Кыргый хайваннар
план-конспект урока по развитию речи (подготовительная группа) на тему

Балаларда кыргый хайваннар турында күбрәк белергә омтылыш тудыру.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon konspekt_uroka_seylen.doc76.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Кыргый хайваннар.

Максат:  Балаларда кыргый хайваннар турында күбрәк белергә омтылыш тудыру.

Бурычлар:

-  Кыргый хайваннарга карата кызыксыну, кайгыртучанлык һәм сакчыл караш тәрбияләү.

- Игътибарлылыкны, күзәтүчәнлекне, тасвирлап сөйли белү күнекмәсен  үстерү.

-  Балаларның кыргый хайваннар, аларның тышкы билгеләре, үзенчәлекләре турында алган белемнәрен ныгыту.

Җиһазлау: урман, йорт, зоповедник макетлары, кыргый һәм йорт хайваннары уенчыклары, аудиоязма, кечкенә өлешләргә киселгән тиен һәм төлке рәсемнәре, кыргый хайван койрыклары (уенчык), кыргый хайваннар битлекләре.

Төп белем бирү өлкәсе: танып белү.

Интегральләштерү: социаль-коммуникатив, әдәби-эстетик, физик, сөйләи телен үстерү белем бирү өлкәсе.

 

Эшчәнлек барышы:

  1. Оештыру өлеше.

- Балалар, мин сезгә өстәлләр артына урыннарга утырырга тәкъдим итәм. Сезгә ничек җайлы, аякларыгызны шулай куегыз. Кулларыгызны ничек куйсагыз алар армаслар? Карагыз әле, балалар, сез ничек утырдыгыз. Матур итеп утырдыгыз да кулларны өстәл өстенә ничек куйдыгыз. Менә шушылай итеп балалар мәктәптә утыралар. Ләкин мәктәптә өстәлләр юк, анда нәрсәләр бар? Һәм мәктәптәге шөгыльләр ничек дип аталалар? Мәктәптә укучы балалар кемнәр була әле? Дөрес, мәктәптә укучы балалар - укучылар дип аталалар һәм алар менә хәзер сез утырган төсле матур итеп парталар артына утырып дәресләрдә белем алалар. Ә дәресләрне мәктәптә кем уздыра? Дөрес, мәктәптә дәресләрне укытучы уздыра. Киләсе уку елында сез дә укучылар булачаксыз һәм мәктәптә белем алачаксыз.

   2. Төп өлеш.

 - Ә хәзергә без бакчада тәрбияләнүче балалар һәм мин сезне үземнең яныма чакырам. Балалар, кәефләрегез яхшымы? Барыбыз да бергә тирә-юньдәгеләргә, барлык табигатькә хәерле иртә телик.

Хәерле иртә, агачлар,

Хәерле иртә, кошлар,

Хәерле иртә, табигать,

Хәерле иртә, дуслар!        

- Балалар, карагыз әле, бүген бүлмәдә төрле-төрле тылсымлы тартмалар, серле капчыклар бар. Алар сезгә нәрсәне хәтерләтәләр? (Балалар җаваплары)

- Хәзер елның кайсы вакыты? Ә кышта ничә ай бар? Нинди айлар? Ә яңа ел бәйрәме нинди айда була? Димәк Яңа ел бәйрәме күптән узды, Кыш бабай бүләкләрен таратты, димәк, бу тартмаларда Кыш бабай бүләкләре түгел. Аларда нәрсәләр бар икән? Беләсегез киләме? Аны белер өчен төрле биремнәр үтәргә, сынаулар аша узарга кирәк. Мин сезгә берничә табышмак әйтәм. Ә сез миңа кул күтәреп җавап бирерсез.

Үлән ашый, май ташый.  (Сыер)

Сабан туенда узыша,

Кешеләргә булыша.  (Ат)

  • Ә сыер, ат - алар нинди хайваннар дип аталалар? (Йорт хайваннары). Бу тартмада нинди хайваннар дип уйлыйсыз? Бәлки сез йорт хайваннары турында табышмаклар беләсездер? Кем әйтергә тели?

