"Моя семья"
план-конспект занятия по развитию речи (средняя группа) на тему

Шарипова Эльмира Юнысовна

1.Сөйләм әдәбе тәрбияләү.

2.Бәйләнешле һәм сәнгатьле сөйләмне, логик фикерләү сәләтен үстерү.

3.Балаларны  сөйләмдә исем, сыйфат, фигыльне дөрес кулланырга өйрәтү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл otkr.zanyatie_semya.docx18.89 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад № 91 комбинированного вида» Кировского района г.Казани

Тема: Рассматривание картины «Семья»

                                                                                            Открытое занятие для  

                                                                                            воспитателей МАДОУ № 91

                                                                                            Провела: воспитатель    

                                                                                            Шарипова Эльмира

                                                                                            Юнысовна

Казань 2016г.

Тема: «Гаилә”  рәсемен карау.

Бурычлар:  

1.Сөйләм әдәбе тәрбияләү.

2.Бәйләнешле һәм сәнгатьле сөйләмне, логик фикерләү сәләтен үстерү.

3.Балаларны  сөйләмдә исем, сыйфат, фигыльне дөрес кулланырга өйрәтү.

Эш төрләре:

1.Рәсемне карау, рәсем буенча әңгәмә.

2.”Бармак уены”.

3.Дидактик уен: “Мин әйтәм. син күрсәт” (ИКТ уены)

4.Дидактик уен: “Гаилә чәчәге”н  төзү.

5.Габдулла Тукайның “Безнең гаилә” шигырен уку.

Күрсәтмәлелек:

“Гаилә” рәсеме, “Балачак аланы” 206 бит.

Шөгыль  барышы:

Балалар мин сезгә бүген бик матур рәсем күрсәтәм. Әйдәгез әле минем янга

якынырак килегез.

(Тәрбияче “гаилә” сурәтләнгән рәсем күрсәтә). Балалар карагыз әле, сез бу

рәсемдә кемнәрне

күрәсез, сез бу кешеләрне таныйсызмы? (Балаларның җаваплары).

Тәрбияче: Бик дөрес балалар. Бу рәсемдә “гаилә” сурәтләнгән. Балалар мин

сезгә хәзер Габдулла Тукайның

гаилә турында язган шигырен сөйлим, ә сез игътибар белән тыңлагыз. Бу

шигырь  “Безнең гаилә” дип атала.

(Тәрбияченең шигырь укуы).

Безнең гаилә

Әткәй, әнкәй, мин, апай, әби, бабай һәм бер песи — 
Безнең өйдә без җидәү: безнең, песи — җиденчесе.

Бергә ашый, чәй эчә, безнеңлә бергә йоклый ул, 
Хезмәте дә бар: өйне тычкан явыздан саклый ул.

Балалар сезгә бу шигырь ошадымы?

(Балаларның җаваплары, б-ны активлаштыру). Балалар Габдулла Тукай бу

шигырендә гаиләне тасвирлаган.

Гаиләдә әби, бабай, әти, әни, кыз, малай һәм песи яши дип язган. Балалар

сезнеңдә һәрберегезнеңдә үз гаиләләре бар. Сезнең гаиләдә

кемнәр яши? (Индивидуаль һәм күмәк җаваплар). (Балаларны

активлаштыру).

Тәрбияче: Молодцы балалар. Ә хәзер әйдәгез без сезнең белән “бармак

уены” уйнап алабыз. (“Бармак уены” уйнау)

Тәрбияче: Балалар бу нинди бармак?

Балалар: Бу бармак бабай, бу бармак әби, бу бармак әти, бу бармак әни, бу

бармак кыз, бу бармак малай.

(балалар һәр бармакның исемнәрен атап чыгалар. Уен берничә бала белән

уйнала).

Тәрбияче: Молодцы балалар. Бер сүз белән әйткәндә бу гаилә дип атала.

Балалар хәзер без сезнең белән

гаилә чәчәге төзибез. (Тәрбияче балаларны өстәл янына дәшә). Балалар

карагыз әле, монда чәчәк таҗлары

ята. Аларның һәрберсенә берәр гаилә әгъзасы ябыштырылган. Итътибар

белән карагыз. Бу кем? ( Тәрбияче балалардан сорый, җавап биргән балага чәчәк таҗы бирә).

