Алтын көз.
план-конспект занятия по развитию речи (младшая группа) на тему

Сагдиева Наила Махмутовна

План-конспект занятия на татарском языке

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл altyn_koz.docx14.35 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:      Алтын көз.

(2нче кечкенәләр төркемендә үткәрелгән режим моментының конспекты.)

Максат:шөгыль эшчәнлеге барышында бирелгән материалны ныгыту,балаларның аңнарына сеңдерү,көз фасылына хас сыйфатларны чагылдыручы сүзләрне аларның сөйләм теленә кертү.

Көзге матурлыкны күрә белергә күнектерү.Туган як табигатенә карата ярату hәм соклану хисләре тәрбияләү.

Сүз байлыгын арттыру:алтын көз,яфраклар саргайдылар,коелдылар, алтын келәм,үләннәр,чәчәкләр сулдылар,шиңделәр,тупыл,миләш,каен агачлары.

Җиhазлау:татар компазиторларының балалар өчен көз темасына язылган җырлары.

Режим моментының барышы.

(Тәрбияче балаларны тәрәзә янына чакыра) Балалар ,урамга карагыз әле,көн бүген нинди матур! Көз җиткән дип тә әйтмәссең.Көзге кояш тыйнак кына елмаеп,сезне урамга уйнарга чакыра. Тәрәзә каршындагы сылу каенның да алтын төсенә чумган яфраклары үзара нидер серләшәләр,сезгә нидер әйтергә телиләр сыман.Әйдәгез,нәни дусларым,тиз генә киеник тә,урамга уйнарга чыгыйк.(Алар киенгәндә,татар композиторларының балалар өчен көз темасына багышлап язган җырларын тыңлатам. Урамга чыккач,беренче эш итеп,балаларның игътибарын hава торышын ачыклауга юнәлтәм).  

Тәрбияче: Үскәннәрем,әйтегез әле бүген көн нинди?(Балалар җавабы).

Балалар:Бүген көн җылы,матур.

Тәрбияче:Ә күк йөзе нинди?

Балалар:Күк йөзе аяз,кояшлы.

Тәрбияче:Ә хәзер тирә-юньгә күз салыгыз,сез табигатьтә нинди үзгәрешләр күрәсез?

Балалар: Агачлар сарыланганнар.

Тәрбияче: Балалар,сарыланганнар дип түгел, ә саргайганнар дип сөйләшү дөресерәк булыр. Тагын нинди үзгәрешләр күрәсез?

Балалар: Чәчәкләр дә,үләнләр дә саргайганнар.

Тәрбияче: Үләнләр түгел,ә үләннәр. Дөрес итеп кабатлагыз әле. Җәй көне алар нинди төстә иделәр?

Балалар:Яшел төстә иделәр.

Тәрбияче: Балалар,карагыз әле,яфраклар җиргә никадәр күп коелганнар.Җир өстенә сары келәм япкан кебек. Кабатлагыз әле,коелган сары яфраклар нәрсәне хәтерләтә?

Балалар: Сары келәмне хәтерләтә.

Тәрбияче: Үскәннәрем,карагыз әле минем учыма нинди матур яфрак очып төште.Ул нинди төстә?

Балалар: Сары төстә.

Тәрбияче: Ә бу яфракның нинди агачныкы икәнен кайсыгыз әйтә ала? Нәни дусларым,әгәр җавап бирергә кыенсынсагыз,әйдәгез бергәләп эзләп табыйк. Менә бераз читтәрәк бик зур бер агач үсеп утыра. Барып карыйк әле, бу яфрак ул агачныкы микән? Кайсыгыз белә,бу нинди агач?

Балалар: Тупыл агачы.

Тәрбияче: Ничек уйлыйсыз,бу яфрак тупыл агачыныкымы?

Балалар: Юк.

Тәрбияче: Ни өчен алай уйлыйсыз?

Балалар: Тупыл агачының яфрагы зур,ә бу яфрак кечкенә.

