Уйныйбыз, уйныйбыз, уйнап һич туймыйбыз
рабочая программа (младшая группа) на тему

Ибрагимова Гулия Зиятдиновна

Балаларның һәрьяклап үсешендә дидактик уеннарның әһәмияте бик зур. Уен аша мәктәпкәчә яшьтәге балаларга яңа белемнәр алу ихтыяҗы гади һәм аңлаешлы итеп бирелә. Уен – баланың тормышка әзерләнү күнекмәсе ул, уен – ул белем һәм тәрбия чыганагы. Шул ук вакытта дидактик уен тирә – юньне танып, иҗади күзалларга , фикерләргә дә өйрәтә торган чыганак. Уенда балалар болар белән генә чикләшмичә, предметның төсен, формасын, тәмен, сыйфатын,, зурлыгын, нинди материалдан ясалганлыгын да ачыклыйлар. Мәсәлән, “Нәрсә? Нинди?”дидактик уены. Бу уенда балалар яшелчә яисә җиләк – җимешнең исемен әйтеп, аларның төсләрен, формаларын атыйлар.

Дидактик уеннар балаларның уйлау сәләтләрен үстерә, әйләнә – тирәне күзаллауны үстерергә ярдәм итә. Мәсәлән,  “Рәсемне дөрес җый” дидактик уены. Бу уенда балалар киселгән рәсемнәрне дөрес җыярга тиешләр. Уенның бурычы – балаларны логик фикерләүгә өйрәтү, аерым өлешләрдән тулы бер рәсем җыя белү. Ләкин төп таләп – рәсемдәге предметлар балаларга таныш булырга тиеш.

Уеннар сайлаганда, гадидән – катлаулыга бару уңышлы. Башта предметларны өйрәнү – төс, форма, зурлык, кулланылышы буенча ныгытыла.Әкренләп биремнәр катлауландырыла һәм балаларның игътибары нечкәрәк билгеләргә юнәлдерелә. Мәсәлән, слива, алма, груша, лимон (баллы – әче). Каен, усак,юкә,чыршы (яфраклы – ылыслы).

Шөгыльләрдә, режим моментларында уеннарны еш куллану нәтиҗәсендә балалар физик һәм психик яктан ару – талуны сизмиләр, пассив балалар активлаша, ә хәрәкәтчәннәре тынычлана.

Безнең бакчабызның һәр төркемендә дидиктик уеннар балаларның яшь_ үзенчәлекләренә, сөйләм теленең үсешенә, логик фикерләү, уйлау сәләтләренә карап урнаштырылганУен өчен уңайлы шартлар да тудырылган.

Уйлавымча, төркемдәге дидактик уеннар һәм уенчыклар балалар алырлык һәм уйнаганнан соң үз урыннарына куярлык итеп җайлы урында урнашкан булырга тиеш.

Уенчыклар, маскалар, кулланмалар, җиһазлар ачык төстә, матур, балаларның игътибарларын үзләренә җәлеп итәрлек булсыннар. Шулай булганда гына алар балаларга уенның эчтәлеген һәм кагыйдәсен тиз аңларга ярдәм итәләр.

Яна уеннарны уку- укыту эшчәнлегенә әкренләп кертергә кирәк, ә шөгыльләрдә уеннар бер яки икедән артырга тиеш түгел.

Шулай итеп, дидактик уеннар тәрбия чарасы буларак баланың шәхес булып һәрьяклап формалашуына ярдәм итсен өчен системалы рәвештә эшләр өчен шушы программаны төзергә уйладым.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл programma.docx26.29 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципальное учреждение «Управление дошкольного образования»

испонительного комитета Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан.

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниөипалҗ районы башкарма

Комитетының “Мәктәпкәчә мәгариф идәрәсе”муниөипалҗ учреждениясе.

ПРОГРАММА

Уйныйбыз, уйныйбыз, уйнап һич туймыйбыз.

      3-4 яшь.  

