Җиңү килде җирне нурга күмеп
план-конспект занятия по развитию речи (подготовительная группа) на тему

     

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kunel_achu_zhinu_kilde.docx22.13 КБ

Предварительный просмотр:

Мәктәпкә әзерлек төркеме  

Күңел ачу “Җиңү килде җирне нурга күмеп”

Максат: Җиңү бәйрәме турында балаларның белемнәрен киңәйтү.

Тәрбия бурычлары: . Балаларда патриотик хисләр, туган якка, Ватанга мәхәббәт тәрбияләү. Бәйрәм шатлыгын башкалар белән уртаклашасы килү теләге булдыру.

Үстерү бурычлары: гаскәр төрләре турындагы белемнәрен үстерү.

Җиһаз: ноутбук, проектор, экран; презентацияләр: “Хәтер”, “Әтием-солдат”;

слайдлар (гаскәр төрләре); җырларга аудиоязмалар; күгәрчен ясау өчен: үрнәк эш, трафарет, гади карандаш, кайчы, клей, салфетка.

-Балалар, күптән түгел нинди бәйрәм булды әле? (Җиңү бәйрәме).

-Әйе , балалар,  без сезнең белән Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган кичәдә катнаштык. Нәкъ 70 ел элек безнең халкыбыз илне Герман фашистларыннан җиңеп чыкты. Бу җиңү безгә җиңел генә бирелмәде. Миллионлаган солдатларның гомерләре өзелде. Бик күп солдатларның исемнәре дә билгесез, алар мәңгелеккә яу кырларында ятып калдылар. Аларга мәңгелек дан, аларның исемнәре мәңгелек. Беркем дә, беркайчан безнең хәтеребездән җуелмас. Көчле рухлы, батыр, кыю, курку белмәс чын татар ирләренә, аларның үзләреннән соң калган эзенә мәңгелек дан һәм ихтирам. Дүрт ел ярым сугыш барган.  Ләкин безнең сугышчыларыбыз, шул исәптән безнең авылдашларыбыз да, батырларча көрәшкәннәр, үзләренең гомерләрен дә кызганмаганнар.

Җыр: “Күрәсем килә” Айгөл Сафина.

Ә хәзер әйдәгез әле батыр авылдашларыбызның берничәсе белән танышып китик.

Сез һаман да безнең күңелдә,

Ветераннар зур хөрмәткә ия.

Дөнья матур, якты, рәхәт,

Барсы өчен сезгә зур рәхмәт.

Презентация карау. “Хәтер”

-Балалар, кирәк чагында югалып калмас өчен, сугышларда дошманнарга бирешмәс өчен, әтиләр, абыйлар армиядә хезмәт итәләр.

Шигырь “Кем ул солдат?” Вәсимә Хәйруллина. Сөйли Лилия Кашапова.

Сынчы балчык әвәли,

Рәссам рәсемнәр ясый.

Укытучы укыта,

Табиб безне дәвалый.

Ә солдат нәрсә эшли?

Нинди аның һөнәре?

Бер кулында мылтыгы,

Бер кулында көрәге.

Машина,танк йөртә,

Ракеталар очырта.

Самолетны төп-төгәл

Кирәк җиргә утырта.

Диңгездә дә йөзә ул,

Парашюттан сикерә.

Иле һәм халкы өчен,

Кирәксә утка керә.

Менә нинди куркусыз

Күп һөнәрле абыйлар.

Солдатларга малайлар

Сокланышып карыйлар.

Шигырь “Бәйрәм көн”  Нур Гайсин. Сөйли Назимова Мәрьям.

Байрак элдек без

Бүген урамга,

Безнең Армия

 Көне булганга.

Әйдә, зур бәйрәм,

Шатлык белән кил,

Сине каршылый

Бөтен туган ил.

Ватаныбызның

Чикләрен саклап,

Батыр абыйлар

Торалар сакта.

Күмәк җыр:  “Солдатлар”

-Балалар, Ватанны кемнәр саклый дидек?

-Алар Ватанны кемнән саклыйлар соң?

- Нинди гаскәр төрләрен беләсез?

-Сезне әтиләрегез армиядә кем булып хезмәт иткәннәр?

-Әйе,балалар, без тыныч яшәсен өчен, аның чикләрен  җирдән дә, судан да, һавадан да сакларга кирәк. Хәрбиләрнең җирне, күкне, диңгезне саклаучы төрләре була. Аларны без киемнәреннән, погоннарыннан, эмблемаларыннан һәм корал төрләренә карап аера алабыз.  Хәрбиләрнең уртак бер билгесе бар. Алар барысы да бик кыюлар.

Күмәк җыр: “Солдатта булган диләр” Шамил Маннапов сүзләре.

Сезнең әтиләрегез дә хәрби бурычларын үтәгәннәр. Әйдәгез, шул турыда презентация карап китик.

