Мы учим сказки Габдуллы Тукая.
план-конспект занятия по развитию речи (старшая группа) по теме

Хазиева Айгюль Минниязовна

Знакомство старших детй с творчеством татарского поэта Габдуллы Тукая.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon g.tukay_kiyatlren_oyrnbez.doc66 КБ

Предварительный просмотр:

“Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы-Нырты “Миләшкәй” балалар  бакчасы” муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе”

I квалификацион категорияле тәрбияче

 Хаҗиева Айгөл Миннияз кызы.

Максат: балаларда Г.Тукайның күпкырлы иҗатына кызыксыну уяту, ихтирам хисләре тәрбияләү. Г.Тукайның тормыш һәм иҗат юлы белән таныштыру, әдәби әсәрләрне тыңлый  белүләренә ирешү.

Тәрбия бурычы: бөек шагыйрь Габдулла Тукай турында белгәннәрне тулыландыру,табигаткә сак караш тәрбияләү аның матурлыгына соклану.

Үстерү бурычы: әсәрдәге геройның эш-гамәленә карата мөнәсәбәтен белдерү һәм аның үз сүзләрең белән әйтеп бирү күнекмәләрен үстерү. Логик фикерләү сәләтен, сөйләм телен үстерү, балаларны алдашмаска, сабырлык, матурлыкны күрә белү  хисләре тәрбияләү.

Белем бирү бурычы: әдәби әсәрләр аша матурлыкны тоя һәм аңлый-белергә өйрәтү.  

Төп белем бирү өлкәсе: танып белү.

Интеграль белем бирү өлкәләре: аралашу, матур әдәбият, музыка социальләштерү, иҗади сәнгать.

Методик алымнар һәм чаралар: уен, сүзлек өстендә эш, сораулар, үсендерү.

Җиһазлау: мультимедия-проектор, Габдулла Тукай тормышы һәм иҗаты турында слайдлар, Г.Тукай әсәрләреннән күргәзмә, кәрзин, чәчәкләр, әкиятләр рәсеме.

Сүзлек өстендә эш: шәкерт, рәнҗетү, аллы-гөлле.

Көтеләчәк нәтиҗә: балаларда Г.Тукайның күпкырлы иҗатына кызыксыну уяту, ихтирам хисләре тәрбияләү.

Эшчәнлек төзелеше:

I.Эмоцианаль халәт тудыру, кереш оештыру мизгеле.

II. Төп өлеш.

1. Г.Тукай иҗаты турында әңгәмә.

2. Уен “Әкиятнең исемен әйт”

3. Динамик пауза.

4. Сюрприз момент: күбәләк белән кыз.

5. Җыр “Бала белән күбәләк”

6. Дидактик уен “Чәчәкләрнең исемнәрен әйт”

7. Бармак уены.

III. Практик эш. Чәчәкләрнең рәсемен ясау.

IV. Рефлексия.

Эшчәнлек барышы:

Тәрбияче. Исәнмесез, балалар

 Исәнмесез, саумысез.

 Хәерле иртә, балалар

 Имин үтсен көнегез

 Кәефләрегез ничек соң?

 Кояшлы иртә кебек.

Тукай телен, анам телен

Өйрәнергә дип  килдек.

-Язның иң матур бер көнендә, карлар эреп, бозлар агып киткәч, агачларда хуш исле бөреләр уянгач, дөньяга бер кеченә малай туа. Әтисе белән әнисен яраткан, кадерле сабыйлары була ул. Һәм  аңа Габдулла дип исем кушалар.

-Балалар сүз кем турында бара икән? –Габдулла Тукай.

-Әлбәттә, сез дөрес әйтәсез. Бу безнең яраткан шагыйребез Габдулла Тукай турында бара. (Слайд №2)  

    Ә хәзер әйдәгез шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән танышып үтик.

     Габдулла Тукай Арча районының табигатькә бик бай, искиткеч матур Кушлавыч авылында 1886 елның 26 апрелендә  туа. Туган авылын бик яратканга хөрмәт иткәнгә ул авылына карата җырда яза. Әйдәгез бу җырны тыңлап үтик. (Слайд №3)

   Шагыйрьнең бала чагы Газизә исемле апасы янында үтә. (Слайд №4)

Әмма Газизә апаның гаиләсе зур булганлыктан аны Сәгъди абзый үстерә.       Әмма кечкенә Апушка (кечкенә чагында шулай, дип йөртәләр (Слайд №5)) тормыш бик катлаулы, авыр бирелә.

