен, күнегүләр белән күрсәтүдән һәм табигатькә карата мәхәббәт хисләре тәрби...

Гали Хуҗи «Тамчылар». Шигырь уку (Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары өчен сөйләм телен үстерү буенча эшчәнлек конспекты)

          Тема. Шигырь уку: Гали Хуҗи «Тамчылар»Г.Хуҗи иҗатына ихтирам, кызыксыну уяту.Туган ягыбызда була торган язгы табигать күренешләренә соклану хисләр...

1. Конспект по рисованию 2. Конспект по конструированию 3. Конспект по математике. 4. Конспект по окружающему миру.

Тема1. Рисование "Осенний пейзаж. Дождь" (05.10.2021)2. Окружающий мир «Такие разные, такие важные ». бытовые предметы и техника. Их значение в жизни человека. (11...

"День знаний" в группе "Тамчылар"

В детских садах 1 сентября отмечают так же, как и в остальных общеобразовательных заведениях. Помимо всего прочего, школа и детский сад могут побороться за звание начала прививания детям знаний, ведь ...

Дополнительная общеобразовательная общеразвивающая программа по развитии коммуникативных качеств дошкольников через татарский фольклор «Тамчылар»

Цель кружка: Познакомить детей с самобытностью народной культуры. Приобщить к культуре татарского народа, его духовным и нравственным ценностям. Воспитывать интерес и любовь к музыкальному и устному т...