Кыш килде.
план-конспект занятия по рисованию (средняя группа) по теме

«Нәфәсәти сәнгать» белем бирү өлкәсе.

Уртанчылар  төркемендә «Кыш килде» темасына

 эшчәнлек.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kysh_kilde.docx19.1 КБ

Предварительный просмотр:

Эшчәнлек барышы.

Балалар әле күптән түгел генә агачлар үзләренең соңгы яфракларын койдылар һәм ялангач калдылар, еш кына яңгырлар яуды.

Кайсы ел фасылында шулай булды әле?

Әйе көз көне. Кайсы көздә?  Соңгы кара көздә.

Ә хәзер табигать ничек үзгәрде? (балалар җавабы)

Көзне алыштырып кайсы ел фасылы килде? (кыш)

Кыш турында шигырь тыңлагыз әле.

Төренде дөнья акка-

Кыш килде туган якка.

Башланды суык көннәр.

Көннәрдән озын төннәр.

Кар өстендә күпме эз!

Күрмәсәгез, күрегез.

Куян азык эзләгән,

Төлке аны күзләгән.

Суык бабай кич-иртә

Борыннарны өшетә.

Шигырьдә кышның кайсы чоры чагыла, кайсы сүз сезгә моны әйтте?

“Көннәрдән озын төннәр.” Җөмләсен сез ничек аңлыйсыз?

Ни өчен кышны салкын,  көмеш, серле дип атыйлар?

Дидактик уен. “Кышкы сүз”

Балалар мин сезгә  сүзләр әйтәм, әгәр дә кыш турында булса сез кул чабарсыз. Кышка бәйле булмаса тик торабыз.(Кар бөртеге, җылы, яңа ел, чана, боз, эссе, бияләй, ләлә чәчәге, кар бабай, Кыш бабай, яфраклар, кар кызы, персик, кызынабыз, кар ява, чаңгы.) Әфәрин булдырдыгыз.

Кышкы табышмаклар.

Килә бары кыш җиткәч.            

Иске ел үтеп киткәч.

Үзе белән һәрвакыт

Яңа ел алып килә.

Бүләк тулы капчыгын

Иңенә салып килә.  (Кыш бабай)

Кыш бабайның юлдашы.

Аның белән гел бергә.

Шуңа аны җәй көне

Мөмкин түгел күрергә.

Җәй көне ул бөтенләй

Мөмкин хәтта эрергә,

Суга әверелергә. (Кар кызы)

Озынаяк, Озынкул-

Ак җиһанны даулый ул!

Таудан төшә очып кына,

Суза ике кыллы юл. (Чаңгы)

Җәй дә, кйз дә, кыш та, яз да

Энәләре ямь-яшел.

Аның белән бергәләшеп

Яңа елга керәсең!

Бик теләсәң,  кем икәнен

Кыш бабайдан белерсең. (Чыршы)

Аны безгә Кыш бабай

Аалып килә котыптан.

Кыш бабайның үзен дә ул

Йөртә аннан толыптан. (Суык)

Ял минуты

Без- карлар- очабыз(Кулларны як-якка җәеп, болгап, очу хәрәкәтләре ясыйлар),

Түбәнгә төшәбез (ярым чүгәлиләр)

Җитәбез дигәндә,

Җил белән китәбез (аяк очларында өйгерү)

Шунда без һавада

 Җилпенеп торабыз (куллар билдә килеш, гәүдәне як-якка хәрәкәтләндерү).

Җил тынган арада

Җирдә ял итәбез.(чүгәлибез)

Дидактик уен “Хатаны тап”

Балалар Белмәмеш безгә хат язган. Хатында ул кыш турында язмакчы булган,

Ләкин бөтенесен дә бутап бетергән. Әйдәгез Белмәмешкә хаталарын төзәтергә булышыйк. Менә нәрсә дип яза ул.

 Кышның беренче ае сентябрь дип атала. Кыш җитү белән салкыннар башлана һәм кешеләр җылы киемнәрен кияләр: тун, итек, бияләй, бүрек, шортик, шарф бәйлиләр. Кыш көне балалар чанада, чаңгыда, велосипедта йөриләр, кар бабай әвәлиләр, диңгездә коеналар, бозда шуалар, кызыналар. Кардан йортлар төзиләр һәм әниләр көненә әзерләнәләр. Әле тагын шундый спортсменнар бар, алар кышкы спорт төрләре белән шөгыльләнәләр: Хоккей уйнаучылар кәшә таягы белән шайбаны капкага кертәләр. Фигуралы шуучылар боз өстендә чаңгыда бииләр. Чаңгычылар таудан чанада шуалар. Туңмас өчен хәр көн иртән бер боз сөңгесе ашарга кирәк. Кыш –елның бик серле вакыты.

Балалар сез “Белдмәмешнең” хатындагы соңгы җөмлә белән килешәсезме?

Кыш көне нинди бәйрәмнәр була?

Яңа ел безнең иң яраткан, көтеп алган бәйрәм. Аңа бик озак әзерләнәләр, бүләкләр көтәләр, барлык кешеләрдә сюрпризлар әзерли. Яңа ел ул- ниндидер могъҗиза, бәхет, серлелек көтү.