    Еллар үтә Г.Тукай үсеп буйга җитә.(Слайд №6)

   Г.Тукай бик кызыксынып, омтылып рус телен өйрәнә. Рус язучылары А.С.Пушкин, М.Ю. Лермонтов белән танышып алар кебек иҗади яктан тырыш, уңган буласы килә. (Слайд №7)

     Казан шәһәрендә татар язучылары Әмирхан Еники, Фатих Кәрим белән дуслаша.(Слайд №8)

     һәм  ул кулына каләм тотып балаларга  шигырьләр, әкиятләр, җырлар яза башлый.

     Балалар , әйдәгез, сезнең белән Г.Тукай иҗат иткән әкиятләрне искә алып уйнап алабыз.

                                      Уен “Әкиятнең исемен әйт.”

Г.Тукай әсәрләреннән өзекләр укыла.

Нәрсә бу? Качкынмы, җенме? Йә өрәкме, нәрсә бу?
Кот очарлык, бик килешсез, әллә нинди нәрсә бу!
Борыны кәп-кәкре — бөгелгәндер тәмам кармак кеби;
Төз түгел куллар, аяклар да — ботак-тармак кеби.
(«Шүрәле» Слайд №9)

 Мин ятам рәхәт кенә, тормыйм да, кузгалмыйм әле;
Бу тавышка сискәнеп, торган йокысыннан әни.
- Ни кирәк? Кем бу? Кара төндә вакытсыз кем йөри?
Нәрсә бар соң төнлә белән, и пычагым кергере!
(«Су анасы» Слайд №10)

Торып әйтә шул арада Өлкән Бүре,—
Картайган һәм күп эшләрне үткән Бүре:
«Туктагыз, ди, мин тиз генә су китерим,
Суы бик аз, безнең бутка пешәр коры». (
«Кәҗә белән Сарык» Слайд №11)

Тау башына салынгандыр безнең авыл,
Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;
Аулыбызның ямен, суы тәмен беләм,
Шуңар күрә сөям җаным-тәнем белән. («Туган авыл» Слайд №12)

Ул көн буе аузы берлән балчык ташый, 
Балчык берлән матур итеп оя ясый.

Күп эшләде иренмичә; бара-бара 
Чыгарды ул матур-матур балалар да. (
«Карлыгач» Слайд №13)

Тәрбияче. Балалар бик яхшы сез Г.Тукай абыйның шәкертләре булып чыктыгыз, чөнки күпме аның әсәрләрен белдегез.

Ә хәзер, әйдәгез, сезнең белән ял итеп уйнап алабыз.

Динамик пауза.

Утырып иңде арыдык

Бераз ял итеп алыйк.

Кулларны билгә куеп.

 Башларны чайкап карыйк.

 Куллар билгә, өскә, янга,

Утырып-торып алыйк.

Кушаяклап сикерик тә,

Урыныбызга утырыйк.

                                         

Музыка. “Күбәләк” очып керә. Кулына кәрзин тоткан кыз күбәләкне тотарга тели.

Кыз. Нинди матур күбәләк!

“Бала белән күбәләк” җыры. (З.Хәбибуллин музыкасы. Слайд №14)

Кыз. Әйт, әле, Күбәләк,

Сөйләшик бергәләп.

Бу кадәр күп очып

Армыйсың син ничек?

Ничек соң тормышың?

Ничек көн күрмешең?

Сөйләп бирче тезеп

Табаламсың ризык?

Күбәләк. Мин торам кырларда

Болында, урманда.

Уйныймын, очамын,

Якты көн булганда.

Иркәли һәм сөя,

Кояшның яктысы.

Аш буладыр миңа

Чәчәкләр хуш исе.

Тик гомрем бик кыска

Бары бер көн генә.

Бул яхшы, рәнҗетмә,

Һәм тимә син миңа.

Тәрбияче. Балалар сез ничек уйлыйсыз, күбәләкне рәнҗетергә, тияргә, тотарга ярыймы?-Юк.

