"Тылсымлы тамчылар"
план-конспект занятия по окружающему миру на тему

Залялова Эльвира Рустямовна

Тема: "Тылсымлы тамчылар”

Максат: балаларга суның, кар бөртегенең аларга хас булган билгеләре белән таныштырудан, үзенчәлекләрен, күнегүләр белән күрсәтүдән һәм табигатькә карата мәхәббәт хисләре тәрбияләүдән гыйбарәт.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tylsymly_tamchylar.docx18.32 КБ

Предварительный просмотр:

Тылсымлы тамчылар

Залялова Эльвира Рөстәм кызы

Түбән Кама шәһәре 64 нче балалар бакчасы

Тема:“Тылсымлы тамчылар”

Максат: балаларга суның, кар бөртегенең аларга хас булган билгеләре белән таныштырудан, үзенчәлекләрен, күнегүләр белән күрсәтүдән һәм табигатькә карата мәхәббәт хисләре тәрбияләүдән гыйбарәт.

Бурычлар:

  1. Тәрбияви бурыч: балаларда суга карата игътибарлыкларын арттыру, эзләнү эшчәнлеге белән шөгыльләнеп нәтиҗәләр чыгарырга, табигать матурлыгына соклана белү хисләре тәрбияләү.
  2. Үстерү бурычы: ихтияр хәтерләрен, логик фикерләүләрен, бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү.
  3. Белем бирү бурычы: балаларның су, кар бөртекләре турында белемнәрен баету.

Белем бирү өлкәсе: танып-белү.

Интеграль белем бирү өлкәсе:  аралашу, музыка, социальләштерү, сәламәтлек, матур әдәбият.

Методик алымнар һәм чаралар: күзәтү, табышмак чишү, әңгәмә, сорауларга җавап.

Сүзлек өстендә эш: кар бөртеге, эри, салкын.

Җиһазлау: уен-персонажлары-Тамчы, болыт маскасы, тамчылар маскалары, формалы савытлар.

Алдан үткәрелгән эш: болытларны, карны, бозны күзәтү.

Эшчәнлек төзелеше.

  1. Оештыру моменты:

-исәнләшү

-табышмак әйтү

  1. Күзәтү
  2. Әкият сөйләү
  3. Йомгаклау өлеше

Эшчәнлек барышы:

Оештыру моменты.

 Шигырь юллары белән исәнләшү.

Хәерле иртә, агачлар,

Хәерле иртә кошлар!

Хәерле иртә табигать,

Хәерле иртә, дуслар!

- Балалар, тыңлагыз, сезгә бер табышмак әйтәм: “Исе дә юк, төсе дә юк, аннан башка торып булмый”.

Дөрес, балалар, бу табышмак су турында.

Тәрбияче балалар белән су һәм аның тормыштагы әһәмияте турында әңгәмә үткәрә. Әңгәмә өчен сораулар: Без су турында ниләр беләбез? Ул нинди? Кемгә кирәк? Су үсемлекләргә ни өчен кирәк? Хайваннарга су кирәкме? Кешегә су кирәкме?

Тәрбияче җавапларны тулыландыра, әңгәмәгә йомгак ясый.

- Су бөтен тереклек ияләренә, үсемлекләргә дә, хайваннарга да, кешеләргә дә кирәк. Кешеләр суны юыну, кер юу, үсемлекләргә сибү өчен кулланалар. Ә эчәр өчен чиста су гына кулланыла. Аны коедан, суүткәргечтән алалар.

- Балалар, мин нәрсә эшлим? Шулай, мин су чәчрәтәм. Карагыз әле, күрәсезме су тамчылардан тора: бер тамчы, ике тамчы, өч тамчы, күп тамчылар. Ә тамчылар кайда була?

-Яңгырда.

- Әйе, яңгырда, кар бөртекләре дә су тамчыларыннан тора. Тамчылар болытларда җыелаларда, анда күбәйгәч, авыр булгач, җиргә яңгыр, кар бөртекләре булып явалар.

Менә карагыз эле, мин сезгә кар бөртекләре алып кердем. Балалар кар бөртекләре минем кулда нишли?

-Эриләр.

(тактага бу үзенчәлек турында символ эленә)

- Шулай, алар җылыда эриләр. Тотып карагыз эле, кар нинди салкын, ә бүлмәбез  безнең җылы, кар эреп суга әйләнә.

Балаларның алларында формалы савытларда сулар.

- Балалар, суларыгызны иснәп карагыз әле, суның исе бармы?

-Юк.

(тактага бу үзенчәлек турында символ эленә)

-Ә хәзер төсенең нинди икәнен әйтегез.

-  Суның төсе юк.