                                           

                                                   Төзеде:

                                                                              64 нче балалар бакчасы

тәрбиячесе  Ибрагимова Г.З.

Түбән Кама шәһәре.

 2015 ел.

Аңлатма язуы.

Балаларның һәрьяклап үсешендә дидактик уеннарның әһәмияте бик зур. Уен аша мәктәпкәчә яшьтәге балаларга яңа белемнәр алу ихтыяҗы гади һәм аңлаешлы итеп бирелә. Уен – баланың тормышка әзерләнү күнекмәсе ул, уен – ул белем һәм тәрбия чыганагы. Шул ук вакытта дидактик уен тирә – юньне танып, иҗади күзалларга , фикерләргә дә өйрәтә торган чыганак. Уенда балалар болар белән генә чикләшмичә, предметның төсен, формасын, тәмен, сыйфатын,, зурлыгын, нинди материалдан ясалганлыгын да ачыклыйлар. Мәсәлән, “Нәрсә? Нинди?”дидактик уены. Бу уенда балалар яшелчә яисә җиләк – җимешнең исемен әйтеп, аларның төсләрен, формаларын атыйлар.

Дидактик уеннар балаларның уйлау сәләтләрен үстерә, әйләнә – тирәне күзаллауны үстерергә ярдәм итә. Мәсәлән,  “Рәсемне дөрес җый” дидактик уены. Бу уенда балалар киселгән рәсемнәрне дөрес җыярга тиешләр. Уенның бурычы – балаларны логик фикерләүгә өйрәтү, аерым өлешләрдән тулы бер рәсем җыя белү. Ләкин төп таләп – рәсемдәге предметлар балаларга таныш булырга тиеш.

Уеннар сайлаганда, гадидән – катлаулыга бару уңышлы. Башта предметларны өйрәнү – төс, форма, зурлык, кулланылышы буенча ныгытыла.Әкренләп биремнәр катлауландырыла һәм балаларның игътибары нечкәрәк билгеләргә юнәлдерелә. Мәсәлән, слива, алма, груша, лимон (баллы – әче). Каен, усак,юкә,чыршы (яфраклы – ылыслы).

Шөгыльләрдә, режим моментларында уеннарны еш куллану нәтиҗәсендә балалар физик һәм психик яктан ару – талуны сизмиләр, пассив балалар активлаша, ә хәрәкәтчәннәре тынычлана.

Безнең бакчабызның һәр төркемендә дидиктик уеннар балаларның яшь_ үзенчәлекләренә, сөйләм теленең үсешенә, логик фикерләү, уйлау сәләтләренә карап урнаштырылганУен өчен уңайлы шартлар да тудырылган.

Уйлавымча, төркемдәге дидактик уеннар һәм уенчыклар балалар алырлык һәм уйнаганнан соң үз урыннарына куярлык итеп җайлы урында урнашкан булырга тиеш.

Уенчыклар, маскалар, кулланмалар, җиһазлар ачык төстә, матур, балаларның игътибарларын үзләренә җәлеп итәрлек булсыннар. Шулай булганда гына алар балаларга уенның эчтәлеген һәм кагыйдәсен тиз аңларга ярдәм итәләр.

Яна уеннарны уку- укыту эшчәнлегенә әкренләп кертергә кирәк, ә шөгыльләрдә уеннар бер яки икедән артырга тиеш түгел.

Шулай итеп, дидактик уеннар тәрбия чарасы буларак баланың шәхес булып һәрьяклап формалашуына ярдәм итсен өчен системалы рәвештә эшләр өчен шушы программаны төзергә уйладым.

Тема: “Уйныйбыз,уйныйбыз,уйнап һич туймыйбыз”. Дидактик уеннар аша балаларның һәрьяклап үсешенә ирешү.

Максат: дидактик уеннарны системалы рәвештә кулланып балаларның уйлау – фикерләү сәләтен үстерү, иҗади күзаллау сәләтен һәм сөйләм үсешен камилләштерү.

