Яз килде
план-конспект занятия по развитию речи по теме

Конспект занятия

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yaz_kilde_rus.docx16.89 КБ

Предварительный просмотр:

Республика Татастан

Нижнекамский муниципальный район

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное

учреждение общеразвивающего вида №1

Конспект занятия “Яз килде”

Воспитателя первой младшей группы

Григорьевой Ильсияр Хадиевны

Нижнекамск

2013г.

           

Тема:  Яз килде.

            Шөгыль төре: Әйләнә- тирә белән таныштыру.

            Үсеш чоры: 2-3 яшь

           Шөгыльнең   максаты: Балаларның  табигатьнең туктаусыз үзгәреп торуы турындагы белемнәрен киңәйтү. Балаларга язгы беренче яшел үлән, агачлар турында төшенчә бирү.Агачлар, үсемлекләр тормышында кояшның әһәмиятен аңлату.

         Балаларның фикерләү сәләтләрен үстерү.Воробьева методын кулланып бәйләнешле сөйләмне үстерү.Сүз байлыгын арттыру.

        Уяна баручы табигатькә сак караш тәрбияләү.   

          Балалар белән алдан эшләнгән эш: “Язгы урман” почмагына сәяхәт. Балалар белән язга хас булган күренешләр турында әңгәмә.  Табышмаклар, мәкальләр өйрәнү. Яз темасына багышланган рәсемнәр карау. Урамда күзәтүләр үткәрү.

          Тәрбияченең алдан эшләгән эше: Күрсәтмә җиһазлар әзерләү, атрибутлар ясау. 

         Сүзлек эше: бөре, яктырта,күзләрне чагылдыра,яфрак яра, кошлар кайта.

         Метод һәм алымнар: әңгәмә, күрсәтмәлелек, сюрпризлы мизгел.

        Җиһазлау: В.К.Воробьева схемасы, тиллюстрацияләр,обруч, баулар. 

         Шәхси эш: Карина, Алмазга җөмләне дөрес төзергә ярдәм итү.           

                  Шөгыльнең төзелеше:

I. Кереш өлеш.

   “Болынга сәяхәткә” бару.-2мин.

II.Төп өлеш.

        1. Яз турында әңгәмә.-2мин.           

        2. Ял минуты.-1мин.

        3.В.К.Воробьева схемасы буенча сөйләү.-4 мин.

  III. Йомгаклау.

     Балалар бакчасына кайту.-1 мин.

                Шөгыль барышы:

      I. Кереш  өлеш.

-Балалар, без бүген сезнең белән болынга сәяхәткә барабыз. Анда барып җитү өчен авыр юл үтәргә кирәк. Без тар сукмактан барырбыз. Агачлар  арасыннан иелеп чыгарга кирәк.(Обруч эченнән чыгалар) Шулай ук, елга аша чыгасы бар. Ул киң елга, аны атлап , сикереп чыгарлык кына түгел, аякларны чылатмас өчен, ташларга басып чыгарбыз. Әйдәгез, балалар, кузгалдык. (Тар юлдан атлыйлар, обруч эченнән чыгалар һәм такталарга басып елганы үтәләр.)

- Менә, килеп тә җиттек.Әйдәгез, ял итәргә утырабыз. (урындыкларга утыру)

      II. Төп өлеш.

1.-Балалар, хәзер безнең елның кайсы вакыты?

-Яз.

-Дөрес.Ә сезгә яз ошыймы?

-Әйе.

-Ни өчен?Яз көне нинди үзгәрешләр була?

-Кар эреп бетә.

-Үләннәр чыга.

-Үләннәр нинди?

-Яшел, йомшак, матур.

-Күктә нәрсә күрәсез?

-Кояш.

-Кояш турында нәрсә әйтә аласыз?

-Ул яктырта,җылыта, кыздыра, күзләрне чагылдыра.

-Кояш безне генә түгел,үләннәрне дә җылыта. Шуңа күрә, үләннәр дә кояшка таба сузылалар. Агачларга, үләннәргә үсәр өчен кояш җылысы кирәк. Агачлар яфрак яра.

- Кошлар нишлиләр?

-Кошлар җылы яклардан кайталар. Иң беренче кара каргалар , аннан сыерчыклар, торналар кайта.

-Үләннәр арасында нәрсәләр күренә?

-Сары чәчәкләр, тузганаклар.

2.Ял минуты.Болында чәчәкләр үсә,

                        Әкрен генә җил исә.

                         Чәчәкләр тибрәләләр,

                         Күбәләкләр куналар.

3.Воробьева схемасы буенча үрнәк хикәя төзеп сөйләү.

    Менә яз килеп җитте. Кояш яктырта, җылыта, күзләрне чагылдыра. Кар эреп бетте, үләннәр күренде. Алар яшел, йомшак, матур. Үләннәр арасында сары чәчәкләр, тузганаклар. Агачлар яшел яфрак ярдылар.

     3-4 баланың сөйләве.

III. Йомгаклау.

-Балалар, без бүген балалар яз турында һәм ел фасыллары турында үз белемнәребезне тагын да тирәнәйттек. Яз көне була торган үзгәрешләрне күз алдына китердек. Рәхмәт сезгә яз турында матур хикәя төзеп сөйләп бирдегез . Безгә хәзер балалар бакчасына кайтырга вакыт җитте (кайту)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кыш килде.

«Нәфәсәти сәнгать» белем бирү өлкәсе.Уртанчылар  төркемендә «Кыш килде» темасына эшчәнлек....

"Урман кырларга, килде матур көз!"

Урман, кырларгакилде матур көз.Җәй үтте дипҮкенмибез без....

Конспект интегрированного занятия по экологическому воспитанию «Яз килде» (Познание, коммуникация, чтение художественной литературы, татарский язык , музыка )

Муниципальное учреждение  “Управление дошкольного образования ”Исполнительного комитета Нижнекамского муниципального районаРеспублики Татарстан...

Җиңү килде.

Стихотворение " Җиңү килде" ( Автор Хайбуллина Мадина Ахатовна)...

Проект "Күчмә кошлар безгә яз алып килде"

Кошлар-безнең  дусларыбыз, ярдәмчеләребез. Алар  үсемлекләрне   һәм  агачларны  һәр  төрле  корткычлардан  саклыйлар. Кошлар - табигать  сакчылары. Ал...

"Кунак килде" открытое занятие для родителей

Открытое занятие для родителей в подготовительной группе. Развивать татарскую речь у детей, использую слова и словосочетания из повседневной жизни в разных ситуациях....