Проект"Габдулла Тукай в наших сердцах"
проект по развитию речи на тему

Гизатулина Фания Анваровна

Имя Габдуллы Тукая известно не только в Татарии, но и далеко за её пределами.

Его знают все, кто ценит искусство, кто любит поэзию.Важно, что через его произведения дети изучают традиции татарского народа, его устои: почтительность, уважение к старшим, доброту и отзывчивость.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл proekt_g.tukaygizatulina_f.a.madou_no295.docx48.35 КБ

Предварительный просмотр:

МИНИСТЕРСТВО ОБРАЗОВАНИЯ И НАУКИ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН ГАОУД ПО «ИНСТИТУТ ОБРАЗОВАНИЯ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН»

ПРОЕКТ ЭШЕ

«Габдулла Тукай безнең йөрәкләрдә»

Эшләде: Гизатулина Фәния Әнвәр  кызы

Эш урыны: Казан шәһәре

“295 нче балалар бакчасы”ның

татар теле тәрбиячесе

                                                   

Казан шәһәре - 2016

И туган тел, и матур тел

Әткәм ,әнкәмнең теле

Дөньяда күп нәрсә белдем,

Син туган тел аркылы

(Г.Тукай)

Кереш өлеш

Проектның актуальлеге: “Балаларга нинди китап укырга?, ничек татар теленә кызыкзыну уятырга ? – дигән сорауларга  бүгенге көндә  актуаль сорауларның берсе булып тора.

Габдулла Тукайның иҗаты бу мәсьәләне чишәргә ярдәм итәр дип уйлыйбыз. Тукай үзеннән соң балалар өчен бик бай иҗади мирас калдырган. 
Бөек татар язучысы Габдулла Тукайга 2016нче елның 26нчы апрелендә 130 яшь булды  инде.

Балаларның һәм тәрбиячеләрнең Тукай иҗаты белән кызыксынуы безне”Габдулла Тукай безнең йөрәкләрдә” дигән  проект  ясарга  этәргеч ясады.
“Габдулла Тукай безнең йөрәкләрдә” дигән проект балаларны, әти-әниләрне, тәрбиячеләрне аның иҗаты белән тирәнтен таныштыруга, аларның укуга теләген уятуга юнәлдерелгән. Аның әсәрләрендә хәзерге тормышның бик күп сорауларына да җавап табырга мөмкин.

Габдулла Тукайның әсәрләре туган якка, аның табигатенә мәхәббәт уята, иҗаты туган йортыңа, туган җиреңә игътибарлы сакчыл караш тәрбияли,  башлаган эшне азакка чаклы җиткерергә теләк, түземлелек үстерә һәм эстетик тәрбия бирә,татар теленә кызыксыну уята. Габдулла Тукайның шигырьләре һәм әкиятләре аркылы бала әйләнә-тирә моһит белән таныша .

Иң мөһиме, Габдулла Тукай әсәрләре аша балалар татар халкының гореф-гадәтләре белән таныша ала, һәм олыларга карата кайгыртучанлык, игътибар һәм ихтирам хисләрен, балаларда эшчәнлек, гаделлек, батырлык, тыйнаклык, җаваплылык, белем алуга омтылыш тәрбияли, үз телең – ана теленең биеклеген белеп яшәргә һәм аны өйрәнүне һәрвакыт дәвам итәргә кирәклеген төшендерә.

Проект эшчәнлеге 3 юнәлештә алып барыла:

  • балалар белән эш
  • тәрбиячеләр белән эш
  • ата-аналар белән эш

Бу юнәлешләр буенча перспектив план язылган, анда нинди эшләр башкарыласы, аларның максаты һәм вакыты күрсәтелгән.  

Проектны тормышка ашыруда төрле эш формалары кулланыла: китаплар күргәзмәсе, викториналар, шөгыльләр, төрле эзләнүләр, экскурсияләр, театральләштерелгән эшчәнлек, китаплар презентациясе, эшчәнлек, балаларның мөстәкыйль эшчәнлеге, уеннар, ата-аналар белән эш.