Принциплар:

  • гадидән катлаулыга таба
  • комплекслау (ФГОС)
  • системалаштыру
  • мөстәкыйль якын килү

Бурычлар:

1.Дидактик уеннар аша балаларның сөйләм телен үстерү, логик фикерләү уйлау сәләтен үстерү. 2... Уенда кулланыла торган уенчыкларның, маскаларның , җиһазларның исемнәрен ныгыту. Уеннарны системалы рәвештә чиратлаштырып, аралаштырып үзара тыгыз бәйләнештә алып барырга тиеш.

3.Культуралы аралашукүнекмәләрен булдырырга тиешләр Дидактик уеннар аша нәниләрбер-берсенә булышу,дуслыкз,зирәклек кебек сыйфатлар  тәрбияли.,  нинди материалдан ясалганын да ачыклыйлар.

Төп бурыч - уеннар өчен уңайлы шартлар тудыру, уенчыклар, маскалар, җиһазлар ачык төстә, матур һәм зәвыклы, балаларның игътибарларын үзләренә җәлеп итәрлек итеп ясау.

Көтелгән нәтиҗә:

1.Туган телдә балаларның үзара аралашушартлары тудыру, татар теленә карата тотрыклы кызыксынулары үсә.

2.Күрсәтмә әсбаплар, аудио һәм видеоязмалар ярдәмендә предметларны,аларның билгеләрен, хәрәкәтләрен белдерүче сүзләр актив кулланышка керә, балаларның сүз байлыгы, уйлау сәләтләре арта.

Уеннарны системалы рәвештә чиратлаштырып,аралаштырып үзара тыгыз бәйләнештә уйнарга өйрәнәләр.

Дидактик уеннар турында мәкальләр һәм әйтемнәр.

  • уен сүзгә мәгънә кирәк
  • уйнап әйтсәң дә, уйлап әйт
  • уйнап әйтәм, уемдагын әйтәм
  • балалар хәзер уйнамыйлар, ә өйрәнәләр
  • балалар уенда тирән мәгънә ята.

Программаның перспектив планы.

Вакыты

Тема

Максат

Сентябрь

I атна

Предметлы уен

“Курчак Алсу йокыдан уянды”

Курчакның киемнәре турындагы белемнәрен ныгыту: майка, трусик, күлмәк, ыштан, түфли, йокы күлмәге.

Киенү – чишенү процессының өзеклелегенә төшендерү;сөйләм телен үстерү, курчакка карата сакчыл караш тәрбияләү.

II атна

Өстәл уены

Яшелчәләр темасына карата картиналар белән уен: “Бу нәрсә?”

Картинада сүрәтләнгән яшелчәләрнең исемнәрен атарга өйрәтү, аларның сыйфатларын әйтү, балаларны картинадагы предметларны чагыштырып карарга өйрәтү, игътибарлылык тәрбияләү, сөйләм телен үстерү,  нәтиҗә ясарга өйрәтү һәм төгәл итеп, игътибар белән уйнарга өйрәтү.

IIIатна

Сүзле уен

Бамаклар белән уен

“Минем гаиләм”

Бу бармак – бабай

Бу бармак – әби

Бу бармак – әти

Бу бармак – әни

Бу бармак – мин

Аның исеме – чәнти.

Сөйләмне тыңларга өйрәтү, сөйләм белән бармаклар хәрәкәтен берләштереп, тыгыз элемтәдә, ялгышмыйча уйнарга өйрәтү.

IV атна

Өстәл уены

Яшелчәләр темасына карата картиналар белән “Бу нәрсә?” уенын кабтлау.

Яшелчәләрнең исемнәрен һәм сыйфатларын ныгыту, чагыштырып карарга өйрәтүне дәвам итү, игътибарлылык тәрбияләү, нәтиҗә ясарга өйрәтүне дәвам итү, сөйләм телен үстерү.

Октябрь

I атна

Предметлы уен

“Курчак Алсу төшке ашны ашый”.

