"Кошлар-безнең дуслар" темасына шөгыль
план-конспект занятия по окружающему миру (подготовительная группа) по теме

Гильметдинова Лейсан Газинуровна

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен әзерләнгән "Кошлар-безнең дуслар" дигән шөгыль эшкәртмәсе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл koshlar_zanyatiya.docx23.16 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы “Янил урта мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясенең мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме.

Тема:

“Кошлар-безнең дуслар”

                           

     

Төзеде:

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы “Янил урта мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясенең мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме тәрбиячесе Гильметдинова Ләйсән  Газинур кызы.

2017 ел

Программа:

Мәктәпкәчә белем бирү программасы

Төркем:

Мәктәпкәчә әзерлек төркеме

Юнәлеш:

Танып белү-сөйләм үсеше

Төп белем бирү өлкәсе:

“Танып белү” белем бирү өлкәсе

Интеграцияле белем бирү өлкәләре:

“Аралашу”,”Хезмәт”,”Матур әдәбият уку”,”Музыка”.

Үткәрү формасы:

Махсус оештырылган өйрәнү шөгыле

Максат:

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда табигатькә кызыксыну уяту

Тәрбияви:

Табигатьтәге кошларга сак караш,кайгыртучанлык һәм һәм ярдәм итү теләге уяту

Үстерелешле:

Кошлар турында алган белемнәрне ныгыту,хәтер һәм фикер йөртү сәләтен үстерү,сүз байлыгын арттыру

Белем бирү:

Әйләнә-тирәдәге күчмә һәм кышлаучы кошлар тормышы турында күзаллау формалаштыру

Көтелгән нәтиҗә:

Куелган максатка ирешү

Алымнар һәм ысуллар:

Сорау-җавап әңгәмәсе,тасвирлау,чагыштыру,табышмаклар табу,күмәк уен,компьютер чаралары куллану

Җиһазлау:

Күргәзмә әсбаплар

төрле кош рәсемнәре

“Могҗизалар кыры” уенына әсбаплар

“Белмәмеш” киемнәре

Техник чаралар:

экран белән проектор

магнитофон

кошлар тавышы язылган аудио-язма

Сүзлек эше:

Актив:җимлек,сайрый,алъяпкыч, тылсымлы

Пассив:кырпак,талчыбык,могҗизалар.

Шөгыльгә кадәр әзерлек эшләре:

Әти-әниләрдән кошлар өчен җимлекләр ясап килүләрен сорау;кошлар турында шигырьләр,табышмаклар,эндәшләр,тизәйткечләр,татар

халкының кошлар килүгә бәйле сынамышларын өйрәнү.

Шәхси эш:

Кириллга  тулы , дөрес җөмләләр төзергә ярдәм итү

Станиславка  игътибарын тупларга булышу

Төзелеше:

1. Психологик оештыру моменты-2мин.

2. Экран һәм проектор ярдәмендә кошларны тасвирлау-5мин.

3. Кошлар турында табышмаклар әйтү,шигырьләр уку-3мин.

4. Физминут. Уен “Очты,очты..”-2мин.

5. “Могҗизалар кыры” уены- 5мин.

6. Сюрприз момент.Белмәмеш керүе- 4мин.

7. Кошларның табигатькә файдасы  турында сөйләү- 3мин.

8. Кошларга ничек булышырга- 2 мин.

9. Магнитофон язмасында “Сыерчык”җырын җырлау- 1мин.

10. Йомгаклау- 1мин.

Шөгыль барышы

Хәерле көн балалар, кәефләрегез ничек? (апаның кәефен сорыйлар)

Әйдәгез бер- беребезнең кәефен күтәреп алыйк әле. (түгәрәккә басалар, кулга кул тотынышып, бер-берсенә хәерле көн телиләр?

Балалар, мин сезгә табышмак әйтәм, жавабын табыгыз.

Озын томшык, ике канат,

Очып килсә, ерткыч бөҗәкләрнең эше харап

Бу нәрсә? (Кош) Бүген без кошлар турында сөйләшербез. Шундый сорауга җавап бирегез әле: сез нинди кошларны беләсез? (Балаларның җаваплары) Кошларны нинди төркемнәргә бүләбез? (Күчмә һәм кышлаучы)   Балалар, кошлар хайваннардан нәрсәләре белән аерылалар? (Кошлар оча, гәүдәләре каурый белән капланган).  Кош нинди өлешләрдән тора? (Баш, гәүдә, канатлар, койрык, томшык, тәпи)

Уен “Кошны төзе” (Балалар гәүдә өлешләрен берләштереп кош силуэтын төзиләр)

1.Магнитофон тасмасында кошлар тавышын тыңлау.