Проектта катнашучылар: 5 – 7 яшькә тикле балалар, аларның әти-әниләре, тәрбиячеләр, китапһанәче, башлангыч класс укытучылары катнаша.  

Эшләнү вакыты – апрель ае.

Максат: Габдулла Тукай иҗаты белән таныштыруның әһәмиятен үстерү.

Бурычлар:

  • Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты белән таныштыру.
  • Габдулла Тукайның әсәрләренә сакчыл караш һәм мәхәббәт тәрбияләү.
  • Балаларда Габдулла Тукай әсәрләре аркылы гаделлек, дөреслек, игелеклелек, җаваплылык хисләре формалаштыру.
  • Әдәби тел белән соклану хисе, аны үзеңнең сөйләмеңдә татар телен дөрес куллану теләге тәрбияләү (мәкальләр, әйтемнәр, халык сүзләре).
  • Габдулла Тукайның шигырьләрен һәм әкиятләрен аңларга һәм тоярга өйрәтергә.
  • Ата-аналарның балалар әдәбияте турындагы карашларын үстерергә, татар китапларын укырга теләк уятырга.

«Габдулла Тукай безнең йөрәкләрдә » проектының мөһимлеге: бу проект барышында балалар бакчасының, тәрбиячеләрнең ата-аналар белән тыгыз элемтәдә эшләве нәтиҗәсендә балаларда Тукай иҗатына,татар теленә  кызыксынучанлык арта.

Проектның  этаплары

                                                                               

                                                                              III этап – йомгаклау

I этап – әзерлек чоры             

                                                                    II этап – төп практик өлеше

Проектны үзләштерүнең этаплары

Этаплар

Эчтәлеге

Вакыты

Җаваплылар

I этап – әзерлек чоры

– Ата-аналар белән анкета тутыру
– Катнашучылар белән проектның максатын һәм бурычларын киңәшү

– Тукай иҗаты белән танышуның кулай методларын эзләү, өйрәнү

– Проектны үзләштерү өчен кулай моһит тудыру

– Белем бирү эшчәнлегенең юлларын билгеләү
– Ата-аналар, китапһанәче белән эшләү чараларын билгеләү  

1-нче атна
1-нче атна

1-нче атна

1-нче атна

1-нче атна

1-нче атна

Тәрбиячеләр 
Тәрбиячеләр 

Тәрбиячеләр 

Тәрбиячеләр 

Тәрбиячеләр 

Тәрбиячеләр 

II этап – төп практик өлеше

– Тәрбия һәм белем бирү эшчәнлегенә Габдулла Тукай иҗаты белән таныштыру өчен кулай алымнар кертү

– Төркемнең үстерешле моһитын киңәйтү (Габдулла Тукай китапларын туплау, әкиятләренә иллюстрацияләр ясау

– Балалар белән Тукайның тормышы һәм иҗаты белән танышу өчен эшчәнлек үткәрү

 

– Ата-аналар белән җыелыш (өйдә Тукай иҗаты белән ничек танышырга мөмкин)

– Балалар бакчасында, төркемдә, гаиләдә Тукай иҗаты белән танышу өчен уңай моһит тудыру

– Бу темага материал җыю

– Әдәби кичә уткәрү “Габдулла Тукайның иң якын дусты” дигән таныклык өләшү
– Проектның барышын күзаллау

Проектны үзләштерү вакытында
Проектны үзләштерү вакытында
Проектны үзләштерү вакытында
Проектны үзләштерү вакытында
Проектны үзләштерү вакытында
Проектны үзләштерү вакытында
4-нче атна

Проектны үзләштерү вакытында

Тәрбиячеләр, китапһанәче

Тәрбиячеләр

Тәрбиячеләр

Тәрбиячеләр, әти-әниләр, китапһанәче
Тәрбиячеләр, китапһанәче

Тәрбиячеләр, китапһанәче

Тәрбиячеләр

Проектны алып баручы

III этап – йомгаклау

– Проектның нәтиҗәләрен чыгару

4-нче атна

Проектны алып баручы

Проектның юнәлешләре

                                                                                          ата-аналар белән эш

балалар белән эш          

                                          тәрбиячеләр белән эш    

     

 Проектта  ФГОС буенча биш белем бирү өлкәсе аша эш карала. Белем бирү өлкәләрен үзләштерү гомум кабул ителгән педагогик принципларга нигезләнә.