(тактага бу үзенчәлек турында символ эленә)

- Әйе, исе дә, төсе дә юк. Миндә су чәчәк формасында. Диләрә синдә нинди формада су?

-Ай формасында.

- Вахит синдә нинди?

-Әтәчкә охшаган.

-Балалар, суның үзенең формасы юк, нәрсәгә салсаң, шуның рәвешенә керә.

Нәтиҗә: су-ул сыеклык. Аны сакларга, түгәргә була. Су – төссез. Суның тәме юк.

Физкультминутка хәрәкәтләр белән.

  • Йомшак су, йогерек су!

Син мине чиста ю!

Бер тапта калмасын.

Битләрем аллансын,

Кулларым агарсын,

Тешләрем тазарсын,

Авызым елмайсын,

Колагым тыңласын.

Йомшак су, йөгерек су,

Һәммәсен чиста ю!

-Яныма килегез әле, мин сезгә бер  әкият сөйлим.

“Торган ди бер әни-болыт (тәрбияче) һәм бик күп тамчылары (балалар). Тылсымлы тамчылар бик шаяннар икән, аларның уйныйсылары, шаярасылары килгән. Әниләре аларны, яңгыр иттереп җиргә яудырган. Тылсымлы тамчылар яңгыр булып яуганнар, чәчәкләргә, үләннәргә тизрәк үсәргә булышканнар. Башта алар күләвек булып җыелганнар, аннары елгага агып киткәннәр, елгадан диңгезгә ашыкканнар, бик озак уйнаганнар, ахырдан әниләрен дә сагын башлаганнар һәм тылсымлы тамчылар, парга әйләнеп, яңадан әниләре янына кайтканнар” (музыка көенә хәрәкәтләр ясала).

Ишектән Тамчы керә.

- Исәнмесез, балалар! Мин сезгә кунакка килдем. Сез мине таныдыгызмы?

Балалар, тәрбияче ярдәме белән җавап бирәләр.

- Мин-тамчы, минем кебек тамчылардан елгалар, күлләр барлыкка килә.

- Балалар, безгә Тамчы кунакка килгән, нишләп соң ул пычрак? Ничек уйлыйсыз?

- Кешеләр пычраткан, завод-фабрикалар пычрак су агызганнар, чүпләрне ташлаганнар.

-Әйе, ә бит суларны пычратырга ярамый.

- Табигатьне сакларга, суларны пычратмаска кирәк. Чиста су – бик кыйммәтле. Аны урынлы файдаланырга кирәк.

- Рәхмәт, балалар! Сез миңа бик ошадыгыз. Мин сезгә бүләк алып килдем. Менә сезгә самовар.

- Рәхмәт сиңа, Тамчы. Әйдәгез балалар, самоварны карыйк әле, суы бармы  икән?

- Суы юк.

-Самоварга суны бары тик чишмәдән генә салалар. Безнең организм өчен ул бик файдалы.

Йомгаклау өлеше.

-Балалар, без бүген су, кар бөртеге үзенчәлекләре белән таныштык. Нәтиҗә: су-ул сыеклык. Аны сакларга, түгәргә була. Су – төссез. Суның тәме юк.

Чишмә агышы музыкасы астында шөгыль тәмамлана.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект занятия по обучению татарскому языку в старшей группе Тема: “Тылсымлы кыш.”

Хочу вашему вниманию представить конспект, интегрированное занятие по обучению татарскому с элементами фольклора, нетрадиционного рисования.  В конспекте использованы такие методические приемы: вхожде...

Тылсымлы тамчылар

Кичә - әңгәмә...

Конспект занятия "Тылсымлы тамчылар"

Конспект занятия по позновательному развитию "Тылсымлы тамчылар"...

Гали Хуҗи «Тамчылар». Шигырь уку (Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары өчен сөйләм телен үстерү буенча эшчәнлек конспекты)

          Тема. Шигырь уку: Гали Хуҗи «Тамчылар»Г.Хуҗи иҗатына ихтирам, кызыксыну уяту.Туган ягыбызда була торган язгы табигать күренешләренә соклану хисләр...

"День знаний" в группе "Тамчылар"

В детских садах 1 сентября отмечают так же, как и в остальных общеобразовательных заведениях. Помимо всего прочего, школа и детский сад могут побороться за звание начала прививания детям знаний, ведь ...

Дополнительная общеобразовательная общеразвивающая программа по развитии коммуникативных качеств дошкольников через татарский фольклор «Тамчылар»

Цель кружка: Познакомить детей с самобытностью народной культуры. Приобщить к культуре татарского народа, его духовным и нравственным ценностям. Воспитывать интерес и любовь к музыкальному и устному т...