Савыт – сабалар турындагы белемнәрен ныгыту, сөйләм телләрен активлаштыру, ашау вакытында әдәплелек, үз – үзеңне тота белү кагыйдәләренә өйрәтү, курчакка карата сакчыл караш, ихтирам тәрбияләү.

II атна

Өстәл уены

Җиләк җимешләр темасына карата картиналар белән “Бу нәрсә?” уены уйнау.

Картинада сүрәтләнгән җиләк – җимешләрнең исемнәрен атарга өйрәтү, аларның төсләрен, башка сыйфатларын әйтү, картинадагы предметларны чагыштырып карарга өйрәтү; игътибарлылык тәрбияләү, сөйләм телен үстерү, нәтиҗә ясарга өйрәтү һәм игътибар белән уйнарга өйрәтү.

III атна

Сүзле уен

“Уйла, сиңа кем дәште?”.

Балаларга карамыйча гына тавыш буенча аерырга өйрәтү, ишетү сәләтен камилләштерү, хәтерне, игътибарлылыкны  үстерү, дуслык мөнәсәбәтләрен ныгыту, дус – тату уйнарга өйрәтү.

IV атна

Өйсәл уены

Җиләк  -җимешләр һәм яшелчәләр карата ясалган картиналар белән “Бу нәрсә?” уены.

Картиналардагы предметларның исемнәрен атарга өйрәтү, сыйфатлары, тәмнәре, төсләре буенча чагыштырырга өйрәтү, игътибарлылык тәрбияләү, нәтиҗә ясарга өйрәтү.

Ноябрь

I атна

Предметлы уен

“Яңа курчак”.

Төркемдәге һәр предметның исемен атарга өйрәтү, аларның нәрсә өчен кулланылуын яңа курчакка аңлату, балаларның сөйләм телен камилләштерү, игътибарлылык тәрбияләү.

II атна

Өстәл уены

“Парын тап”.

Балаларны төсләре һәм рәсем сүрәтләре буенча классификацияләргә өйрәтү, игътибарлылык һәм сөйләм телен үстерү, тыныч утырып уйнау күнекмүләрен булдыру.

III атна

Сүзле уен

“Без – без –без идек”.

Сүзләрне бармак хәрәкәтләре белән туры китереп уйнарга өйрәтү, истә калдыру сәләтен үстерү, сөйләм телен камилләштерү.

IV атна

Өстәл уены

“Кисәкләрдән бөтен картинаны җый”.

Берничә кисәктән бөтен предметны җыярга өйрәтү, утыру күнекмәләрен булдыру, эшне ахырына кадәр эшләргә өйрәтү.

Декабрь

I атна

Предметлы уен

“Нәрсә үзгәрде?” (матрешкалар белән).

Предметларның исемнәрен дөрес әйтергә өйрәтү, аларның нинди хәрәкәтләр ясавын әйтә белү, матрешкаларны төсләре, формалары, зурлыклары буенча аера белергә өйрәтү.

II атна

Өстәл уены

“Лото”.

Балаларны үсемлекләрнен кайда үсүләренә карап классификацияләргә өйрәтү: нәрсә кайда үсә, балаларның яшелчәләр, җиләк – җимешләр турындагы белемнәрен ныгыту.

III атна

Сүзле уен

“Мөгезле кәҗә”.

Кәҗә турындагы шигырьне ахыран кадәр тыңларга өйрәтү, тәрбияченең һәр сүзенә, сигналына игътибар итәргә өйрәтү, хәтерне, җитезлекне үстерү.

IV атна

Өстәл уены

“Домино”.

Балаларның яшелчәләр, җиләк – җимешләр, чәчәкләр турындагы белемнәрен ныгыту, сүз байлыгын арттыру.

Гыйнвар

I атна

Предметлы уен

“Серле капчык”.

Балаларны предметларны аерым билгеләре буенча капшау юлы белән танып белергә өйрәтү.

II атна

Өстәл уены

“Кем баласы?”.

Йорт хайваннары турындагы белемнәрен ныгыту, охшашлыклары буенча балаларын аерырга өйрәтү, кайсы хайванның ничек кычкыруын өйрәтү, игътибарлылык тәрбияләү.

