Конспект НОД на татарском языке
план-конспект занятия по развитию речи (младшая группа) на тему

Гатаулина Эльвира Нурутдиновна

Икенче кечкенәләр төркеме өчен эшчәнлек конспекты " Песинең дуслары"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл zanyatie.docx18.55 КБ

Предварительный просмотр:

“ Тиктормаслар” 113 нче балаларның танып- белү сөйләм үсешен өстенлекле гамәлгә ашыручы

гомүмүстерелешле балалар бакчасы” муниципаль автоном мәктәпкәчә белем бирү

учреждениясе

Икенче кечкенәләр төркеме өчен эшчәнлек :

«Песинең дуслары»

                                                                          Әзерләде : “ Тиктормаслар” 113 нче балалар

                                                                          бакчасының татар теле тәрбиячесе

                                                                          Гатаулина Эльвира Нуретдин кызы

Яр Чаллы 2015

  Программа эчтәлеге: сүзлек хәзинәсен баету, балаларны уенчыкларны бер-берсеннән аерырга өйрәтү, аларның исемнәрен ныгыту. Уенчыкларның аермалы һәм охшаш якларын табарга өйрәтү, сүзлек өстендә эш алып бару.

Тәрбияви бурыч: уенчыкларга сакчыл караш тәрбияләү.

Метод һәм алымнар: күзәтү методы, сораулар, аңлату-кабатлау, төзәтеп әйтеп җибәрү, чагыштыру, анализ ясау, бәя бирү, матур әдәбият, уен алымы.

Җиһазлау:курчак, туп, песи, эт, куян, матур әдәбият, хәрәкәтле уен.

Сүзлек өстендә эш:сикер,матур,йомшак.

Шөгыль барышы.

–         Исәнмесез, балалар, дөрес итеп утырдык. (песи тавышы ишетелә тәрбияче ишек артыннан алып керә.) Анда песи.

Песи турында җыр:

Бар минем пескәем,

Бик акыллы дускаем.

Ап-ак йонлы күлмәге

Бизи безнең бүлмәне.

Балалар, безгә бүген песи үзенең уенчыкларын алып килде. Әйдәгез әле карыйк.

–         Нәрсәләр бар икән анда, карыйбызмы?

–         Балалар, безнең машинага утырып килгән кунакларыбыз да бар, болар нәрсәләр? (Уенчыклар) Әйдәгез санап чыгыйк әле (атамаларын әйттерү: эт, песи, куян, туп)

 (Балалар уенчыкларның исемнәрен кычкырып әйтәләр һәм тәрбияче өстәлгә алып куя). Сораулар: Бу нәрсә?Туп – хор белән әйттерергә. Һәр баладан сорарга. Әйдәгез туп турында җыр җырлыйбыз.

Туп ,туп

Матур туп.

Сикер,сикер

Матур туп!

Бер,ике,бер,ике

Сикер,сикер!

Матур туп!

–         Балалар, туп нинди? (Түгәрәк)

–         Зурмы, кечкенәме? (Кечкенә)

–         Нинди төстә? (Зәңгәр, кызыл)

–         Ул нишли? (Сикерә)

–         Туп тагын нинди? (Шома) (Җөмлә төзетү)

–         Бу нәрсә?

–         Курчак.

  • Курчак нинди?
  • Бу курчак әйбәт,матур

Тәрбияче: Балалар уенчыкларның карусельга барасылары килгән.

Карусельга барыр өчен кояшлы көн кирәк. Әйдәгеә әле кояшны чакырыйк:

Кояш чык! Кояш чык!

Болыт кач! Болыт кач!

Без уйныйбыз җылыткач!

УМК кояшы чыга

Анимацион сюжет карау “Уенчыклар  карусельга бара”

Балалар кул чабалар.

  • Әйдәгез без дә карусельдә әйләник.
  • “Карусель” җыры җырлана
  • Молодцы,булдырдыгыз!
  • Курчакка бишек җыры җырлау:

Әлли-бәлли бәү итә,

Курчак йогыгы китә..........

  • Бу курчакның исеме ничек?
  • Әминә.
  • Әминә турында шигырь сөйлик әле.

Әминә елый үкереп,

Тубым суга төштә,дип,

-Чү, Әминә,елама,

Туп батмый ул елгада.

  • Балалар бүген безгә кемнәр килде?
  • Балаларның җавабы.

–         Балалар, менә шуның белән безнең дәресебез тәмам. Сез бик тырыштыгыз, молодцы!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект развлечения на татарском языке

Предлагаю конспект развлечения для детей среднего и старшего дошкольного возраста на татарском языке. Развлечение посвящено знакомству с творчеством  жизнью поэта и писателя Г.Тукая....

Конспект ОД по татарскому языку

Татарский язык для русскоязычных детей...

Конспект НОД "Коммуникация" (татарский язык) для детей 5-6 лет. Тема: "Пришли гости" Открытый НОД для родителей.

Цель: 1. Закрепить названия животных: медведь, заяц, кошка, собака.           2. Закрепить вежливые слова.  3. Закрепить названия еды: аш, ...

Конспект занятия на татарском языке “Күбәләк белән танышу” (для младшей группы)

Конспект занятия на татарском языке “Күбәләк белән танышу” (для младшей группы)...

Конспект НОД "Коммуникация" (татарский язык) в подготовительной к школе группе

Конспект НОД "Коммуникация" (татарский язык) в подготовительной к школе группе...

Конспект урока по татарскому языку на тему: "Словообразовательные окончания –чы/-че"

Развернутый план конспект урока с применением сингапурских технологий для русскоязычной группы 3 класса...