“Тылсымлы сүзләр иленә сәяхәт”.
план-конспект занятия по развитию речи (подготовительная группа)

Гилязиева Эльза Абдулхаковна

Образовательная деятельность  по развитию речи на татарском языке для подготовительной группы.

Материал поможет развитию речи на татарском языке . 

А также знакомству с правилами поведения, воспитывать уверенность в том, что дружба является одним из важнейших качеств во взаимоотношениях людей.

Воспитание интереса и любви к произведениям устного народного творчества.

Скачать:


Предварительный просмотр:

МБМББУ « ТР Биектау муниципаль районы Ташлы Кавал

«Кояшкай» балалар бакчасы»

Тема:

“Тылсымлы сүзләр иленә сәяхәт”.

(балалар бакчасында мәктәпкә әзерлек төркемендә ана теленнән белем бирү эшчәнлеге)

Автор: тәрбияче Гыйлаҗиева

                                                                   Эльза Габделхак кызы

Максат: Балаларда кешелеклелек, әдәплелек, туган илгә мәхәббәт, кешеләр белән аралашу күнекмәләре булдыру, яхшы гадәтләр тәрбияләү.

Үз-үзләрен дөрес тоту кагыйдәләре белән таныштыру.

Кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләрдә дуслыкның иң мөһим сыйфатларның берсе булуына ышаныч тәрбияләү.

Балаларның сөйләм телен, игътибарлылыкларын үстерү.

Халык авыз иҗаты әсәрләренә кызыксыну һәм мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау: сәяхәт картасы, тукталышлар исемлеге язылган плакатлар.(“Әссәламегаләйкем”, “Чишмә”, “Дуслык”, “Шәфкатьлелек”), автобус рәсеме, тылсымлы сүзләр, яфраклар, өч түгәрәк ( кызыл, сары, яшел).

Материал: “Көч һәм рух тамырлары”: Әдәплелек дәресләре,

Персонажлар: аю, куян, тиен.

Алдан эшләнгән эш: әдәплелек тәрбиясенә багышланган шөгыльләр, әңгәмәләр уздыру, мәкальләр, шигырьләр, җырлы уеннар өйрәнү.

Сүзлек эше: дус, шәфкатьлелек.

Сәяхәт барышы.

Балалар, килегез минем яныма, түгәрәккә басабыз.

Психогимнастика: Кояш чыкты, күзен кысты,

Йоклап ятма, ялкау булма,

Тор, - диде.

Мин кояшка сәлам бирдем

Әйдә, бергә уйныйк, - дидем.

Хәзер без дә, балалар, учыбызга җылыны җыйдык, бер-беребезгә кулыбызны, үз җылыбызны бирдек, елмаештык.

-Хәерле иртә, балалар! Хәлләрегез ничек? Мин бик шат.

-Балалар, әйдәгез әле, “Булсаң зирәк - әйт тизрәк ”уенын уйнап алабыз. Сез игътибарлы, җитез булыгыз!

Сораулар:

Сиңа ничә яшь?

Син ничәнче балалар бакчасына йөрисең?

Синең әтиеңнең фамилиясе ничек?

Сезнең гаиләдә ничә кеше?

Конфет ашагач, кәгазен кая ташлыйсың?

Әниеңнең әнисе сиңа кем була?

Ялгыш кына берәр кешене рәнҗетсәң, нәрсә дисең?

-Булдырдыгыз, балалар. Без бүген сезнең белән “Әдәплелек иле” нә сәяхәткә чыгабыз. Сәяхәтебезнең юлы озын.Шуңа күрә автобуска утырып барырбыз

-Автобуска утыру өчен билетлар алырга кирәк, ләкин билетлар акчага сатылмый. Билетларны алу өчен тылсымлы сүзләр әйтергә кирәк.

(Балалар тылсымлы сүзләр әйтеп билетлар алалар)

-Автобуска утырдык,

Сәяхәткә җыендык.

Би-би-би, би-би-би

Сәяхәткә кузгалдык.

-Без сезнең белән әдәплелек иленә килеп җиттек.

I тукталыш. “Әссәламегаләйкем”. (“Әссәламегаләйкем”җыры башкарыла. Р.Әхиярова көе, Г.Садә сүзләре.)

-Балалар, бу җыр сездә нинди хисләр уятты? (Күңел күтәрелә, синең белән, кояш белән исәнләшәләр.)

-Исәнмесез!

Без бер-беребезгә нинди сүз әйттек?