III атна

Сүзле уен

“ Кем кычкырды?”.

Авазлар һәм тон буенча хайваннарның әнисеме, баласымы икәнен аерырга өйрәтү, сөйләм телен үстерү.

IV атна

Өстәл уены

“Күлмәкнең төймәсен тап”.

Күлмәкләрнең төсләре буенча төймәләрен табарга өйрәтү, төсләр турында белемнәрен ныгыту, тыныч утырып уйнау күнекмәләрен булдыру.

Февраль

I атна

Предметлы уен

“Йорт кошлары”

Йорт кошлары турында белемнәрен ныгыту,тавышлары буенча аерырга өйрәтү,игътибарлылык тәрбияләү.

II атна

Өстәл уены

“ Кем баласы?”.

Кыргый хайваннар турындагы белемнәрен ныгыту, охшашлыклары буенча балаларын аерырга өйрәтү, кайсы хайванның ничек кычкыруын өйрәтү, игътибарлылык тәрбияләү.

III атна

Сүзле уен

“ Аю өнендә”.

Хәрәкәтченлекне һәм сөйләм телен үстерү, хәрәкәтне сүзләр белән бергә бәйләнешле итеп уйнарга өйрәнү, “р” авазын әйтергә өйрәтү, тәрбияченең сүзләр белән әйтелгән сигналына  игътибар итәргә күнектерү,  игътибарлылык тәрбияләү.

IV атна

 Өстәл уены

“Домино”.

Балаларның машиналар турындагы белемнәрен ныгыту, кешеләргә ничек ярдәм итүләрен өйрәнү, дөрес итеп атарга һәм шуңа парын табарга өйрәтү: җиңел машина, йөкмашинасы, үзбушаткыч, күтәрү краны, су сибү машинасы, трактор һ.б.

Март

I атна

Предметлы уен

“Кем җитзрәк җыя?”.

Балаларны зурдан кечкенәгә таба дөрес итеп пирамиданы җыярга өйрәтү, төсләрне ныгыту, сөйләм телен үстерү.

II атна

Өстәл уены

“ Бу кайчан була?”.

Балаларның ел фасыллары турындагы белемнәрен ныгыту, аларның билгеләренә бәя бирергә өйрәтү, бәйләнешле сөйләм телен үстерү, игътибарлылык, тәвәкәллелек һәм түземлелек тәрбияләү.

III атна

Сүзле уен

“ Әтәч”.

Балаларның сөйләм телен үстерү, дөрес итеп кычкырырга һәм хәрәкәтләр ясарга өйрәтү.

IV атна

Өстәл уены

“Тере лото”

Йорт хайваннары турындагы белемнәрен ныгыту, ничек тавыш бирүләрен күрсәтү, сөйләм телен үстерү, тыныч утырып уйнау күнекмәләрен ныгыту.

Апрель

I атна

Предметлы уен

“Шундый предметны тап”.

Тәрбияче тасвирлавы буенча төркемдәге предметларны таба белергә өйрәтү, күзәтүчәнлек тәрбияләү, предметларны тасвирлап әйтә белергә өйрәтү, сөйләм телен баету.

II атна

Өстәл уены

“ Эш өчен кемгә нәрсә кирәк?”.

Балаларның эш коралларының кемгә, нәрсә өчен кирәклеге турындагы белемнәрен ныгыту, хезмәткә карата кызыксыну уяту, олылар хезмәтенә карата хөрмәт тәрбияләү.

III атна

Сүзле уен

“ Тавык”.

Балаларны сүзләр белән хәрәкәтне берләштереп уйнарга өйрәтү, игътибарлылык тәрбияләү һәм хәтер үстерү.

IV атна

Өстәл уены

“ Бу кайчан була?”.

Ел фасыллыры турындагы белемнәрен ныгыту, сөйләм телен үстерү.

Май

I атна

Предметлы уен

“Шундый предметны тап”.