Сакаллы килеш туа,

Берәү дә гаҗәпләнми.  (Кәҗә)

Мырык-мырык, мырылы,

Бигрәк каты борынлы.  (Дуңгыз)

Табышмак әйтәм сезгә,

Нәрсә йон бирә безгә?  (Сарык)

- Димәк, балалар, бу тартмада нинди хайваннар? (Йорт хайваннары). Ләкин анда йорт хайваннары гына түгел. Игътибар белән минем биремне тыңлагыз. (Өстәлдә геометрик фигуралар – овал, түгәрәк, өчпочмак, квадрат, турыпомаклыклар.).

- Балалар, өстәлдә нәрсәләр күрәсез? (Балаларга өстәлдән квадратлар һәм турыпочмаклар алырга кушам). Сезнең кулда нәрсәләр? Квадрат нинди була? Турыпочмаклык нинди була?

- Квадрат алган балалар йорт хайваннарын,  турыпочмаклык алган балалар, сез тартмада калган башка әйберләрне  алыгыз. (Тартмадан хайваннарны алу. Ике командага кара-каршы басарга тәкъдим итү). (Йорт хайваннары алган балалардан сорау). Балалар, сездә нинди хайваннар? (Балаларның җаваплары).  (Башка материкларда яшәүче хайваннарны алган балалардан сорау). Ә сез нәрсәләр алдыгыз? Искә төшерик әле, бу җәнлекләр кайларда яшиләр?  Алар башка материкларда яшиләр һәм ничек аталалар? (Кыргый җәнлекләр). Балалар, ни өчен йорт  хайваннары – йорт хайваннары дип , кыргый хайваннар - кыргый хайваннар дип аталалар? Алар үзләренә ризык яки ашарга каян табалар? (Балаларның җаваплары). Бу хайваннарны кайда урнаштырыйк икән? (Йорт хайваннарын йорт һәм ишегалды макетына урнаштырабыз). Балалар, арслан, фил, маймыл, дөя, жираф, көнгерәне кайда урнаштырыйк? Дөрес, балалар, бу хайваннар безнең  табигать шартларында яши алмыйлар. Шуңа күрә аларны зоопаркка урнаштырыйк.  

-    Балалар, без сезнең белән нинди илдә яшибез? Ә Россиядәге табигать шартларына нинди җәнлекләр яраклашкан, искә төшереп әйтеп үтик әле. Без бу турыда урманчы булып эшләгән Әлфәт абый Ибраһимов белән очрашуда да сөйләштек.   (Бүре, төлке, керпе, куян, поши, кабан, тиен, аю). Бәлки ул җәнлекләр бу тартмага яшеренгәннәрдер. (Тартманы карау. Аннан куян маскасы килеп чыга). Ул җәнлекләрне табар өчен безнең үзебезгә шул җәнлекләрнең берәрсенә әйләнеп уйнап алырга кирәк.

  Музыкаль уен:  “Куянкай”.

 

Ак    куянкай    утыра,

Колакларын   селкетә.

Менә шулай (2 тапкыр)

Колакларын селкетә.

Куян туңа башлагач

Тәпиләрен җылыта.

Менә шулай (2 тапкыр)

Тәпиләрен җылыта.

Куян тагын да туңа,

Сикергәләп тә куя.

Менә шулай (2 тапкыр)

Сикергәләп тә куя.

- Балалар, бу тартмада ниндидер конвертлар бар. (Конвертлар турыпочмаклык һәм квадрат рәвешендә). Һәрберегез берәр конверт алыгыз әле. Алар сезнең өчендер. (Һәр балага гомуми рәсемнең бер өлеше туры килә). Хәзер өстәлләр янына барыйк һәм конвертларны ачыйк. Сезнеңчә анда нинди бирем бар икән?  (Балаларның җаваплары). Без бит берничә өлешкә бүленгән җәнлек рәсемнәрен бербөтен рәсем итеп җыя беләбез. Менә хәзер дә сезгә бу рәсем кисәкләрен бергә кушып бер бөтен рәсем төзергә кирәк. (Балалар эше. Башкара алмасалар балаларга юнәлеш бирәм). Балалар, игътибар белән үзегезнең һәм иптәшләрегезнең рәсемнәрен карагыз әле. Бәлки сезгә берәр ничек берләшергә кирәктер? Бертөрле формадагы рәсемнәрне берләштерергә кирәктер?  (Балалар эше). Нәрсә рәсемнәре барлыкка килде?  

