Цикл развивающих игр по УМК с использованием информационно – коммуникативных технологий «Уйнап үсә сабыйлар» авторская разработка
методическая разработка по развитию речи (старшая, подготовительная группа) по теме

Давлетшина Резеда Марсовна

Воспитатели по обучению

 татарскому языку

высшей квалификационной категории

Давлетшина Р.М.

Леонтьева Х.Ф.

 

Үстерешле уеннар

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар ѳчен уен  - дѳньяны танып белү чарасы. Балалар бакчасы тәрбиячесе ѳчен  - балаларны яхшырак аңлауда, аларга тагын да ныграк якынаю ѳчен тел  чарасы да. Уен вакытында балаларның мѳстәкыйльлекләре арта, иҗат мѳмкинлекләре ачыла, оештыру сәләтләре үсә, алар үз теләкләрен  башкаларныкы белән яраклаштырырга, иптәшләре алдында җаваплылык хисе тоярга ѳйрәнә.  Уеннар,балаларны шәхес буларак үстерә, камилләштерә, уртак шатлык хисе тудыра. Шушы максаттан чыгып, балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, УМК кысаларына туры китереп дидактик уеннар циклы тѳзелде.

Тәкъдим ителгән уеннар турыдан -  туры белем бирү эшчәнлекләрендә,  педагогларга тѳркемнәрдә  балаларның кѳндәлек эшчәнлеген  оештыруда, ѳйдә әти – әниләр белән кабатлау ѳчен зур ярдәмлек итеп кулланырга була

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dokument_microsoft_office_word.docx24.1 КБ

Предварительный просмотр:

Уеннар циклының максаты:

Балаларның сүзлек запасын баету.

Бурычлар:

1.Тәрбия бурычы: Балаларда мѳстәкыйльлек, эшчәнлеккә карата кызыксыну, башлаган эшне ахырына кадәр җиткерергә теләктәрбияләү.

2.Үстерү бурычы:Балаларны сорауларга тѳгәл һәм тулы җавап бирүләрен камилләштерү.

3.Белем бирү бурычы: Темалар буенча алган белемнәрен тирәнәйтү, сүзлек запасын ныгыту.

Домино «Яшелчә – җимешләр» - «Овощи – фрукты»

     «Уйный – уйный үсәбез» проектына

Максат: Рәсемнәрен бер- берсенә туры китереп чират буенча карточкаларны кую, яшелчә – җимешләрнең исемнәрен татар телендә дѳрес итеп әйтүне камилләштерү. Дусларча мѳнәсәбәт тәрбияләү.

Җиһазлау: Ике кисәккә буленгән, тема буенча рәсемнар тѳшерелгән карточкалар.

Уен барышы: Уенда 5-6 бала катнаша. Балаларга карточкалар таратыла.  Алар чират буенча рәсемнәрен туры китереп карточкаларны бер – бер артлы куялар.Кулында кирәкле рәсем булмаган бала йѳрешне үткәреп җибәрә. Карточкалары алдан беткән бала җиңүче була.

Домино «Савыт – сабалар» - «Посуда»

     «Уйный – уйный үсәбез» проектына

Максат: Рәсемнәрен бер- берсенә туры китереп чират буенча карточкаларны кую, савыт - сабаларның  исемнәрен татар телендә дѳрес итеп әйтүне камилләштерү. Дусларча мѳнәсәбәт тәрбияләү.

Җиһазлау: Ике кисәккә буленгән, тема буенча рәсемнар тѳшерелгән карточкалар.

Уен барышы: Уенда 5-6 бала катнаша. Балаларга карточкалар таратыла.  Алар чират буенча рәсемнәрен туры китереп карточкаларны бер- бер артлы  куялар.Кулында кирәкле рәсем булмаган бала йѳрешне үткәреп җибәрә. Карточкалары алдан беткән бала җиңүче була.

Домино «Киемнәр» - «Одежда»

     «Уйный – уйный үсәбез» проектына

Уенны интерактив тактада да оештырырга була.

Максат: Рәсемнәрен бер- берсенә туры китереп чират буенча карточкаларны кую, киемнәрнең  исемнәрен татар телендә дѳрес итеп әйтүне камилләштерү. Дусларча мѳнәсәбәт тәрбияләү.