-Балалар,бу нинди тавыш? Сез беләсезме?

-Бу-кошлар тавышы. Алар җырлыйлар.

-Игътибар белән тыңлагыз әле,сез нинди кошларның сайраганын ишетәсез?

-Сандугач,күке.

-Сандугачны тавышыннан таныдыгыз, ә хәзер кошлар рәсемнәре арасыннан кем күрсәтә ала?

Проектор экраныннан кошлар рәсемнәрен карау.

-Бу сандугач.

-Сандугач турында нәрсәләр беләсез?

-Ул бик матур сайрый(җырлый)

-Ул күчмә кош.

Бер бала рәсем буенча сандугачны тасвирлап сөйли.

-Сандугач караңгы кызгылт(каштан)төсендә,түше һәм муены ак төстә,ә койрыгы караңгы кызыл. Чуар каурыйлары юк,бик гади.

-Әйе,балалар.Сандугач гәүдәгә бик гади күренсә дә, аның тавышы гаҗәеп матур, тыңлаган саен тыңлыйсы килеп тора. Ләкин,сандугачны бик иртә торган,яисә бик соң яткан кеше генә ишетә ала.

Көндезләрен сандугач сайрамый. Сентябрь башларында сандугачлар җылы Африка якларына кыш чыгарга китәләр. Юлда барганда бу кошлар ничек туеналар икән? Кем белә?

-Алар урманнарда өлгергән җиләк-җимешләрне ашыйлар.

-Бик дөрес. Без хәзер сезнең белән бер уен уйныйбыз.

“Могҗизалар кыры”дигән дидактик уен уйнау. Төрле төстә конвертларда төрле кош рәсемнәре салынган. “Могҗизалар кыры”ның угы нинди санга туры килсә,шул санлы  карточканы  алып,бала сөйли.  Мәсәлән:

-Бу конверттагы сыерчык кара-яшькелт төстә. Ул-күчмә кош,яз көне безгә җылы яклардан кайта. Без яңа оя ясап куябыз.

Тәрбияче: Балалар,сыерчык төрле тавышларны шул тавышка туры китереп кабатлый ала. Мәсәлән: сыер “му-му” дип кычкырса, ул да “му-му”дип кычкыра, эт “һау-һау” дип өрсә, ул да шундый тавыш чыгара. Бала елаган тавыш ишетсә,бала елаган тавыш чыгара. Менә нинди юморист кош ул сыерчык.

-Бу-күке. Ул-күчмә кош.  Күке урманда яши. Күк-кү,күк-кү дип кычкыра.

-Күке турында тагын нәрсә беләсез?

-Күке үзенең йомыркасын башка кошлар оясына салып китә.Үзе оя ясамый,күкәйгә утырып бала чыгармый. Аның балаларын башка кошлар чыгарып тәрбияләп үстерәләр.

-Күке кошының файдасы бармы соң?

-Ул агачлардагы кортларны ашый.

-Әйе,балалар,күке агачлардагы зур, йонлач-зарарлы кортларны күпләп ашап бетерә, ә башка кечкенә кошлар ул кортлардан куркалар.

Уен дәвам итә.

- Монда песнәк. Ул кечкенә, матур,сары түшле кош.  Песнәк-кышлучы кош.

- Балалар, исегезгә төшерегез әле, бу кош турында без нинди табышмак беләбез?

Кырау булсын,

Кырпак булсын,

Китмәс дустым.

Җәен,кышын

Салмый сары

Алъяпкычын (Песнәк).

Уен дәвам итә.

-Бу карлыгач. Ул күчмә кош. Ул үзенең томшыгы белән балчык,су,салам ташып оя ясый.

Тәрбияче карлыгач оясы төшерелгән рәсем күрсәтә:

-Менә бу карлыгач оясы. Ул аны саламнан,балчыкны су белән ботап,аны сылап,нинди нык оя ясаган. Бигрәк эшчән кош инде карлыгач! Ә сез карлыгач турында җырлар яки табышмаклар беләсезме соң?

Кулы юк,балчык ташый

Балтасы юк,өй ясый(Карлыгач)

Тәрбияче:ә хәзер бераз ял итеп алыйк. “Очты, очты...” уены.

Тәрбияче күчмә кошлар исемен әйтсә балалар кулларын болгап очу хәрәкәтләре ясыйлар, ә кышлаучы кошлар исемен әйтсә, кулларын югары күтәрәләр.

Кышлаучы кошлар: чыпчык,тукран, саескан, күгәрчен, песнәк, кызылтүш, чукыр һ.б.

Күчмә кошлар:кара карга, сыерчык, карлыгач, күке, тургай, сандугач, кыр казы, кыр үрдәге.торна һ.б.

