Куянкай белән сәяхәт
план-конспект занятия по развитию речи

Обучение детей правилам дорожного движения

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dres-kysh-chygargan.docx19.11 КБ
Файл yul-2kech-dres.docx23.48 КБ

Предварительный просмотр:

Балтач мунипиаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе Куныр балалар бакчасы .

               

                               “Кышкы урманга сәяхәт.”

(2  кечкенәләр  төркемендә сөйләм телен үстерү   буенча белем бирү эшчәнлеге.)

Тәрбияче:Нәбиева Зөлфия Галимулловна

Бурычлар:1 Балаларның  табигатьтәге кышкы үзгәрешләр  турындагы белемнәрен, чыршы агачы ,урман җәнлекләре  турындагы күзаллауларын киңәйтү, сөйләмдә сыйфатларны дөрес куллана белүләренә ирешү.

2Балаларның  игътибарын,  танып белү активлыкларын,   күзаллый белү, күзәтүчәнлекләрен, пространствода ориентлашуларын , бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

3Башкаларга ярдәм итү теләге тәрбияләү.

Җиһазлар:гуашь,салфеткалар, мамыклы таякчыклар,куян эзләре ясалган  зәңгәр төстә кәгазьләр, ноутбук,  аудиоязмада “Җил  тавышы”.

Сүзлек өстендә эш.   Чыршы,кыш, кар, агач кайрысы, озын , кыска, биек, тәбәнәк.

Алдан үткәрелгән эшләр:

Кыш, кышкы урман, җәнлекләр турында картиналар карау,табигатьне күзәтү,табышмаклар чишү,  сүзле уеннар уйнау,әңгәмә уздыру.

- Исәнмесез, исәнмесез! Хәерле иртә! Сәламәтлек миңа, сиңа һәм барлык кешегә.

Хәерле көн, күзләрем! (уң һәм сул күзләрне сыпыру).

Хәерле көн, колакларым! (уң һәм сул колакларны тарту)

Хәерле көн, кулларым! (кулларны чәбәклиләр)

Хәерле көн, аякларым! (аякларны сыпыру)

Хәерле көн, кояшым! (кулларны әкрен генә күтәреп кояшка сузылу).

  -Балалар хәзер мин сезгә табышмак әйтәм, игътибар белән тыңлагыз эле

Тәңкә карлар сибелгән

Җир ап-акка күмелгән

Чыршы, каен, имән

Кардан тун кигән

Бу кайчак булган? (кыш)

-Әйе, бу кыш. Без бүген кыш, табигатьтәге үзгәрешләр турында сөйләшербез.

Тәрбияче: Балалар, минем  сезне кышкы урманга сәяхәткә чакырасым килә, сезнең  барасыгыз киләме?

Тәрбияче: Ә менә  хәзер кыш булгач урамга шушы киемнәрдән генә чыксак  буламы соң?

Тәрбияче: нинди киемнәр соң ул, җылы киемнәр?.(Җаваплар)..

Тәрбияче: әйе,  без кыш көне җылы киенергә, үзебезнең сәламәтлекне сакларга тиеш. Әйдәгез, яхшылап  киеник.

Физкульминут. Балалар түгәрәккә басалар.

Тышта салкын булса да, (Куллары белән үз-үзләрен кочаклап, кулбашларга суккалыйбыз)

Без чыгабыз урамга , (Бармаклар белән янбаш буйлап “йөгерәбез”)

Җылы тун безнең өстә, (Куллар белән алдан сыпырабыз)

Өшемибез без һич тә. (Башны як-якка боргалыйбыз)

Башлыкны да онытмыйк, (Ике кул белән башны сыпырабыз)

Ә муенга шарф урыйк (Башта бер, аннан икенче кул белән муенны сыпырабыз)

Йомшак матур бияләй (Бер-бер артлы кулларны сыпырабыз)

Безнең нәни кулларда.

Киез итекләр киеп

Чабып йөрик урамда (Тыпырдыйлар).

Тәрбияче: менә, җылы итеп киендек, хәзер урманга барсак та ярый.

Без урманда үзебезне тәртипле тотарга тиеш, кышкы урманның, андагы җәнлекләрнең тынычлыгын бозарга ярамый.

Балалар, иң элек урман юлын күзәтеп алыйк әле (куллар белән бинокль ясап карау). Урман юлына   кар салган  әйдәгез, минем арттан “кар көртләрен” ерып, аякларны күтәреп атлап барабыз. (Музыка куела . Тәрбияче артыннан бер-бер артлы тезелеп атлыйлар).

Тәрбияче:  Без урманга килеп тә җиттек.  Слайд(Урман)

Карагыз әле, кышкы урман нинди матур! Сез кышкы урманда ниләр күрәсез? Кар яуганмы? Агачлар күпме?Яфраклары бармы соң?