Җиһазлау: Ике кисәккә буленгән, тема буенча рәсемнәр тѳшерелгән карточкалар.

Уен барышы:Уенда 5-6 бала катнаша. Балаларга карточкалар таратыла.  Алар чират буенча рәсемнәрен туры китереп карточкаларныбер – бер артлы куялар.Кулында кирәкле рәсем булмаган бала йѳрешне үткәреп җибәрә. Карточкалары алдан беткән бала җиңүче була.

Дидактик уен «Курчакны киендер» - «Одень куклу»

«Уйный – уйный үсәбез» проектына

Уенны интерактив тактада да оештырырга була.

Максат: Күлмәк, чалбар сүзләрен кабатлау. Исеменә, тѳсенә туры китереп киемне сайлап алу күнекмәләрен ныгыту. Сакчыл караш тәрбияләү

 Җиһазлау:Картоннан киселгән кыз һәм малай курчаклар; тѳрле тѳстәге кием комплектлары.

Уен барышы: 1вариант: Балаларга кыз һәм малай  рәсем курчаклар таратыла. Бирем буенча исеменә, тѳсенә туры китереп киемне сайлап алып рәсем курчакны киендерергә.

2 вариант:Курчакны тѳрле тѳстәге киемнәргә киендерергә (зәңгәр күлмәк, кызыл чалбар һ.б.).

Дидактик уен «Ѳйдә кем яши?» - «Кто в доме живет?»

«Минем ѳем» проектына.

Уенны интерактив тактада да оештырырга була.

Максат: Әти, әни, әби, бабай, малай, кыз сүзләрен,  «кил монда»  сѳйләм үрнәген ныгыту. Ѳлкәннәргә хѳрмәтләү хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: Ѳй макеты, гаилә әгъзалары рәсемнәре.

Уен барышы: Уенда 4-5 бала катнаша. 1вариант: Балаларга ѳй рәсеме тәкъдим ителә. «Ѳйдә кем яши?» дигән сорауга әни( әти, әби, бабай, малай, кыз) рәсемнәрен табып күрсәтәләр.

2 вариант: «Әни ( әти, әби, бабай, кыз, малай), кил монда» дигән тәкъдимгә туры килгән гаилә әгъзасын  ѳйгә урнаштыру.

Дидактик уен «Нәрсә артык?» - «Что лишнее?»

«Уйный – уйный үсәбез проекты.

Уенны интерактив тактада да оештырырга була.

Максат: Бирелгән группадан артык рәсемне сайлап исемен дѳрес әйтүдә күнектерү. Игътибарлылык тәрбияләү.

Җиһазлау: Дүртәр итеп тѳркемләнгән рәсемнәр (киемнәр, савыт – сабалар, йорт җиһазлары темалары буенча)

Уен барышы:Балаларга 4 рәсем ясалган карточкалар бирелә. Бер рәсем  бирелгән  тѳркемгә туры килми.  Рәсемнәрнең исемнәрен атау,тѳркемгә туры килмәгән рәсемне билгеләү.

Лото «Уенчыклар» -«Игрушки»

«Минем ѳем» проектына.

Максат: Уенчыкларның исемнәрен атау. Алып баручы күрсәткән рәсемне үз карточкасына туры китереп, сайлап алу күнекмәләрен булдыру. Игътибарлылык тәрбияләү, хәтер сәләтен үстерү.

Җиһазлау: Рәсемнәр ясалган карточкалар, таратма рәсемнәр.

 Уен барышы: Балаларга 6  уенчыклар  рәсеме тѳшерелгән карточкалар таратыла. Алып баручы күрсәткән рәсемне бала  үз карточкасына  туры китереп  рәсем  ѳстенә  куя.  Карточкасы  алдан капланып беткән бала җиңүче  була.

Лото « Гаилә» - «Семья»

«Минем ѳем» проектына.

Максат: Гаилә әгъзаларының исемнәрен атау. Алып баручы күрсәткән рәсемне үз карточкасына туры китереп, сайлап алу күнекмәләрен булдыру. Игътибарлылык тәрбияләү, хәтер сәләтен үстерү.

Җиһазлау: Рәсемнәр ясалган карточкалар, таратма рәсемнәр.