Тәрбияче: Бик дөрес дусларым! Әнә теге читтәрәк бер агач бар. Бу яфрак ул агачныкы түгел микән? Я,кайсыгыз белә, бу нинди агач?

Балалар:Миләш агачы.

Тәрбияче : Ә каян белдегез?

Балалар: Чөнки аның миләшләре бар.

Тәрбияче: Миләшләр нинди төстә?

Балалар:Кызыл төстә.

Тәрбияче: Бик дөрес. Ә безнең кулдагы яфрак миләш агачыныкы микән?

Балалар: Юк.

Тәрбияче:Нигә алай дисез?

Балалар: Миләш яфрагы андый булмый.

Тәрбияче: Әйе,миләш агачының яфрагы бөтенләй үзгә, челтәр-челтәр. Балалар,әйдәгез әнә теге агач янына барып карыйк әле,яфрак аныкы түгелме икән? Кайсыгыз бу агачны таный?

Балалар: Бу каен агачы.

Тәрбияче:Балалар,мин сезгә кулымдагы яфракны бирәм. Аны каен агачының яфраклары белән чагыштырып карагыз hәм үз фикерләрегезне әйтегез.(Балаларга кулымдагы яфракны бирәм,алар аны башка яфраклар белән чагыштыралар).

Балалар: Бу каен яфрагы.

Тәрбияче:Дөрес әйтәсез. Бу каен яфрагы.

Хәзер инде бераз уйнап алыйк.(Балалар каен агачы тирәли түгәрәккә басалар).

Уен “Салкын көзләр җиттеләр”.

Ямьле җәйләр үттеләр,              (Балалар куллары белән үз-                      

Салкын көзләр җиттеләр.             Үзләрен кочаклыйлар).  

Агачларның яфраклары

Саргаешып киптеләр.

Көзге җилләр истеләр                       (Балалар кулларын өскә

Агачларны селкетеп.                          Күтәреп уңга,сулга чайкыйлар.

Алтын сары яфракларны

Күбәләктәй җилпетеп.

Исә-исә арыгач                                    (Балалар төрле салмак хәрәкәтләр

Көзге җилләр тындылар.                       ясап, акрын гына чүгәләп

Яфраклар коелышып                               утыралар).

Җир өстенә кундылар.

(2-3 тапкыр уйнала).

Тәрбияче:Балалар,сезгә уен ошадымы?

Балалар: Әйе.

Тәрбияче: Ә хәзер коелган яфракларның үзегезгә ошаганнарын җыегыз. Без аларны китапларның бит араларына салып киптерербез hәм кыш көне әлеге яфраклардан төрледән-төрле эшләнмәләр ясарбыз.(Балалар коелган яфракларны җыялар,алардан нинди агач яфраклары җыюлары хакында сорыйм,белмәсәләр әйтеп җибәрәм,ялгыш җавапларны төзәтәм. Яфраклар җыя-җыя көзге табигатьне күзәтүне дәвам итәбез).


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Алтын көз" күңел ачу кичәсе.

Төзеде:Мөслим муниөипаль районы "Миләшкәй"балалар бакчасының 1 категорияле музыка җитәкчесе Заянова Ландыш Рафисовна "Алтын көз" күңел ачу бәйрәме....

"Алтын көз" күңел ачу кичәсе.

Төзеде:Мөслим муниөипаль районы "Миләшкәй"балалар бакчасының 1 категорияле музыка җитәкчесе Заянова Ландыш Рафисовна "Алтын көз" күңел ачу бәйрәме....

Конспект занятие на тему:"Алтын коз".

Занятие на татарском языке....

Алтын көз, матур көз.

Балалар иртәсе...

“АЛТЫН КӨЗ” КАФЕСЫНДА УҢЫШ БӘЙРӘМЕ

праздник урожая на татарском языке...

Сценарий сказки "Золотая бита" по мотивам казахской народной сказки "Алтын сака".

Разработка дяна для постанивки сказки детьми старшего возраста. Можно использовать на празднике "Наурыз"....