Кичке уен "Аяз күгем- бәхетле киләчәгем"
план-конспект занятия по развитию речи (подготовительная группа)

Хамидуллина Ильсеяр Иншатовна

Милли гореф-гадәтләрне балаларга өйрәтү, балаларны халык мәдәнияте белән таныштыруны дәвам итү. Татар халкының онытыла барган изге бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрен хәтердә яңарту. Сәньгатле сөйләм телләрен үстерү. Татар халкына ихтирам, горурлык хисләре тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kichke_uen.doc57.5 КБ

Предварительный просмотр:

Әлмәт муниципаль районы мәгариф идарәсе

Әлмәт шәһәре 52-нче гомумүстерелешле балалар бакчасы  «Алтынчәч»

мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

Региональный семинар-практикум «Федераль белем бирү стандартлары шартларында милли тәрбиянең асылы»

Кичке уен

“Аяз күгем-бәхетле киләчәгем”

                                                                                     Сценарияне  әзерләделәр        

                                                                               татар теле тәрбиячесе

                                                                              Хамидуллина И. И. ,

                                                                         музыка җитәкчесе

                                                                      Никулина А. Х.

РТ, Әлмәт шәһәре, 2017 нче ел

Максат:   1. Милли гореф- гадәтләрне балаларга өйрәтү, балаларны халык  

мәдәнияте белән таныштыруны дәвам итү, балаларның күңелен күтәрү. Татар халкының онытыла барган изге бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрен хәтердә яңарту һәм саклау, элекке чорның матурлыгын күрсәтү;

                  2. Балаларда татар халкының җырлы-биюле уеннарына, халык авыз иҗатына кызыксыну уяту;

                  3.Сәнгатьле сөйләм телен үстерү;

                  4.Татар халкына ихтирам, горурлык хисләре тәрбияләү.

Җиһазлар: Зал матур итеп бизәлә, татар милли киемнәре, сөлгеләр, ашъ-  

                      яулыклар куела.

                      Язгы алан-яфраклар яра башлаган каеннар. Каен ботакларында

                      “сандугачлар” куелган.

Тәрбияче: Карап тормый ара еракка,

                   Дуслар килгән безгә кунакка.

                   Дуслык бит ул- тормыш үзәге,

                   Дуслык бит ул- бәйрәм бизәге.

                           Дуслар белән бергә бүген

                   “Уен” үткәрик әле!

                    Халкыбызның йолаларын

                    Искә төшерик әле!

Туган як турында көй яңгырый

Шул көй астында әби белән бабай керә.

Бабай: Соңга калабыз дип куркып, иртәрәк килдек, ахры......

(“Сандугачлар”сайравы ишетелә)

Әби: Аптырама карт кара әле,

         Ничек матур аланда.

         Сандугач сайрый өздереп,

         Җыры сарыла җанга

         Карыйм, карыйм,

         Тик күрәлмим

         Кайда соң үзе, кайда?

(Әби үрелеп-үрелеп ачач башына карый)

Бабай: Нинди матур, моңлы тавыш ишетелә, күңелем тулып җырлыйсы килә башлады.

(Авыл көен җырлыйлар)

Әби: Яшь вакытта болай гына җырламый идек шул, картым. Ии , яшьләр килә түгелме?!

(Матур милли киемнәр кигән кызлар керә)  (“Матур булсын” 1 куплет)

(Исәнләшәләр)

Бабай: Исәнмесез, исәнмесез, балакайларым! Кичке уенга чакырган өчен зур рәхмәт сезгә!

Әби:Инде кунак булыйк кичен,

         Бергә күңел ачыйк бүген.

 1 Кыз: И, әбекәем, күңелләр шатлыклы булганга,
             Без җыелдык инде бу залга!

              Кадерле кунаклар, карагыз

              Без бергәләп күңел ачабыз!

Татар халык җыры “Әнисә”

Малай: “Егетләр әйдәгез, безне чакыралар” дигән тавыш ишетелә, залга егетләр керә.

1 Малай: Исәнмесез кызлар,

        Һавадагы  йолдызлар!

Кызлар: Исәнмесез! Кемнәр дисәк, безнең малайлар икән.

2 Малай: Карагыз әле, малайлар, кызлар бигрәк чибәр

                  Әйдәгез, кызлар, егетләр бергәләп җырлап җибәр!

3 малай:  Җырлыйк әле, җырлыйк әле,

                  Кушылып гармуннарга,

                  Ал чәчәк күк яшик әле

                  Бирелеп бу моңнарга!