Тәрбияче тасвирлавы буенча предметны табу һәм башка предмет белән чагыштырырга өйрәтү, сөйләм телен үстерү, күзәтүчәнлекне, тапкырлыкны арттыру.

II атна

Өстәл уены

“ Рәсемне дөрес җый”.

Берничә кисәккә бүленгән чәчәк рәсемен бөтен итеп җыярга өйрәтү, утыру күнекмәләрен булдыру, эшне ахырына кадәр эшләргә өйрәтү.

III атна

Сүзле уен

“ Очты, очты...”.

Игътибарлылык, хәтер, түземлелек тәрбияләү, сөйләм белән хәрәкәтне тәңгәл китереп уйнарга өйрәтү.

IV атна

Өстәл уены

“ Лото”.

Картинада сүрәтләнгән чәчәкләрнең исемнәрен атарга, бер- берсе белән чагыштырырга, нәтиҗә ясарга  өйрәтү, аларның сыйфатларын әйтү, игътибарлылык тәрбияләү, сөйләм телен үстерү.

Кулланылган әдәбият

  1. Бондаренко А.К. Дидактические игры в детском саду.
  2. Швайко Г.С. Игры и игровые упражнения для развития речи.
  3. Иң матур сүз. Уку китабы. Төзүче К.В. Закирова. Казан. – 2000.
  4. Иң татлы – тел туган тел.
  5. Шәймарднов Р.Х., Сибгатуллина Ә.Г., Сибгатуллин Р.Г. татар халык педагогикасы. Яр Чалл. – 1997
  6.  Закирова К.В. Уйный – уйный үсәбез. Казан – 2005.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Семинар-практикум "Хезмәт ит тә, мактан; уйнап көл дә, шатлан”

Тәрбиячеләрнең сюжетлы-рольле уеннарны оештыруда белем һәм осталык дәрәҗәсен күтәрү, катлаулы педагогик ситуацияләрдән чыга белү осталыкларык камилләштерү, сюжетлы-рольле уеннарны оештыру...

"Уйнап, җырлап үсәбез". Непосредственная образовательная деятельность по развитию связной речи через поэзию у детей дошкольного возраста.

Во время этой деятельности дети побывают в гостях у кошки, у зайца, поиграют с ними в разные игры. Они узнают очень многое об этих животных, в том числе, и о том, что кошка - домашнее животное, а заяц...

Цикл развивающих игр по УМК с использованием информационно – коммуникативных технологий «Уйнап үсә сабыйлар» авторская разработка

Воспитатели по обучению татарскому языкувысшей квалификационной категорииДавлетшина Р.М.Леонтьева Х.Ф. Үстерешле уеннарМәктәпкәчә яшьтәге балалар ѳчен уен  - дѳньяны танып белү чарасы. ...

Авторская программа "Уйнап - көлеп үсәр чак"

Уеннар – милләтнең бай рухи хәзинәсе ул. Алар милләт, җәмгыять үсеше  процессындагы яшәү рәвешләрен, социаль, иҗтимагый күренешләрне һәм ерак заманнарда яшәгән бабаларыбызның дөняга карашын, торм...

БАЛАЧАК – УЙНАП – КӨЛЕП ҮСӘР ЧАК

Максат: балаларны халык уеннары белән таныштыру; иҗат мөмкинлекләрен ачу; мөстәкыйльлекләрен оештыру сәләтен арттыру һәм төркемнәр белән оешып уйнауга күнектерү; дуслык, өлгерлек, сабырлык сыйфатлары ...

ПРОГРАММА КРУЖКОВОЙ РАБОТЫ “ БАЛАЧАК-УЙНАП-КӨЛЕП ҮСӘР ЧАК”

ПРОГРАММА КРУЖКОВОЙ РАБОТЫ “ БАЛАЧАК-УЙНАП-КӨЛЕП ҮСӘР ЧАК”         ...

Уйнап туган телгә өйрәнәбез

Сообщение из опыта работы по обучении детей родному языку....