Яңа елны бик күп халыклар бәйрәм итә. Яңа елны елның соңгы көнендә, икенче елның беренче көнендә бәйрәм иткәннәр.(Төрле илләрдә ничек бәйрәм иткәннәрен сөйләргә дә була)

Яңа елдан соң январь, февраль айларында да бәйрәмнәр була, без аларын соңрак өйрәнербез. Ә хәзер кышны рәссамнар ничек ясады икән шуны карыйк. (Картина карау, слайд шоу да була ала)

  1. Картинада кыш сүрәтләнгәнен нәрсәләргә карап аңлыйбыз?
  2. Рәссам нәрсә ясаган?
  3. Картинада рәссам алгы планга нәрсәләр ясаган?
  4. Нәрсәләр ерактарак сүрәтләнгән?
  5. Рәссам нинди төстәге буяулар кулланган?
  6. Картинага карагач сезнең нәрсәләр әйтәсегез килә?

Балалар, әйдәгез үзебез дә кышка карата картина ясап карыйк,ә аңарчы бармакларны эшкә әзерлик.

Бармак уены. “Чаңгычылар”

Имән һәм урта бармакларны турайтып аска төшерү. Атсыз һәм чәнти бармакларны баш бармак белән тоту. Имән һәм урта бармакны санау таяк чыгына куябыз, алар чаңгылар була. Бармакларны алмыйча чаңгыда шуу хәрәкәте ясыйбыз.

Утром на лыжах кататься пошли,

Быстро до леса на лыжах дошли,

Время к обеду- весь лес обошли.

Дружно на лыжах домой мы пришли.

Рәсем ясау. “ Сөйкемле кар бабайлар”

Балалар кар бабайлар ясарга тырышырбыз. Ләкин алар башкаларга охшамиган булсыннар.

- Кар бабайлар нәрсәләрдән торалар әле алар?

-Ничә кар түгәрәге кирәк?

-Алар  нинди зурлыкта һәм ничек тезелә?

-Кар бабайның башына нәрсәләр куеп була?

- Нинди киемнәр киертергә була?

- Ә кулларына нәрсә тоттырабыз?

- Йөз, кыяфәтләрен ничек ясарбыз?

Балалар рәсамнар буяулар, карандашлар белән ел фасылларын сүрәтли.

Ә музыкантлар авзлар, көй белән язалар.

(Музыка астында балалар хезмәте)

Эшчәнлеккә йомгак.

  1. Балалар сезгә бүген иң охшаганы нәрсә булды?
  2. Ә нәрсә авыр булды?
  3. Тагын нәрсәләр беләсегез килә?
  4. Өйгә кайткач әти-әниләрегезгә дә сөйләрсез.

Уртанчылар төркемендә интегральләшкән танып белү һәм нәфәсәти сәнгать буенча ачык эшчәнлек.

Тема: “Кыш килде”

Эшчәнлек эчтәлеге:

  1. Кышкы табигатьнең ничек үзгәрүен, кеше тормышы белән бәйләнешен ачыкларга өйрәтү.
  2. Темага кагылышлы сорауларга, җөмләләр төзеп әйтергә өйрәтү.
  3. Сорауларга тулы җаваплар алу.
  4. Сүз байлыкларын арттыру.
  5. Кышкы пейзажның матурлыгын күрергә өйрәтү.
  6. Гуашьлар белән ясау алымнарын ныгыту.
  7. Иптәшеңне игътибар белән тыңларга, бүлдермәскә кирәклеген тәрбияләү.

Җиһазлау:  

Кышкы табигатьне сүрәтләгән картинага репродукцияләр. Аудиоязма (П.И. Чайковский “Ел фасыллары”), рәсем ясау өчен кирәкле әсбапләр, Һәр балага санау таякчыгы икешәр.

«Катнаш төрдәге Балтач 4 нче номерлы балалар бакчасы»

муницепаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе

«Нәфәсәти сәнгать» белем бирү өлкәсе.

Уртанчылар  төркемендә «Кыш килде» темасына

 эшчәнлек.

Югары кв. категорияле тәрбияче:

Хузина Л. Т.

2012 нче ел.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Урман кырларга, килде матур көз!"

Урман, кырларгакилде матур көз.Җәй үтте дипҮкенмибез без....

Конспект интегрированного занятия по экологическому воспитанию «Яз килде» (Познание, коммуникация, чтение художественной литературы, татарский язык , музыка )

Муниципальное учреждение  “Управление дошкольного образования ”Исполнительного комитета Нижнекамского муниципального районаРеспублики Татарстан...

Яз килде

Конспект занятия...

Җиңү килде.

Стихотворение " Җиңү килде" ( Автор Хайбуллина Мадина Ахатовна)...

Проект "Күчмә кошлар безгә яз алып килде"

Кошлар-безнең  дусларыбыз, ярдәмчеләребез. Алар  үсемлекләрне   һәм  агачларны  һәр  төрле  корткычлардан  саклыйлар. Кошлар - табигать  сакчылары. Ал...

"Кунак килде" открытое занятие для родителей

Открытое занятие для родителей в подготовительной группе. Развивать татарскую речь у детей, использую слова и словосочетания из повседневной жизни в разных ситуациях....