-     Гаяз, биремне үтәр өчен син кем белән эшләдең? Нияз, син рәсемне кем белән төзедең?  Балалар, бу биремне ялгыз гына башкарып чыга алдыгызмы?

Өлешләрдән бербөтен рәсем җыяр өчен сезгә нәрсә ярдәм итте?

(Балалар җаваплары- берләшеп эшләү, дус эшләү)

- Балалар, миңа карагыз әле. Күзләрегеә арыдымы? Барыбыз да күзләрне йомып, аларны ял иттерәбез. Күзләрне йомган килеш 10 га кадәр саныйк әле.

Уң кулыгызны (сул кулыгызны) күтәрегез. Сул аяк белән (уң аяк белән) тыпырдагыз. (Балалар күзләрен йомып биремнәрне эшләгән арада аларның өлешләрдән җыйган рәсемнәрен төсле ясалган бербөтен рәсемнәр белән алыштырам).

- Әйдәгез хәзер төлке белән тиенне тасвирлап чагыштырыйк.

- Бәлки сез кыргый хайваннар турында шигырьләр сөйләрсез. (1-2 баладан шигырь сөйләтәм)

Куян.        Нәкый Исәнбәт.

Әй куян, куян,

Кечкенә генә,

Бик йомшак кына,

Бик куркак кына.

Ике колагы

Озынкай гына.

Аягы җиңел,

Мамыктай гына.

Тиен.         Әнәс Кари.

Урманда бер зур койрыклы

Җитез тиен

Агач башларында яши

Кышын-җәен.

Агачлардан-агачларга Сикереп үтә, Чикләвекләр ашап шунда.

 Гомер итә.

(Балаларга тартманы карарга кушу. Аннан койрыклар чыга).

Тәрбияче: - Балалар, нәрсәләр таптыгыз сез?

(Балалар җавабы- койрыклар)

Бүлмәгә капчык күтәреп Төлке керә. Бер кешене дә күрми, үзалдына сөйләнә, капчыгына да эндәшкәләп ала.

Төлке:   Нәрсә эшлисез инде анда? Тынычланыгыз!

Балалардан сорыйм: - Балалар, бу кем?

- Бу төлке.

Тәрбияче: Балалар, төлке нинди зур әдәпсезлек эшләде? Ул безгә ничек итеп килеп керде?

Балаларның җавабы - (Ишек шакымады, керергә рөхсәт сорамады, исәнләшмәде).

Тәрбияче: Аңладыңмы, төлке?  

Төлке:  Аңладым. (Өстәл шакый).  Керергә ярыймы? Исәнмесез.

Тәрбияче:  Әйдә кер, төлке.  Нәрсә эшләп йөрисең?

Төлке:   - Менә, койрыгымны югалттым. Койрыгымнан башка мин нинди төлке инде?

Тәрбияче: -  Балалар, сез нәрсәләр таптыгыз? (Койрыклар). Ә тапкан әйберне нәрсә эшләтергә кирәк?  (Балалар җаваплары...)

Тәрбияче: Гаяз, мә әле, төлкегә үзенең койрыгын бир. (Гаязга яки башка балага куян койрыгы бирәм. Балалар минем хатаны төзәтергә тиешләр). Балалар, төлкегә үзенең койрыгын бирегез. Хәзер төлкегә башка хайваннарның койрыкларын аңлатып әйтеп бирегез. Ул аларны хуҗаларына тапшырсын.  (Төлке, куян, тиен, бүре койрыкларын балалардан әйттерү.)  

Төлке: Рәхмәт сезгә! Менә шуның өчен мин сезгә боларны бүләк итеп калдырам. Сау булыгыз!

Балалар: Сау бул, төлке!

Тәрбияче: -   (Балаларга тартмадан үзләре шөгыльләрдә ясаган кыргый җәнлекләрне  алырга тәкъдим итәм. Кайсысы нинди җәнлек булуын сорыйм. Ә рус телендә әйтә аласызмы? Волк-волчонок...). Балалар, бу җәнлекләр кайда яшиләр? (Урман макетын карау. Нәрсә ул урман соравына җавап бирү).  Хәзер без аларны үзләренең яшәү урыннарына урнаштырыйк. Урманга барлыгы ничә җәнлек җибәрдек. 1 аю йоклый, ничә җәнлек калды? 1 бүре качты, ничә җәнлек калды? Без кышкы урманда нинди җәнлекләрне очрата алмыйбыз? (Аю, керпе) Алар кыш көне нәрсә эшлиләр?

