Көз бәйрәме
материал по развитию речи (средняя группа) на тему

Галимова Рима Николаевна

Уртанчылар төркеме балалары белән уздырылган бәйрәм иртәсе программасын тәкъдим итәм. Файдасы тисә, бик шат булырмын. Эшегездә уңышлар телим!

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon koz_byrme.doc46.5 КБ

Предварительный просмотр:

Көз бәйрәме

 

Максат:

1.Туган җиребезгә мәхәббәт, игенче хезмәтенә хөрмәт, халкыбызның милли йолаларына ихтирам тәрбияләү;

2. Балаларда җыр – биюләр аша көзге табигатькә карата ярату хисләре тәрбияләү;

3. Балаларның иҗади сәләтләрен, сөйләм телләрен үстерү.

Зал төсле яфраклар белән бәйрәмчә бизәлгән. Салмак көй астында алып баручы белән балалар залга узалалар.

Тәрбияче:Исәнмесез, хәерле көн, хөрмәтле балалар, әти-әниләр! Балалар, без бүген сезнең белән ел да үтә торган көзге бәйрәмгә җыелдык. Сүзне уртанчылар төркеме балаларына бирик

Дарина:Ни  арада  җәй  үтте,

Матур   көз  килеп  җитте.

Шатлык  тулы  бу  бәйрәмне

Балалар  күптән  көтте.

Гомәр: Бүген  бездә  матур  бәйрәм,

Бүген  бездә  көзге  бал.

Бүген  көзге  байлык  белән

Бизәлгән  безнең  зал.

Илназ:Җиргә  яфрак  коелган,

Сап-сары  келәм  булган.

Яфракларны  без  җыярбыз,

Букет ясап  куярбыз.

Самир:Көз  көннәре  килеп  җитте,

Хушлашабыз  җәй  белән.

Бөтен  җиргә  яфраклардан

Алтын  келәм  җәелгән.

 Җыр: “Яфраклар бәйрәме”Л.Лерон сүз, Р.Еникеева муз

Риназ:Көз килде,

Уңыш булды.

Көзге муллык

Безгә дә килде.

Наил:Киң  болыннарда,

Урман, кырларда

Агачлар, гөлләр.

Кибеп   сулдылар.

 -Балалар, көзге муллыкның  ни икәнен сез беләсездер инде. Басулардан җыеп алынган иген, бакчалардан җыелган яшелчә, җиләк-җимеш ул. Ә аларның безнең өчен файдасы бик зур.

 Данияр:Көз көннәре бик күңелле,

Бик күп җимешләр пешә.

Помидор, карбыз өлгерә,

Алмалар өзелеп төшә.

 Тәрбияче: Балалар, тыңлагыз әле, мин сезгә бер мәкаль әйтәм, азагын сез әйтеп бетерегез.

 Язның  байлыгы – кояш,

Көзнең байлыгы – нәрсә? (уңыш.)

Дөрес, балалар, көз – муллык чоры.Безнең иң зур уңышыбыз нәрсә? (Икмәк)

Гөляз:Көзнең  иң  олы  бүләге -

Икмәк  тора  табында.

Тормышыбыз   ямьле  булыр,

Икмәк  булган  чагында.

Инсаф:Кояшның җылы  нурларын,

Җир  җылысын  саклап  үзендә,

Күкрәкләргә  терәп  кисәр  икмәк

Һәр  табынның  тора  түрендә.

Алмаз:Ипи  басуда  үсә,

Аннан  амбарга  күчә.

Аннары  мичтә  пешә,

Кызарып  мичтән  төшә.

Хәйдәр:Сары  төс  ул  була  күпләп -

Алтын  бөртек  төсе  ул.

Бөртек – тәмле  икмәк,

Икмәк – җирнең  көче  ул.

Илвина: Икмәк – игенченең  җан  җылысы,

Җир-анага  кадер-хөрмәте.

Һәр кешенең яраткан ризыгы ул,

Шуңа  кадерлибез   икмәкне.

 Ландыш-Җил:  Мин җил! Сезнең янга очып кына килеп җиттем! Әйдәгез, дускайларым – яфраклар биергә, биергә, биергә! Бүген яфракларның  бәйрәме! Әйдәгез, күңеллерәк, җиңелерәк, югарыга, өскәрәк! Әй, сез алтын-сары, кызыл, яшел көз бизәкләре, биеп калыгыз,

  “ Яфраклар биюе”

Тәрбияче: Рәхмәт, җил дускай!!  Балалар, күрегез әле!  Көз безгә кунакка килә! Кул чабып  каршы  алыйк! Көз – чып-чын табигатьнең гүзәл патшабикәсе! Ул яфракларны төрле төсләргә буяп дөньяны бизәде. Нинди матур урманнар, кырлар!

(Көз биеп керә)

Диана-Көз: Исәнмесез, минем кадерлеләрем!  Бүген – бәйрәм! Сез әзерме? Мин бәйрәмгә үземнең сеңлем – җәйгә чакыру җибәрдем. Ә кунакны шәп итеп каршы алырга кирәк! Җырлар, биюләр, шигырләр әзерме?

Рамазан: Көз килде дә тирә-юнне

Сары төскә буяды

Яшелгә буяр иде дә

Юктыр аның буявы

Ранил:Килә  шаулы, алтын  матур  көзем,

Яфрак оча,   көзге  җил исә.

Табигате  бигрәк  сокландыргыч!