Гади “исәнмесез”дән башка бер сүз дә әйтмәдек.

Нидән соң бер тамчы кояш артты дөньяда?

Нидән соң бер тамчы бәхет артты дөньяда?

Нидән соң бер тамчы шатлык артты тормышта?

- Балалар, нидән соң бер тамчы шатлык артты тормышта?(Матур итеп исәнләштек.)

-Димәк, “Исәнмесез” дигән сүз гади сүз түгел, ул – тылсымлы сүз. Ул миңа, сиңа исәнлек-саулык телим дигән сүз. Әйтегез әле, танышлар, дуслар, тәрбиячеләр белән генә исәнләшәләрме, әллә әти-әниең, әби-бабаң белән дә исәнләшү кирәкме? Х.Халиковның “Хәерле иртә” шигырен тыңлап китик. Аны безгә Айзилә сөйләп күрсәтер.

- Сез әти-әниләрегезгә хәерле иртә телисезме? Тагын нинди сәламләү сүзләре беләсез?(“Хәерле иртә”, “Хәерле көн”, “Хәерле кич”, “Тыныч йокы”.)

Көнебезне исәнләшү сүзләре белән башлыйбыз, ә нинди теләк белән тәмамлыйбыз?(“Тыныч йокы”.)

-Тыныч йокы,әнием!

Тыныч йокы, әтием!

Тыныч йокы, үземә,

Тыныч йокы, күземә!

-Бу тукталышта сезнең зирәклекне сынап карар өчен уен әзерләгәннәр. Уен “Охшаш һәм аермалы якларын тап” дип атала.(Самолет һәм автобус рәсемнәре күрсәтелә.)

-Булдырдыгыз,балалар! Хәзер алга таба юлыбызны дәвам итәбез.

II тукталыш. “Чишмә”.

(Чишмә тирәсендә төрле су савытлары, пакетлар аунап ята. )

-Без сезнең белән чишмә буена килеп җиттек. Ләкин чишмәбез тирәсе бик пычранган, аңа ярдәм итәргә кирәк.(Балалар чишмә буен чистарталар.)

Элек-электән әби-бабаларыбыз чишмәләргә изге әйбер итеп караганнар. Чишмәләрнең суы искиткеч тәмле, шифалы. Карагыз әле, балалар, безнең чишмәбез дә ничек итеп челтерәп ага башлады.

Чишмә янында ял итеп алыйк.(чишмә челтерәве)

Бу гади чишмә түгел,аннан су урынына яктылык ага. Күзләрне йомдык.Хәзер бу ак яктылык сезнең башыгыздан ага, әкрен генә маңгаегыз, авызыгыз,муеныгызның җиңеләеп китүен сизәрсез. Ак яктылык җилкәгездән,күкрәгегездән ага һәм сезгә рәхәт,җиңел.Сез сулыш аласыз,чыгарасыз һәм сезгә яңа көч,куәт өстәлә. Хәзер уй белән ак яктылыкка рәхмәт әйтегез.Әзрәк киерелдек,турайдык,күзләрне ачтык.

-Зур елгалар чишмәләрдән башлана.Чишмә яшәүдән туктаса, елга-күлләрдә су бетәчәк,ямь калмаячак.Чишмәләрне саклагыз!

-Бу тукталышта сезгә яшел алма, кыяр, кызыл помидор әзерләгәннәр.” Кайсы артык” уенын уйнап алырга кирәк.

Уен “Кайсы артык”.

-Сез бик зирәк, акыллы. Юлыбызны дәвам итәбез.

III тукталыш. “Дуслык”.

-Балалар, дус сүзен сез ничек аңлыйсыз?(Дус – якын иптәш.)

Дуслар ни өчен кирәк? Сезнең якын дусларыгыз бармы?(Җаваплар тыңлана, фикер алышу.)

Р.Мингалимнең “Дусларың гына булсын ”шигырен ике бала сөйли.

-Егылсаң тарып була, Сөйләшеп, уйнап була,

Торсаң йөгереп була, Күп нәрсә белеп була.

Йөгерсәң җитеп була – Шаярып, көлеп була -

Дусларың гына булсын! Дусларың гына булсын!

-Дуслык турында нинди мәкальләр беләсез?

Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын.

Яңа дуслар таптым диеп, иске дусны ташлама.

Дустың үзеңнән яхшы булсын.

Җырлы-биюле уен “Куш кулым”.

