Дуслыкта - көч!
материал по развитию речи (подготовительная группа)

дуслык турындагы белемнәрен ныгыту; бер-береңә ярдәм кулы сузу, дус һәм тату яшәргә, дуслыкның кадерен белергә өйрәтү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл конспект мероприятия22.21 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы “Гомуми үсеш төрендәге 4нче “Сандугач” балалар бакчасы” мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән “Дуслыкта – көч!” 

темасына сценарий.

Әзерләде: тәрбияче Закирова Л.Ф.

Сарман авылы, 2020 ел. 

Максат: балаларның дуслык турындагы белемнәрен ныгыту; тылсымлы сүзләр куллануны активлаштыру, акыл сәлатен, сөйләм телен үстерү; бер-береңә ярдәм кулы сузу, дус һәм тату яшәргә, дуслыкның кадерен белергә өйрәтү, коллективта бердәмлек сыйфатлары булдыру; халык авыз иҗаты әсәрләренә кызыксыну, мәхәббәт уяту.

                          Тәрбияче: Карап тормый ара еракка,

Дуслар килә безгә кунакка.

Дуслык – безнен тормыш үзәге,

Дуслык – безнен тормыш бизәге.

Безнен халык кунакчыл:

- Якты чырай, такта чэй, дип,

Каршы ала кунакны.

Хәерле көн, балалар! Без бүген сезнең белән дуслык турында сөйләшербез. Әйдәгез, бер-беребезгә карап, елмаеп исәнләшеп алыйк. Без сезнең белән күңел ачарга һәм уйнарга җыелдык. Балалар, кайсыгызның минем белән күңел ачасы килә, шулар кул чаба, аяклар белән тыпырдый.

Музыка тавышына ялкау керә.

Ялкау: Кайсыгыз тавышлана, кайсыгыз миңа йокларга ирек бирми??!!!

Тәрбияче: Ә син кем буласың?

Ялкау: Мииин??? Мин сезгә бик әйтер идем, ләкин мин шундый иренәәәм!

Тәрбияче: Син бит чын Ялкау!!!

Ялкау: Әйе! Мин хәзер үземнең ялкаулыкны сезнең барыгызга йоктырам.

(Балаларга әфсен-төпсен укый)

Тәрбияче: (Авызын ача) Балалар, миңа ялкаулык йокты, ахры. Ой, сез дә ялкаулана башладыгыз. Тизрәк ялкаулыкны куып чыгарырга кирәк, алайса азагы бик начар төгәлләнәчәк. Моның өчен сезгә минем арттан кабатларга кирәк.

Хәрәкәтле уен яңгырый

Тәрбияче: Менә, дуслар, бердәм булгач, без сезнең белән ялкаулыкны җиңдек. Чөнки, бердәмлектә – көч!

Ялкау: Минем дә күңел ачасым килә, башка ялкау буласым килми. Тик минем дусларым юк.

Тәрбияче: Борчылма, ялкау, без синең белән дус булырбыз, шулай бит, балалар?

Балалар: Әйе.

Ялкау: Мин сезнең белән бик сөенеп дус булыр идем, тик иренеп, ялкауланып, дуслыкның нәрсә икәнен гел онытып бетергәнмен.

Тәрбияче: Борчылма, без сиңа сөйләп бирербез. Балалар, нәрсә соң ул дуслык?

 Балалар: дуслык ул – авыр чакта бер-береңә ярдәм итү, елмаеп һәм ягымлы сөйләшү, бер-береңне кыерсытмау,  иптәшләрең белән тату уйнау, уенчыкларың  белән бүлешү  һ. б.

Тәрбияче: Бик дөрес, балалар. Мин сезгә дуслыкның кагыйдәләрен әйтеп китәм, сез игътибар белән тыңлагыз:

1. Дустыңа авыр чакта булышырга.

2. Шатлыгыңны дустың белән бүлеш.

3. Дустыңның кимчеленнән көлмә.

4. Дустың начарлык эшли башласа, туктат.

5. Дустыңның ярдәменнән, киңәшеннән баш тартма.

6. Дустыңны ялганлама.

7. Үз хатаңны таный бел, кичерергә өйрән..

8. Дустыңны сатма.

9.Үзеңә нинди хөрмәт теләсәң, дустыңа да шуны телә.

10.Дустыңның серен беркемгә сөйләмә.

Шушы кагыйдәләрне истә тоткан очракта гына сез чын дус була алачаксыз, балалар.

Әйдәгез әле хәзер “Тылсымлы сүзләр” уенын уйнап алабыз. Бу уенда йомгак безгә ярдәм итәр. (Балалар бер-берсенә йомгакны тылсымлы сүзләр әйтеп бирәләр). ( исәнмесез, рәхмәт, рәхим итегез,  сау булыгыз,таза булыгыз,  гафу итегез, зинһар өчен һ.б)

Тәрбияче: Балалар, карагыз нинди зур юл барлыкка килде безнең тылсымлы сүзләрдән. Тылсымлы сүзләрне,  уйнаганда, иртән бакчага килгәндә,  урамда гел-гел кулланып сөйләмебезне бизәргә кирәк. Бу сүзләрне кулланган кешеләр тәмле телле булалар.

Дуслыкның нинди төрләрен беләсез сез?