-Энҗе ни өчен син шулай уйлыйсыз?- Күбәләкнең дә җаны бар, аның очасы килә.

-Ә син Әлфис, тагын нәрсә дияр идең?-Ул матур.

-Айдар, син нәрсә әйтерсең?-Без аңа тисәк аның канатлары сынар, ул оча алмас.

Тәрбияче. Балалар, сез бик дөрес әйттегез. Аның да җаны бар, ул матур ул безнең табигатебезне матурлый, тирә-юньне аллы-гөлле күлмәге белән бизәп тора. Без һәр бөҗәкне, чәчәкләрне табигатьне сакларга, якларга, яратырга хөрмәт итергә тиешбез. Шулай ук үзенең матурлыгы белән тирә яктагы чәчкәләрне бизи. Балалар, әйдәгез, күбәләккә бүләккә чәчкәләр ясап бүләк итәбез. Әмма чәчәкләрне ясаганчы без сезнең белән бер уен уйнап алыйк.

                    Дидактик уен “Чәчәкләрнең исемнәрен әйт”

Тәрбияче. Рәсемнәрне ясый башлаганчы бармакларыбызны языйк.

Бармак уены.

Исәнмесез, балалар!

Исәнмесез, дускайлар!

Әйдә чыгыйк, бакчага

Күңел ачыйп уйнарга.

Аллы-гөлле күбәләкләр

Чәчәкләргә куналар:

Ал чәчәк, ак чәчәк,

Сары чәчәк, күк чәчәк.

Ә монысы- кашкарый

Ул гел кояшка карый.

Шул чәчәкләр арасында

Йөгерешле уйныйбыз.

Бердәм булгач барыбыз

Күңелле уеныбыз.

(Балалар үзләренә охшаган әйберләрне сайлап пластилин, карандаш, фломастерлар, краскалар ярдәмендә чәчәкләр ясыйлар)

Тәрбияче. Карагыз нинди матур чәчкәләр килеп чыкты безнең, барыгызда тырышкан, бөтенегезнеке дә матур булган. Бу чәчкәләребезне күбәләккә бүләк итик.

Күбәләк. Бик зур рәхмәт сезгә балалар. Сез бик акыллы, тырыш икәнсез. Мин бу чәчкәләрне хөрмәт белән саклармын. Ә хәзергә, очыйм мин кырларга, болыннарга. Сау булыгыз.

-Сау бул күбәләк, безгә тагын кил, без сине көтеп калабыз.

Рефлексия. Балалар без бүген кемнең иҗаты белән таныштык? Г.Тукай әкиятләре аша без нәрсәләргә өйрәнәбез? Ә сез, үзегез аның кайсы әкият геройларына ошар идегез һәм ни өчен? Безгә кунакка кемнәр килде? Күбәләкне сез ничек сөендердегез? Ә сез аңа нигә чәчәкләр бүләк итегез соң. Башка әйбер ясап бирмәдегез?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект занятия по развитию речи:"Габдулла Тукай в наших сердцах".

Это занятие систематизирует знание детей о творчестве Габдуллы Тукая, совершенствует навыки выразительного чтения стихотворений, вызывает у детей радость от участия на занятии, воспитывает интерес к т...

"Воспитательное значение произведений Габдуллы Тукая"

Сообщение для воспитателей по развитию у дошкольников нравственных качеств и любви к произведениям Г.Тукая и в связи с его 125 летием....

Габдулла Тукай әсәрләренең балалар тәрбияләүдә әһәмияте.

Бу чыгышында тәрбияче Г.Тукай әсәрләренең балалар тәрбияләүдә әһәмияте турында бәян итә....

Интеллектуальная игра по творчеству Габдуллы Тукая: «Знатоки Тукая».

Интеллектуальная игра  для  проведения  с  педагогамипо  творчеству  Габдуллы Тукая:   «Знатоки  Тукая»....

"Звезда по имени Тукай" в рамках родительского клуба "Дружим с книгами Габдуллы Тукая всей семьей"

Повышение эффективности работы по приобщению детей и родителей к творчеству Габдуллы Тукая....

"Звезда по имени Тукай" в рамках родительского клуба "Дружим с книгами Габдуллы Тукая всей семьей"

Повышение эффективности работы по приобщению детей и родителей к творчеству Г. Тукая....