Балачак- уйнап-көлеп үсәр чак
опыты и эксперименты на тему

Саляхова Альфинур Саматовна

Сообщение из опыта работы по национальному воспитанию

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл balachak-uynap_usr_chak.docx19.02 КБ

Предварительный просмотр:

«Балачак-

уйнап-көлеп  үсәр чак”

                                                                                                                                           

     

                                        Мәскәү һәм Киров районы

                                        339 нчы балалар бакчасы

                                        Тәрбияче  Сәләхова Ә.С.

                        Казан- 2015 ел

Балачак- уйнап-көлеп үсәр чак.

    Һәр халык мәдәни, тарихи, әхлакый һәм башка байлыкларга ия. Әлеге байлыклар һәрберебезнең туган төбәгебездә бихисап. Милли тәрбия бирү,халык тарихын өйрәнү, аның мәдәни байлыгы турында күзаллау булдыру, туган теленә, халкына карата соклану, горурлану хисе тәрбияләү,балаларда ул яшәгән республика, район, авыл тарихы турында мәгълүмат бирүдән башлана.  Шәхес тәрбиялибез икән, һәр яктан үсеш алган киләчәк буын кешесе үссен дисәк, барлык тәрбия өлкәләрен дә кулланып, тәрбиягә нигез балалар бакчасындагы нәниләргә юнәлдерелергә тиеш.                                                                    Безнең «Чык тамчысы» балалар бакчасында милли хис        тәрбияләү  түбәндәге юнәлешләрдән чыгып оештырыла:                                                                                     -балаларга республика, туган як турында мәгълүмат бирү;                                      -халкыбызның гореф-гадәтләре белән тирәнтен таныштыру;                                    -әдәби һәм мәдәни байлыгыбыз турында кузаллау булдыру;                                                    -туган телдә сөйләшергә теләк уяту, аны хөрмәт итү;                                               -төбәктә яшәүче язучылар, сәнгать кешеләре белән танышу;                                   -милли бәйрәмнәрнең тарихы белән таныштыру, аларда катнашу;                                    -халыклар, милләтләр арасындагы дуслык төшенчәсе барлыгын җиткерү. Халыкның һәр яклап үскән шәхес тәрбияләргә омтылышын чагылдырган       һәм шуңа ирешү юлында туган традицияләр һәм чыганаклар җитәрлек. Ул билгесез даһиларыбыз иҗат иткән мәкаль һәм әйтемнәр,табышмаклар һәм такмазалар, әкият һәм риваятьләр. Нинди генә тәрбия чарасы әкият, сынамыш, санамыш, җырлы-биюле яисә хәрәкәтле уеннардан башка үтә микән.                                                                                                                     Безнең  төркемдә балаларны       милли региональ       компонентлар белән таныштыру өчен уңайлы шартлар тудырылган. Төркемдә милли почмагыбыз бар: анда балалар туган төбәгебезне тулырак күзалласын өчен төрле папкалар , күрсәтмә әсбаплар әзерләдек. Мәсәлән, Татарстан һәм Россия дәүләт символлары, туган шәһәребез, башкаладагы истәлекле урыннарның фотографияләре, Татарстан республикасындагы шәһәрләр, ул шәһәрләрдә нәрсә җитештерелүе турында мәгълүмат бирелә. Шулай ук Идел буе халыклары: мари, чуаш, мордва, башкорт,  аларның киемнәре, декоратив-гамәли сәнгать үрнәкләре сурәтләнгән альбомнар, Татарстанда яшәүче күренекле язучылар, композиторлар турында альбомнар, татар халык әкиятләре, уеннары,  балалар матур әдәбияте, аудио һәм видеоязмалар, татарча мультфильмнар бар.Татар халык бизәкләре белән таныштыруга бик күп төрле уеннар ясалды: “Бизәкне төзе”(сөлгедә, савыт-сабада, киемнәрдә һ.б.), “Парын тап”(бизәк-домино), “Киемне бизә”, “Эзләп тап һәм әйт”. Татар милли орнаментлары альбомын  кулланып, балалар рәсем, кисеп ябыштыру шөгыльләрендә иҗади сәләтләрен үстерәләр, шул бизәкләрдән бик матур композиция төзиләр.Халкыбызның гасырлар буена тупланып килгән мирасын, күңел бизәкләренең матурлыгын балаларга җиткерергә, аларда милли мәдәниятка мәһәббәт тәрбияләргә тырышабыз.                                                                                                                 Республикабызның үткәне, кызыклы тарихы турында да тыңларга ярата балалар, борынгы Казан турында альбомнар карыйбыз, аудио язмалар тыңлыйбыз.Әти-әниләргә балалары белән бергәләп  музейларга барырга киңәш итәбез. Татар халкының милли йолалары, гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре , бәйрәмнәрнең тарихы белән таныштырабыз. Бу эшләрне башкаруда безгә әбиләребез, дәү әниләребез ярдәмгә килә.  Көз көне балалар белән татар халкының яраткан бәйрәме-“Каз өмәсе” уздырдык Балалар бу бәйрәмдә татар милли киемнәрен киеп, төрле уеннар уйнадылар. Мәсәлән.”Капкалы”, “Чүлмәк сатыш”, “Чума үрдәк-чума каз”, “Кәрия-Зәкәрия” һ.б. Ел әйләнәсе шөгыльләрдә һәм шөгыльдән тыш вакытларда балалар  белән эшчәнлек татар халык уеннары, табышмаклар, бишек җырлары, җырлы – биюләр белән үрелеп бара.Нардуган, Нәүрүз , Карга боткасы кебек халык бәйрәмнәрен балалар аеруча яраталар. Халык киемнәре кигән, ак яулык япкан дәү әниләребез бу бәйрәмнең бизәге булып торалар.  Бездә татар, рус милләтеннән балалар тәрбияләнә. Халык нинди милләттән булуына карамастан аларга хөрмәт белән карарга өйрәтәбез, бердәмлек, дуслык хисләре, халкыбыз йолаларына хөрмәт тәрбиялибез.             Бакчабызда  “Халкыбызның милли бизәкләре”,  «Әбиемнең серле сандыгы» , “Чал тарихлы Казаным” кебек кичәләр узды. Балалар кубыз, курай, читек, калфак, тальян белән якыннан таныштылар. Төрле милләт халыклары әкиятләре белән танышабыз. Ләкин күпчелек татар халык әкиятләренә тукталабыз. Барлык әкиятләрдә дә җиңеп чыгучы геройларның тапкырлык, зирәклек, акыллылык, уйлап табучанлык сыйфатлары мактала. (Мәсәлән: «Камыр батыр», «Гөлнәзек» һ.б. )Баланы яхшылкка өйрәтү, начар эшләрдән кисәтү, нәрсәнең яхшы, нәрсәнен начар эш икәнлегенә төшендерәбез. (Бәхетле, тәүфиклы, игелекле, изгелекле булырга өндибез.) Бүгенге көндә җирлегебездә яшәп килгән яңалыклар белән дә танышып барабыз.Безнең тарихны белү ул үткән тормыш кына түгел, ә бүгенгесе дә.Үз милләтебезне генә тугел,ә милләтләр, халыклар арасындагы дуслык, тигезлек принцыбын үзләштергәндә генә ,бары тик милли хисләр хөрмәт ителгән җирдә генә без яңа буында гуманлы, культуралы, чын мәгънәсендә әхлаклы, милләтенә,  халкына хөрмәт белән карый торган кешеләр үсүен күрербез.



