Семинар-практикум "Хезмәт ит тә, мактан; уйнап көл дә, шатлан”
методическая разработка на тему

 

  Тәрбиячеләрнең сюжетлы-рольле уеннарны оештыруда белем һәм осталык дәрәҗәсен күтәрү, катлаулы педагогик ситуацияләрдән чыга белү осталыкларык камилләштерү, сюжетлы-рольле уеннарны оештыру ысулларын һәм  алымнары турында күзаллауларын киңәйтү, иҗади эзләнүләргә этәргеч ясау максаты белән оештырылган семинар-практикум.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon seminar.doc115.5 КБ

Предварительный просмотр:

“Хезмәт ит тә, мактан; уйнап көл дә, шатлан” темасына тәрбиячеләр өчен семинар-практикум

Максат: Тәрбиячеләрнең сюжетлы-рольле уеннарны оештыруда белем һәм осталык дәрәҗәсен күтәрү, катлаулы педагогик ситуацияләрдән чыга белү осталыкларык камилләштерү, сюжетлы-рольле уеннарны оештыру ысулларын һәм  алымнары турында күзаллауларын киңәйтү, иҗади эзләнүләргә этәргеч ясау.

Көн тәртибе:

  1. Чыгыш. “Сюжетлы уеннар уйныйбыз”
  2. Практик өлеш
  1. Уеннар белән җитәкчелек итүнең бурычларын атагыз
  1. Сюжетлы-рольле уеннар белән җитәкчелек иткәндә нинди алымнар һәм ысуллар кулланып була
  1.  “Автобус” сюжетлы-рольле уенына әзерлек эшен планлаштырыгыз
  2. “Космоска сәяхәт” сюжетлы-рольле уенына әзерлек эшен планлаштырыгыз
  3. Зурлар төркемендә уйнала торган сюжетлы-рольле уеннарны атагыз
  4. Педагогик ситуцияләрне тикшерү

Чыгыш. “Сюжетлы уеннар уйныйбыз”

       Уен эшчәнлеге – мәктәпкәчә яшьтәге бала үсешендә зур  этәргеч. Бакчада балалар өчен уен тирәлеген булдыру – төп шарт  булып тора. Мәктәпкәчә яшь вакытындагы уеннар логикасыннан чыгып, уен эшчәнлегенең берничә формасын күрсәтеп була. Аларнын һәрберсе үзенә генэ хас специфик уенчыклар һэм уен жиһазларын, атрибутиканы күздә тота.

    1. Режиссерлык уены – уенчыклар ярдәмендә сюжет уйлап табу, тиешле яссылыкны күз алдына китерү. Бу уен өчен образлы уенчыклар (персонажлар) һәм аларга туры килә торган предметлы тирәлек кирәк.

    2. Рольле уен – персонажлар исеменнән сюжет уйлап табу һәм шул сюжет буенча уйнау. Роль өчен атрибутлар: костюм һәм аксессуарлар, сәхнә җиһазлары булдыру кирәк.

    3. Кагыйдәле уеннар – махсус җиһазлар кулланып уйнала торган хәрәкәтле уеннар һәм өстәл уеннары( лото, домино, өстәлдәге футбол, хоккей).

    Уен – мәктәпкәчә яшьтәге бала тормышында мөстәкыйль эшчәнлекне үстерүдә зур роль уйный. Үзара мөнәсәбәтләрдә ориентлашу, күзаллауны үстерү һәм аралашу өлкәсендә дә уен киң кулланыла.

     Кызганычка каршы, балалар бакчасында, уен эшчәнлеге тиешле дәрәҗәгә – югары ноктага менеп җитми. Килеп туган ситуациядә моның сәбәпләрен төрле яктан эзләргә кирәк.

      Беренчедән, мәктәпкәчә балачакның төрле этапларында уен нинди булырга тиеш?

     Икенчедән, уенга карата мәнәсәбәтләрнең педагогик спецификасы – уенны оештыручы тәрбияче эшчәнлеге, уенның эчтәлеге һәм балаларнын уйнау күнекмәләренең төрле дәрәҗәдә булуы.

