Образовательная область в средней группе
материал по развитию речи (средняя группа) на тему

Зарипова Гульназ Камиловна

Интегрированная образовательная область 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл rip.oktyabr_2016.konspekt_obrazovatelnoy_deyatelnosti.docx18.62 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:

Бәҗәкләр илендә

(уртанчылар төркеме)

(танып - белү,социальләштерү,физик үсеш, иҗади сәнгать )

Әзерләде:                                

 Зарипова Гөлназ Камиловна

 1 категорияле тәрбияче.

Казан шәһәре, Совет районы ,                            

100 нче   балалар бакчасы.

КАЗАН – 2016

Максат:

Табигатьтәге тереклек ияләренә карата сак караш тәрбияләү.

 Образлы күзаллау сәләтен үстерү.

 Табигатьтә яшәүче бөҗәкләр белән таныштыруны дәвам итү. Күбәләк, бал корты турында үзләренең белгәннәрен бәйләнешле итеп сөйләргә өйрәтү.Камка белән таныштыру.

Белем бирү өлкәсе: физик үсеш – “сәламәтлек” белем бирү өлкәсе;

Социальләштерү- “хезмәт”,

Танып белү – сөйләм өлкәсе – танып белү,аралашу,матур әдәбият,

Нәфис- нәфасәти үсеш – иҗади сәнгать

 Сүзлек: камка, бал корты,бал, мыек, каты канат, кондыз оча, яфракка куна.

Җиһазлау:презентация “бөҗәкләр”,бал корты,күбәләк,камка рәсемнәре, камка рәсеме ябыштырылган кәгазь битләре, клей ,пумала.

Белем бирү:

Балалар тәрәзәгә карагыз әле, елның кайсы вакыты?  - Көз.

Көз икәнен кайдан беләбез?- Яфраклар саргая, коела.Үләннәр шиңә, чәчәкләр коела. Кошлар җылы якка оча, кайбер хайваннар йокларга әзерләнә. Яңгыр ява, кешеләр җылы итеп киенә.

Көз көне бөҗәкләр очамы, ни өчен?    –   Юк, алар йоклыйлар. Салкыннан куркалар.

Ә без сезнең белән хәзер җәйгә кунакка кайтабыз.

Балалар рәсемгә карагыз эле.Болар нәрсәләр?   -  Күбәләк, бал корты

Әйе, без аларны бер  сүз белән ничек атыйбыз?  - Бөҗәкләр.

.Алар кайда яши?   -  Болында

Бөҗәкләр җәй көне генә яши, кыш көне алар йоклый,чөнки алар салкыннан куркалар һәм ашарларына юк. Бөҗәкләр  болында, күп чәчәкләр арасында яши. Аларның күбесе тәмле чәчәк суын эчә. Тыңлагыз әле нинди бөҗәк турында табышмак әйтәм:

Тызлый да бызлый,

Үпкән җире сызлый.

(Бал корты.)

 Бала сөйли. Ул сары – кара сызыклы кием кигән. Болындагы, бакчадагы матур чәчәкләрдән бал җыя.Без ул бал белән чәй эчәбез.Бал кортлары үзләре умарта оясында торалар.

Бал кортының төзелеше нинди?  - Гәүдәсе, башы, канатлары, мыегы,  аяклары бар.

Тагын тыңлагыз, табышмак.

Чуар, йомшак күлмәге,

Тотсаң , уңа бизәге.

Тоттырмый. Китә очып,

Я кала җирдә посып.

        (Күбәләк)

Күбәләкләр нинди? – Бик матур. 

Аларның төзелеше нинди?  - Канатлары, гәүдәсе, башы, күзләре,мыегы, аяклары бар.

Күбәләкләрнең канатларына кагылырга ярамый, алар бик юка һәм оча алмаячаклар.

Аларда чәчәкнең тәмле суын әчәләр.

Ә хәзер , әйдәгез, күбәләкне җыеп карыйк. Бу сул канаты, ә болары уң канатлары.

Күбәләкләр бик күп төрле булалар, карагыз әле.

Уен “Күбәләкләр”

Мин сезне хәзер башка бөҗәк белән таныштырам.

 Бу – Камка.        Ул кызыл яки кызгылт- сары төстә, кара таплар белән бизәлгән. Кошлар андый төстәге бөҗәкләрне ашарга ярамаганлыкны беләләр. Аның үтә күренмәле, каты, көрән төстәге, кечкенә канатлары бар. Камка бик тиз үрмәли, ерак араларга оча ала. Камка бик күп зарарлы бөҗәкләрне ашый. Ул аларны ашамаса агачлар ялангач калыр иде. Димәк ул бик файдалы – агачларны, чәчәкләрне дәвалый, аларга үсәргә булыша.

- Камка нинди?   -     Кызгылт – кара төстә.

- Ул ничек хәрәкәтләнә?  -    Ул оча

- Камка нәрсәләрне аулый? –    Үләндәге башка бәләкәй бетләрне.

Бу бөҗәкләр кыш көне йоклыйлар. Чөнки аларга салкын, ашарга юк. Бал кортлары  умарта өендә, ә күбәләкләр һәм камкалар агач ярыкларына, төрле тишекләргә, кипкән яфрак асларында кышка кадәр йоклыйлар һәм яз, көннәр җылыткач тагын очып йөри башлыйлар.

Без бүген сезнең белән нинди бөҗәкләрне күзәттек?  -  Бал корты, күбәләк, камка     Без хәзер сезнең белән камкаларга таплар ябыштырабыз.

 (Кисеп - ябыштыру)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Картотека дидактических игр. Образовательная область "Безопасность". Средняя группа.

Картотека дидактических игр разработана в соответствии с ФГТ, образовательная область "Безопасность" и программой Р.Б. Стеркиной "Основы безопасности детей дошкольного возраста" . Средняя группа....

Перспективное планирование (образовательная область "Здоровье") средняя группа

Перспективный планОБРАЗОВАТЕЛЬНАЯ ОБЛАСТЬ «ЗДОРОВЬЕ» Приобщаем к здоровому образу жизни, укрепляем физическое и психическое здоровье ребенка(средняя группа)Задачи формирования начальных представлений ...

Рабочая учебная программа (образовательная область Коммуникация, средняя группа)

Основой для разработки рабочей программы по образовательной области коммуникация представили:- Основная общеобразовательная программа дошкольного образования «От рождения до школы»  под ред...

Программа по образовательной области "Коммуникация". Средняя группа

Рабочая программаНаправление «Познавательно – речевое  развитие». Образовательная область "Коммуникация".  Программа для детей средней группы....

Непосредственная образовательная деятельность - образовательная область «Познание». Средняя группа.

Обобщить и систематизировать знания детей о лесе; формировать у детей установку на ЗОЖ, используя здоровьесберегающие технологии и нетрадиционные методы....

Конспект открытого занятия Непрерывно -Образовательной Деятельности, образовательная область «Коммуникация» средняя группа

Предлагаю вашему вниманию конспект НОД для детей средней группы (4-5ЛЕТ) на тему "Путешествие в сказку "Гуси - лебеди"....