Без театр уйныйбыз."Дуслыкта көч"
материал

Абдуллина Эльмира Раифовна

Дуслык темасына әкият сәхнәләштерү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл duslykta_-koch.docx37.23 КБ

Предварительный просмотр:


“ Дуслыкта -көч” 

Декорация: Йорт макеты, музыка

Катнашалар: Балалар :Мәче, Әтәч,Казлар , Әби , Кәҗә ,Урдәкләр.        

Зал бизәлеше: Бүрәнә йорт макеты, агачлар .

Күңелле көй яңгырый. Балалар - кош-кортлар, йөгерешеп, сәхнәгә чыгалар. Мәче: Әтәч: Казлар,үрдәкләр :

Алар ярымтүгәрәк ясап басалар. кош-кортлар  үзләренең һәнәрен күрсәтәләр, бииләр , җырлыйлар. 

Шаян казалар

Авылда бер әбинең

Ике казы бар иде.

Соры  идее аның берсе,

Икенчесе ак иде

 

.Икесе дә шаян каз

Андый шаян казлар аз.

Муеннарын сузалар

Бер –берсен уздыралар

Су читенә бардылар,

Тәпиләрен юдылар,

Шаярдылар, йөгерделәр

Суга кереп чумдылар.

Эзлим-эзлим казларны,

Кайдан табыйм аларны?

Соры иде аның берсе

 Ак иде икенчесе

Каян табарга инде

Югалырлар микәнни

Казлар чыкты каршыга,

Башын иеп барсы да.

 «Ачуланма, әби!» – диеп

Торды алар, баш иеп. 

Үрдәкләр “ җыры

Без үрдәкләр,

Гел йөзмәктә.

Суны бик яратабыз.

Көне буе коенабыз.

Кичен өйгә кайтабыз.

Туннарыбыз безнең ап-ак

Муеннарыбыз ап-ак.

Без атлыйбыз,

Шулай вак-вак.

Гөрләшәбез бак-бак

Без үрдәкләр,

Гел йөзмәктә.

Суны бик яратабыз.

Балыкларны без тотабыз.

Үләннәрне йотабыз.

Туннарыбыз безнең ап-ак

Муеннарыбыз ап-ак.

Без атлыйбыз,

Шулай вак-вак.

Гөрләшәбез бак-бак

Без үрдәкләр,

Гел йөзмәктә.

Суны бик яратабыз.

Без йөзәбез, без чумабыз.

Тиз үсәбез шуңа без

 Әтәч җыры.

Таң ата бугай , әтәч кычкыры

Кикри- кик-ри –күк, кик-ри- күк

Я сузып кыны , я бик еш кына

Кикри- кик-ри –күк, кик-ри- күк

         Мәче: 

Җырлап ,биеп эш чыкмас

Көз көне эшләп калыйк,

Әйдә, җылы өй салыйк.

Тиздән салкыннар җитәр,

Кышны җылы каршылыйк.

Мәче Әтәчкә: “Салкыннар җитә, әйдә өй салыйк!” - ди.

Әтәч : “Нигә ул өй? Мин лапас башыннан лапас башына йөрим,”- ди.

Мәче :Өши башлаган, дер-дер калтырый, Казга әйтә: “Каз дускай, салкыннар башлана бит, әйдә өй салыйк!” – ди.

Казлар : Без ишек төбеннән ишек төбенә йөрибез, нигә безгә  өй? – ди.

Мәче –үрдәкләргә : Үрдәк туганнар , салкыннар башлана бит, әйдә өй салыйк! – ди.

Үрдәкләр: Без салкыннан курыкмыйбыз , нигә безгә өй -диләр.

Мәче –Кәҗәгә :Кәҗә дускай, салкыннар башлана бит, әйдә өй салыйк! – ди.

        Кәҗә : Мин капка төбеннән капка төбенә йөрим, нигә безгә өй? – ди.

Кош-кортлар (бергәләп): Өй салуның ние бар, өясе дә мүклисе! – диләр.