ФГОС буенча үсеш юнәлешләре:

-        Социаль – аралашу үсеше

-        Танып – белү үсеше

-        Сөйләм үсеше

-        Эстетик – сәнгать үсеше

-        Физик үсеш

                                                                                                                                                             

Белем бирү өлкәсе

                                 Бурычлар

Социаль – аралашу үсеше

   Габдулла Тукай әсерләре ярдәмендә    балаларда намуслылыклар, дөреслекләр, игелеклелек һәм ярдәмчелекләр  турында белемнерен формалаштыру.

Танып – белү үсеше

  Балаларны Г.Тукай иҗат  белән аныштырыг.Танылган  әдиптән бирле  белем киңәйтү. Балаларда татарлар халык әдипләре аша танып белү, кызыксыну, интеллектуаль үстерүнәр, танышлык формалаштыру .

Сөйләм үсеше

  Балаларда  сәләт ләззәтләнүне тәрбияләргә, нәфис кыскасы, осталык белән  аны үз сөйләмнәрдә кулланырга.

Эстетик – сәнгать үсеше

  Татар шагыйре Г.Тукайның «Туган тел», «Бала белән күбәләк” жырлары  нигездә  балаларның күнекмәләрен формалаштыру.

Физик үсеш

Балаларны  татар халык уены“түбәтәй” белән таныштыру.  Балаларга хәрәкәт  һәм күнегүнәр  аша татар милли бию элементларын  күрсәтү. Балаларда дөрес кыяфәтләр формалаштыру, осталык үтәргә, хәрәкәтләр ясарга, матур, тиз, оста эшли белүне  

                                      Балалар белән башкарылачак эшләр

Эшләр

Максаты

Вакыты

Җаваплылар

1.

Төркемдә китапһанә оештыру “Барысы да Тукай турында”.

Проектны үзләштерү өчен моһит тудыру. Габдулла Тукай китапларына кызыксынучанлык үстерү.

1-нче атна

Тәрбиячеләр

2

Кич белән китап уку «Габдулла Тукай китаплары буенча сәяхәт».

Габдулла Тукай китапларына игътибарны арттыру.

1-4 атна

Тәрбиячеләр

3

Китаплар күргәзмәсе оештыру «Тукай – балаларга».

Габдулла Тукай китаплары белән таныштыру, укырга теләк уяту.

2-нче атна

Тәрбиячеләр

4

Китапһанәче белән балалар бакчасында:

– «Тукай китаплары безгә нәрсә турында сөйли».

Балаларны Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты белән таныштыруны дәвам итү.

1-нче атна

Тәрбиячеләр, китапһанәче

5

Китапһанәгә экскурсия:
«Балалар өчен бай мирас» (әти-әниләр белән берлектә).

Балаларны Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты белән таныштыруны дәвам итү. Җәмагать урыннарында үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен искәртү, китапһанә турындагы белемнәрен искә төшерү, китапка сакчыл караш тәрбияләү.

2-нче атна

Тәрбиячеләр, татар теле тәрбиячесе,

әти-әниләр

6

Тукайның шигырьләрен бер китапка җыю.

Китаплардан эзләү эшчәнлеген формалаштыру, бу эш төре белән кызыксынучанлык тәрбияләү.

2-нче атна

Тәрбиячеләр

7

Габдулла Тукайның әсәрләрен уку: «Шаян песи», «Кызыклы шәкерт», «Туган тел», «Бичара куян»,«Мәктәп».

