1 кечкенәләр төркемендә дидактик уеннар.
материал по развитию речи на тему

Сабирзянова Лейсан Миннехановна

1 кечкенәләр төркемендә дидактик уеннар.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 1_kechkenelerde_didaktik_uennar.doc40 КБ

Предварительный просмотр:

Беренче кече яшьтәгеләр төркеме балалары белән (УМК кулланып) сөйләм телен һәм уйлау сәләтен үстерүгә дидактик уеннар һәм кулланмалар.

Тема

Бурычлар

  1. “Нәрсә ничек кычкыра?”

Балаларга хайваннарны тышкы кыяфәтләре һәм аваз ияртемнәре буенча таный белергә өйрәтү. Балаларның ишетү сәләтен үстерү. Хайваннарга карата кайгыртучанлык тәрбияләү.

  1. “Бергәләп уйныйбыз”

Балаларның игътибарын, кабул итеп алу сәләтен үстерү, сүзлек запасын арттыру. Төрле предметларның исемнәрен һәм төсләрен сөйләмдә куллануларын ныгыту.

  1. “Төсле вагоннар”

Балаларны бер төстәге вагоннардан поезд төзергә өйрәтү. Хайваннарны кирәкле төркемнәргә төркемләү. Төсләрне белүләрен, кыргый һәм йорт хайваннарын танып белүләрен ныгыту.

  1. “Уңайлы өй”

Төрле әйберләрне көндәлек тормышта кулланылышы буенча төркемнәргә берләштерергә һәм ул төркемнәрне гомумиләштерүче сүзләр белән әйтергә (савыт – саба, киемнәр, аяк киемнәре, җиһазлар, уенчыклар) өйрәтү.

  1. “Тылсымлы торба”

Балаларга уенчыкларны тикшеререгә һәм аерым өлешләрен билгеләргә өйрәтү. Балаларның игътибарын үстерү, сүзлеген баету, сөйләмнең грамматик төзелешен камилләштерү. Бармаклар эшчәнлеген ныгыту.

  1. “Транспорт”

Балаларның траспорт турындагы белемләрен ныгыту. Транспортның төрен, өлешләрен белдерә торган исемнәр, сыйфатлар хисабына сүлекне активлаштыру. Кызыксынучанлыкны, кабул итү сәләтен үстерү.

  1. “Йортхайваннары һәм аларның балалары”

Балаларның йорт хайваннары турындагы белемләрен киңәйтү Бозау, бәрән, колын, кәҗә бәтие сүзләре хисабына сүзлекне баету һәм активлаштыру. Тәрбияче күрсәтмәләрен үтәү осталыгы формалаштыру. Игътибарны, хәтерне үстерү. Хайваннарга карата кайгыртучанлык тәрбияләү.

  1. “Хайваннар өчен паровоз”

Барлык тереклек ияләрен аларның үзенчәлекләре буенча төркемнәргә аерырга һәм аларны гомумиләштерүче сүз белән атарга (бөҗәкләр, кошлар, балыклар, йорт һәм кыргый хайваннар) өйрәтү.

  1. “Матур чәчәкләр”

Балаларга чәчәкләрнең өлешләрен өйрәтү, аларның сыйфат билгеләрен белдерә торган сүзләр хисабына сүзлекне баету. Чәчәкләр белән кызыксынуларын үстерү. Табигать белән кызыксыну, табигать матурлыгына соклану хисләре тәрбияләү.

  1. “Конструктор”

Балаларны гади пластмас конструктор белән таныштыру. Тәрбияче белән берлектә конструктордан өйләр, машиналар төзергә өйрәтү. Үзләре ясаган корылмалар белән уен оештыру. Балаларның фантазиясен баету. Игътибарлылык тәрбияләү.

  1. “Дюймовочка белән уйныйбыз”

Балаларны көчле озын сулыш чыгарырга өйрәтү. Сүзлекне баету, сөйләм телен үстерү.

  1. “Төсле кыстыргычлар”

Балаларның бармаклар эшчәнлеген ныгыту. Кызыл, сары, яшел, зәңгәр тйсләрне өйрәтү. Балаларның игътибарын, хәтерен үстерү.

  1. “Комлык тартмасы”

Балаларны комны тикшерегә, төсе буенча аның дымлылыгын билгеләргә өйрәтү. Коры, дымлы, юеш, сибелә, әвәләү сүзләре хисабына балаларның сүз байлыгын киңәйтү. Игътибарны, сенсор тою сәләтен үстерү. Ком белән уйнауга кысыксындыру.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

I- II нче кечкенәләр төркемендә "Бармак" уеннары.

I- II нче кечкенәләр төркемендә "Бармак" уеннары....

I- II нче кечкенәләр төркемендә "Бармак" уеннары.

I- II нче кечкенәләр төркемендә "Бармак" уеннары....

Балалар бакчасында дидактик уеннар.

Дидактик уеннарның бала тормышында әһәмияте турында. Дидактик уен төрләре. Уен өчен шартлар тудыру. Дидактик уеннарның структур элементлары....

Дидактик уеннар

ДИДАКТИК УЕН: “БӘЙРӘМГӘ ӨСТӘЛ ӘЗЕРЛИБЕЗ!”Максат: Уйлау-фикерләү сәләтен үстерү, зәвык тәрбияләү. Төсләрне кирәгенчә сайлап алырга, аларга туры килүчеләрен сайларга өйрәтү.Уен барышы: балаларның алдына...

УМК буенча дидактик уеннар

Рус балаларына татар теле өйрәтү буенча дидактик уеннар...

Дидактик уеннар

Дидактик уеннар...

Кечкенәләр төркемендә төс аеру буенча дидактик уеннар

Кечкенәләр төркемендә төс аеру буенча дидактик уеннар...