Җыр-бию яңгырый: Буран, Җил тавышлары ишетелә, салкын кыш килә. Барысы да качып бетәләр. (Музыка)(качалар ))

Сәхнәдә Мәче йөри. Кулында инструментлар, такта тоткан. Ул эшли, кисә, чүкеч белән эшли.

Иртән иртүк мин  эшкә керештем   ,

Эш коралларым юксынган эшне.

Сөенде ышкы: Эш! Эш! Эшлә! – дип,

Шатланды пычкы: Тыр-тыр, тыр-рыш! – дип,

Очынды чүкеч: - Шәп, шәп, шап! – дип,

Талпынды балта: - Шат, шат, шат! – дип.

Куллар, мускуллар сагынган эшне,

Кинәнеп эшлим – мин тырыш Мәче!

Йорт төзелеп бетә. Йорт макеты чыгарыла. Мәче йортка карап соклана, бөтерелә.

Сәхнәгә Әтәч чыга. Туңган кыяфәттә. Күшеккән. Йортка карап соклана;

Матурдыр тышы, җылыдыр эче! (Соклана)

Тырышкан бит, тырышкан!

Булдырган бит, булдырган!

Әнә, әнә, күрәсезме: барыбызны уздырган!

Әтәч йортның ишеген шакый: Тук-тук! Ишектән Мәче күренә.

Әтәч: Мәче, дус! Миңа өеңдә урын бирсәңче, мин бик өшим, чыдар хәлем калмады! – ди.

Мәче Әтәчкә: Лапас башыннан лапас башына йөр син, Әтәчкәй. Миндә урын юк. Син миңа булышмадың, – ди.

Әтәч: Әгәр син мине кертмәсәң, тибенеп, өеңнең бөтен туфракларын таратырмын! – ди.

Мәче (куркынып): Ярый, кер, кер, дус, бергә торыйк! – ди.

Каз күренә. Алар да: Мәче, дус! Безгә өеңдә урын бирсәңче, мин бик өши башладык, чыдар хәл калмады! –ди.

Мәче Казга: Казлар дускайлар ! Ишек төбеннән ишек төбенә йөрсәгез булмасмы, минем өйдә урын юк. Сиз миңа булышмадыгыз, – ди.

Казларның ачуы килгән: Әгәр син безне кертмәсәң, өеңнең мүген йолкып бетерербез! – диләр.

Мәче: Керегез , казкайларым ,дускайларым, керегез, керегез, алайса бергә торыйк! – ди.

Урдәкләр күренәләр:Мәче дускай.без туңа башладык өеңә безне дә керт эле.

Мәче :Сез бит суыктан курыкмыйсыз. Минем өемдә урын юк бит .-ди

Урдәкләр : Кертмәсәң без синең өең янында бакылдап сина йокы бирмибез .

Мәче : Ярар инде керегез , бергә яшәрбез.-ди 

Кәҗә күренә. Кәҗә калтырый, мекерти , тибенә. Өйнең ишеген шакый. Мәче чыга. Кәҗә аңа:

Мәче дускай! Салкыннар бик көчәйде бит, чыдар хәлем юк. Син миңа урын бирсәңче, – ди.

МәчеКәҗәгә : Кәҗә дус! Гадәтең буенча капка төбеннән капка төбенә йөрсәң ничек була соң, минем өйдә урын юк бит, – ди.

Кәҗә ачуланып: Әгәр мине кертмәсәң, өеңне төртеп аударам, – ди.

Мәче әйтә: Ач кешенең ачуы яман. Ярый, әйдә алайса кер, урын җитәр әле. Бергә дус яшәрбез, – ди.

Мәче, Әтәч, Казлар,  Үрдәкләр ,Кәҗә – барысы йорттан чыгып, йорт тирәли әйләнәләр, җырлыйлар:

Мәче, Әтәч, Казлар, Кәҗә, Үрдәкләр  чыгалар да, бергәләшеп басалар(бергә)

Менә шулай бергә - бергә

Дуслыкны дәвам итик

Ярдәмләшеп , булышып

                           Матур итеп яшик

 Дуслык турында җыр.