Әсәрнең эчтәлеген аңлап, анда катнашучыларның кыланышларына бәя бирергә өйрәтү.

2-нче атна

Тәрбиячеләр

8

Иртәнге 5 минутлыклар  «Габдулла Тукайның укыган китабың турында сөйлә».

Укыганың турында хикәя төзеп сөйли белергә өйрәтү.

1-4 атна

Тәрбиячеләр

9

Музыкаль эшчәнлек: «Тукай абый», «Туган тел» җырларын тыңлау.

Җыр сәнгатенә кызыксыну үстерү, җырны игътибар белән тыңлап жанрын билгеләргә өйрәтү.

1-4 атна

Музыкант, тәрбиячеләр

10

«Кызыклы шәкерт» әсәренә композиция әвәләү.

Балаларның кеше һәм маэмай фигурылары әвәләү ысулларын камилләштерү.

2-нче атна

Тәрбиячеләр

11

«Бала белән күбәләк» кисеп ябыштыру.

Тигез итеп кисү, чиста итеп ябыштыру ысулларын ныгыту. Бергәләп дус-тату эшләргә күндерү.

2-нче атна

Тәрбиячеләр

12

«Эш беткәч, уйнарга ярый» әсәрен сәхнәләштерү.

Әкият геройларының характерларын дөрес күрсәтә белергә, эмоциональ башкарырга өйрәтү. Башлаган эшеңне азагына хәтле башкарып чыгарга кирәклеген аңлату.

3-нче атна

Тәрбиячеләр, музыкант

13

Әдәби уен «Тукай иҗатына сәяхәт».

Балаларда Габдулла Тукай шигырьләре һәм әкиятләре аша тырышлык, бер-береңә ярдәмләшү хисе, олыларга ихтирам тәрбияләү.

3-нче атна

Тәрбиячеләр, татар теле тәрбиячесе

14

Балалар рәсемнәре ярышы «Нәрсә укыдым – шуны рәсемгә төшердем».

Рәсемдә үзеңә ошаган әсәрнең бер өлешен күрсәтә белү теләге, балаларның фантазияләрен үстерү.

3-нче атна

Тәрбиячеләр, әти-әниләр

15

Шигъри кичә «Габдулла Тукай шигырьләре».

Шигырьне сәнгатле итеп сөйләргә өйрәтү.

3-нче атна

Тәрбиячеләр, татар теле тәрбиячесе

16

Габдулла Тукай әкиятләре буенча балалар эшеннән күргәзмә оештыру «Минем яраткан героем» (әти-әниләр белән берлектә).

Балаларның вак мускулатурасын, фантазияләрен үстерү, кул хезмәте белән кызыксыну тәрбияләү. Әти-әниләргә балалары белән берлектә эшләргә этәргеч бирү.

3-нче атна

Тәрбиячеләр, әти-әниләр

17

«Габдулла Тукайның минем иң яраткан китабым» дигән темага презентация.

Укылган китаплар буенча кечкенә хикәяләр төзеп сөйләүне үстерү.

3-нче атна

Тәрбиячеләр, әти-әниләр

18

“Шурәле” әкиятенә рәсем төшерү.

Әкияттән үзеңә охшаган өлешне сайлап алып, аны рәсемгә төшерергә өйрәтү. Балаларның фантазияларын үстерү, татар халык сәнгате белән кызыксыну уяту.

4-нче атна

Тәрбиячеләр

19

«Кызыклы шәкерт» шигырен театральләштерү.

Балаларның театраль сәнгать эшчәнлеген үстерү, үзе теләгән рольне сайлап алып, аның характерын, үзенчәлекләрен күрсәтә беләргә өйрәтү.

4-нче атна

Тәрбиячеләр, музыкант

20

«Тукай яши безнең күңелләрдә» дигән бәйрәм кичәсе үткәрү.

Габдулла Тукай иҗаты буенча белемнәрен гомумиләштерү.