“Бию такмаклары”

(кара-каршы җырлау)

4 малай:  Барысы да шундый уңган

                 Барысы да шундый булган,

                 Йөзләре кояш кебек

                 Торалар нурлар сибеп.

5 малай:  Ә хәзер биеп алыйк әле,

                  Оялып тормыйк әле.

                  Сезне матур бии, диләр,

                  Биетеп карыйк әле.

 

Татар биюе башкарыла

2 Кыз: Без биибез тыпыр- тыпыр

             Без биибез топ та топ.

             Әз генә бии башласак ,

             Безне булмый туктатып.

Әби: Ай рәхмәт яугырлары, бигрәк матур биисез.

3 кыз: Туктатмагыз гармунны

             Чакырыйк без малайларны

             Бергә-бергә җырлыйк әле

             Без яраткан җырларны.

Татар халык җыры “Сандугач-алмагач”

Бабай: Йөрәкләрне җилкетә торган көй. Белмим ничек түзәргә?

Әби: Түзеп торма ник түзәсең?!

          Рәхәтләнеп җырлап кал

          Шундый матур уеннарда

          Тыпырдатып биеп ал.

Бабай: Бас,бас, катырак бас,

              Бии икән дисеннәр

              Бу бабайның табаныннан

              Утлар чыга дисеннәр.

              Аягымда читекме,

    Әллә кайтып китикме? 

     Кайтып китсәк үкенербез,

    Әллә сабыр итикме?

    Без килмәдек китәргә

    Килдек гуляйт итәргә.

    Хозяиннар весел булса,

    Можно сабыр итәргә.

              Әбиеңнең кәҗәсе-

              Бакчада кәбестәдә

              Биемәгәч җырламагач,

              Мин монда нәмәстәгә.

Бабай: И, балалар, күңелем бигрәк яшәреп китте.

              Бер уйнап та алыйк әле!

4 кыз: Сандугачлар, былбыллар,

             Тургайлар парлы була.

             Кем уенда парсыз кала,

             Шундук җәзасын ала.

“Парлашып калу ”  уены (Көй уйнаганда таралып биеп йөриләр, көй туктагач парлап калалар,  парсыз калганга җәза бирелә)

Әби: Уеннар бит дусларым,

          Витамин кебек алар.

          Күңелләрне үстерә,

          Йөрәкләргә көч бирә.

               

Җырлы уен “Кулъяулык”

5 кыз: Дуслар белән рәхәтләнеп,

             Күңел ачып ятабыз.

             Дуслар, бәлки бер әкият

             Бергәләшеп уйнарбыз!

6 малай:  Чыннан да, әйдәгез әле,

                  Ял итеп алыйк әле!

                  Әби белән бабайга бер

                  Әкият күрсәтик әле! Кызлар, әйдәгез!

Татар халык әкияте “Өч кыз”

Әби: Әйе шул, балакайларым, яманлыктан яманлык туа, яхшылыктан гына яхшылык чыга. Ә сезнең инде инсафлы, тәртипле, ярдәмчел, талантлы, яхшы балалар булуыгыз күренеп тора!

Бабай: Шундый булып үсегез, балалар, гомерегез бәхетле булсын, бәхетегез гомерле булсын!

Әби: Менә шулай уйнаганнар

          Биегән, җырлаганнар

          Сезнең бабай һәм әбиләр

          Безнең әти-әниләр!

Бабай: Рәхмәт, рәхмәт барыгызга

              Күңелле ял иттердегез.

              Яшь чакларны искә төшереп

              Йөрәкләрне җилкеттегез.

Күмәк җыр. “Матур булсын”


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Выступление на родительском собрании "Әдәпле булу- бәхетле булу"

Гаиләдә балаларны әдәплелек кагыйдәләренә өйрәтү. Балаларга мирас итеп нәрсә калдыра алабыз, аларга нинди тәрбия бирәбез. Олуг язучыларыбызнын мисалларын китерү....

Китаплы гаилә - бәхетле гаилә.

Китап – кеше тормышында зур әһәмияткә ия. Югары технологияләр, компьютер заманында кеше барыбер китапсыз, китап укусыз яши алмый....

"Җиде бабасын белгән кеше бәхетле була"

Материал по нравственному воспитанию...

Дидактическая игра "Минем бәхетле өем" ("Мой счастливый дом")

Дидактическая игра направлена на развитие математических способностей дошкольников и формирования активного словаря у детей при реализации УМК «Татарча сөйләшәбез». Игра начинается с простого ман...

Сығарылыш кисәһенә сценарий «Бәхетле баласаҡ - карабы»

сценарий на выпускной вечер в детском саду...