Зарыгып көткән көз килә!

Илнур:Көз – сылу  килгән  ерактан.

Нәрсә  генә  алмаган!

Нинди  бүләк кирәклеген

Әйтмәсәң  дә  аңлаган.

Азалия:Көз  килде.

Үләннәр саргайды, шиңде.

Сап-сары  яфраклар

Җиргә  сибелде.

Әнвәр:Бик  күңелле  урамда-

Алтын-сары  бар  дөнья,

Җил  яфраклар  биетә,

Көз  шатлана, туй  итә.

Камил:Күңелләргә  якты  нур  өләшеп,

Шатлык  өстәп  һәрбер  йөрәккә,

Үз  муллыгы  белән  көзләр  килә,

Йомгак  ясап  җәйге  хезмәткә.

 

( Шул вакыт Ренат-Болыт чыга – ул көзне кысрыклый, балаларга лейкадан  яңгыр сибә.)

Ренат-Болыт:Менә хәзер бәйрәм итеп карагыз әле! Мин сезне чылатып бетерәм! Ха-ха-ха! Бәйрәм имеш, Көз килә, имеш! Килми генә торсын әле!! Юк сезгә бәйрәм! Мине чакырмаган булып!

Диана-Көз: Тукта, тукта, болыт! Без бит дус идек әле! Бозма инде бәйрәмне! Балаларның кәефләрен төшермә! Үтенәм синнән!  Бүген җил яфракларга бию өйрәтә. Соңгы биюләре, юешләнгәч алар бии алмыйлар. Әй, дустым, җил! Син кайларда?  

Ренат-Болыт: Мин җилдән курыкмыйм, мин инде мендәр хәтле, менә хәзер өй хәтле булам, үсәм, үсәм, үсәм…

 Җил керә болытны куа- балалар да булышалар –өрәләр, болыт урынына барып утыра.)

Фанфаралар. Җәй керә. Көз белән” Менуэт” башкаралар, балалар тирәли җитәкләшеп әйләнеп чыгалар, уртада туктап калалар.

Диана-Көз: Исәнме – саумы, кадерле кунагым! Рәхим ит! Без синең белән бер ел күрешмәдек бит.

Руфина-Җәй: Исәнме, көз! Син табигатьне миннән кабул итеп ал! Мина ял итәргә вакыт, җылы якларга китәм. Анда җәй булачак, ә бездә кыш, бездә көз – анда яз!

Диана-Көз Рәхмәт сиңа, Җәй!

Руфина-Җәй: Мин  синең матур  бизәкләреңне  күреп каласым килә!  Мин сине бик яратам!

 Ярар, көз туганым, мин сиңа ышанып тапшырып китәм  Актанышны! Сине күрдем, нинди икәнлегеңне күрдем! Бик ошадың син миңа! Син бик уңган, булган һәм чибәр! Бар эшкә дә кулың ятып тора. Мин китәм инде.Сау булыгыз, дусларым!

Диана-Көз: Тукта, тукта, җәй! Без җил белән сине озата барабыз! Без синең белән тиз генә аерыла алмыйбыз бит.

 (Җил белән Көз Руфинаны уртага алып урынына утырталар)

Җыр: “Кояшлы ил”

Берничә бала(Алмаз, Әнвәр, Самир, Данияр, Рамазан) кош маскалары кигәннәр бәйрәм уртасына очып чыгалар һәм җим чүплиләр

Карачкы-Мөхәммәт керә. Кошлар куркып очып китәләр, урыннарына утыралар

Тәрбияче : Исәнмесез! Сез кем буласыз? Үзегез бик таныш та кебек, таныш түгел дә …

Карачкы-Мөхәммәт: Минем исемем Карачкы була. Туган җирем – яшелчә бакчасы. Минем киемемә гаҗәпләнмәгез, каргаларны куркытыр өчен шулай киенәм мин. Миңа бабайлардан калган кәчтүм, әбиләрдән калган халалатларны бүләк итәләр.  шулай киенеп мин бакчада сакта торам! Мин булган бакчага бер карга да чыпчык та килми. Мин сезгә бәйрәмгә табышмаклар алып килдем. Кесәмнән алып укыгыз әле

Табышмаклар

 1. Алсу битле кыз үсте, Кызарып җиргә төште(Алма)

2. Җир  астында җиз бүкән,

Һәркөн ашыйсың, иркәм. (Бәрәңге)

3. Катлы-катлы тунлы, тәбәнәк кенә буйлы (кәбестә)

4.Йодрык-йодрык булып үсә, алма кебек кызарып пешә,үзе бик матур, аны    кем әйтер (помидор)

5.Ул җир астына төшкән,кып-кызыл булып пешкән

    Ашка тәм һәм төс бирер, аны кем белер?(чөгендер)

 Тәрбияче : Рәхмәт сиңа, карачкы. Без сиңа шундый шәп табышмаклар һәм бакчадагы яшелчәләрне саклап торуың өчен.

-Балалар, бәйрәмебез ахырына якынлашты. Көз айлары сезгә шатлык куанычлар, сәламәтлек алып килсен, җәй буе тырышып үстергән җиләк-җимеш, яшелчәләрне ашап, витамин җыеп зур үсәргә язсын!

 Җыр: “Көз килә” А.Минһаҗев сүзләре, Р.Сәрвәров көе

Тәрбияче: Игътибарыгыз өчен рәхмәт! Уртанчылар төркеме балаларына да рәхмәт!