     Дәрес-шөгыльләрне үткәргәндә тәрбияченең кул астында конспектлар, методик эшкәртмәләр була. Алар ярдәмендә тәрбияче үткәреләчәк дәреснең барышын күз алдына китерә, төрле мәсьәләләр чишелешен максат итеп куя, үтәлешен контрольда тота.

      Рәсем, конструкцияләү, әвәләү дәресләрендә бала алдан алынган махсус күнекмәләр һәм белемнәрне куллана. Шул ук вакытта ул үзе теләгән һәм аның гына дөньясына якын булган тема буенча ясый, әвәли – иҗат итә ала.

     Ә уен белән ничек? Балаларны уйнарга өйрәтергә кирәк. Бу өйрәтү тәрбияче тарафыннан җитәкче, уен кагыйдәләрен әйтеп, күрсәтмә бирүче ролендә түгел, ә кушылып бергә уйнаучы, уенга кызыксыну һәм теләк уятучы ролендә булырга тиеш.

     Элеккеге  идеал рәвештә уйнала торган сюжетлы уеннар аерым кагыйдәләргә буйсына һәм коллектив характер йөртә. Уенда балаларнын тирә-як белән танышу барышында алынган белемнәре һәм программа таләпләре чагылырга тиеш. Һәр бала, үз теләгенә карамастан, коллектив уенга кушылырга, охшаса-охшамаса да уен кагыйдәләренә буйсынырга тиеш. Тәрбияче команда бирде – балалар уйнарга тиеш.

     Хәзерге вакытта баланың тормышы төрле информация – китаплар, телевидение, компьютер, башка кешеләр белән аралашу чаралары белән тулы. Ә балалар бакчасында педагогик процесс вакыты дәрес һәм дәрестән тыш шөгыльләргә бүленгән. Баланың буш вакытта үзе теләгән уеннар, аны кызыксындырган эшләр белән шөгыльләнергә хокукы һәм мөмкинлеге бар. Бу вакытта, һәр бала узенең индивидуаль аерымлыкларыннан чыгып, фантазиясен һәм мөмкинлекләрен эшкә жигеп, иҗади шөгыльләнә ала.

     Сюжетлы уен баладан теге яки бу эшнең реаль, кулга тотарлык продуктын таләп итми. Бала тормышта чын чүкеч белән кадак тотмаса да, бу уен вакытында («Без – төзүчеләр») уенчык чүкеч белән кадак та кага ала. Уен аша төрле ситуацияләрдә бала узен ничек тотар, кайсы яктан курсәтер икәнен ачык күреп була. Төрле предметлар, уен атрибутларын кулланып уйналган бу уеннарда балаларнын үзара аралашу дәрәҗәсе, сүзлек байлыгы һәм диалогта бәйләнешле сөйләме үсә, үз-үзләрен тоту күнекмәләре формалаша.

     Уен вакытында баланың акыл үсешендә дә генә түгел, ә шәхес буларак формалашуында да алга китеш күренә. Уендагы төрле рольләргә кереп, бала, реаль тормыштагы кешеләрнең эш-гамәлләрен кабатлый, алар арасындагы мөнәсәбәтләрне, эмоцияләрне һәм кичерешләрне уенга күчерә.

     Уенга карата педагогик тәэсир итүнең максаты – балаларда уйный белү күнекмәләрен формалаштыру, сюжетның эчтәлеген аңлату һәм аралашу культурасын булдыру.

     Күпъеллык күзәтүләр һәм тәҗрибәләр күрсәткәнчә, 1,5-3 яшькә кадәрге балалар уенчык һәм әйбер-алыштыручы белән шартлы рәвештә аңлашалар. Ә уендагы иптәшләре белән аралашу кыска вакытлы була.

    Ә 3-5 яшьтә – уендагы рольләрне бүлешеп һәм алышынып уйныйлар, предметлар кулланып диалогик сөйләм аша аралашалар.

     5-7 яшьтәге балалар уенда бара торган хәлләрне чиратлаштыралар (эпизодлар), 2-3 баланын фикерен һәм уйлап табу сәләтен эшкә җигеп, сюжет төзиләр.

    Кешелекнең күптөрле эшчәнлеге кебек үк, сюжетлы-рольле уеннар үзеннән-үзе килеп чыкмый. Уенга баланы, ул уенны уйный белүче кеше (тәрбияче, зуррак бала, әти-әни, күрше баласы һ.б) өйрәтә.

