ӘНИЛӘР БӘЙРӘМЕ.
материал

Салихзянова Алсу Фавасимовна

ӘНИЛӘР БӘЙРӘМЕ.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ӘНИЛӘР БӘЙРӘМЕ.250.24 КБ

Предварительный просмотр:

 Алып баручы 1. Хәерле көн, хөрмәтле әниләр!  Бүген без һәрбер кеше өчен әһәмиятле булган көнне билгеләп узарга җыелдык.

Алып баручы 2.  Бүген без сезнең белән көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге әниләрдә икәнен расларбыз. Ана! Әни! Нинди бөек исем! Дөньяда әниләрдән дә газиз, изге зат юктыр.

Ана җирдә яши бала өчен, гомер буе булып терәге.

Аккан суга, янган утка керә, бала өчен тибә йөрәге.

Бер минутта истән чыгармый ул, гомер биргән сөю җимешен.

Тоеп яши җаны белән ана, баласының йөрәк тибешен.

Алып баручы 1.  Әниләр бүгенге көн сезгә багышлана! Бүгенге бәйрәм сезнең барлык борчу мәшәкатьләрегезне оныттырып, яхшы кәеф алып килсен иде.

Алып баручы 2. Бәйрәмнәрдә кешеләр бер – берсенә бүләкләр бирергә гадәтләнгән. Без дэ бүген, әниләр сезне бәйрәмегез белән котлап,  балалар белән бергәләп видео-язма төшерергә булдык. Рәхим итеп карагыз!

Алып баручы 1. Ә хәзер каршы  алыгыз! Иң яхшы бүләк – ул сезнен балаларыгыз!

 Балалар кереп, тезелеп басалар.

Алып баручы 2. Хәзер котлау өчен сүзне бакчабызның мөдире Гөлназ Фирдависовнага бирәбез.

А л ы п б а р у ч ы 2 : Рәхмәт Гөлназ Фирдависовна. Кадерле әниләребезне балаларыбыз да котлап китсен әле. Балаларыгыз сезнең өчен дип өйрәнгән шигырьләрен рәхим итеп тыңлагыз.

  1. Ш. Сөмбел:

Бүген әниләр бәйрәме 

Бүген җирдә тантана. 

Кояш шуңа көлә бүген, 

Гөлләр шуңа шатлана. 

  1. Ч. Алия:

 Өй түрендә гөлбакчада

 Җырчы кошлар сайраша

 Бүген әниләр бәйрәме

 Бүген бездә тамаша!

  1. Ф. Ильнур:

Кояш колэ, мин елмаям,

Әниләр көне буген.

Буген энилэр бэйрэме,

Шуна кунелем шат минем.

                   4. Ш. Айзәдә:

Иң чибәр әни – минеке,

Толымнарын карачы

Кояш кебек нурлар сибә

Ягымлы күз карашы.

Җырла дисәләр җырлыйбыз,

Бер дә каршы килмибез

Карап торыгыз, әниләр

Җырлый-җырлый биибез.

Бию. “Коробейники”

Алып баручы 1: Иртүк торып битен юган,

Кем уяткан Азалияны?

                     5. Ш. Азалия: Уятмады, үзем тордым

Бүген әни бәйрәме!

Пәрдәләрне ачып куйдым

Көн кояшлы, көн ямьле!

 Якты булсын, балкып торсын

Әниләрнең бәйрәме

Өстәл өстен кат-кат сөрттем

Җәйдем ап-ак җәймәне

Чиста булсын, пөхтә булсын

Бүген әни бәйрәме.

  1. А. Ильяс:

Бүген әниләр бәйрәме,

Кояш шуңа көлә бүген,

гөлләр шуңа шатлана

  1. Х. Зәлинә:

Син, әнием, минем өчен

Бу дөньяда бер генә.

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә.

  1. С. Искәндәр:

Әнием, кадерлем!

Син энҗе бөртегем,

Син хөрмә җимешем,

син йөрәк тибешем.

  1. Б. Руфинә:

Кояш, кояш мәңге балкый 
Мәңге нур сибә. 
Кояш гомере телим мин 
Әнием сиңа. 

  1. А. Данияр:

Күмәкләшеп без дә дуслар

Җырлап алыйк, әйдә ле

Котлы булсын, гөрләп торсын

Әниләрнең бәйрәме!

