интегрированное занятие по ознакомлению с татарским народным орнаментом
план-конспект занятия по развитию речи (средняя группа) на тему

Шарипова Эльмира Юнысовна

Балаларны татар халык орнаментлары белән таныштыру;

Татар халкының баш киеме- калфак, түбәтәй белән таныштыру;

Татар милләтенә кызыксындыру уяту;

Вак моториканы үстерү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл konspekt_zanyatiya22.docx19.76 КБ

Предварительный просмотр:

91 нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячеләре өчен 2 нче кечкенәләр төркемендә уздырылган шөгыль конспекты “ Татар халык орнаментлары белән таныштыру”

                 Тәрбияче: Шәрипова Эльмира Юнысовна

                   

                       Казан. Февраль 2016  

Тема:    Татар халык орнаментлары белән таныштыру. Лалә чәчәге һәм яфрак.

Максат:  Балаларны татар халык орнаментлары белән таныштыру;

Татар халкының баш киеме- калфак, түбәтәй белән таныштыру;

Татар милләтенә кызыксындыру уяту;

Вак моториканы үстерү.

Программа биремнәре: 

Кисеп ябыштыру ысулы белән балаларны татар орнаментларыннан композиция ясарга өйрәтү;

Сәнгатьне тоемлый белү сәләтен үстерү;

Татар халкының культурасына, традицияләренә хөрмәт тәрбияләү.

Шөгыльгә материаллар:

 Татар халык киеме кигән курчак;

Татар милли орнаментлары белән бизәлгән, һәм эченә түбәтәй, калфак, төрле чиккән әйберләр салынган  сандык;

Татар милләте сурәтләнгән рәсемнәр;

Ябыштыру өчен кызыл төстәге лалә чәчәге, яшел яфрак, клей, салфетка, пумала. Калфак һәм түбәтәй шаблоннары.

Методик алымнар: 

Әңгәмә, сораулар, мактау, әйтеп җибәрү, бармак уены, түгәрәк уены.

Сүзлек өстендә эш: 

калфак, түбәтәй, лалә чәчәге, яфрак, чәк-чәк.

Шөгыль барышы.

Тәрбияче:  Балалар карагыз әле безгә күпме кунаклар килгән. Әйдәгез яннарына барып исәнләшик.(Балалар кунакларның кулларыннан тотып исәнләшәләр).

Балалар мин бүген телеграмма алдым, аны авылдан Дәү әни җибәргән. Телеграммада ул безгә үзенең безгә посылка җибәрүе турында яза. Балалар сез хат ташучыны күрмәдегезме.

Балалар: Юк. (Ишек шакыйлар, посылка кертәләр)

Тәрбияче: Балалар менә посылкада килеп җитте. Әйдәгез карыйк әле эчендә ниләр бар икән. (коробканы ачалар. Эченнән татар орнаментлары белән бизәлгән сандык алалар). Балалар карагыз әле безгә Дәү әни нәрсә җибәргән. Бу сандык.Әйдәгез чәчәкләрен карыйбыз. Монда ләлә чәчәге ясалган. Ул нинди төстә.

Б-р: Кызыл.

Т-че: Яфракларын карагыз әле, ничек матур. Алар нинди төстә.

Б-р: Яшел.

Т-че: Әйе балалар бик дөрес. Балалар әйтегез әле без кайсы шәһәрдә яшибез, безнең яшәгән шәһәрнең исеме ничек атала.

Б-р: Казан.

Т-че: Әйе балалар без сезнең белән бик матур шәһәрдә- Казанда яшибез. Безнең Казан шәһәрендә бик күп милләтләр яши: татарлар, руслар, марийлар, чувашлар, удмуртлар, һ.б.(тактага эленгән татар киемнәре сурәтләнгән рәсемнәр карау. Әңгәмә.) Ә менә бу сандык татар халык орнаментлары белән бизәлгән. Ә хәзер әйдәгез сандык эчен ачып карыйк, Дәү әни безгә нәрсәләр җибәрде икән. (Сандыкны ачалар: аннан төрле чиккән әйберләр, түбәтәй, калфак  алалар.) Балалар карагыз бу түбәтәй дип атала. Бу малайларның, әтиләрнең, бабайларның баш киеме.Ничек матур итеп чигеп эшләнгән. Ә бу калфак- моны татар кызлары, әниләр, әбиләр кигән. Калфакларда бик матур итеп чигеп эшләнелгән. (Балалар барлык чиккән әйберләрнедә тотып карыйлар. Түбәтәй һәм калфакны киеп карыйлар). Балалар без сезнең белән берничә минутка хәзер татар кызлары һәм малайлары булабыз. Кызлар үзләренә калфак ясыйлар, ә малайлар түбәтәй. Ә хәзер без сезнең белән кулларны эшкә әзерлибез, бармак уены уйныйбыз. (Бармак уены уйнау. Һәр бармакны тотып исемнәрен әйтеп чыгабыз.)

