Авторская программа "Уйнап - көлеп үсәр чак"
материал по развитию речи на тему

Уеннар – милләтнең бай рухи хәзинәсе ул. Алар милләт, җәмгыять үсеше  процессындагы яшәү рәвешләрен, социаль, иҗтимагый күренешләрне һәм ерак заманнарда яшәгән бабаларыбызның дөняга карашын, тормыш-көнкүреш сүрәтләмәләрен  үзләренә “сеңдереп”, саклап килгәннәр. Шуның өчен уеннар милләтнең этик тарихын өйрәнүдә кыймәтле чыганак булып хезмәт итәләр.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon balachakuynap_kolep_usshr_chak.doc106.5 КБ

Предварительный просмотр:

Балачак –уйнап-көлеп үсәр чак

Уеннар – милләтнең бай рухи хәзинәсе ул. Алар милләт, җәмгыять үсеше  процессындагы яшәү рәвешләрен, социаль, иҗтимагый күренешләрне һәм ерак заманнарда яшәгән бабаларыбызның дөняга карашын, тормыш-көнкүреш сүрәтләмәләрен  үзләренә “сеңдереп”, саклап килгәннәр. Шуның өчен уеннар милләтнең этик тарихын өйрәнүдә кыймәтле чыганак булып хезмәт итәләр.

Уеннар халыкның тел-сүз шигьри иҗаты белән тыгыз бәйләнгән.  Алай гына да түгел, поэтик иҗат күп уеннарның төп оештыручы өлеше булып тора. Байтак кына уеннар турыдан-туры сүз, шигьрият кысаларында оешканнар. Димәк ки, уеннарның күбесе халкыбызның шигьрият хәзинәсе һәм алар халыкның сүз сәнгатен өйрәнү өчен дә нигез була ала. Халык сәнгатенең бик күп, төрләре гәүдәләнеш  таба аларда. Бер өлеше җыр, бию сәнгате белән тыгыз бәйләнештә һәм, табигый ки, уеннар халыкның музыкаль һәм хореографик сәнгатен өйрәтүчеләр өчен дә әһәмиятле.

Уеннар балаларга шатлык китерә, аларның теләкләрен, ихтыяҗларын канәгатьләндерә. Уен-балалар эшчәнлегенең төп төре. Уен вакытында туган шатлыклы кичерешләр уенны көчле тәрбия чарасына әверелдерә, балаларның  индивидуаль үзенчәлекләрен ача, теләк-омтылышларын берләштерә, мөстәкыйль эш итәргә, үз уйларын гамәлгә ашырырга, дөньяны танырга өйрәтә.

Моның өчен уен төрләрен дөрес сайлап алырга кирәк. Халык уеннары балаларда үз көченә ышану, иҗадилык, үзара хезмәттәшлек, хөрмәт кебек әһәмиятле әхлакый сыйфатлар тәрбияли.

Шуның өчен балалар бакчасында яшь үзенчәлекләренә туры китереп халкыбызның җырлы-биюле уеннарын өйрәтү өчен перспектив план төзедем. Эшне түгәрәк эше формасында оештырдым.

Програманың төп максаты:

 Балаларның тормышында бәйрәмнәрнең һәм уеннарның үзенчәлекле урын алып торуын, аларның тулы классификациясен балаларның хезмәте, көнкүреше күңел ачу традицияләре белән тыгыз бәйләнгән булуын ачыклау, аерым мисаллар белән дәлилләү.

Уеннарның максаты-

Балаларда җыр эчтәлегенә һәм музыканың характерына туры китереп, хәрәкәт итү күнекмәләрен формалаштыру; җыр һәм биюләрне мөстәкыйль рәвештә башкарырга омтылыш булдыру; халык авыз иҗаты әсәрләре белән таныштыру һәм аларга карата мәхәббәт тәрбияләү. Уен вакытында балаларны көй ритмына хәрәкәтләндерү, дәртләнеп җырлаү, музыкаль авазларны тоемларга ярдәм итү, бала күңелендә нәфислек матурлык тойгысын  уята.

Уртанчылар төркемендәге уеннарның максаты:

-    Җырлы-биюле уеннарда хәрәкәтләрне музыка ритмына, җыр эчтәлегенә туры китереп, сәнгатьле башкаруга ирешү;

- дәртле, бию характерындагы көйләрне үзләштерергә һәм хәрәкәттә чагылдырырга өйрәтү;

- уен күнегүләрен сәнгатьле итеп күрсәтә белү сәләтен, уен вакытында иҗади мөмкинлекләренүстерү;

-  хәрәкәтләрне төрләндерү;

-  хәрәкәтләрнең характерын төгәл үзгәртү мөһимлеген  балаларга җиткерү;

- ритмик сурәтләүне төрле алымнар кулланып, балалар үзләштергәнче өйрәтү.