Алып баручы 2. Әйе, әни һәрбер кеше өчен дә иң кадерлесе, иң яхшысы, иң матуры, гомумән, иң – иң тормышта әһәмиятлесе.

– Балалар, кайсыгыз әниегезне җир йөзендә иң кадерле кеше дип уйлый, кулыгызны күтәрегез әле. Әлбәттә, барысы да шулай уйлый. Кадерле, әниләр, балаларыгызның җырын бүләк итеп кабул итегез.

Җыр башкарыла. «Әнием кадерлем»

  1. Г. Нияз:

Әни диеп язып куйдым

йөрәгемнең түренә,

Әни бит ул бер генә,

белик кадерен генә.

  1. С. Таңсылу:

Яратамын әниемне,

 йомшак аның куллары.

Битләремне сыйпаганда

җанга рәхәт буладыр.

  1. А. Амир:

Әйтәсебез килә бүген

Кадерле әниләргә-

Бу бәйрәм дөньяга килгән

 Кояш нуры сибәргә.

  1. И. Ралина:

Әнием минем матур,

Күзләре якты, көләч.

Шундый күңелле була

Ул өйгә кайтып кергәч. 

  1. Г. Ильфат:

Дөньядагы иң акыллы

Иң уңган минем әни

Менә шуңа синең яннан

Һич тә китәсем килми

Йөзең синең һәрвакытта

Балкып тора, әнием

Аш-суыңнан тәмле исләр

Аңкып тора, әнием!

Сюприз момент. (Клоуннар)

(Бим белән Бом килеп керәләр)

Бим: Бом, карале, монда нинди күп балалар һәм кунаклар җыелган. Әйдә исәнләш.

Бом: Юк, Бим, әйдә син беренче исәнләш.

Бим: Юк, Бом,  син беренче исәнләш.

Бом: Юк, Бим, син исәнләш.

Бим: Исәнмесез, әбиләр һәм бабайлар!

Нәрсә көләсез, әллә дөрес әйтмәдемме?

Бом: Хәзер, хәзер дөреслим.

Исәнмесез,  нәниләр һәм бәбиләр! Әллә мин дә ялгыштыммы?

Бергә: Хәзер менә шарикларыбызны гына борып куик та. (Боралар, бер – берсенә карашып)

– Исәнмесез, шук малайлар, матур кызлар һәм хөрмәтле әниләр!

Бом: Сез безне таныдыгызмы?

Бим: Мин – Бим булам!

Бом: Ә мин – Бом булам!

Я, әле, әйтеп карагыз әле. (Балалардан әйттерәләр)

Бим: Балалар, сез нинди бәйрәмгә җыелдыгыз соң?

Балалар: Әниләр бәйрәменә.

Бом: Ә сез әниләрегезне яратасызмы соң?

Бим: Әйдә тикшереп карыйк, әниләренә назлы сүзләрне дөрес әйтәләрме икән?

Бом: Хәзер, мин сезгә сүзләр әйтәм, әнигә әйтә торган матур сүз булса “әйе”, яки “юк” дип җавап бирерсез. Шулай итеп башладык.

Бим: Матурым.

Бом: Кечкенәм.

Бим: Мин сине яратам.

Бом: Балам.

Бим:   Һ.б.

Бом: Булдырдыгыз!

Бим: Э хәзер тиз генә физзарядка ясап алыйк.

Бом: Безнең белән тезел рәткә

Ясыйк бергә физзарядка!

Бим: Кулны куйдык үкчәгә,

Тезләргә һәм жилкәгә.

Ян-якка, билгә,өскә,

Көлми торабыз көчкә.

Ха-ха-ха, хи-хи-хи.

Бом: Без бердәм, без көчле,

Күрегез безнең көчне!

Тыпырдыйбыз. Чәбәклибез,

Елмаябыз һәм көләбез.

Бим: Алабыз бер серләшеп,

Биибез бергәләшеп!

Алып баручы 1: Рәхмәт сезгә Бим һәм Бом! Ә хәзер, иң кызыгы башлана! Ә сезнең безнең әниләребезнең белемнәрен тикшереп, уйнап аласыгыз килмиме?

Алып баручы 1: Әниләребезне уенга чакырыр вакыт җитте.

