конспект ООд для подготовительных групп на тему:"Без инде хәзер зурлар, мәктәпкә илтә юллар" на татарском языке
план-конспект занятия по развитию речи (подготовительная группа) на тему

Это итоговое занятие на татарском  языке для детей подготовительных групп на познавательное и речевое развитие.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл itogovaya_nod_podg.gr_.2015.docx6.8 КБ

Предварительный просмотр:

М БДОУ «Детский сад №3 «Эллюки»»

«БЕЗ ИНДЕ ХӘЗЕР ЗУРЛАР, МӘКТӘПКӘ ИЛТӘ ЮЛЛАР»

(Конспект итоговой НОД

в подготовительной группе)

Хайруллина Г. Я.

Набережные Челны, 2015

Максат. Балалар бакчасында өйрәнгән белемнәрне гомумиләштерү.

Бурычлар.

Балаларны мөстәкыйль фикер йөртү, тулы җавап бирү күнекмәләрен үстерү, сүз һәм сүзтезмәләрне төрле ситуацияләрдә кулланышка кертү. Логик мәсәләләр чишә белүне ныгыту.

Иҗади фикерләү сәләтен, бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

Укытучы хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү.

Белем бирү өлкәләре интеграциясе. “Танып белү”, “Аралашу”, “Музыка”, “Социальләштерү”, “Физик культура”, “Музыка”.

Алдан эшләнгән эш. Сюжетлы-рольле уен “Мәктәп”, мәктәп, укытучы, укучы, мәктәп турында әңгәмә, кешегә хас сыйфатларны өйрәтү, мәкальләр өйрәнү, Г. Тукайның “Кәҗә белән Сарык әкиятен” уку.

Җиһазлау. Проектор, ноутбук, хат, кәҗә белән сарык маскалары, мольберт, туп.

Эшчәнлек барышы.

Г. Тукайның “Туган авыл көе” ишетелә. Кәҗә белән Сарык капчык асып керәләр.

Кәҗә. Әби, бабай куып чыгарсалар да, ачка үлмәдек, рәхәтләнеп үлән ашап, су эчеп йөрибез. Әйеме, Сарык?

Сарык. Әйе, Кәҗә дускай! Әле бүреләрнең боткасын да ашап кунак булдык. Менә шушы бүре башы ярдәме белән.

Кәҗә. Әйдә, Сарык,  әнә шунда урман эчендә бер өй күргән идем, буш булса, шунда гомер итәрбез.

Сарык. Киттек, Кәҗә дус! (Кечкенә өйгә китәләр)

Балалар һәм тәрбияче керәләр.

Тәрбияче. балалар, карагыз әле, безгә бүген кунаклар килгән. Әйдәгез, алар белән исәнләшик.

Бергәләп без басыйк,

Бик зур, матур түгәрәк ясыйк,

Куллар җылысын тойыйк,

Шатланып бер-беребезгә елмаеп,

Хәерле көннәр теләп,

Шөгылебезне башлыйк.

Тәрбияче. Балалар, карагыз әле, экранга. Сез монда нинди әкияттән рәсемнәр күрәсез? (“Кәҗә белән Сарык әкият”е) Бу әкиятне кем язган? (Г Тукай). Балалар, әби белән бабай бик үкенәләр Кәҗә белән Сарыкны куып чыгарганга. Аларны табып өйләренә кайтарырга кирәк.

Ишек шакыган тавыш ишетелә. Саескан хат китерә.

Саескан. Мин сезнең урманга Кәҗә белән Сарыкны эзләргә баруыгызны ишеттем. Менә шуңа күрә килдем. Сезнең юлыгызда төрле Сарыкны табачаксыз. Менә бу хатта күрсәтелгән юллар буенча барыгыз.

Тәрбияче. рәхмәт, Саескан! Ягез, балалар, сез каршылыклар аша үтәргә ризасызмы? (Әйе, риза).

Тәрбияче. Алайса, әйдәгез, киттек. Хатта болай язылган: “Сорау миннән – җавап сездән”. Менә шушы сорауларга җавап бирергә кирәк.  (туп белән).

  • Хәзер елның нинди фасылы?
  • Безнең республикабыз ничек атала?
  • Бер атнада ничә көн?
  • Атнаның бишенче көне ничек атала?
  • Бер елда ничә ай?
  • Илебез ничек дип атала?
  • Татарстан гербында нинди хайван рәсеме ясалган?
  • Идел буенда татарлардан кала тагын нинди халыклар яши?

