"Без песигә булыштык"
план-конспект занятия по развитию речи (младшая группа)

Алсу Салимовна Бакирова

Татар халык авыз иҗатын кулланып сөйләм телен үстерү

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл bez_pesig_bulyshtyk.docx13.3 КБ

Предварительный просмотр:

                                                     Без песигә булыштык.

Максат: татар халык авыз иҗатын кулланып сөйләм телен үстерү, сузлек запасын баету, хәрәкәт активлыгын үстерү, йорт хайваннары турында балаларның белемнәрен арттыру, кул чукларының физик үсешен ныгыту, фикерләү сәләтен арттыру, кул чукларының физик үсешен ныгыту, фикерләү сәләтен арттыру, уч төбендә әвәләүне ныгыту, чиста-пөхтә эшләргә өйрәтү.

  Җиһазлау: песи уенчыгы, пластилин, такта, салфетка.

Эш барышы : (тәрбияче) Әйдәгез әле балалар исәнләшик апалар белән.

  • Исәнмесез.
  • Әйдәгез әле үзебез белән исәнләшик.
  • Исәнмесез  күзләрем!
  • Исәнмесез колакларым!
  • Исәнмесез кулларым!

Песи тавышы килә (аны эзләп табу)

-Балалар , бу нәрсә?

-Ул ничек итеп кычкыра?

-Песи нинди?

-Йомшак, матур (аны сыйпап ярату)

- Балалар,ә хәзер уен уйнап алыйк. Ә сез песиләр булырсыз.

(Балалар кулларын алга сузып утыралар.Тэрбияче “ песием, песием”дип һәр баланын кулын сыйпап йөри. Ә бер баланың кулына “прес”дип, әкрен генә сугып ала. Бала, кулына сукканчы кулын яшереп өлгерергә тиеш.)

      -Песи менә шундый йомгак белән уйнарга бик ярата,йомгаклар әвәләп   бирәбез.

-Аңа кадәр без хәзер бармакларны җылытып алыйк. Бармак уенын уйнау.

- Бу бармак, бабай!

- Бу бармак , әби!

- Бу бармак , әти!

-Бу бармак, әни!

Бу бармак бәби!

Аның исеме чәнти.

Әйдәгез эле балалар өстәл янына якынырак килегез әле.(әвәләп күрсәтү)

Йомгаклар әвәләү.

-Балалар , сез барыгызда бик тырышып эшләдегез бик зур рәхмәт сезгә.

Ә хәзер песи йомгаклар белән уйный торсын.

-Ә хәзер кулларны юыйк. Балалар карагыз әле табакта нәрсә бар?

- Су

- Су нинди ?

-Чиста,йомшак,җылы.

-Әйдәгез балалар кулларны юыйк.

        Су-су-су

       Чиста су, йомшак су.

       Кулларны чиста –ю-ю-ю.

Һәр бала үз сөлгесенә кулларын сөртә.

-Ә хәзер балалар үзебезнең кулларыбызны мактап җырлап алыйк.

 “Бармаклар биюе”.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Без песигә булыштык" 1 кечкенәләр төркемендә интегральләшкән шөгыль.

Тема: «Без песигә булыштык».  Максат: татар халык авыз ижатын кулланып, сөйләм  телен үстерү; сүзлек запасын баету, хәрәкәт активлыгын үстерү, йорт хайваннары турында балаларнын ...

Конспект занятии «Без песигэ булыштык»

Максат: татар халык авыз ижатын кулланып, сойлэм телен устеру; сузлек запасын баету, хэрэкэт активлыгын устеру, йорт хайваннары турында балаларнын белемнэрен арттыру, кул чукларынын физик усешен ныгыт...