Айболитка ярдәм итәбез
методическая разработка по развитию речи (старшая группа)

Насрыева Ландыш Нуровна

Сөйләм теленнән эшчәнлек

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл zanyatie_vosp.goda_.docx19.54 КБ

Предварительный просмотр:

“Айболитка ярдәм итәбез”

Максат:

Балаларның логик фикерләү сәләтләрен үстерү . Төрле уеннар аша танып белү эшчәнлегенә  кызыксыну уяту, балаларны активлаштыру, күтәренке кәеф булдыру.

Тәрбия бурычы  :

Балаларда мөстәкыйльлек ,эшчәнлеккә карата кызыксыну тәрбияләү.

Үстерү бурычы:

   Балаларның күрсәтмә- образлы фикерләвен, сенсор сәләтләрен , зиһенгә алуларын үстерү. Бармакларның вак моторикасы хәрәкәтләрен үстерү.

Белем бирү бурычы:

Профессияләр турындагы белемнәрен  ныгыту.

Төп белем бирү өлкәсе: "Танып белү үсеше" белем бирү өлкәсе.

Интеграль белем бирү өлкәләре: "Социаль-коммуникатив үсеш" белем бирү ,  "Сөйләм үсеше" белем бирү өлкәсе.

Методик алымнар һәм чаралар: Әңгәмә, сорау, уен, үсендерү, мактау.

Җиһазлау: карандаш, төсле чәчәкләр.

Алдан үткәрелгән эш: Профессиләр турында өйрәнү.

Эшчәнлек барышы:

Тәрбияче: -Балалар, бездә бүген кунак апалар бар. Эйдәгез әле алар белән исәнләшик.

Балалар:- Исәнмесез, хәерле иртә!

-Кояш җылысын учыбызга җыябыз,

Битләребезне җылытабыз.

Кузләребездән сыпырабыз,

Чәчебездән сыпырабыз,

Үзебезне яратабыз.

Бер-беребезгә елмаябыз,

Үзебезнең яхшы кәеф белән

Кунаклар белән уртаклашабыз.

 Тәрбияче:- Балалар, әйдәгез танышыйк әле! Мин Ландыш Нуровна булам. Сез мина үз исемнәрегезне әйтеп минем учыма куегыз, без сезнең белән кояш нурлары ясыйбыз. Менә таныштык та!

Тәрбияче:- Балалар, сез  нинди тавыш ишетәсез?

Балалар: - эт өргән тавыш (Балалар бүлмәдән эт уенчыгы табалар)

 Тәрбияче: - Балалар, Авва (Айболитның этенең исеме) безгә флешка  алып килгән. Ярдәм итүебезне үтенә. Сез ул флешканы  кемнән дип уйлыйсыз?

Балалар җавабы.

Тәрбияче: - Эйдәгез  карыйк эле, кемнән микән?

“ – Балалар, мин  Айболит. Мин кешеләрне һәм хайваннарны терелтәм, ләкин минем дәвалый торган даруларымның төсен Бармалей бетергән. Хәзер мин дәвалый алмыйм. Конверттагы биремнәрне үтәсәгез төсләрне кире кайтарып була. Балалар, зинһар өчен ярдәм итегез!” Балалар, булышыбызмы, сез чын дуслармы?

Балалар:-Әйе, булышабыз!

Тәрбияче:- Балалар, ләкин конвертларны табарга кирәк. Алар  идәндә дә түгел, өстәлдә дә түгел, кояш яктысы беренче төшә торган урында.Кайда дип уйлыйсыз, кем табар микән? (Тәрәз төбеннән табалар)

Тәрбияче:- Балалар, дөрес җавап бирсәгез, конверт төсендәге микстураны кайтарырырбыз. Түбәндәге сорауларга тиз генә җавап бирергә кирәк.

Тәрбияче:- бер кулда ничә бармак бар?

Балалар:- 5 бармак бар.

Тәрбияче:- ике аякта  ничә бармак бар?

Балалар:- 10 бармак бар.

Тәрбияче:-кыштан соң нинди ел фасылы килә?

Балалар: -яз.

Тәрбияче:- Өчпочмакның ничә почмагы бар?

Балалар:- өчпочмакның 3 почмагы бар.

Тәрбияче: Хәзер көнме, төнме?

Балалар: Көн.

Тәрбияче: пешекче, табиб, янгын сүндерүче- болар нәрсәләр?

Балалар: һөнәрләр.

