ТЕМА.”Ашамлыклар” (“Еда”)
план-конспект занятия по развитию речи ( группа) на тему

Валиахметова Сирена Зинетулловна

 

 

 

ТЕМА.”Ашамлыклар”         (“Еда”)

Максат.

1Үткән дәресләрдә өйрәнгәнсүзләр  һәм сүзтезмәләрен сөйләмдә ныгыту .

2.Балларның телдән сөйләшәбелү күнекмәләрен билгеләү (диалогик,монологик сөйләм үсешенә игътибар итү)

 

Дәрес барышы.

1.Өйрәтелгән яңа сүзләрне кабатлау:

а)өстәлдә таныш булмаган әйберләр төзеп куела һәм шыпырт кына һәрберсенең  исемен әйтергә кушыла(бу биремне эшләгәндә балаларны 4-5  кшкдән торган төркемнәргә бүлергә мөмкин)

б)дәрестә бирелгән әйберләрнең бигеләрен белдергән сүзләрне(сыйфатларны) кабатлау;аларны исемнәре белән бергә әйттерү,мәсәлән тәмле (вкусный) тәмле икмәк (вкусный хлеб), (бу биремне үтәгәндә балаларны 2 төркемгә бүлен,кем күбрәк шундый сүзләр әйтә ,шулар җиңүче була);

в)хәрәкетне белдергән сүзләрне (фигыльләрне әйттерү).

 2.Хикәя төзеп сөйләү (үз исеменнән):

а) башта  үзе турында сөйли белүне искә тйшерү (Мин кем?Мин нинди эш беләм?Мин нәрсә яратам?Мин нинди?Мин нәрсә яратмыйм?)

б) рәсемгә карап хикәя төзү;

в) шигырь яки кечкенә хикәя уку.

3.Персонаж лар исеменнән сөйләү.

Бер бала .җәнлек битлеге киеп ,тәрбияче янына килә һәм аңа шул персонаж исеменнән сөйләргә кушыла.Бу биремне үтәгәндә “Мин кем?” дигән  уен да оештырырга мөмкин.

4. “Ашханә”, “Кибет” ,гомумән.ашамлыклар сүрәтләнгән рәсемнәр кулланып,бер- берсенә башта үзе,соңыннан башка кеше исеменнән эчтәлеген сөйләргә кушыла.

5.Ирекле уен.

Балаларга үзләре теләгән сүзләрне уеннар уйнарга тәгъдим ителә.Тәрбияче уенкагыйдәләрен  дөрес үтәлешенә игътибар ителә.

 

 

 

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема: Ашамлыклар. Тирә- юнь белән танышу. Уртанчылар төркеме.

Максат: Яңа сүзләр өстендә эшләү: ашың тәмле булсын, ботка, аш, җимеш суы. Сөйләм үстерү өстендә эшләүне дәвам итү. “Рәхмәт”, “Рәхмәт сезгә”, “Ашың тәмле булсын” дигән сүзләрне сөйләмдә куллана белерг...