Балалар: туганнар арасындагы дуслык, кызлар һәм малайлар дуслыгы; егет-кызлар арасындагы дуслык; табигать белән дуслык; милләтләр, дәүләтләр арасындагы дуслык һ.б.

Тәрбияче: Дөрес, балалар, булдырасыз. Һәрвакыт дус-тату булып яшәргә кирәк. Әле безнең балалар дуслык турында бик куп мәкальләр дә беләләр, әйдәгез әле, дуслар, ялкауга да өйрәтик.

Балалар:

  • Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын.
  • Кош канаты белән, кеше дуслары белән көчле.
  • Дустың булмаса – эзлә, тапсаң – югалтма.
  • Иптәшең үзеңнән яхшырак булсын.
  • Дуслыкта, бердәмлектә – көч.
  • Дуслар ерактан килә, дошман авыздан чыга
  • Якын дус янына барсаң озын юл да кыскара.
  • Дустыңа нәрсә салсаң, шуны эчәрсең.
  • Дустыңа дөресен әйт, дошман алдында мактан.
  • Дустың булмаса эзлә, тапсаң саклый бел.
  • Дуслык пыяла кебек: бер ватсаң җыя алмыйсың.
  • Иптәшең сукыр булса, син дә күзең йом.
  • Дустын алдаган кеше үзен-үзе алдый.
  • Дусның ташы баш тишми.
  • Дустың – синең көзгең ул.
  • Дуслары булган кеше-дөньяда иң бай кеше ул .
  • Кешене беләсең килсә, дустына кара.
  • Дуслар сине син югында мактый.

Тәрбияче: Афәрин, балалар. Ә хәзер әйтегез әле, дуслыкның көче турында нинди әкиятләр беләсез икән сез?

Балалар: А. Алишның “Тукмар белән Чукмар”, “Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар” һ.б.

Тәрбияче: Дөрес, балалар. Ә сез әкиятләр яратасызмы?

Балалар: Әйе, бик яратабыз. Әкияттә һәрвакыт яхшылык, дуслык җиңеп чыга.

Тәрбияче: Сез дуслык турында бик күп беләсез. Әйдәгез, әлеге темага бергәләп җыр җырлап алыйк.

(Балалар башкаруында “Елмаю” җыры яңгырый.)

Ялкау: Ой, дуслар, мин шундый күп белдем, сезнең белән шундый күңелле. Инде бер килгәч минем дуслык турында матур шигырьләр дә тыңлап үтәсем килә. Сез дуслык турында шигырьләр беләсезме?

Тәрбияче: Әлбәттә беләләр, шулай бит, балалар. Әйдәгез әле, ялкауга сөйләп күрсәтик.

1 Бала:  Галәмнең серләрен белергә,

Укырга, эшләргә, төзергә.

Дус булып яшик без гомергә,

Атлыйк без гел бергә, гел бергә.

2 Бала:  Дус яшәргә кирәк җир йөзендә,

Дуслар кирәк һәрбер кешегә,

Дуслык булса, яшәү дә күңелле,

Уңай була һәрбер эшең дә.

                                    3 Бала: Әйдә, танышабыз

Йә, әйдә, танышабыз,

Кулга-кул бирешәбез,

Исемне әйтешәбез,

Кул кысып күрешәбез.

Киң итеп елмай миңа,

Мин дә елмаям сиңа.

Туры итеп караштык,

Менә шулай таныштык.

4 Бала: Дусларың гына булсын

Егылсаң торып була,

Сөйләшеп, уйнап була,

Торсаң йөгереп була,

Күп нәрсә белеп була,

Йөгерсәң җитеп була —

Шаярып-көлеп була —

Дусларың гына булсын!

Дусларың гына булсын!

Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар. Әйдәгез әле уен уйнап алыйк, ялкау да безгә кушылыр.

Балалар бергәләп “Парлы” уенын уйныйлар. (Балалар парлашып басалар, музыка башлану белән, алар төрле якка йөгерә башлый. Музыка туктау белән “Тиз генә үз парыңны тап” сигналын шетүгә, кире үз парларын табып басарга тиеш булалар.)

Тәрбияче: Ялкау, дуслык ныклы, көчле булсын өчен, һәрвакыт тәмле телле булырга кирәк. Андый сүзләрне син “Тылсымлы сүзләр” уенын уйнаганда ишеттең инде.

Ялкау: Әйе, мин бугенге кичәдә бик күпкә өйрәндем, дус кеше нинди булырга тиешлеген аңладым, дуслыкта – көч булуын белдем. Рәхмәт сезгә, балалар. Сез миңа булыштыгыз, мин инде хәзер ялкау түгел. Сез минем чын дусларым булырсыз һәм мин сезгә еш кунакка килеп йөрермен. Ә хәзергә инде сау булыгыз! Миңа кайтырга вакыт.

Тәрбияче: Сау булып тор, киләсе очрашуларга кадәр.

Ялкау музыка астында бии-бии чыгып китә, балалар да аны биеп озата.

Тәрбияче: Шунын белән безнең кичәбез тәмам, балалар. Мин сезнең барыгызга да чын дуслык һәм дуслыкны саклавыгызны телим .


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Без театр уйныйбыз."Дуслыкта көч"

Дуслык темасына әкият сәхнәләштерү....