Балалар: Бу әби, бу бабай, бу әти, бу әни, бу кыз, бу малай.

Тәрбияче: Молодцы, балалар. Ә хәзер әйдәгез чәчәк ябыштырабыз. Гаиләдә

иң өлкән кеше бабай. Шулай булгач без гаилә чәчәген бабай рәсеме төшкән

таҗдан башлыйк. (Балалар берәм-берәм таҗларны ябыштыралар).

Тәрбияче: Балалар, карагыз әле нинди матур “гаилә чәчәге” ябыштырдык,

сезгә   ошыймы?

Балалар: Әйе. (балаларның җавплары, балаларны активлаштыру. Балалар

белән эшләгән эшне карау).

(Ишек шакыйлар).

Тәрбияче: Балалар ишеттегезме, ишек шакыйлар. Кем бар икән анда?

Балалар: Кем анда? (Ишек ачыла, әби керә)

Әби: Исәнмесез балалар. Хәлләр ничек?

Балалар: Исәнме әби, әйбәт рәхмәт.

Тәрбияче: Балалар безгә кем килгән?

Балалар: әби.

Тәрбияче: Әйе, безгә әби кунакка килгән. Әйдәгез әбигә үзебезнең эшләгән

“гаилә чәчәген” күрсәтик.

(Әбигә күрсәтәләр, гаилә әгъзаларының исемнәрен атыйлар. Әбинең

сорауларына җавап бирәләр).

Тәрбияче: Әби без син килгәнгә бик шат. Без бик күп уеннар беләбез. Гаилә

турында да уен беләбез. Шушы

уенны синең белән бергә уйныйсыбыз килә. Балалар уйныйбызмы?

Балалар: Әйе, уйныйбыз. (Балаларга гаилә әгъзалары сурәтләнгән маскалар

киертү. “Матур өй” җырлы-биюле уен уйнала)

Әби: Балалар, сез бик күп уеннар беләсез, бик күп матур сүзләр өйрәнгәнсез

икән. Сез миңа бик ошадыгыз.

Мин буш кул килмәдем, мин сезгә күчтәнәчләр алып килдем. (Әби балаларга

күчтәнәчләр өләшә)

Балалар: Әби рәхмәт.

Әби: Балалар миңа китәргә кирәк. Саубулыгыз.

Балалар: Әби саубул.

Тәрбияче: Балалар, без сезнең белән бүген нәрсә турында сөйләштек7 Нинди

яңа сүзләр белдек?

Балалар: Гаилә турында сөйләштек. Кунакка әби килде. Гаилә чәчәге төзедек.

 Һ.б. (Балаларның җаваплары)

Тәрбияче: Әйе, балалар, без сезнең белән гаилә турында сөйләштек. Сез

барыгызда бик әйбәт шөгыльләндегез. Безнең шөгылебез тәмам,  барыгызда

молодцы.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Консультация для родителей на тему "Что такое семья"."Роль семьи в формировании здорового образа жизни"«История моей семьи», статья, раздел «Работа с родителями»

Что такое семья?Семья - основанная на браке или кровном родстве малая группа, члены которой связаны общностью быта, взаимной помощью, моральной и правовой ответственностью.В теории семейного права сем...

«Воспитательно-развлекательное мероприятие «Семью семь», как форма взаимодействия ДОУ с семьей»

  Цели:Создание живого творческого союза взрослых и детей для полноценного развития ребенка и самореализации взрослых. Задачи:Научить родителей наблюдать за ребенком, изучать его, вид...

План проведения открытого мероприятия по работе с семьей Мы семья, хоть нас не семь. Каждый я поможет всем!

План проведения открытого мероприятияпо работе с семьейМы семья, хоть нас не семь. Каждый я поможет всем! Цель:  создание условия для успешного взаимодействия детского сада и семьи.Задачи: ...

конспект занятия по физической культуре ко дню семьи на тему "Спортивная семья - здоровая семья"

конспект занятия по физической культуре ко дню семьи на тему "Спортивная семья - здоровая семья"...

Взаимодействие семьи и ДОУ в рамках мероприятий клуба молодых семей "Молодая семья"

Создание условий, направленных на формирование в молодых семьях здорового образа жизни, морально-психологического климата, необходимого для успешного развития личности ребёнка....