Тәрбияче. Бик яхшы, балалар. Менә бара-бара икенче сынауга килеп җиттек. Ул “Күңелле санау” дип атала. (Мольбертта бирелгән саннарны дөрес итеп санарга кирәк, һәм күрсәтергә)

Тәрбияче. Булдырдыгыз, балалар. Әйдәгез юлыбызны дәвам итик. Менә тау итәгенә дә килеп җиттек. Нинди камкалар күренә монда. Мондый бирем “Камканың төрткеләрен мисалдагы санга кадәр җиткер”.

Тагын бер бирем: “Саннарның күршеләрен ата” (7, 5, 3, 9)

Тәрбияче. Әйдәгез, хәзер зарядка ясап алыйк.

Очень медленный ребенок,

В понедельник он проснулся,

А во вторник потянулся,

В среду тапочки надел,

А в четверг обед свой съел,

В пятницу пошел гулять,

А в субботу сел читать,

В воскресенье он устал,

И неделю всю проспал.

Тәрбияче. Булдырдыгыз, балалар! Без бара торгач, “Аккош” күленә килеп җиткәнбез икән бит. Бу күлдә төрле кошлар яши.

Ә сезне, балалар, тагын бер сынау көтә. Экранга карагыз әле. “Язгы башваткыч уены”. (Торна сүзенә анализ ясау).

Тәрбияче. Балалар, безнең юлыбызны күпер бүлеп тора. Тагын бер сынауны үтсәк, шул күпердән чыга алырбыз.  “Уйла һәм җавап бир” уены.

  • Три зеленые лягушки,

Загорают кверху брюшком,

Три решили муху съесть,

А всего лягушек... (шесть).

  • На обед поймал паук,

В свои сети девять мух,

Удалось трем улететь,

Мух теперь осталось... (шесть)

  • Мышь несет кусочек сыра,

К ней бегут еще четыре.

Нам нетрудно сосчитать,

Стало мышек ровно ... (пять)

  • Агач башында дүрт кош утыра, икесе карга, ә калганнары чыпчык. Агач башында ничә чыпчык утыра?
  • Ике атта ничә аяк?
  • Өстәлдә дүрт алма булган, шуның берсен урталайга бүлгәннәр. Өстәлдә ничә алма тора?

Тәрбияче. Карагыз әле, балалар, без геометрик фигуралар утравына килеп җиткәнбез.  

Уен “Геометрик фигуралар” (геометрик фигуралардан рәсем ясау, образец буенча).

Тәрбияче. Балалар, бара-бара без бер өйгә килеп җиткәнбез икән. Карыйк әле нинди өй бу? Кем яши икән монда? (балалар Кәҗә белән Сарыкны табалар).

Уен “Киресен әйт” (туп белән антонимнар әйтү)

Йомгаклау.  (нинди каршылыклар аша үткәнне Кәҗә белән Сарыкка сөйлиләр).  

Саескан. Мин сезнең каршылыкларны бик тиз үтүегезне күзәтеп тордым, һәм әби белән бабайга сөйләдем. Алар сезгә рәхмәт әйтәләр, кәчтәнәчләр җибәрделәр. (Кәрзин белән күчтәнәчләрне бирә, чыгып китә).


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

КОНСПЕКТ ЗАНЯТИЯ В ПОДГОТОВИТЕЛЬНОЙ ГРУППЕ на тему «ВОДА. КРУГОВОРОТ ВОДЫ В ПРИРОДЕ. СВОЙСТВА ВОДЫ»

В данном конспекте представлен метод детского экспериментирования. Детское экспериментирование – метод практического целеноправленного  действия, с помощью которого формируется собственный жизнен...

Конспект прогулки в подготовительной группе на тему "Люблю берёзку русскую..."

Конспект прогулки в подготовительной группе(6-7лет) на тему: «Люблю березку русскую…»Цель: Продолжать знакомство с березой, выделяя характерные признаки и изменения, связанные со временем года.В...

Конспект занятия в подготовительной группе на тему: «Путешествие в страну Счастья и Добра»

Муниципальное бюджетное образовательное учреждение центр развития ребенка...

Конспект занятия для подготовительной группы на тему "Как мы дышим?"

Данное занятие помогает познакомить детей с ролью воздуха и органов дыхания в жизни человека, с основными особенностями работы дыхательной системы, воспитывать желание бережно относиться к этому жизне...