Балалар урыннарга утыралар. Ишек шакыйлар. Ишектән кулына чыбык (таяк) тоткан Белмәмеш (икенче төркем тәрбиячесе)керә.

Мин Белмәмеш,Белмәмеш

Кошларны куамын,көш-ш!

Тәрбияче:

-Белмәмеш, син нишләп кошларны куасың, нишләп таяк алдың?

-Алар иртән, кичен кычкыралар. Үзләренең бер файдалары юк!

-Балалар, Белмәмеш дөрес эшлиме?

-Юк, Белмәмеш дөрес эшләми.

Белмәмеш: Нишләп дөрес эшләмәскә, кемгә кирәк ул кычкыра гына белә торган кошлар. Әле мин аларның ояларын да туздырам!

-Эх,Белмәмеш, Белмәмеш син кошлар турында бер әйбер дә белмисең икән! Балалар, сөйләп бирегез әле, безгә кошлар нинди файда китерәләр?

-Кошлар агачларны зарарлы бөҗәкләрдән чистарталар.

-Басуда икмәкне саклыйлар, үсемлекләрне начар кортлардан чистарталар.

-Алар матур итеп җырлыйлар. Без кошларны яратабыз.

Тәрбияче: Кошлар- табигать күрке алар. Аларның матурлыгын күреп, тылсымлы җырларын тыңлап, күңел сафлана: алар табигатькә, безнең күңелләргә ямь өстиләр. Китергән файдалары турында үзегез сөйләп бирдегез. Шуңа күрә, без кошларны яратабыз, саклыйбыз, алар турында кайгыртабыз. Балалар, кайсыгыз сөйләп бирә, ничек итеп без кошларга булышабыз?

-Кошларга җим сибәбез.

-Кош оялары ясап куябыз.

-Кыш көне кошларга җимлекләр ясап куярга кирәк.                                Балалар  кошлар нинди азык яраталар? Мин сезгә шушындый кечкенә капчыклар бирәм, аларны капшап карагыз, Белмәмешкә дә күрсәтегез, иснәргә дә була.  Эчендә кошлар яратып ашый торган ризыклар, нәрсә микән? (Балалар җаваплары).

Белмәмеш: Мин хәзер белдем, аңладым. Миңа бик оят. Гафу итегез мине. Мин башка беркайчан да кошларның ояларын туздырмам, аларны кумам.

Тәрбияче: Балалар, без Белмәмешне гафу итик. Ул кошлардан да гафу үтенсен. Аларга җим сипсен, кош оялары, җимлекләр ясап куйсын.

Белмәмеш: Ярар, мин сезне тыңлармын! Сау булыгыз.балалар!

-Сау бул, Белмәмеш.

Магнитофон язмасында “Сыерчык”җырын тыңлыйлар, соңыннан мәйданчыкка алдан әзерләнгән кошлар өчен җимлекләрне эләргә чыгалар.

Сыерчык

И.Шәмсетдинов муз. Г.Лотфи сүз.

Өй түрендә бакчада

Талчыбык куначада

Сыерчык канат кага-

Яз килүгә шатлана.

Җилпенә ул,талпына,

Шатланып сайрап куя:

Ак каенның башында

Бик матур оя тора.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кошлар - безнең дусларыбыз!

Балаларның кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү. Яңа кош - чукыр белән таныштыру. Балаларның танып белү эшчәнлекләрен активлаштыру, күзәтүчәнлекләрен арттыру; сөйләм телләрен баету, бәйләнешле сөйләм...

Кошлар безнең дусларыбыз!

Зурлар төркемендә шул исемдә узган эшчәнлеккә презентация....

Проект "Кошлар - безнең дусларыбыз!"

"Кошлар - безнең дусларыбыз!" шигъри- музыкаль кичәСафина Гөлия Рәшит кызы Ашытбаш балалар бакчасы тәрбиячесе"Исәнмесез кошкайлар", - дигән темага шигырь кичәсе Зал бәйрәмчә бизәлә. Зур паннодагы...

Сценарий праздника "Кошлар безнең дусларыбыз"

Сценарий праздника "Кошлар безнең дусларыбыз"...

Сценарий праздника "Кошлар безнең дусларыбыз"

Сценарий праздника "Кошлар безнең дусларыбыз"...

Кошлар – безнең дусларыбыз. / икенче кечкенәләр татар логопедия төркемендә сөйләм үсешләре тоткарланган балалар белән үткәрелгән ачык шөгыль/

Балаларны күчмә кошлар белән таныштыруны дәвам итү. Тышкы кыяфәтләренә, аерым билгеләренә карап танырга, дөрес атарга өйрәтү. Сүзлекне баету, активлаштыру; фонематик ишетү сәләтен үстерү, сөйләмнең гр...