Уен барышы: Балаларга 6 гаилә әгъзаләре тѳшерелгән карточкалар таратыла. Алып баручы күрсәткән рәсемне бала  үз карточкасына  туры китереп, исемен әйтеп    сурәт ѳстенә  куя.  Карточкасы  алдан капланып беткән бала җиңүче  була.

Дидактик уен «Әнигә булыш» - «Помоги маме»

«Без инде хәзер зурлар – мәктәпкә илтә юллар»

Максат: Аш, салат, компот әзерләгәндә кулланыла торган яшелчә, җимешләрнең исемнәрен дѳрес итеп атау. Бирелгән ( аш, салат, компот) тѳркемнәргә дѳрес сайлый белү  күнекмәләре булдыру. Ѳлкәннәргә карата хѳрмәт хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: Картоннан ясалган кәстрүл, тәлинкә, яшелчә, җимеш рәсемнәре.

Уен барышы: Балаларга тәлинкә, кәстрүл рәсемнәре бирелә. Бирелгән рәсемнәр арасыннан  компот (аш, салат) ѳчен кирәкле яшелчә, җимеш рәсемнәрен табып, исемнәрен әйтеп кирәкле  савыт – сабага урнаштыру.

Дидактик уен «Җѳмләләр тѳзе» - «Составь предложение»

«Без инде хәзер зурлар – мәктәпкә илтә юллар» проектына.

Уенны интерактив тактада да оештырырга була.

Максат: Хәрәкәт һәм предметларны аңлаткан пиктограммаларны кулланып2-3 сүздән торган җѳмләләр тѳзү. Җѳмләдәге сүзләрне дѳрес урынга кую.Фикерләү сәләтен, танып белү активлыгын үстерү.

 Җиһазлау:Предметлар, хәрәкәтләр тѳшерелгән пиктограммалар.

Уен барышы:

1 вариант - Балаларга  предметлар һәм хәрәкәтләр тѳшерелгәнкарточкалар таратыла. Алып баручының «Кем нишли?» дигән соравына балаҗѳмлә тѳзеп  җавап бирә.

2 вариант «Тәрҗемәче» - Алып баручының хәрәкәтне белдергән соравынакарточкасы туры килгән бала җавап бира.

3 вариант – Бала үз теләге буенча карточкалар сайлап алып җѳмлә тѳзи.

«Кашыклар» театры.

Максат: Балаларның шѳгыльләрдә алган белемнәрен гомүмиләштерү, сүзлек байлыгын ныгыту. Балаларның хәтерен, сәнгатьле сѳйләм күнекмәләрен үстерү.

Җиһазлау: Яссы агач кашыклар, аларга беркетү ѳчен  театр персонажлары.

Эчтәлеге: Темаларга туры килгән театр персонажларын уен ситуацияләрендә, сюжет-   лы–рольле, дидактик, җырлы–биюле уеннарда куллану, кыска әкиятләрне сәхнәләштерү.

Дидактик уен  «Кисәкләрдән җый» - « Собери из частей»

«Минем ѳем» һәм «Уйный – уйный үсәбез» проектларына.

Максат: Кисмә рәсемнәрне бербѳтен итеп җыю процессында предметларның исемнәрен дѳрес әйтүдә күнектерү. Сабырлылык, түзем-лелек тәрбияләү.

Җиһазлау: Предметлар ясалган кисмә рәсемнәр.

Уен барышы:Уенда 5-6 бала катнаша. Балаларга кисәкле рәсемнәр таратыла. Аларны бербѳтен итеп җыеп, исемнәрен атау.

Дидактик уен «Нәрсә ярата?» - «Что любит?»

«Уйный- уйный үсәбез» проектына.

Уенны интерактив тактада да оештырырга була.

Максат: Карточканың сул ягында ясалган рәсемгә туры китереп яраткан ризыкны сайлап дѳрес әйтү,  «Мә, аша» сүзтезмәсен куллана белүне ныгыту. Игътибарлылык тәрбияләү.

Җиһазлау: Бер ягына кеше әгъзалары, җәнлекләр тѳшерелгән, икенче ягы буш карточкалар; ашамлыклар рәсемнәре.

Уен барышы:Балаларга бер ягына кеше әгъзалары, җәнлекләр, икенче ягы буш карточкалар таратыла. Карточканың  сул ягындагы рәсемгә туры китереп ризыкны сайлау, дѳрес әйтү.