4-нче атна

Татар теле тәрбиячесе,

тәрбиячеләр,

әти-әниләр

Тәрбиячеләр белән башкарылачак эшләр

Эшләр

Максаты

Вакыты

Җаваплылар

1

«Түгәрәк өстәл» тәрбиячеләр һәм әти-әниләр белән берлектә.

Проектның максатын һәм бурычларын билгеләү, бу эш төре белән кызыксыну уяту.

1-нче атна

Тәрбиячеләр, әти-әниләр

2

Методик копилка.

Габдулла Тукай иҗаты белән танышыр өчен кирәкле материал туплау.

1-4 атна

Тәрбиячеләр, татар теле тәрбиячесе

3

«Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны Тукай иҗаты белән ничек таныштырырга?» консультациясе.

Бөек татар язучысы Габдулла Тукай иҗатын үзләштерүгә омтылыш тәрбияләү.

1-нче атна

Тәрбиячеләр

4

Ата-аналар почмагына материал әзерләү.

Әти-әниләрне Габдулла Тукай иҗаты белән тирәнтен таныштыру.

1-2 атна

Тәрбиячеләр, татар теле тәрбиячесе

5

Төркемнәрдә Габдулла Тукай китапларын барлау.

Габдулла Тукай китаплары белән кызыксыну тәрбияләү.

1-нче атна

Тәрбиячеләр

6

«Габдулла Тукай китапларын укыйбыз».

Габдулла Тукай китапларын ешрак укырга күндерү.

2-нче атна

Тәрбиячеләр

7

«Татар халык авыз иҗатының балаларның сөйләм телен үстерүдәге роле» дигән темага семинар-практикум үткәрү.

Татар теле тәрбиячесен, китапһанәчене чакырып «Габдулла Тукай иҗаты буенча сәяхәт» дигән проект буенча әзерләнгән материалны күрсәтү.

4-нче атна

Өлкән тәрбияче, тәрбиячеләр, китапһанәче

8

«Барысы да Габдулла Тукай турында» дигән күргәзмә оештыру

Проект барышында эшләнгән эшләрне, тупланган материалны гомумиләштерү.

4-нче атна

Тәрбиячеләр

Ата-аналар белән башкарылачак эшләр

Эшләр

Максаты

Вакыты

Җаваплылар

1

Ата-аналар белән анкета уздыру.

Ата-аналар балаларга нинди китаплар укуларын билгеләү.

1-нче атна

Тәрбиячеләр

2

«Түгәрәк өстәл» әти-әниләр, тәрбиячеләр, балалар белән берлектә.

Проектның максатын һәм бурычларын билгеләү, бу эш төре белән кызыксыну уяту.

1-нче атна

Тәрбиячеләр, әти-әниләр

3

«Габдулла Тукайның кайсы китабын сез балалар бакчасына бүләк итәсез» дигән акция үткәрү.

Габдулла Тукай китаплары белән төркемне тулыландыру, әти-әниләрнең проектта актив катнашу теләген үстерү.

1-нче атна

Әти-әниләр

4

Консультацияләр:
– «Баланы ничек китап уку белән кызыксындырырга»;
– «Габдулла Тукай китапларын укырга киңәш итәбез».

Әти-әниләргә Тукай иҗаты белән танышу ысулларын аңлату.

1-2 атна

Тәрбиячеләр

5

Китапһанәгә экскурсия «Балалар өчен бай мирас» (әти-әниләр белән берлектә).

Балаларны Габдулла Тукай иҗаты белән таныштыруны дәвам итү, китапһанә турындагы белемнәрен системалаштыру, китапларга сакчыл карау тәрбияләү.

2-нче атна

Тәрбиячеләр, татар теле тәрбиячесе, әти-әниләр

6

«Габдулла Тукай китапларын укыйбыз».

Әти-әниләрдә Тукай китапларын укырга теләк уяту.