     Урамда – ишегалдындагы зуррак балалар, күршеләр, дуслар, күпбуынлы яки күпбалалы гаиләләрдә – олы кешеләр өйрәтсә, балалар бакчасында – тәрбияче  гаиләдәге бердән-бер балага апа-абыйны, җитеп бетмәгән өлкән буын кешеләрен дә алыштыра.

    Димәк, сюжетлы уенны оештыруның принциплары:

     I принцибы – тәрбияче балалар белән бергә уйнарга тиеш. Дәрес вакытында, режим моментларында тәрбияче – укытучы позициясендә: өйрәтә, таләп итә, бәя бирә. Ә уен вакытында тәрбияче үзен бергә уйнаучы, партнер позициясендә тотарга тиеш. Балалар үзләрен иркен һәм тигез дәрәжәдә хис итәргә, тәрбияченең басымын һәм буйсынырга тиешле кеше икәнен сизеп түгел, ә кызыклы итеп уйнаучы уенчы буларак кабул итәргэ тиешләр.

     II принцип – мәктәпкәчә балачакның һәрбер этабында уенны шундый итеп төзергә кирәк ки, бала үзенә уенның яңа һәм катлаулырак якларын ача алсын. Уенның сюжетын аңлау – аның уңышлы барышын тәэмин итә; партнернын нәрсә эшләгәнен аңлау – аның белэн аралашуда төп шарт булып тора.

     III принцип – уенның шартларын аңлату һәм уйнаучылар белән шул шартларны бергәләп кабул итә белу. Кечкенә төркемнәргә бүленеп, бергә киңәшләшеп уйнау – балада иптәшләренә дә уенны аңлата белү кунекмәләрен үстерә.

     Тәрбияче уен вакытында үзе дә уйный белергә, балаларның тәкъдимнәрен һәм теләкләрен кабул итә алырга тиеш. Уенда тәрбияче сүзе – закон буларак түгел, ә бер уенчының теләге буларак кабул ителергэ тиеш.

    Уенда кыенлыклар барлыкка килгәндә, ситуациядән чыга белү, сюжетны тиз һәм профессиональ рәвештә үзгәртә белү сыйфаты да тәрбияче өчен бик мөһим сыйфат.

     Беребез өчен дә сер түгел: башкаларны нәрсәгә булса да өйрәтү өчен, өйрәтүче кеше ул әйберне үзе бик яхшы белергә тиеш. Шуның кебек үк, тәрбияче, үзе уен грамотасын, культурасын белми торып, балаларны уйнарга өйрәтә алмый.

    Тагын берничэ мөһим шарт булып, түбәндәгеләр тора:

  1. Бакчадагы уен тирәлеге өчен материаль база булдыру;
  2. Уенчыклар һәм уен зоналары белән тәэмин итү;
  3. Балаларның мөстәкыйль уеннары өчен унай шартлар тудыру.

     Бу шартларны тормышка ашыру - балаларның тормышын кызыклы итү, уен атмосферасын уңай эмоцияләр белән сугару өчен бик кирәк.

              Әзерләде: Хәсәнова Илсөяр Рашидовна - II квалификацион категорияле тәрбияче

Семинарның практик өлеше

    Семинарның практик өлешендә тәрбиячеләр ике төркемгә бүленәләр һәм биремнәрне ярыш формасында үтәләр:

  1. Уеннар белән җитәкчелек итүнең бурычларын атагыз

  1. уенны эшчәнлек итеп формалаштыру;
  2. уенны әхлакый тәрбия бирүнең бер ысулы итеп куллану

  1. Сюжетлы-рольле уеннар белән җитәкчелек иткәндә нинди алымнар һәм ысуллар кулланып була