Тәрбияче:- Булдырдыгыз балалар, эйдәгез минем арттан кабатлагыз, шул сүзләр белән  белән шешәне селкетеп төсен кире кайтарабыз! Аладыр,коладыр,

Болгандыр, болгандыр

Сары төс чыгадыр.

Булдырдыгыз, балалар!

Тәрбияче:- Киләсе конвертта балалар һөнәрләр  турында сөйләргә кирәк!

Тәрбияче:- Балалар, мин үскәч тәрбияче булырга теләдем һәм тәрбияче булып эшлим. Балалар, ә менә сезнең ускәч кем буласыгыз килә? Ул һөнәр иясе булыр өчен нинди булырга кирәк?

Балалар:- кыю, батыр, эшчән һ.б.

 Тәрбияче: - балалар, экранга карагыз эле, сез нинди һөнәр иясен күрәсез?

Балалар:- бу пешекче.

Тәрбияче- балалар, карагыз әле пешекченең эш кораллары дөрес бирелгәнме, кайсысы артык?

Балалар:- Монда пычкы артык, ул төзүчегә кирәк.

(янгын сүндерүче, тегүче, табиб һөнәрләре күрсәтелә)

Тәрбияче:- Балалар, пиратлар безнең  Айболитның эш коралларын бутаганнар. Ярдәм итик әле, әйдәгез. Иң элек карандашлар белән бармакларга массаж ясыйбыз . Урындык астында карточкадагы биремнәрне үтибез.

Аладыр,коладыр,

Болгандыр, болгандыр

Зәңгәр төс чыгадыр.

Тәрбияче:-Булдырдыгыз балалар, менә зәңгәр төсен дә кайтардык !

 

Тәрбияче: Балалар, безнең укылмаган ничә хат калды?

Балалар: 2.

Тәрбияче: Әйе, бик дөрес. Кайсы конвертны ачарбыз микән?

 Балалар:- 3 цифрасы ясалган конвертны.

Тәрбияче:- Бик дөрес балалар. Марат алып бир әле миңа шул конвертны. Рәхмәт бик зур.Балалар,  минем сорауларга дөрес, дөрес түгел дип җавап бирергә кирәк. Ләкин без җавапларны хәрәкәтләр ярдәмендә күрсәтербез. Дөрес булса, кулларны өскә күтәреп, чәбәкләрбез, дөрес булмаса кулларны кушырып баш белән юк хәрәкәте ясарбыз (күрсәтәм)

Сораулар:

  1. Айболит күпкатлы йортта яши.
  2. Сатучы кешеләрне терелтә.
  3. Мин Азнакайда яшим яшим.
  4. Төзүче булмаса, матур йортлар булмый.
  5. Суда кәгазь чәчәкне чәчәк аттырып була.

Тәрбияче:- Булдырдыгыз, балалар. Рәхмәт бик зур!

Тәрбияче:- Киләсе,  соңгы конвертта балалар менә шушы чәчәкләр чәчәк атсын дигән.  Балалар, безнең Доктор кешеләрне , хайваннарны гына түгел чәчәкләрне дә терелтә ала икән, моның өчен менә бу чәчәкләрне суга салырга кирәк.

(Балалар,  төрле төсләрдәге, суга бөкләнгән чәчәкләрне салалар, чәчәкләрнең таҗлары ачыла)

Тәрбияче:- Булдырдыгыз, балалар, сез чын дуслар.

Тәрбияче:- Балалар, без бүген кемгә, нәрсәләргә ярдәм иттек. Бүгенге яңалыклар белән кемнәр белән уртаклашасыз? Кемгә сөйлисез?

Балалар, миндә бияләйләр бар, алар эчендә нәрсәләрдер бар. Карагыз эле. ( Балалар бияләй эченнән дару капсулалар алалар) Балалар, э бу дарулар эчендә чәчәкләр, ләкин сез даруларны өйгә кайткач кына ачып карыячаксыз, һәм әти-әниләрегезгә тылсым күрсәтерсез.

Сез балалар чын дуслар! Рәхмәт сезгә!

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мәктәпкә әзерлек төркемендә “Доктор Айболитка ярдәм итәбез” темасына йомгаклау шөгыленең план- конспекты

Балалар белән ел дәвамында өйрәнгәннәрне, үткәннәрне кабатлау,  ныгыту:-атна көннәре;-рәсем буенча хикәя төзеп сөйләү;-ел фасыллары турындагы белем;-иҗек-аваз анализы ясау;-авазларны ишетеп...