  1. уен “Прическа ясау”.  Уртага 3 әни чакырыла.

Алып баручы 2: Хөрмәтле әниләр,  сез, әлбәттә, кызларыгызның чәчләрен көн дә искиткеч прическалар ясап бакчага озатасыз. Ә буген әйдәгез балалар сезгә прическа ясап карасын әле.

2 Уен.

Клоуннар рәхмәт әйтеп, саубуллашып чыгып китәләр.

Абып баручы 2: Бәйрәмне дәвам итәбез.

  1.  Я. Ясминә:

«Эни» диеп язып куйдым

Яна яуган ак карга

Таптамагыз, хич ярамый

«Эни» сузен таптарга.

  1. Ф. Алинә:

Әнием, алтыным

Минем иң якыным.

Яратам, яратам

Мин аны..

  1. Л. Ясминә:

 Җырлыйсы килеп кенә

 Тора бүген минем дә

 Көтеп алган бәйрәме

 Бүген һәммәбезнең дә.

  1. Г. Данияр:

Әнием,әнием

Кадерлем син минем

Мин сине яратып

Иркәләп торырмын

Мин сиңа тормышта

Таяныч булырмын.

  1. М. Тимур:

Без сине бик яратабыз,

 Бэйрэм белэн котлыйбыз.

Булэк итеп узенэ

Бер матур жыр жырлыйбыз.

Жыр башкарыла «Күлмәк юам»

  1. В. Ильяс:

 Яратам мин әниемне

Ул да мине ярата

Матур карашлары б-н

Безне үзенә тарта.

  1. М. Ясминә:

Әнием минем ягымлы

Көлеп тора күзләре

Авыр чакта ярдәм итә

Әниемнең сүзләре.

  1. Х. Сабина:

Мин дә котлыйм, әни сине 

Теләгем бар минем дә: 

Мәңге шулай кояш кебек 

Балкы күңел күгемдә.

24. В. Данир:

Уянганда елмаям мин 
Бар дөнья балкып китә. 
Әниемә көлеп карыйм 
Телим хәерле иртә. 

  1. А. Ильвина:

 Иң кадерле кешебез син

 Сөекле әниебез

 Син булганда без бәхетле

 Тыныч,рәхәт яшибез.

  1. Ш. Румия:

Безне назлап үстергәнгә

Әниләр рәхмәт сезгә!

Һәрвакыт сабыр булганга

Әниләр рәхмәт сезгә!

Бию башкарыла “Дустым бар”

 Алып баручы 1. Хөрмәтле әниләр! Балаларыгыз әзерләгән бүгенге  бәйрәмгә килгәнегез өчен, күңелле итеп катнашып утырганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Бала өчен җир йөзендә әнидән дә якты, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле, әнидән дә олы җанлы зат юктыр.

Алып баручы 2.Балаларыгызга дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакълыгын аңларга өйрәткән өчен. Алар сырхаулап ятканда, күкрәгегезгә кысып, “Җан җимешем, балам”, – дип, чын күңелдән борчылганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Сез булмасагыз, алар оясыз кош, моңсыз җыр, җырсыз сандугач кебек булыр иделәр. Аллаһның мең рәхмәте яусын сезгә. Озын гомер, тән сихәте, саулык, күңелегездәге җан җылысының нурын сүндермичә балаларыгызны алга таба да яхшы тәрбия биреп яши алсагыз иде.

Абып баручы1: Ә хәзер, әниләр өчен иң кадерле бүләкләрне, бала үз куллары белән ясаган кечкенә генә бүләкләрне зур итеп кабул итеп алыгыз.

 (Балалар бүләк тапшыралар)

Ә хәзер балалар белән әниләрне фотога төшергә чакырабыз. Фотога төшкәннән соң балалар группага чыгалар, ә әниләрнең залда калуларын сорыйбыз.(Грамоталар, дипломнар тапшыру).

МГББУ “Актаныш башлангыч мәктәп – балалар бакчасы”

        

Әнием- күз нурым!

(кечкенәләр төркемендә әниләр көненә багышланган куңел ачу кичәсе)

https://yavoriv-info.com.ua/wp-content/uploads/mama_i_deti.jpg

                                        Тәрбиячеләр: Мухаметдинова Л. М.,                                                                                                Салихзянова А.Ф.

        2017 уку елы