Уртанчылар төркеме өчен татар халык хәрәкәтле уеннарын өйрәтү

буенча перспектив эш планы

 

Эш төрләре

Максаты

Вакыты

1

“Аю- бүре”

Сизгерлекне тәрбияләү, җитезлек һәм йөгереклелек сәләтен үстерерү.

Сентябрь

2

“Бакалар”

Сикерүне һәм тирә-юньдә  ориентлашуны камилләштерү.Уйлау сәләтен үстерү

Сентябрь

3

“Чума үрдәк,  чума каз”

Күңел ачып үзеңә пар сайлап, дөрес матур хәрәкәтләр белән уйнау.Татар халык җырларын өйрәнүне дәвам итү.

Сентябрь

4

“Чума үрдәк, чума каз,

“Бакалар,

“Аю бүре””

Өйрәнгән уеннарның сүзләрен, хәрәкәтләрен ныгыту.

Сентябрь

1

“Кәрия -Зәкәрия”

Җырлы-биюле уеннарда хәрәкәтләрне музыка ритмына, җыр эчтәлегенә туры китереп, сәнгатьле башкарырга ирешү

Октябрь

2

“Матур уен”

Татар халык җырларын өйрәнүне дәвам итү. Матур сөйләмне үстерү

Октябрь

3

“Әбәкле”

Җитезлекне, сизгерлекне, йөгерү тизлеген ныгыту

Октябрь

4

“Кәрия-Зәкәрия”,

“Матур уен”,

“Әбәкле”

Уеннарны ныгыту

Октябрь

1

“Ал кирәк, гөл кирәк

Дәртле, бию характерындагы көйләрне үзләштерергә һәм хәрәкәттә чагылдырырга өйрәтү.

Ноябрь

2

“Казлар- аккошлар”

Уен күнегүләрен сәнгатьле итеп күрсәтә белү сәләтен, уен вакытында иҗади мөмкинлекләрен үстерү

Ноябрь

3

“Ат булып  йөгерү”

Бик тиз ориентлашырга, җитезлекне йөгерүне камилләштерә, иҗади уйлауны үстерә

Ноябрь

4

“Ал кирәк,гөл кирәк”,

“Казлар аккошлар”,

“Ат булып йөгерү”.

Уеннарның сүзләрен , хәрәкәтләрен искә төшерү ныгыту кабатлау.

Ноябрь

1

“Очты, очты”

Балаларның зиһен, уйлау сәләтен үстерү, уеннарның эчтәлекләрен ныгыту. Фикерләү сәләтен үстерү

Декабрь

2

“Чүлмәк сатыш”

Төсләрне ныгыта, сизгерлекне үстерә, борылышларда йөгерүне ныгыта, сөйләмне үстерә.

Декбрь

3

“Без, без, без идек”

Балаларда музыканы тою хисләре уяту. Музыка буенча җырны, уенны аера белергә өйрәтү. Олыларга карата ихтирамлык тәрбияләү.

Декабрь

4

Алда өйрәнгән уеннар

Уеннарны кабатлау ныгыту.

Декабрь

1

“Ак калач”

Татар халык җырларын өйрәнүне дәвам итү. Уен күнегүләрен  сәнгатьле итеп  күрсәтә белү. Сөйләм байлыгын үстерү.

Гыйнвар

2

“Куышу уены”

Йөгерүне, уйлау сәләтен үстерә, тирә-якта ориентлашуны камилләштерә.

Гыйнвар

3

“Кап та коп”

Балаларны татар халык уеннары белән таныштыруны дәвам итү, аларның эчтәлеген аңлату. Балаларда тыйнаклык тәрбияләү.

Гыйнвар

4

Алдагы уеннарны кабатлау

Уеннарны ныгыту

Гыйнвар

1

“Утыр, утыр Мәликә”

Балалрда сөйләм телен үстерү. Матурлыкка, тылсымлыкка тартыну уяту.

Февраль

2

“Түбәтәй “

Татар халык уеннары  ярдәмендә балаларның акыл һәм физик үсешенә йогынты ясау.

Февраль

3

“Пар табу”

Балаларда татар  халык уеннарының тарихы белән, төрләре белән таныштыруны дәвам итү. Балаларның

уйлау сәләтен үстерү.

Февраль

4

Алдагы уеннарны кабатлау

Уеннарның сүзләрен ныгыту

Февраль

1

“Көн-төн”

Балаларның зиһен, уйлау сәләтен үстерү, уеннарның эчтәлекләрен ныгыту.Фикерләү сәләтен үстерү.

Март

2

“Ат булып йөгерү”

Балалрда җитезлекне, йөгерүне камилләштерү, дус тату уйнарга өйрәтү.