Менә бик күп биремнәр эшләп безнең табигать шартларына яраклашкан кыргый хайваннарны да таптык һәм аларны кайда җибәрдек? (Урманга).

Тәрбияче: Вот все зверюшки собрались на лесной опушке.

(Балаларга кыргый хайваннар маскасы кидерәм).

А вы покажите как ходят, как ведут себя эти животные.

 На лесной опушке собрались зверюшки.

 Зайки-попрыгайки у опушки скачут,

 Злые волки в чаще воют, словно плачут:

-У-у-у! У-у-у!

Белки-разлетайки на макушках сосен,

А лиса-лисичка, рыжая сестричка

Хвостиком метет, носиком ведет.

Только мишка спит в берлоге,

У него замерзли ноги.

Мы листочком залетели,

Мишке мы укрыли дом,

Чтоб спалось ему так сладко.

Вот  закончилась зарядка.

    Балалар, без бүген нәрсәләр турында сөйләштек? Миңа сезнең бүгенге җавапларыгыз ошады. Сез кыргый хайваннар турында яхшы беләсез. (Кайсы балаларның   җаваплары ошавын, кемнәрнең актив катнашуын әйтеп үтәм). Төлке һәм тиен рәсемнәрен сез ничек итеп , кемнәр белән җыйдыгыз?

   Мин сезне мәктәпкә укырга баргач та бакчада алган белемнәрегезгне кулланып тырышып яхшы укырсыз, дип өметләнәм.

    Әле безнең төлке калдырган серле капчык калды. Анда нәрсә булырга мөмкин икән?  (Тартманы ачам. Анда шарлар, ул шарларга “Тиремкәй” әкияте геройлары ясалган). Балалар, бу җәнлекләр нинди әкияттән? Алар сезгә төлкедән бүгенге матур җавапларыгыз өчен булсын. Алар белән без нәниләргә “Тиремкәй” әкиятен күрсәтербез. Рәхмәт сезгә, балалар.

Кулланылган әдәбият:

УМК “Туган телдә сөйләшәбез” З.М.Зарипова

УМК “Изучаем русский язык” С.М.Гаффарова

“Балалар бакчасында тирә-юнь белән танышу” О.А.Соломенникова

“Әйләнә-тирә дөнья белән танышу” Н.Г.Гарипова

“Балачак аланы” К.В.Закирова        

“Балачак- уйнап-көлеп үсәр чак” К.В.Закирова

“Үстерелешле уеннар” З.М.Зарипова


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема: Кыргый хайваннар.Тирә-юнь белән танышу(уртанчылар төркеме)

Максат:  Балаларның кыргый хайваннар турында белемнәрен ныгыту,аларның кайда яшәүләре, нәрсә  белән туклануы турында аңлату.Ярдәмлек: Кыргый хайваннар рәсеме, маскалар.  Барышы:Тәрбияче...

Йорт һәм кыргый хайваннары. Презентация

Йорт һәм кыргый хайваннары...

"Кыргый хайваннар һәм аларның балалары"

Бу шөгылемдә мин балаларны кыргый хайваннар белән якыннанрак таныштыруны максат итеп куйдым.Аларның тормыш рәвеше,туклануларын,нинди шартларда кышлауларын аңлаттым....

Танып белү. Зурлар төркеме балалары белән «Кыргый хайваннар» темасына шөгыль

Балаларда кыргый хайваннарга карата кызыксыну һәм сакчыл караш тәрбияләү. Кыргый хайваннар турындагы белемнәрен баету.Аларның нәрсә белән тукланулары, яшәү шартларына ничек җайлашулары турында сөйләү....

Кыргый хайваннар

Кыргый хайваннар....

Конспект непосредственной образовательной деятельности по художественному творчеству: рисование / татарский язык на тему: « Кыргый хайваннар» - «Дикие животные». ( в татарской подгруппе 1 подготовительной группы)

Конспект  непосредственной образовательной деятельности по художественному творчеству: рисование / татарский язык на тему:  « Кыргый хайваннар» - «Дикие животные». ( в татарской подгруппе 1 ...