Бу бармак бабай,

Бу бармак әби,

Бу бармак әти,

Бу бармак әни,

Бу бармак кечкенә бәби,

Аның исеме Чәнти.(ике кул белән дә уйнала).

Әйдәгез күрсәтик әле без ничек үзебезнең гаиләбезне яратабыз (ике кулдагы бармакларны чалыштырып йодрык ясау). Менә без ничек яратабыз бер-беребезне. Безнең куллар эшкә әзер, хәзер эшли башлыйбыз.

 (Әзер түбәтәй һәм калфак  шаблоннарына лалә чәчәге һәм  яфрак ябыштыру. Әзер булгач башларга киябез.)

Т-че: Менә без нинди матур татар кызлары һәм  татар малайлары булдык. Мин сезгә  хәзер  татар халык уены “Түбәтәй” уены өйрәтәм, һәм без сезнең белән бергәләп уйнарбыз. Уен болай уйнала: түгәрәккә басабыз, музыка астында бер-беребезгә түбәтәй бирәбез, музыка туктагач түбәтәй кемдә кала шул уртада чыга һәм түбәтәйне киеп бии, калганнар кул чабып тора. Әйдәгез уенны башлыйбыз.( Музыка куела. Татар халык бию көе. Уен берничә тапкыр уйнала. Уен беткәч балалар белән сөйләшү, нинди уен уйнадык. Бергәләп “түбәтәй” сүзен кабатлау.)

Т-че: балалар сезгә уен ошадымы.

Б-р: Әйе ошады.

Т-че: Балалар әйдәгез карыйк әле тагын ниләр бар икән сандыкта. ( Сандыкны ачабыз, анда “чәк-чәк”) Балалар бу нәрсә.

Б-р: “Чәк-чәк”.

Т-че: Әйе балалар бу татар халкының милли ризыгы “чәк-чәк”. Аны безгә авылдан Дәү әни җибәргән. Балалар безгә кунаклар килде, ә кунак килгәч аларны сыйларга кирәк. Әйдәгез кунакларны чәк-чәк белән сыйлыйбыз.(балалар  кунакларга тәлинкә белән чәк-чәк өләшеп чыгалар). Балалар бездә сезнең белән Дәү әни җибәргән күчтәнәчләр белән чәй эчәрбез. Безнең шөгылебез тәмам, без бүген сезнең белән нәрсә турында сөйләштек, нәрсәләр белдек.

Б-р: Ләлә чәчәге, яфраклар, түбәтәй уены, һ.б.

Т-че: Әйе балалар бик дөрес сез барыгызда молодец. Ә хәзер әйдәгез кунаклар белән саубуллашабыз.

Б-р: Саубулыгыз.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Обучение старших дошкольников декоративной деятельности на основе ознакомления с семантикой народного орнамента

Творческая работа/описание педагогического опыта/Обучение старших дошкольников декоративной деятельности на основе ознакомления с семантикой народного орнамента.Описание опыта работы ДОУ по декоративн...

Дидактическая игра «Знакомство с татарскими народными орнаментами в одежде»

Знакомство с образцами татарского изобразительного искусства, с характерными признаками национальной одежды, обуви. Играя, дети знакомятся с орнаментом, сочетанием цветов, наблюдают симметричность рас...

Конспект интегрированного занятия по ознакомлению дошкольников с народной культурой "Апрель- кукла Вербница".

[[{"type":"media","view_mode":"media_large","fid":"17324968","attributes":{"alt":"","class":"media-image","height":"360","width":"480"}}]][[{"type":"media","view_mode":"media_large","fid":"17324...

Презентация "Татарский народный орнамент"

Материал для использования как наглядное пособие при изучении татарского орнамента. Образцы татарского орнамента нашли яркое выражение в различных произведениях многовекового творчества народа: в тонк...

Конспект интегрированного занятия по ознакомлению с народным бытом, традициями, музыкальными народными играми, ручному труду в старшей группе.

В данном конспекте обобщаются и закрепляются представления детей старшего дошкольного возраста о предметах русского быта, традициях. Детей учат умению обобщать и выделять характерные признаки народных...