Чыршы агачы нинди төстә, энәләре нинди? Чыршы агачы биекме? Ә бу чыршы биекме?  (индив . җававплар)

Тәрбияче:  Биредә саф  һава. Әйдәгез әле урманның саф hавасын сулыйк.

  ( Тирән итеп борын белән сулау, 3-4  тапкыр), чыршы исе дә килә, әйеме?

Карагыз әле монда җәнлек эзләре дә күренә, нәрсә эзләре икән балалар?(Индив. җаваплар)

-Куян качып утыра икән бит монда.

Тәрбияче:   Сезгә куян ошыймы? ...Куян нинди?  (Колаклары озын, койрыгы кыска, ак төстә. Йомшак )

Тәрбияче: Әйдә, куянкай бергәләп уйнап, җылынып алыйк. “Ак куян “уены   уйныйлар. Шундый күңелле итеп уйнадык, молодцы .

Тәрбияче:  балалар игътибар итегез әле, куянкайның эзләре нинди матур. Тик алар  ерактан ук күренеп торалар. Бу эзләрне бүреләр күреп алып куяныбызны харап итмәсеннәр. Әйдәгез без бу эзләргә күп итеп кар яудырабыз,

Эшкә керешкәнче , бармакларыбызны җылытып алыйк әле.

Бармак уены: “Кар әвәләү”

  • 1,2,3,4,5  (бармакларны саныйбыз)

Без кар әвәлибез ич (учлар белән әвәләү алымнары ясыйбыз)

Түгәрәк ул, шома ул ( бармаклар белән түгәрәк ясыйбыз)

Ашарга ярамый шул ( имән бармак белән янау хәрәкәте ясыйбыз)

“Бер” дигәндә атабыз (кар ыргыту хәрәкәте)

“Ике” дигәч тотабыз (учларны тоташтырабыз)

“Өч” дигәч төшеп китә ( учларны ачабыз)

Ватыла, эреп бетә .

Балалар  ак кәгазьдә куян эзләре өстенә  кар ясыйлар.

Музыка. Слайд (урманда кар ява)

Тәрбияче: булдырдыгыз, балалар. Хәзер безнең куяныбызны бүре дә тапмас, күп итеп кар яугач җәнлекләргә  урманда җылы да булыр,  менә нинди яхшы эш эшләдек без. .

Аудиоязмадан “буран тавышы” ишетелә.

Тәрбияче:  нинди тавыш ишетелә  анда?

Тәрбияче: Бу бит буран тавышы ,  безгә бакчага кайтырга вакыт. Сау бул, йомшаккай.Буран көчәйгәнче кайтып китәргә кирәк,балалар.

Музыка.

Йомгаклау.

Тәрбияче: Балалар , сезгә сәяхәт ошадымы?

 Нәрсә ошады? ....

 Без урманда нинди җәнлекне очраттык?...

Нинди яхшы эш эшләдек?

Тәрбияче:Ә миңа сез ошадыгыз, җавапларыгыз, тәртибегез ошады.Рәхмәт сезгә,балалар.



Предварительный просмотр:

“Тиенкәй белән сәяхәт.”

(2нчекечкенәләр  төркемендә балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтүбуенча ГАИ хезмәткәрләренә һәм ата-аналарга күрсәтелгән ачык шөгыль конспекты)

                                                              Тәрбияче: Набиева З.Г.

Тема:Куянкай белән сәяхәт.

Максат:Балаларның урамнарда һәм юлларда үзләрен хәвефсез тоту кагыйдәләре

              турында  белемнәрен ныгыту.

Тәрбия бурычлары:Балаларда бер-берсенә дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү,игътибарлы булу,сабырлык кебек күркәм сыйфатлар тәрбияләү.

Үстерү бурычлары:балаларның иҗади активлыгын,фикерләү сәләтен үстерү.Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнгәндә балаларның сөйләм телен үстерү.

Белем бирү бурычлары:кулланылышы(йөк,җиңел һәм пассажир),тышкы формасы,төп өлешләре буенча транспорт төрләрен аера белергә өйрәтү.Светофор белән таныштыру,төп төсләр турындагы белемнәрен ныгыту.

Төп белем бирү өлкәсе:танып белү.

Интеграль белем бирү өлкәләре:аралашу,социальләштерү,сәламәтлек,куркынычсызлык.

Методик алымнар һәм чаралар:сорау,сөенеч мизгеле,хәрәкәтле уен “Ап-ак куян утыра”,мактау,ярдәм итү,бәяләү.

Җиһазлау : Куянкай сюрпиз , “машиналар” тавышы аудиоязмасы,транспорт төрләре ясалган слайдлар,светофор, пазллар “Машиналар җыю”,уен өчен кызыл,сары,яшел карточка,зебра юлы ясалган макет.