Дуслык җыры

1.Дуслык чын булса бердә югалмый

Бердә таралмый булса якын дус

Кайгыда ташламас , артыгын сорамас

Шундый булса чып- чын була тугры дус

2.Аерылырбыз һәм дуслашырбыз

Кешеләр сөйләр бары яхшы сүз

Кем- кем дип әйтмичә ярдәмгә ул килсә

Шундый булса чып- чын була тугры дус.

3.Һәрвакытта да  миңа ул килер

Дусларың өчен бар нәрсәгә түз

Авыр минут җитсә ,дустың очып килсә

Шундый булса чып- чын була тугры дус.


Мәче ролендәге сүзләр

Мәче:         Көз көне эшләп калыйк,

Әйдә, җылы өй салыйк.

Тиздән салкыннар җитәр,

Кышны җылы каршылыйк.

1)   Мәче Әтәчкә: “Салкыннар җитә, әйдә өй салыйк!” – ди.

(Әтәч: “Нигә ул өй? Мин лапас башыннан лапас башына йөрим,” – ди.)

Мәче өши башлаган, дер-дер калтырый, Казларга әйтә: “Казлар дускай, салкыннар башлана бит, әйдә өй салыйк!” – ди.

(Казлар : Без ишек төбеннән ишек төбенә йөрибез, нигә безгә  өй? – ди.)

Мәче –үрдәкләргә : Үрдәк туганнар , салкыннар башлана бит, әйдә өй салыйк! – ди.

(Үрдәкләр: Без салкыннан курыкмыйбыз , нигә безгә өй -диләр.)

Мәче –Кәҗәгә :Кәҗә дускай, салкыннар башлана бит, әйдә өй салыйк! – ди.

(Мин капка төбеннән капка төбенә йөрим, нигә безгә өй? – ди.)

Барысы бергә кычкыралар: Өй салуның ние бар, өясе дә мүклисе! – диләр.

Сәхнәдә Мәче йөри. Кулында инструментлар, такта тоткан. Ул эшли, кисә, чүкеч б-н эшли.

Оста иртән үк эшкә кереште,

Эш коралларым юксынган эшне.

Сөенде ышкы: Эш! Эш! Эшлә!- дип,

Шатланды пычкы: Тыр-тыр, тыр- рыш! – дип,

Очынды чүкеч: - Шәп, шәп, шап! – дип,

Талпынды балта: -Шат, шат, шат! –дип.

Куллар, мускуллар сагынган эшне,

Кинәнеп эшлим - мин тырыш Мәче!

Йорт төзелеп бетә. Йорт макеты чыгарыла. Мәче йортка карап соклана, бөтерелә.

- Мәче Әтәчкә: Лапас башыннан лапас башына йөр син, Әтәчкәй. Миндә урын юк. Син миңа булышмадың, - ди.

(Әтәч: Әгәр син мине кертмәсәң, тибенеп, өеңнең бөтен туфракларын таратырмын! – ди.)

- Мәче куркынып: Ярый, кер, кер, дус, бергә торыйк! –ди.

- Мәче Казларга: Казлар дускайлар! Ишек төбеннән ишек төбенә йөрсәгез булмасмы, минем өйдә урын юк. Сез миңа булышмадыгыз, - ди.

(Казларның ачуы килгән: Әгәр син безне кертмәсәң, өеңнең мүген йолкып бетерербез! – диләр.)

- Мәче: Керегез, казкайларым, дускайларым, керегез, керегез, алайса бергә торыйк! – ди.

(Урдәкләр күренәләр:Мәче дускай.без туңа башладык өеңә безне дә керт эле.)

Мәче :Сез бит суыктан курыкмыйсыз. Минем өемдә урын юк бит .-ди

(Урдәкләр : Кертмәсәң без синең өең янында бакылдап сина йокы бирмибез .)