  1. тирә-юнь белән таныштыру шөгыльләрендә яңа образлар һәм кызыклы тәэсирләр белән таныштыру
  2. башлангыч  этапларда балаларга якын темалар алу – гаилә, балалар бакчасы һ.б.
  3. сюрприз моментлар куллану
  4. яңа уенчык кертү
  5. башка балаларның уеннарын күзәтү
  6. олылар хезмәтен күзәтү
  7. матур әдәбият әсәрләрен уку
  8. телевизион тапшырулар турында сөйләшү
  9. уенның эчтәлеген билгеләү
  10. вакыйганың эзлеклелеген искә төшерү
  11. уйнау
  12. персонажлар булып уйнап карау
  13. әкиятләрне драматизацияләү
  14. балаларның теләкләрен истә тоту
  15. уенны планлаштыру 
  16. тәрбияченең бу яки теге уенны ничек уйнау турында сөйләү
  17. теманы билгеләү
  18. башка балалар белән килешә белергә өйрәтү
  19. хикәя һәм әкиятләр буенча сюжет уйлап чыгарү
  20. әкиятнең эчтәлеген бергәләшеп сөйләү
  21. капма-каршы әхлакый сыйфатларга карата сюжет уйлап чыгару
  22. ситуацияне юри үзгәртү
  23. балаларның индивидуаль үзенчәлекләрен истә тоту
  24. баланың шәхси тәҗрибәсен күздә тоту
  25. балаларны атрибутлар ясауга катнаштыру  
  26. мимик этюдлар, психогимнастика элементларын куллану
  27. уен барышы һәм нәтиҗәләре турында фикер алышу
  28. балалар белән бергә уйнау
  29. техник чаралар куллану

  1. “Автобус” сюжетлы-рольле уенына әзерлек эшен планлаштырыгыз
  1. автобус йөртүче хезмәтен күзәтү
  2. автобус йөртүче хезмәте турында әңгәмә үткәрү
  3. матур әдәбият әсәрләрен уку
  4. телевизион тапшырулар турында сөйләшү
  5. транспорт төрләрен искә төшерү
  6. җәмәгать транспорты дигән төшенчәне искә төшерү
  7. автобуста үз-үзеңне әдәпле тоту кагыйдәләрен искә төшерү
  8. сүзлекне баету: пассажир, кондуктор һ.б.
  9. балаларны атрибутлар ясауга катнаштыру  
  10. уенның эчтәлеген билгеләү  
  11. рольләрне бүлешү

  1. “Космоска сәяхәт” сюжетлы-рольле уенына әзерлек эшен планлаштырыгыз
  1. яңа уенчык кертү: мәсәлән, скафандр, космик азык белән тюбик һ.б.
  2. космонавтлар турында әңгәмә үткәрү
  3. космос турында рәсемнәр карау
  4. матур әдәбият әсәрләрен уку
  5. теманы билгеләү
  6. уенның эчтәлеген билгеләү
  7. балаларны атрибутлар ясауга катнаштыру  
  8. рольләрне бүлешү
  9. сүзлекне баету
  10. техник чаралар куллану: космик музыка тыңлау, презентация карау һ.б.

  1. Педагогик ситуцияләрне тикшерү:

  1. Алия, Булат һәм Марат “Диңгезгә сәяхәт” уенын уйнарга булалар. “Корабның капитаны мин булам”, - дип әйтеп куя Булат. “Син кичә капитан булдың. Көн саен син капитан буласың”, - дип риза булмадылар Алия белән Марат.

Бу ситуацияне тәрбиячегә ничек хәл итәргә?

Башка уйнаучыларга да кызык рольдә уйнарга мөмкинлек бирә торган нинди кагыйдә уйлап була?

  1. Айнур тиз генә “Космоска сәяхәт” уенына тиешле атрибутларны: идарә итү пультын да, командир шлемын да, карта белән планшетны да, “космос азыкларын” да,  “кояш батарейкаларын” да үзенә ала. “Ә без нәрсә белән уйныйбыз? Барысын да үзеңә алгансоң икән, үзең генә уйна. Без синең белән уйнамыйбыз”, - диде балалар.

Бу ситуацияне тәрбиячегә ничек хәл итәргә?

Мондый хәлләрне булдырмас өчен балалар белән нинди эш уздырып була?

  1. Кечкенәләр төркемендә балалар уенчыкларны җыеп куймадылар. Тәрбияченең  искә тешерүе дә булышмады.

Тәрбияченең реакциясе нинди булырга тиеш?

  1. Бер бала уенчыкларның я берсен, я икенчесен тотып карый, берсен дә алып уйнамый.

        

Тәрбиячегә нәрсә эшләргә?

