"Лампочкалар җыены"
материал по развитию речи (младшая, средняя, старшая, подготовительная группа) на тему

Гилазова Гузель Сабирзяновна

Үзем язган әкият

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл lampochkalar_zhyeny.docx13.26 КБ

Предварительный просмотр:

Лампочкалар җыены

Борын-борын заманда түгел, ә хәзерге көннәрдә булган ди бик кызыклы бер хәл. Кечкенә генә шәһәр фатирында ут сүнгән. Ә Мәрьям исемле кызчыкның караңгыда курка торган гадәте бар икән. Ул тиз генә юрган астына кереп чумган һәм менә нинди кызык хәлләр турында ишеткән.

Кызны йокыга китте дип уйлап, йорттагы бар лампочкалар телгә килгәннәр. Алар үзләренчә җыелыш үткәреп, кемнең кирәгрәк икәнен, кайсы утның яктырак януын  исбатлап күрсәтергә уйлаганнар.

Сүзне шәм башлаган.

  • Сез беләсезме, әгәр мин булмасам, йортларда бик караңгы булыр иде,-

дигән.

Аңа каршы шырпы болай дигән:

  • Әгәр җил исеп сүндерсә, син миннән башка яна да алмыйсың бит,- дигән. Инде килеп сине сүндерергә онытсалар, бөтенләй янып бетәчәксең, шуңа күрә син миннән башка гомер итә алмыйсың, - дигән.

Аларның бәхәсенә Ильич лампочкасы кушылган.

  • Карагыз әле, сез нигә бәхәсләшәсез? Монда минннән дә уңайлысы, миннән дә яктырагы юк, -дигән.

Моңа каршы энергияне саклап яндыручы лампочка чәчрәп чыккан:

  •   Беләсезме, кадерлеләрем! Сезнең бәхәскә мин генә нокта куя алам. Берегез дә мин саклаган кадәр электр энергиясен саклап, яндыра алмассыз. Шуңа күрә дә хуҗалар мине кибетләрдән күпләп сатып алалар. Ә сез барыгыз да искелек корбаннары. Сезнең урыныгыз – музейларда, - дигән.  

Бу бәхәсләр, белмим, күпмегә сузылган булыр иде, тик озакламый  таң ата, кызарып кояш чыга, ә өй эче яп-якты була.  Мәрьям дә йокысыннан торып, кояш яктысыннан да яктырак янучы нәрсә булмаганына инанып, балалар бакчасына юл тота.