Сүзлек белән эш:җәяүле,шофер,светофор,тротуар,зебра.

Эшчәнлек төзелеше.

  1. Психологик көйләү.
  2. Сөенеч мизгеле “Куян керә”.
  3. Әңгәмә.
  4. Машиналар белән танышу(слайдларда).
  5.  Дидактик уен: “Машиналарны җыю”пазлларда.
  6. Ял минуты: “Ап-ак куян утыра”
  7. Светофор белән танышу.
  8. Уен: “Кызыклы светофор”.
  9. Зебраның мәгънәсен аңлату.
  10.  Балалар сөйләме.Тротуардан чыгу.Полиция хезмәткәренең  ярдәм итү.
  11. Йомгаклау.

Эшчәнлек барышы:

Балалар ярымтүгәрәк ясап басалар.

1.Тәрбияче: Хәерле көн,килгән кунаклар,хәерле көн балалар!Кәефләрегез ничек?

Балалар:Яхшы.

Тәрбияче:Әйдәгез,балалар,барыбызгада күңелле булсын өчен –хәерле көн телик.Килгән кунаклар белән исәнләшик.

Балалар:Исәнмесез,хәерле көн сезгә!

Тәрбияче:Барыгызда матур итеп басыгыз,бер-берегезгә карап матур итеп елмаегыз,ә хәзер кунакларга үзебезнең елмаюны бүләк итик.

Елмай әле дускаем,

Елмаю матур була.

Елмайганда кешенең,

Күзләренә нур тула!

Бир кулыңны дус булыйк

Һәрчак елмаеп торыйк!

Тәрбияче:Дусларыбызның,иптәшләребезнең көләч йөзләрен,елмаюлы күзләрен күргәч күңелләребез күтәрелеп,безгә бик рәхәт булып китте.

2.Сюрприз куян керә.Елаган тавыш ишетелә, ишек артында.

Тәрбияче:Балалар кем елый микән анда,ниндидер елаган тавыш ишетелә,сездә ишетәсезме балалар?Әллә берәрсе бар микән?(ишек артын карыйм) .

-Нишләп торасың монда куянкай?

Куян: Исәнмесез,балалар,мин йөгереп уйнап йөрдем дә ,адаштым.Юлны аркылы чыкмакчы идем,анда зур-зур нәрсәләрдер йөриләр.Мин алардан курыктым.Кая барырга белмәдем.Мин аларга бәрелә яздым.Һәм сезнең янга килеп чыктым. Сез миңа өйгә кайтырга ярдәм итә алмассызмы?

Тәрбияче:-Куянкай,син бит безнең авыл урамына килеп эләккәнсең.Урамыбызда бик күп машиналар йөри.

3.Тәрбияче:- Балалар,әйтегез әле без нинди  авылда яшибез?(Куныр авылында)

- Безнең авылыбызның урамнарында  машиналар күп йөриме?

 -Машиналар нинди юлдан йөри соң ул, балалар?(киң юлдан)(слайд күрсәтү)

- Ә җәяүле кешеләр нинди юлдан йөри?

Балалар:Тар юлдан,тротуардан йөриләр.(машина юлы һәм тротуар рәсемен күрсәтү)

4.(Машина тавышлары ишетелә)

Тәрбияче:Балалар әйтегез әле, нинди тавыш ишетелә?Нәрсәләр анда бик тиз йөри?

-Балалар:Машиналар.

Куян:Ә бу нинди  машина?(слайд йөк машинасы)

Балалар: Йөк машинасы.

Куян:Ә машинаның нәрсәләре бар соң?

(Балалар йөк машинасының нинди өлешләрдән торганын санап бирәләр)

-Балалар:Кабина,арба,тәгәрмәч)

Тәрбияче:Ә кабинада кем утыра?

Балалар:машина йөртүче-шофер абый.

-Йөк машинасы нәрсә өчен кирәк соң ул?

Балалар:кирпич,такта,ташый,агач,ком ташый)

-Бу нинди машина?(слайд җиңел машина)

-Балалар:Җиңел машина

-Тәрбияче:Ни өчен кирәк соң ул безгә?

-Балалар:балалар бакчасына утырып киләбез һ.б.

-Тәрбияче:-Ә күп кешеләр утырып йөри торган машина ничек атала.(автобус)

-Тәрбияче:Әйе,куянкай безнең юлларда шундый машиналар йөри.Юлларда сак булырга кирәк.

-Тәрбияче:Әйдәгез без хәзер транспорт төрләрен җыеп карыйк.

5.Уен:Пазладан “Машина җыю”

6.Әйдәгез әле бераз ял итеп алыйк,куян белән уйнап алыйк.