                             

  1. Өч бала урамга чыккач балаларга бәрелә-бәрелә чабып йөриләр. Тәрбияченең кисәтүләренә без “сугыш-сугыш” уйныйбыз диләр.    

Тәрбияче нәрсә эшләргә тиеш?

 

  1. Балалар уенда зурларның начар гадәтләрен кабатлыйлар.

Тәрбияченең реакциясе нинди булырга тиеш?

  1. Яңа килгән кызны балалар уйнарга чакыралар. Ләкин кыз берсе белән дә уйнамый.

Тәрбиячегә нәрсә эшләргә?

Кызчыкны ничек дөрес итеп уен белән мавыктырырга ?

  1. Зурлар төркемендә уйнала торган сюжетлы-рольле уеннарны атагыз
  1. Балалар бакчасы
  2. Гаилә
  3. Яшелчә, ипи, уенчыклар кибете һ.б.
  4. Пароход
  5. Хастәханә
  6. Чәчтараш
  7. Автобус
  8. Зоопарк
  9. Моряклар
  10. Теш врачы
  11. Прачечная
  12. Матурлык салоны
  13. Туган көн
  14. Ашханә
  15. Кондитер фабрикасы
  16. Поликлиника
  17. Терлек караучы
  18. Даруханә
  19. Космодром тезүчеләр
  20. Ерак илләргә сәяхәт
  21. Цирк
  22. Чит сакчысы
  23. Балык тотучы судно
  24. Терлек дәвалаучылар
  25. Почта, телеграф
  26. Газет  киоскысы
  27. Дискотека
  28. Космоска сәяхәт
  29. Урман мәктәбе
  1. Урамда һ.б.

      Семинарның ахырында ярышның нәтиҗәләрен игълан ителә. Семинар-практикум уңай тәэсир белән тәмамлансын өчен уен үткәрелә:

“Буталчык”

     Бер тәрбияче залдан чыгып тора, ә калганнар бер билгеле шигырьдән яки җырдан җөмләне бүлешәләр: һәрбер тәрбиячегә - бер сүз. Тәрбияче залга кергәч, һәрберсе берьюлы үзенең сүзен кабатлый. Тәрбияче нинди шигырь яки җыр икәнен белергә тиеш.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Уйнап, җырлап үсәбез". Непосредственная образовательная деятельность по развитию связной речи через поэзию у детей дошкольного возраста.

Во время этой деятельности дети побывают в гостях у кошки, у зайца, поиграют с ними в разные игры. Они узнают очень многое об этих животных, в том числе, и о том, что кошка - домашнее животное, а заяц...

Цикл развивающих игр по УМК с использованием информационно – коммуникативных технологий «Уйнап үсә сабыйлар» авторская разработка

Воспитатели по обучению татарскому языкувысшей квалификационной категорииДавлетшина Р.М.Леонтьева Х.Ф. Үстерешле уеннарМәктәпкәчә яшьтәге балалар ѳчен уен  - дѳньяны танып белү чарасы. ...

Авторская программа "Уйнап - көлеп үсәр чак"

Уеннар – милләтнең бай рухи хәзинәсе ул. Алар милләт, җәмгыять үсеше  процессындагы яшәү рәвешләрен, социаль, иҗтимагый күренешләрне һәм ерак заманнарда яшәгән бабаларыбызның дөняга карашын, торм...

БАЛАЧАК – УЙНАП – КӨЛЕП ҮСӘР ЧАК

Максат: балаларны халык уеннары белән таныштыру; иҗат мөмкинлекләрен ачу; мөстәкыйльлекләрен оештыру сәләтен арттыру һәм төркемнәр белән оешып уйнауга күнектерү; дуслык, өлгерлек, сабырлык сыйфатлары ...

ПРОГРАММА КРУЖКОВОЙ РАБОТЫ “ БАЛАЧАК-УЙНАП-КӨЛЕП ҮСӘР ЧАК”

ПРОГРАММА КРУЖКОВОЙ РАБОТЫ “ БАЛАЧАК-УЙНАП-КӨЛЕП ҮСӘР ЧАК”         ...

Уйнап туган телгә өйрәнәбез

Сообщение из опыта работы по обучении детей родному языку....

Балачак- уйнап-көлеп үсәр чак

Сообщение из опыта работы по национальному воспитанию...