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Семинар-практикум "Хезмәт ит тә, мактан; уйнап көл дә, шатлан”

Тәрбиячеләрнең сюжетлы-рольле уеннарны оештыруда белем һәм осталык дәрәҗәсен күтәрү, катлаулы педагогик ситуацияләрдән чыга белү осталыкларык камилләштерү, сюжетлы-рольле уеннарны оештыру...

"Уйнап, җырлап үсәбез". Непосредственная образовательная деятельность по развитию связной речи через поэзию у детей дошкольного возраста.

Во время этой деятельности дети побывают в гостях у кошки, у зайца, поиграют с ними в разные игры. Они узнают очень многое об этих животных, в том числе, и о том, что кошка - домашнее животное, а заяц...

Цикл развивающих игр по УМК с использованием информационно – коммуникативных технологий «Уйнап үсә сабыйлар» авторская разработка

Воспитатели по обучению татарскому языкувысшей квалификационной категорииДавлетшина Р.М.Леонтьева Х.Ф. Үстерешле уеннарМәктәпкәчә яшьтәге балалар ѳчен уен  - дѳньяны танып белү чарасы. ...

Авторская программа "Уйнап - көлеп үсәр чак"

Уеннар – милләтнең бай рухи хәзинәсе ул. Алар милләт, җәмгыять үсеше  процессындагы яшәү рәвешләрен, социаль, иҗтимагый күренешләрне һәм ерак заманнарда яшәгән бабаларыбызның дөняга карашын, торм...

БАЛАЧАК – УЙНАП – КӨЛЕП ҮСӘР ЧАК

Максат: балаларны халык уеннары белән таныштыру; иҗат мөмкинлекләрен ачу; мөстәкыйльлекләрен оештыру сәләтен арттыру һәм төркемнәр белән оешып уйнауга күнектерү; дуслык, өлгерлек, сабырлык сыйфатлары ...

ПРОГРАММА КРУЖКОВОЙ РАБОТЫ “ БАЛАЧАК-УЙНАП-КӨЛЕП ҮСӘР ЧАК”

ПРОГРАММА КРУЖКОВОЙ РАБОТЫ “ БАЛАЧАК-УЙНАП-КӨЛЕП ҮСӘР ЧАК”         ...

методичка Балачак-уйнап -көлеп үсер чак

Методичка для педагогов детских садов и родителей по теме развмтие речи...