Мәче : Ярар инде керегез , бергә яшәрбез.-ди

(Кәҗә күренә. Кәҗә калтырый, мекерти , тибенә. Өйнең ишеген шакый. Мәче чыга. Кәҗә аңа:

Мәче дускай! Салкыннар бик көчәйде бит, чыдар хәлем юк. Син миңа урын бирсәңче, – ди.)

Мәче Кәҗәгә : Кәҗә дус! Гадәтең буенча капка төбеннән капка төбенә йөрсәң ничек була соң, минем өйдә урын юк бит, – ди.

(Кәҗә ачуланып: Әгәр мине кертмәсәң, өеңне төртеп аударам, – ди.)

Мәче әйтә: Ач кешенең ачуы яман. Ярый, әйдә алайса кер, урын җитәр әле. Бергә дус яшәрбез, – ди.

Мәче, Әтәч, Казлар, Кәҗә, Үрдәкләр  чыгалар да, бергәләшеп басалар(бергә)

Менә шулай бергә - бергә

Дуслыкны дәвам итик

Ярдәмләшеп , булышып

 Матур итеп яшик

 Дуслык турында җыр.

 

Әтәч ролендәге сүзләр

Әтәч: “Нигә ул өй? Мин лапас башыннан лапас башына йөрим,” ди. (хором):

Кош- кортлар бергәләп: Өй салуның ние бар, өясе дә мүклисе! – диләр.

Сәхнәгә Әтәч чыга. Туңган кыяфәттә. Күшеккән. Йортка карап соклана;

Матурдыр тышы, җылыдыр эче! (Соклана)

Тырышкан бит, тырышкан!

Булдырган бит, булдырган!

Әнә, әнә, күрәсең: барыбыздан уздырган!

Әтәч йортның ишеген шакый: Тук-тук! Ишектән Мәче күренә.

Әтәч: Мәче, дус! Миңа өеңдә урын бирсәңче, мин бик өшим, чыдар хәлем калмады! – ди.

Әтәч: Әгәр син мине кертмәсәң, тибенеп, өеңнең бөтен туфракларын таратырмын! – ди.

Мәче, Әтәч, Казлар, Кәҗә, Үрдәкләр  чыгалар да, бергәләшеп басалар(бергә)

Менә шулай бергә - бергә

Дуслыкны дәвам итик

Ярдәмләшеп , булышып

                           Матур итеп яшик

 Дуслык турында җыр.

Каз ролендәге сүзләр

Каз: Мин ишек төбеннән ишек төбенә йөрибез нигә безгә өй? – диләр. (хором):

Кош- кортлар бергәләп: Өй салуның ние бар, өясе дә мүклисе! – диләр.

Казлар күренә. Алар да: Мәче, дус! Безгә өеңдә урын бирсәңче, безбик өши башладык, чыдарыбыз бетте! – ди.

(Мәче Казларга: Казлар  дускайлар! Ишек төбеннән ишек төбенә йөрсәгез булмасмы, минем өйдә урын юк. Сез миңа булышмадыгыз, – ди.)

Казларның ачуы килгән: (Разозлился) - Әгәр син безне кертмәсәң, өеңнең мүген йолкып бетерербез! – ди.

(Мәче: Керегез, казкайларым дускайларым, керегез, керегез, алайса бергә торыйк! – ди.)

Мәче, Әтәч, Казлар, Кәҗә, Үрдәкләр  чыгалар да, бергәләшеп басалар(бергә)

Менә шулай бергә - бергә

Дуслыкны дәвам итик

Ярдәмләшеп , булышып

                           Матур итеп яшик

 Дуслык турында җыр.

 Кәҗә ролендәге сүзләр

-Кәҗә: Мин капка төбеннән капка төбенә йөрим, нигә миңа өй? – ди.

Кош- кортлар бергәләп: Өй салуның ние бар, өясе дә мүклисе! – диләр.