Ял минуты “Ап-ак куян утыра”

7.Тәрбияче:Балалар әйдәгез әле куянны юл кагыйдәләре белән таныштырыйк әле.Куян балалар белән утыр әле.

-Юлларда һәлакәт булмасын өчен менә шундый зур юлларда машиналар-җәяүлеләрне таптамасын өчен зур,биек,3 төсе булган –Светофорлар куела.(слайд күрсәтү)

-Аның 3төсе бар: кызыл, сары, яшел.

. Светофор шәһәрләрдә генә бар.

-Нәрсә булды инде бу балалар?

Сүзлек эше үткәрү:светофор.

Светофорның нинди төсләре була?

(балалар әйтә:кызыл,сары,яшел)

 Кызыл төс- туктарга куша.

Сары төс- игътибарлы бул ди, кисәтә.

Яшел төс- юл ачык дип хәбәр итә.

8.Уен. “ Кызыклы светофор ”

-Әйдәгез,хәзер бер уен уйнап алабыз.Уен тәртибен аңлатам.Кызыл төскә- бармак яныйбыз,сары төскә-чәбәкләү,яшел төскә-атлыйлар.Тәрбияче:Ярый,балалар, әфәрин, булдырдыгыз! Хәзер сез светофорның таләпләрен төгәл үтәрсез дип ышанам!

9.Юл аша чыкканда бары тик җәяүле чыга торган юлдан чыгырга кирәк.Ул-зебра(аклы-каралы юлдан) гына чыгалар.(слайд күрсәтү)

Куянкай безнең балалар светофор турында  шигырьләр дә беләләр:

1 бала

Юл чатында светофор

Һәр кешене күзәтә.

Юлны  аркылы чыгарга,

Юл йөрергә өйрәтә.

2 бала

Яшел ут: Яшел ут янса,

Сиңа юл ачык.

Ашыкмый гына

Урам аша чык.

3 бала

Сары ут: Игътибарлы бул

Урамда әле

Ачык түгел юл.

4 бала Кызыл ут:Янса кызыл ут

                            Тукта шунда ук,

Алга барырга

                            Димәк, һич юл юк!

-Афәрин,рәхмәт балалар

10.Куян:Рәхмәт сезгә,мин күп нәрсәләр белдем.Миңа китәргә вакыт Мин сезнең янга тагын килермен.Хәзер юлдан тиешле урында гына чыгармын.

Полицияхезмәткәре керә:

-Исәнмесез,балалар.Сез кая барасыз?

Тәрбияче:Без куянкайга өенә кайтырга булышабыз.Юлны аркылы чыгарга булышабыз.

Полицияхезмәткәре :Әйдәгез,балалар мин сезне озатып куям.

Тротуардан атлыйбыз.

Кагыйдәне саклыйбыз.

Урам аша чыкканда

Сулга-уңга карыйбыз.

Тәрбияче:Әйдәгез бакчабызга кайтыйк.Юлдан игътибарлы гына чыгабыз.

-Безнеәң эшчәнлегебез ахырына якынлашты

-нинди яңалыклар белдегез,нәрсәләр өйрәндек.

Юл кагыйдәсен үтәгез,игътибарлы булыгыз.Юллардан чыкканда як-ягыгызга карап чыгыгыз.

Әниләрегез белән генә юллардан чыгыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Куянкай-йомшаккай

Комплексный план-конспект по окружающему миру и лепки в I младшей группе...

Куянкай өе

Уртанчы төркем балалаларын матур әдәбият белән таныштыру эшчәнлеге. Рус халык әкиятен балалалар ярдәмендә сәхнәләштереп күрсәтү....

"Куянкай кунакка чакыра"

Тема: «Куянкай кунакка чакыра» Максатлар: 1. Яшелчәләрне белдерә торган исемнәр(бәрәңге,помидор,суган,чеснок,кыяр,кишер) һәм аларның үзлекләрен белдерә торган сүзләр хисабына балаларның сүзлек за...

НОД по обучению татарскому языку в средней группе «Безнең дускай – куянкай»

Информацион-коммуникатив технологияләр, уен ситуацияләре, күргәзмәлелек ярдәмендә уртанчы төркем балаларын татар теленә өйрәтү, аралашырга теләк уяту....

Тема «Ак куянкай утыра» Кечкенәләр төркеме

Максат: балаларның татар халык авыз иҗатын аңлый белүләрнә һәм истә калдыруларына ирешү, сүзлек запасларын баету;халык авыз иҗатына мәхәббәт тәрбияләү...

"Озын колак,кыска койрык,йомшак куянкай"

Куян белән якыннанрак таныштыру,булган белемнәрен камилләштерү....