-Юл кешесенең юлда булуы хәерле диләр.Алга таба юлыбызны дәвам итик.

IV тукталыш. “Шәфкатьлелек”.

-Хәзер без җайлап утырыйк, балалар безгә Ш.Галиевның “Курыкма, тимим!” дигән шигырен сәхнәләштереп күрсәтерләр.

Тәрбияче. Малай урманга кергән,

Каршында Куян күргән.

Куянкай дер-дер килгән:

Куян. Инде нишләтер?

Малай. Күрергә клдем,

Курыкма,тимим.

Малай Куянны сыйпый, саубуллаша.

Тәрбияче. Малай эчкәрәк кергән,

Каршында Тиен күргән.

Тиенкәй дер-дер килгән:

Тиен. Инде нишләтер?

Малай. Күрергә клдем,

Курыкма,тимим.

Малай Тиенне сыйпый, саубуллаша.

Тәрбияче. Урманда озак йөргән,

Анда Аюны күргән.

Малай . Инде нишләтер?

Аю. Курыкма,тимим,

Шәфкатьле баланы мин

Күрергә клдем!

-Балалар, ни өчен аю малайга тимәгән? Бу малай нинди?

Безгә монда да бирем әзерләп куйганнар. Өстәлдә төрле рәсемнәр,бергә куеп чагыштырып карагыз әле, боларны ни өчен парлы дип була?

Уен: “Бу предметларны ни өчен парлы дип була?”

Карандаш, урындык – агачтан ясалган

Керпе, чыршы – энәле

Машина , курчак – уенчыклар

Кояш, лимон – сары төстә

Шар, самолёт – очалар

Малай, куян – сикерәләр.

-Безнең сәяхәтебез ахырына якынлаша. Әйдәгез, тагын бер уен уйнап алыйк.

Киресен әйт” уенын уйнау.

Исәнмесез– сау булыгыз

Матур – ямьсез

Хәерле иртә – хәерле кич

Начар – яхшы

Чиста – пычрак

Юмарт – саран.

-Исәнләшә белеп тә саубуллашырга оныта торган булсагыз, сезне әдәпле бала димәсләр.Нинди саубуллашу сүзләребез бар?(Хушыгыз, сау булыгыз, исән

булыгыз.) Боларны онытмагыз.

-Тәмле әйбер ашагач, авызга рәхәт була, тәмле сүз ишеткәч күңелгә рәхәт була. Ашый торгач, тәмле әйбер бетә. Ә тәмле сүз!..Күпме генә тыңласаң да, күпме генә кабатласаң да тәмле сүзнең кадере китми, ул күңелдә саклана. Ул сүзләрне ешрак әйтегез!

Безнең сәяхәтебез тәмамланды. Без “Әдәплелек”илендә булдык, шушы илдә калыйк. Һәрвакыт шулай әдәпле, тәртипле булыйк, балалар!

Тәрбияче. Мин бәхетле булыр идем,

Сөйләшсәгез ана телендә.

Әти-әни! Рәхмәт сезгә диеп

Әйтәлсәгез татар телендә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект занятия по обучению татарскому языку в старшей группе Тема: “Тылсымлы кыш.”

Хочу вашему вниманию представить конспект, интегрированное занятие по обучению татарскому с элементами фольклора, нетрадиционного рисования.  В конспекте использованы такие методические приемы: вхожде...

"Тылсымлы инә."

Балаларнын иҗади уйлау, күзаллау сәләтен        баету,булган белемнәренә нигезләнеп яңа ситуацияләр куллану .Предметларнын характерлы сыйфатларын билгеләү,анал...

Тема: Тылсымлы светофор һәм юл билгеләре патшалыгына сәяхәт

Татар телендә зурлар группасы өчен юл йөрү кагыйдәләре буенча конспект....

Тылсымлы дөнья

Ата - аналар өчен ачык бәйрәм иртәсе...

Тылсымлы сүзләр

конспект занятия для первой младшей группы на татарском языке...

"Тылсымлы урман аланы"

Максат: Балаларны урман, аланлык, анда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштыру.Җәнлекләр, кошлар, үсемлекләр турында белемнәрен киңәйтү. Алар арасындагы бәйләнешләрне балаларга аңлату, һәр нәрсәнең...

Тылсымлы буяуҙар иленә сәйәхәт

Кескәйҙәр төркөмөндә "Тылсымлы буяуҙар иленә сәйәхәт" исемле ойошторолған белем биреү эшмәкәрлеге....