-Кәҗә күренә. Кәҗә калтырый, мекерди, тибенә. Өйнең ишеген шакый. Мәче чыга. ---Кәҗә аңа:

-Мәче дускай! Салкыннар бик көчәйде бит, чыдар хәлем юк. Син миңа урын бирсәңче,- ди.

(МәчеКәҗәгә: Кәҗә дус! Гадәтең буенча капка төбеннән капка төбенә йөрсәң ничек була соң, минем өйдә урын юк бит, -ди.)

Кәҗә ачуланып: “ Әгәр мине кертмәсәң, өеңне төртеп аударам, “ -ди.

Мәче, Әтәч, Казлар, Кәҗә, Үрдәкләр  чыгалар да, бергәләшеп басалар(бергә)

Менә шулай бергә - бергә

Дуслыкны дәвам итик

Ярдәмләшеп , булышып

                           Матур итеп яшик

 Дуслык турында җыр.

Урдәк ролендәге сүзләр

Үрдәкләр: Без салкыннан курыкмыйбыз , нигә безгә өй -диләр.

Кош-кортлар (бергәләп): Өй салуның ние бар, өясе дә мүклисе! – диләр.

(Урдәкләр күренәләр:-Мәче дускай.без туңа башладык өеңә безне дә керт эле.-диләр

Мәче :Сез бит суыктан курыкмыйсыз. Минем өемдә урын юк бит .-ди )

Урдәкләр : Кертмәсәң без синең өең янында бакылдап сина йокы бирмибез .

(Мәче : Ярар инде керегез , бергә яшәрбез.-ди )

Мәче, Әтәч, Казлар, Кәҗә, Үрдәкләр  чыгалар да, бергәләшеп басалар(бергә)

Менә шулай бергә - бергә

Дуслыкны дәвам итик

Ярдәмләшеп , булышып

                           Матур итеп яшик

 Дуслык турында җыр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Обрядовый праздник на основе национальных традиций "Играем в свадьбу" (Туйлы уйныйбыз) на татарском языке

Способствовать знанию культуры своего народа и в игре познакомить дошкольников с одним из важнейших обрядов во всех традиционных культурах - свадьбой....

Сабантуй бәйрәмен сәхнәләштерү .Уйныйбыз да көләбез,сабантуйга киләбез .5-7 яшьлек балалар өчен татар халкының милли бәйрәме.

УЙНЫЙБЫЗ ДА КӨЛӘБЕЗ,САБАНТУЙГА КИЛӘБЕЗ!"САБАНТУЙ-САБАН БӘЙРӘМЕ.АНЫ КЫР ЭШЛӘРЕ БЕТКӘЧ,ЯЗ КӨНЕ БӘЙРӘМ ИТӘЛӘР.БЕРЕНЧЕ БУЛЫП БУ БӘЙРӘМ 8-9НЧЫ ГАСЫРЛАРДА КҮРЕНӘ.САБАНТУЙ ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ ИҢ ЯРАТКАН БӘЙРӘМЕ Д...

"Әйдәгез, уйныйбыз!" Балалар бакчасында рус телендә сөйләшүче балаларны татар теленә өйрәтү шөгыле өчен конспект.

Әлеге эшчәнлек уртанчылар төркемендә рус телендә сөйләшүче балаларны татар теленә өйрәткәндә кулланыла. Эшчәнлек Укыту методик комплектына нигезләнеп эшләнде....

Конспект сюжетно-ролевой игры "Театр уйныйбыз"

Театр белән таныштыру.Сәнгать төркеме белән таныштыру...

Уйныйбыз, уйныйбыз, уйнап һич туймыйбыз

Балаларның һәрьяклап үсешендә дидактик уеннарның әһәмияте бик зур. Уен аша мәктәпкәчә яшьтәге балаларга яңа белемнәр алу ихтыяҗы гади һәм аңлаешлы итеп бирелә. Уен – баланың тормышка әзерләнү кү...

Дуслыкта - көч!

дуслык турындагы белемнәрен ныгыту; бер-береңә ярдәм кулы сузу, дус һәм тату яшәргә, дуслыкның кадерен белергә өйрәтү....