Дидактик уен «Шкафта тәртип урнаштыр»

«Уйный- уйный үсәбез» проектына.

Уенны интерактив тактада да оештырырга була.

Максат: Бирелгән киемнәр рәсемнәрен силуэтка, тѳскә тәңгәл китерү күнекмәләрен булдыру. Исемнәрен, тѳсләрен дѳрес атау, гомумиләштерү, логик фикерләү сәләтләрен үстерү.

Җиһазлау: Тѳсләр, силуэтлар билгеләнгән карточкалар, киемнәр (чалбар, күлмәк) рәсемнәре.

Уен барышы: 1 вариант: Уенда 2-3 бала катнаша. Бирелгән карточкаларга кием рәсемнәрен тѳсләренә туры китереп исемен, тѳсен әйтеп кую.

2 вариант: бирелгән рәсемнәрне карточкага тѳсенә, кием силуэтына туры китереп урнаштыру.

Дидактик уен «Сана» - «Сосчитай»

«Уйный- уйный үсәбез», «Без инде хәзер зурлар – мәктәпкә илтә юллар» проектларына.

Уенны интерактив тактада да оештырырга була.

Максат: Балаларның дѳрес саный белү күнекмәләрен камилләштерү.Уй – фикерләү сәләтләрен үстерү.

Җиһазлау: 1дән 10 га кадәр предметлы рәсем тѳшерелгән карточкалар.

Уен барышы: Уенда 1дән  10 га кадәр бала катнаша ала. Бирелгән карточкалардагы предметларны санау.

Дидактик уен «Телевизор»

«Без инде хәзер зурлар – мәктәпкә илтә юллар» проектына.

Максат:Телевизорда алышынып торган рәсемнәргә «нишли?» дигән сорау биреп җавап алу, җѳмләдәге сүзләрне дѳрес урынга кую. Уй – фикерләү сәләтләрен үстерү.

Җиһазлау: Телевизор макеты, хәрәкәтне белдерә торган рәсемнәр.

Уен барышы: Балалар алдында хәрәкәтне белдерә торган рәсемнәр куелган телевизор макеты, тәрбияче рәсемнәрне алыштырып тора – балалар «нишли?» соравына җавап бирәләр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект подгруппового логопедического занятия с использованием информационно -коммуникативных технологий (авторских электронных учебных пособий) по лексической теме "Насекомые весной"

Конспект подгруппового логопедического занятия по развитию звукового анализа и синтеза с детьми 6-7 лет, имеющими фонетико-фонематическое недоразвитие речи с использованием информационно-коммуникативн...

ИСПОЛЬЗОВАНИЕ ИНФОРМАЦИОННО-КОММУНИКАТИВНЫХ ТЕХНОЛОГИЙ В КОРРЕКЦИОННО-РАЗВИВАЮЩЕЙ РАБОТЕ С ДЕТЬМИ, ИМЕЮЩИМИ НЕДОРАЗВИТИЕ РЕЧИ

ИСПОЛЬЗОВАНИЕ ИНФОРМАЦИОНН-КОММУНИКАТИВНЫХ ТЕХНОЛОГИЙ В КОРРЕКЦИОННО-РАЗВИВАЮЩЕЙ РАБОТЕ С ДЕТЬМИ, ИМЕЮЩИМИ НЕДОРАЗВИТИЕ РЕЧИ Долженко Д.В. МБДОУ детский сад №12 «Звёздный» г.Тамбова В н...

Методическая разработка «Использование информационно-коммуникативных технологий (ИКТ) в непрерывной образовательной деятельности (НОД) с детьми старшего дошкольного возраста (5-6 лет) по развитию социально-эмоциональной сферы»

Настоящие методические материалы предназначены для проведения непрерывной образовательной деятельности (НОД) по развитию социально-эмоциональной сферы  с группой детей старшего...

Конспект непрерывной образовательной деятельности в подготовительной группе с использованием информационно-коммуникативной технологии, технологии предметно-развивающей среды.

Образовательная область: Речевое развитие: развитие речи. Тема: «Пересказ русской народной сказки «Снегурочка».Рассматривание репродукции картины В.М. Васнецова «Снегурочк...