Март

3

“Кояш һәм яңгыр”

Балаларда иътибарлылык, җитезлек, сизгерлек тәрбияләү. Бер-берсенә карата яхшы мөгальләмәдә булу

Март

4

“Көн- төн”.

“Ат булып йөгерү”.

“Кояш һәм яңгыр”

Уеннарны кабатлау, сүзләрнең эчтәлеген истә калдырырга ярдәм итү

Март

1

“Чүлмәк сатыш”

Татар халык уеннарын өйрәнүне дәвам итү.Уеннарның төрләрен аера белергә өйрәтү.

Апрель

2

“Бу кем?”

Балалрда уйлау сәләтен үстерү, игътибарлылыкны ныгыту

Апрель

3

“Сукыр тәкә”

Балалрның уйлау сәләтен үстерә, җитезлек ,өлгерлек тәрбияли.

Апрель

4

Алдагы уеннарны кабатлау

Уеннарны ныгыту

Апрель

1

Ел буена өйрәнгән уеннарны кабатлау, ныгыту, бәйрәмнәр үткәрү

МАЙ

4

 

Кулланылган әдәбият:

1  Казань. Издательство “Магариф”, 2007 “Җырлап- биеп уйныйбыз”

2  Казань Татарское книжное издательство, 1975 Э. Галеев, Я. Ханбиков «Татарские народные игры и праздники».

3  Чаллы,1991 Төзүчесе Спартак Әхмәтов «Уйныйбыз да, җырлыйбыз да...”.

4  Казан “Хәтер “ нәшрияте, 2000 “Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү пограммасы”.

Зурлар төркемендә уеннар өйрәтүнең  максаты:

  • Балаларның җырлы- биюле уеннар  белән кызыксынуларын арттыру;
  • таныш уеннарны мөстәкыйль рәвештә оештырырга өйрәтү, иҗади активлыкларын үстерүне дәвам итү;
  • хәрәкәтләрне төрле уен шартларында мөстәкыйль рәвештә күрсәтә белергә өйрәтү;
  • рольләрне бүлгәндә, уен эчтәлеген катлауландыруда, атрибутлар файдалануда мөстәкыйльлекләрен арттыру;
  • уеннарда рольгә  керә белү, музыканың характерын, эмоциональ эчтәлеген хәрәкәтләр аша күрсәтү;
  • музыкаль фразаларга туры китереп, кирәк урында мөстәкыйль рәвештә темпны үзгәртү, музыкага кушылып бию хәрәкәтләрен башкару күнекмәләрен үстерүне дәвам итү.

Зурлар төркеме өчен татар халык хәрәкәтле уеннарын өйрәтү буенча перспектив эш планы

Эш төре

Максаты

Вакыты

1

Миңлебай”

Балаларны татар халык иҗатының такмаклары белән  таныштыру. Татар халкына  ихтирам һәм мәхәббәт тәрбияләү.

Сентябрь

2

“Башмакчы”

Татар халкының чигешле, башмак, читекләре турында әңгәмә. Уенны кара-каршы басып, матур хәрәкәтләр белән уйнау. Татар халык уеннарын уйнарга теләк тудыру.

Октябрь

3

“Йөзек салышлы”

Балаларның әби-бабайлары аша яңа уеннар белән таныштыру. Олыларга карата ихтирамлык, кайгыртучанлык тәрбияләү.

Ноябрь

4

“Өммегөлсем”

Элеке вакытта уңган булган кызны уртага чакырып биюләре турында сөйләү. Татар халык бию хәрәкәтләре белән таныштыруны дәвам итү.

Декабрь

5

“Әйлән-бәйлән уйныйбыз”

Балаларны уенда дус-тату уйнарга өйрәтүне дәвам итү. Татар халык уеннары  ярдәмендә балаларның акыл һәм физик үсешенә йогынты ясау.

Январь

6

“Яшел яулык”

Балалрның сүзлек запасын киңәйтү.Татар халык җырлары белән таныштыруны дәвам итү, матур җырлау сәләтен ныгыту.

Февраль

7

“Пар табу”

Балаларда музыканы тою хисләре уяту. Музыка буенча уенны аера белергә өйрәтү. Олыларга карата ихтирамлык тәрбияләү

Март

8

Уеннарны кабатлау

Татар халык уеннарына карата кызыксыну уяту, уйнарга теләк булдыру, милли хисләр тәрбияләү.

Апрель

9

“Сабантуй  бәйрәмендә уйнау,катнашу”

Балаларны\татар халык бәйрәмнәре,    йолалары белән таныштыруны дәвам итү, мәхәббәт тәрбияләү,иҗат мөмкинлекләрен үстерү.

