Серле күбәләкләр.
план-конспект занятия по развитию речи (младшая группа) по теме

Шайхутдинова Чулпан Тимершаеховна

                     Максат: Балаларны язгы күренешләр белән таныштыруны дәвам итү, язгы табигатьтәге гади бәйләнешләрне ачыклау барышында сүзлек запасын киңәйтү һәм активлаштыру. Монотипия алымы                         белән таныштыру. Балаларның күзәтүчәнлек, игътибарын, күзаллавын үстерү. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kublk.doc28 КБ

Предварительный просмотр:

 Тема: Серле күбәләкләр. (2 нче кечкенэлэр торкеме балалары очен).

Максат: Балаларны язгы күренешләр белән таныштыруны дәвам итү, язгы табигатьтәге гади бәйләнешләрне ачыклау барышында сүзлек запасын киңәйтү һәм активлаштыру. Монотипия алымы белән таныштыру. Балаларның күзәтүчәнлек, игътибарын, күзаллавын үстерү.

Материал: Яз һәм сыерчык рәсемнәре (УМК картиналары), туп, кисмә бөҗәкләрнең рәсемнәре, күбәләк киемнәре, үрнәк эш, гуашь, су, пумала, салфеткалар,  “Туган телдэ сойлэшэбез” методик кулланма.

Шогыль барышы:

(Кунаклар белән исәнләшү) Хәерле иртә миңа да, хәерле иртә сиңа да, хәерле иртә барыбызга да.

Тәрбияче: -Балалар, карагыз әле урамга , хәзер елның кайсы вакыты? (Яз вакыты).

-Яз көне табигатьтә нинди үзгәрешләр була?(УМК картинасына карап сойлилэр) . (Яз көне көннәр җылына, карлар эри, тамчы тама, сулар җыела, агачлар яфрак яра башлый, кошлар җылы яктан кайталар, бөҗәкләр йокыларыннан уяналар). Әие, балалар сез бик дорес әйтәсез.

Уен “Нишли?” (туп белән)(Кояш. Нишли? җылыта. һ.б)

-Балалар бу рәсемдә нинди кош? (Сыерчык)

УМК картинасына карап сыерчык турында 1-2 бала сойли. 

-Балалар кошлар туган якка кайтканга сөенәләр, гөрләшәләр, сайрашалар. Әйдәгез, шул турында өйрәнгән шигырьне искә төшерәбез.

Шигырь “Яз”(Б.Рәхмәт)(бергәләп сойләү) “Туган телдэ сойлэшэбез” методик кулланмадан алынды.

-Балалар сез яз җиткәч бөҗәкләр дә йокыларыннан уяналар дидегез, Ә сез бөҗәкләрне таныйсызмы соң? Мин сезне хәзер тикшереп карыйм, игътибар белән тынлагыз.

Тәрбияче табышмак әйтә:

Аллы-гөлле очкалак.

Оча гөлләр кочкалап.(Күбәләк)

Уен:”Дөрес тез”(кисмә рәсемнәр(бөҗәкләр))

Ялминуты “ Яз килде”

Киң итеп җәеп колач

Килде яз, килде яз.

Елмаеп тора кояш

Көн аяз, көн аяз.

Кыш буе яткан карлар

Эределэр, эределэр

Сырчыклар, тургайлар

Килделәр, килделәр.

Күбәләк елый, бер бала: Мин яңгырдан качып кала алмадым, минем канатларым юешләнде, аның матур  төсләре югалды. Зинһар өчен миңа ярдәм итегез.

Тәрбияче: Бердә борчылма әле син күбәләк. Без хәзер синең һәм дусларыңның канатларын матур итеп бизәрбез.

(Балалар өстәл янына киләләр)(Тәрбияче монотипия алымы белән күбәләк бизәргә өйрәтә).

Күбәләк: Рәхмәт сезгә.

Җыр “Күбәләк”

-Булдырдыгыз балалар, сез бүген миңа бик ошадыгыз, рәхмәт сезгә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Серле аланда

Әлеге эшкәртмә- балаларның шөгыльләрен интеллектуаль уеннар белән тулылындыру максатыннан эшләнде....

" Серле сандык"

Максат: балаларда халкыбызнын тарихына карата кызыксыну уяту; татар халкынын милли киемнэре турындагы белемнэрне ныгыту; жырлар, уен пэм бию аша балаларда милли киемнэргэ карата матурлык хисе, туган и...

" Серле сандык"

Через татарские песни, танцы, стихи воспитывать интерес к национальной одежде татарского народа, любовь к традициям и быту татарского народа....

"Серле келәм".

Открытое занятие....

Тәрбияле бала үстерү серләре

Әти - әниләр җыелышы өчен презентация...

"Серле сандык"

Традиции, обычаи и культура края должна войти в сердце ребенка и стать неотъемлемой частью его души. В своём занятии  знакомлю детей с национальным,  татарским  костюмом, стараюсь прибл...

Серле капчык

Җәнлекләр турында балаларның белемнәрен киңәйтү;Җәнлекләрнең исемнәрен балаларның сөйләм телендә активлаштыру; фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлелек үстерү;Җәнлекләргә карата сак караш,бер-береңә булышу к...