Презентация: “Әтием-солдат”

Җыр:”Солдат булам” Башкара Лилия Кашапова.

Ә хәзер  “Таны һәм әйт” уены уйнап алабыз.

Слайдлар.

“Әйе-юк” уены.

-Самолетны кем йөртә,матросмы?

-Самолетны кем йөртә, очучымы?

-Корабльне кем йөртә,очучымы? Һ.б.

Шигырь: “Капитан минем абый” Сөйли Вазиев Камил.

Капитан минем абый

Йөзә ерак диңгездә.

Бик сагындык абыйны

Өйдә бөтенебез дә.

Әнигә хатлар яза,

Яшим, ди ул, сау-таза

Өзелеп көтәм үзен

Кунакка кайта көзен.

Алып кайтыр ул миңа

Бүләккә нәни кораб.

Мин корабны йөздерермен

Абыем кебек карап.

Шигырь:”Батыр һөнәр” Вәсимә Хәйруллина. Сөйли Алия Тазиева.

Батыр һөнәр бар җирдә –

Җирне, илне саклаучы.

Сине, мине – һәркемне

Дошманнардан яклаучы.

Генералмы, майормы,

Капитанмы, йә сержант –

Барсының да исеме

Дөньяда бер – ул солдат.

Саклап Ватанны, безне

Хәтәр сугыш утыннан,

Батыр һөнәр иясе

Китә туган йортыннан.

Шигырь: “Чик сакчысы” .  Сөйли Айгөл Сафина.

Еракта-еракта тора,

Минем абый сакта тора.

Әни эштә чакта тора,

Әти юлда чакта тора,

Мин уйнаган чакта тора,

Син йоклаган чакта тора!

Телевизор да карамый,

Читкә карарга ярамый,

Чиккә генә карап тора,

Дошман килеп кермәсен,ди,

Безнең серне белмәсен, ди.

   Беркайчан да  сугышлар булмасын, безгә шушындый матур тормышта яшәргә язсын.  Безнең күкләрдә хәрби самолетлар түгел, тынычлык  күгәрченнәре генә очсын иде.

Без бүген сезнең белән тынычлык күгәрченнәре ясарбыз. Сезнең алдыгызда трафаретлар бар, шулар ярдәмендә өлгеләр кисәрбез һәм ябыштырырбыз. Балалар, карагыз әле, нинди өлешләр күрәсез алдыгызда? (гәүдә, канатлар, койрык).

-Балалар , ябыштыру тәртибен карап торыгыз. (Ябыштырып күрсәтәм).

-Айгөл, эш тәртибен иптәшләреңә сөйләп чык әле.(Баланың күрсәтүе)

-Аңлашылдымы? Эшли башларга була.

Балалар ак кәгазьдән күгәрченнәр кисеп ябыштыралар. (Индив.эш)

  9 май – Җиңү бәйрәме. Бу көн гел шулай бәйрәм көн булып калсын, сугышлар беркайчан да булмасын иде.

Шигырь: Йолдыз «Батыр булам». Сөйли Айгөл Сафина.

Бабаем медальләрендә

Кояш нурлары уйный.

Аның шикелле үк мин дә

Батыр булырга уйлыйм.

Ләкин сугышны яратмыйм,

Килми аны күрәсем.

Килми минем яп-яшь килеш

Яу карында үләсем.

Бабама охшыйсым килә,

Хыялым ерак китә.

Хезмәт батырыры булырмын,

Тынычлыкка ни җитә?!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Шатлык булып булмэбезне нурга кумэ Сѳмбелэ

Сценарий праздника на День Урожая....

Кыш килде.

«Нәфәсәти сәнгать» белем бирү өлкәсе.Уртанчылар  төркемендә «Кыш килде» темасына эшчәнлек....

"Урман кырларга, килде матур көз!"

Урман, кырларгакилде матур көз.Җәй үтте дипҮкенмибез без....

«ҖИРНЕ, КҮКНЕ ҺӘМ ДИҢГЕЗНЕ САКЛАУЧЫЛАР”.

Зурлар төркемендә турыдан туры белем бирү зшчәнлеге үрнәге....

Проект « Җиңү килде, җирне нурга күмеп»

Проектның актуальлеге:          Еллар бер-бер артлы үтә тора. Узган һәр ел безне 1418 көнгә сузылган дәһшәтле Бөек Ватан сугышыннан ераклаштыра. Туган илне...

Җирне сөеп, калдырыйк матур бизәк! ( балалар өчен күңел ачу кичәсе)

Балаларда әйләнә-тирәдәге матурлыкка кызыксыну уяту, үз-үзләрен күрсәтү  ихтяҗларын канәгатьләндерү. Әти-әниләргә хөрмәт күрсәтергә өйрәтү, татар халык ризыклары белән танышу һәм аны ясарга өйрән...