Май

 

Кулланылган әдәбият:

1  Зарипова В. М. “Белем бирү һәм тәрбия процессында милли төбәк компоненты.

2  Казан Татарстан китап нәшрияте, 1993 “Татар халык иҗаты”

3  Казан “Мәгариф” нәшрияте, 1995 “Ал кирәк,гөл кирәк” Ягъфәров Р, Ф.

4  Ф, С, Баязитова “Татар халкының бәйрәм һәм көнкүреш йолалары”, 1995

5 Нарзия Сергеева “Әбиемнең сандыгы” Казан, 1995.

Мәктәпкәчә хәзерлек төркеме өчен җырлы-биюле уеннарның максаты:

  • Балаларның җырлы- биюле уннарга кызыксынуларын арттыру;  
  • музыка характерына туры китереп, балаларның сәнгатьле һәм ритмлы хәрәкәт итү күнекмәләрен ныгыту, уен тәҗрибәләрен баету;
  • башкару осталыкларын камилләштерү;
  • уен ярдәмендә балаларның фантазиясен баету;
  • өч кисәктән торган түгәрәк уенында бию хәрәкәтле варияцияләрен уйлап табу сәләтен үстерү;
  • уен кагыйдәләрен төгәл үтәргә күнектерү;
  • мөстәкыйльлелек һәм иҗади активлык күрсәтергә булышу.

Эш төрләре

Максаты

Вакыты

1

“Яшел яулык”

Татар халык җырларын өйрәнүне дәвам итү.Күңел ачу,сизгерлекне, җитезлек сәләтен көчәйтү.

Сентябрь

2

“Ак каен”

Балаларда музыканы тою хисләре уяту. Музыка буенча җырны, уенны аера белергә өйрәтү. Олыларга карата ихтирамлык тәрбияләү.

Октябрь

3

“Түбәтәй”

Балаларны милли баш киеме белән таныштыру. Татар халык уеннары ярдәмендә балаларның акыл һәм физик үсешенә йогынты ясау.

Ноябрь

4

“Әйлән-бәйлән”

Татар халкына ихтирам һәм мәхәббәт тәрбияләү. Уен кагыйдәләрен төгәл үтәргә күнектеоү.

Декабрь

5

“Алия-Гөлия”

Бергәләп күңел ачу, түгәрәктә җырлап әйләнү.Бию хәрәкәтләре аша эстетик, музыкаль тәрбия бирү

Январь

6

“Башмакчы”

Татар халык уеннарын уйнарга теләк тудыру. Балаларда тыйнаклык тәрбияләү

Февраль

7

“Без,без,без идек”

Балаларда татар халык уеннарының тарихы белән, төрләре белән таныштыру. Баларның уйлау сәләтен үстерү.

Март

8

“Урман буйларына барам”

Бию хәрәкәтләре белән таныштыруны дәвам итү. Хәрәкәтләр өйрәнүгә теләк,  кызыксыну уяту.

Апрель

9

Күңелле уеннар кичәләре

Өйрәнгән уеннарны ныгыту, камилләштерү, милли рухта тәрбияләү, әхлакый сыйфатлар тәрбияләү.

Май

Кулланылган әдәбият:

  1. Нурзия Сергеева “Тылсымлы энә” Казан, 2001
  2. Нурзия  Сергеева “Әбиемнең сандыгы” Казан,  1995.
  3. Нәкый Исәнбәт “ Балалар фольклоры” Казан 1984.
  4. Рәшит Ягъфәров “Ал кирәк, гөл кирәк” Казан 1995.
  5. Рәшит Ягъфәров “Татар халык иҗаты” Казан 1994.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Юлларыгыз һәрчак имин булсын

Юлларыгыз һәрчак имин булсын темасына презентация...

Юлда һәрчак уяу бул!

КВН для родителей по ПДД....

АВТОРСКАЯ ПРОГРАММА ТЕАТРАЛЬНОЙ СТУДИИ "СКАЗКА ЗА СКАЗКОЙ" (авторская программа, рецензия)

программа работы в театральной студии для детей старшей группы...

Авторская дидактическая игра "Рыжий город". Конспект НОД "Звук [Р]" с использованием авторской игры.

Предлагаем Вашему вниманию авторскую логопедическую игру "Рыжий город". Идея: Г. Юдин "Букваренок". Данная игра поможет в увлекательной форме автоматизировать звук [Р]. Так же опуб...

Әти-әниләр өчен КВН Тема: "Юлда һәрчак уяу бул!"

Әти-әниләр өчен КВН Тема: Юлда һәрчак уяу бул!Максатлар:әти-әниләрнең юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында белемнәрен ачыклау;юл-транспорт һәлакәтен булдырмау һәм балаларны юл йөрү кагыйдә...