Развитие речи (обучение грамоте) в подготовительной группе
план-конспект урока по развитию речи (подготовительная группа)

Галиева Рамиля Алековна

Тема:[а] авазы һәм А а хәрефләре
Максат:[а] авазын ишетү һәм әйтү күнекмәсен булдыру;

 А а хәрефе үзенчәлекләрен үзләштерү;  ишетеп кабул итү күнекмәләрен үстерү, сүз байлыгын арттыру; балаларда бер-берсен игътибар белән тыңлый һәм дөрес итеп сөйли белергә омтылыш тәрбияләү.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Разв. речи (обучение грамоте)

Тема:[а] авазы һәм А а хәрефләре
Максат:[а] авазын ишетү һәм әйтү күнекмәсен булдыру;

 А а хәрефе үзенчәлекләрен үзләштерү;  ишетеп кабул итү күнекмәләрен үстерү, сүз байлыгын арттыру; балаларда бер-берсен игътибар белән тыңлый һәм дөрес итеп сөйли белергә омтылыш тәрбияләү.

Материал һәм дидактик җиһазлар:
Р.К.Шәехова “Мәктәпкәчә яшьтәгеләр әлифбасы”-методик кулланма; Р.К.Шәехова Мәктәпкәчә яшьтәгеләр әлифбасы:  Авазларны уйнатып: эш дәфтәре 2 кисәк, мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче балалар өчен.

Эшчәнлек барышы:

Исәнмесез, балалар! Хәлләрегез ничек?

Уен “Тылсымлы каурый”дип атала. Каурыйны һәрбер бала ала,исемен, беренче авазны һәм нинди аваз икәнен әйтә.

Төп өлеш:

Рәсем буенча эш. (тактадага рәсем эленә) Бүген сезгә кызыклы рәсем алып килдем.Нәрсәсе белән кызыклы соң? Рәсемне алма, яфрак, бабай, камыш, каз, тавык, балык, эт рәсемнәре белән тулыландырып бетерергә кирәк. Рәсемнәрнең һәрберсен үз урыннарына урнаштыру.Сүзләрдә бертөрле нинди аваз ишетәсез?

-[а] авазы.
-Ә кайсы сүз артык?
- Эт сүзе.
-Ни өчен?
-Чөнки анда [а] авазы юк.

[а] авазы – сузык аваз.

Хәзер шушы аваз кергән тизәйткеч өйрәнербез.
1) Ак карга ала карга кунган.

А авазы белән эш.
Авазның сүздә урнашуы. Рәсемнәр арасыннан [а] авазын сүз башында,уртасында,ахырында килгән рәсемнәрдән табарга. 

Динамик пауза:

Хәрәкәтле уен”Игътибарлы бул».
[а] авазын башка авазлардан аерып алырга: [а] авазы булса сикерәсе,булмаса чүгәлисе..
А) сузыклар арасыннан: а,у,и.о.а,и,а,у,а,ы
Б) сүзләр арасыннан: ат, ипи, арыш, имән,агач.

Дәфтәр буенча эш.
Балаларга дәфтәрләрен ачтыру. 4 нче биттәге шигырьне сөйләү.

Алмасы да алмасы
Өзеп кен аласы
Өзмим әле- баллансын!
Бераз гына аллансын.

Хикәя төзү. Балалар белән иллюстрацияне карау , җөмләләр төзү.
Бу-алма бакчасы . Бакча зур. Бакчада алмагачлар үсә. Алмагачның алмалары яшел. Алмаларны өзәсе килә. Алмалар яшел, баллансын әле. Мин алма бик яратам.

“Тере модельләр” уены.
-Ә хәзер уйнап алабыз.Сез хәзер алма сүзенең авазлары буласыз.Сүзнең беренче авазы нинди?Җавап биргән бала такта янына чыга,ул фишканы ала, [а] авазы була.Шул рәвешле,схема буенча сүзне укып,икенче,өченче,дүртенче авазлар билгеләнә һәм такта янына чакырыла.
-Әгәр дә монда фишкалар булмаса яки авазлар тәртип белән басмасалар,без сүзне укый алыр идекме? Ягез әле, “авазлар” тәртип буенча басыгыз.Балалар, “авазларга” үз урыннарына басарга ярдәм итегез. Аннан соң, күрсәткеч белән фишкалар буенча йөртеп,сүзне күмәкләп укырбыз.

А,а хәрефләре белән таныштыру. Зур һәм кечкенә А а хәрефләрен күрсәтү. Баш хәреф белән нинди сүзләрнең язылуын аңлату (кешеләрнең исем-фамилияләре, хайван кушаматлары, шәһәр, авыл , елга атамалары).

Безнең төркемдә кем А хәрефен ярата?( исемнәрендә а авазы булган балалар)

А хәрефе нәрсәгә охшаган?
Охшаган ул ракетага да
Ул басуда багана.
Аны белә һәрбер бала:
Алфавитны башлый ич А.
Алма сүзенең моделенә а хәрефен кую.
А хәрефен санау таякчыкларыннан төзү.

Рефлексия. Балалар без бүген нинди аваз белән таныштык? Сезгә ошадыма?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект открытого занятия по развитию речи (обучение грамоте) в подготовительной группе

Цель: Закрепить усвоенные детьми знания, умения и навыки, сформированные на занятиях по обучению грамоте....

Конспект итогового занятия по развитию речи (обучение грамоте) в подготовительной группе.

Цель: Закрепить усвоенные детьми знания, умения и навыки, сформированные на занятиях по обучению грамоте.Задачи:Закрепить  умения детей составлять предложения с заданными словами;Закре...

Календарный план проведения фронтальных логопедических занятий по формированию лексико-грамматических категории, фонетической стороны речи, развитию связнои речи, обучению грамоте в подготовительной группе для детей с общим недоразвитием речи на 2022 — 20

Календарный план проведения фронтальных логопедических занятий по формированию лексико-грамматических категории, фонетической стороны речи, развитию связнои речи, обучению грамоте в подготовительной г...

Конспект ООД «Развитие речи» (обучение грамоте) В СТАРШЕЙ ГРУППЕ «Звуковая культура речи: дифференциация звуков [с-ш]»

Конспект ООД «Развитие речи»(обучение грамоте)В СТАРШЕЙ ГРУППЕ №9 «МАРГАРИТКА» КОМБИНИРОВАННОЙ НАПРАВЛЕННОСТИ«Звуковая культура речи: дифференциация звуков [с-ш]&raq...

Конспект занятия по развитию речи (обучение грамоте) в подготовительной группе «По тропинке знаний»

Конспект занятия в подготовительной группе "По тропинке знаний" Цели и задачи прилагаются к документу....