2-нче атна

Тәрбиячеләр, әти-әниләр

7

Тукай әсәрләре буенча үзем туплаган материал (әти-әниләр кулы белән эшләнгән материал).

Әти-әниләргә Тукай әсәрләре буенча үзләре теләгән (кечкенә китап, әкияткә иллюстрация, композиция) әзерләп килергә мөмкинлек бирү. Бу эш төре белән кызыксыну уяту, иҗади уйлау сәләтен үстерү.

3-нче атна

Тәрбиячеләр, әти-әниләр

8

«Кечкенә укучыны ничек Габдулла Тукай китаплары белән дуслаштырырга» дигән белешмә өләшү.

Ата-аналарда һәм балаларда Габдулла Тукай китапларын укуга теләкләрен үстерү.

4-нче атна

Китапһанәче

Проектның нәтиҗәсе:

  • Балалар бакчасында, төркемдә, гаиләдә Габдулла Тукай әсәрләре белән танышу өчен уңай мөһит тудыру.
  • Габдулла Тукай иҗатына 80% балаларның карашын күңел ачу итеп түгел, ә белем чыганагы итеп үзгәрту.  
  • Балаларның кызыксынучанлыгын, иҗади сәләтен, эшлеклелеген,татар телендә  аралашу күнекмәләрен үстерү.
  • Балаларны үз фикерләрен әйтә белергә күндерү.
  • Балаларны Тукай иҗаты белән таныштыруны системалаштыру.
  • Әти-әниләрне проект эшчәнлегендә актив катнаштыру.
  • Әти-әниләрнең гаиләдә китап укуның,татарча сөйләшүнең мөһимлеген аңлау.

Кулланылган әдәбият:

1.        Зарипова З.М.”Обучение русскоязычных детей татарскому языку в детском саду”.-Казан:Беренче полиграфия компаниясе,2013.

2.        Раушан көзге: Татар балалар әдәбиятыннан хрестоматия.-Казан:Мәгариф,1993.

3.        Закирова К.В.,Мортазина Л.Р. Әй,уйныйбыз,уйныйбыз...Балалар бакчасында хәрәкәтле уеннар (методик кулланма).-Казан:Беренче полиграфия компаниясе,2013.

4.        Нигъмәтуллина Г.Г.”Туган телем-Тукай теле” Балалар бакчалары тәрбиячеләре,музыка җитәкчеләре,ата-аналар өчен методик ярдәмлек.-Яр Чаллы,2009.

5.        Закирова К.В.Балачак аланы:балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм әти-әниләр өчен хрестоматия.-Казан:РИЦ, 2011.

6.        Тукай Г.  «Әкиятләр”.-Казан:Татар.кит.нәшрияты.,2006.

 

                                                                                                       

                                                                                         

                                                                                               


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Г.Тукай - в наших сердцах

Сценарий праздника, посвященному великому татарскому поэту Г.Тукаю...

Конспект занятия по развитию речи:"Габдулла Тукай в наших сердцах".

Это занятие систематизирует знание детей о творчестве Габдуллы Тукая, совершенствует навыки выразительного чтения стихотворений, вызывает у детей радость от участия на занятии, воспитывает интерес к т...

Игра- Конкурс "Г.Тукай в наших сердцах".

Цель:Познакомить детей подготовительной группы с жизнью и творчеством Габдуллы Тукая.Воспитывать в детях любовь и бережное отношение к произведениям Габдуллы Тукая.Формировать у детей честность, правд...

проект "Габдулла Тукай ижаты"

Участвуют дети разновозрастной группы.Срок реализации:апрель...

Тукай в наших сердцах

Сценарий приздника, посвященного Г.Тукаю. Дети знакомятся с героями сказок, стихотворений великого татарского поэта....

«Габдулла Тукай в наших сердцах»

laquo;Габдулла Тукай в наших сердцах»Звучит веселая музыка Заходят дети и садятся.Ведущий: Здравствуйте дети! Сегодня мы собрались на праздник, посвященный дню рождения Габдуллы Тукая.Дор...