методичка Балачак-уйнап -көлеп үсер чак
методическая разработка по развитию речи (подготовительная группа)

Методичка для педагогов детских садов и родителей по теме развмтие речи

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл metodichka_-_kopiya.docx875.07 КБ

Предварительный просмотр:

Балачак– уйнап-көлеп

үсәр чак

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга

уеннар аша сөйләм телен үстерү буенча

методик кулланма

Сахабиева Г.Җ. МАДОУ№83

Түбән Кама,2020

Кереш

Тирә- якка күз салсаң, уенның балалар тормышында гына түгел, өлкәннәр тормышында да билгеле бер урын тотканын күрерсез. Кемдер спорт уеннарына өстенлек бирә, ә берәүләр телевидение тәкдим иткән уеннарны кызыгып карап утыра. Уен өлкәннәр тормышында үзенә аерым бер урын таләп итүче процесс.

Балалар тормышында уен бөтенләй башка, балалар өчен уен- беренче чиратта дөньяны танып белү, тәрбия һәм белем алу, физик чыныгу чарасы.

Уен барышында булган выкыйгалар бала күңелендә башка барлык эпизодлардан да ныграк уелып кала. Чөнки бала чынбарлык тормышның катлулы күренешләрен аңлап кабул итә алмый, чын тормышта ул-күбрәк ияреп баручы, кушканны үтәүче. Ә уен вакытында инде уйлап тапкан дөньясында ул үзен хуҗа итеп тоя, кемнәргәдер баш була, үз “хуҗалыгын” кора, үзенең төрле өлкәләрдә сыйнап һәм мөстәкыйльлекнең тәмен татып карый.

Балаларның сөйләмен үстерүдә уеннарның әһәмияте зур. Уен – шөгыльдә алынган белемнәрне ныгыту чарасы да ул. Уен мәктәпкәчә яшьтәге баланың танып белү эшчәнлеген, иҗади фикерләвен һәм сөйләмен үстерә, уенда бала үзе белмәгәнне өйрәнергә, аны эшләргә омтыла.

Сөйләмне үстерү – балаларның бәйләнешле сөйләмен (диалогик, монологик) һәм сөйләмнең грамматик төзелешен формалаштыру, камилләштерү, сүзлеген баету бит инде ул. Бу балалар белән бердәм эшчәнлектә төрле уеннар аша тормышка ашырыла.

Уеннарның максаты сөйләм үстерү күнекмәләре бирү генә түгел, ә баланың мөмкинлекләренә игътибарлылык, күзаллау, фикерләү, хәтер үсешен тәэмин итүче буларак та бәяләнә. Бу бурычларны үтәү баладан акыл һәм көч сорый. Өйрәтү бурычының эчтәлеге төрлечә булырга мөмкин: ашыкмау, предметның формасын атау (сүзлекне баету), кирәкле предметны билгеле бер вакыт эчендә табу һәм аны тасвирлау (бәйләнешле сөйләм), җөмләнең сүз тәртибен белү (сөйләмнең грамматик төзелешен формалаштыру һәм камилләштерү), дөрес интонация һәм тавыш көче белән сөйли белү (сәнгатьле сөйләм). 

Уеннарның кагыйдәләре ике төрле була: биремне үтәү һәм аралашу кагыйдәләре. Биремне үтәү кагыйдәләренең үрнәге булып түбәндәгеләр тора: бер бала да атамаган уенчыкны искә төшерү һәм әйтү, картинадагы предмет исемен табышмак аша әйтү. Ә аралашу кагыйдәләренә чират буенча яки тәрбияче кушканны үтәү керә: тату уйнау, бер-береңне тыңлау һ.б. Бу кагыйдәләрне үтәү баладан түземлелек, тырышлык, яшьтәшләре белән исәпләшүне, үз-үзен дөрес тота белүне сорый.

Шулай итеп, үстерешле уеннар барышында баланың сүзлеге арта, диалогик сөйләме үсә, аның нигезендә монологик сөйләм күнекмәләре формалаша һәм камилләшә.

Балаларны үз ана телендә сөйләшергә, аралашырга өйрәтү, туган телебезне ярату, аңа карата ихтирам тәрбияләү бүгенге көндә дә иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Балаларның авазларны дөрес әйтеп, җөмләләрне дөрес төзеп, үзләренең уй фикерләрен тиешле эзлеклеклелектә, ашыйкмыйча сөйли белүләренә ирешү өчен, сөйләм үстерү юнәлешендә даими эш алып барырга кирәк.

Үстерелешле уеннар

Кайда үсә?

Максат: Табигатьтә төрле куаклар, агачлар үсүен, барлык тереклекнең җир белән бәйләнешен аңлату.

Уен барышы: Тәрбияче төрле агач, куакларны атый, ә балалар бездәүсүчеләрен генә сайлап алалар. Әгәр безнең җирлектә үссә-балалар кул чабалар яки бер урында сикерәләр (төрле хәрәкәтләр уйларга була), әгәр үсмәсә-балалар эндәшми.

Үсемлекләр: алмагач, чия, пальма, карлыган, абрикос, груша, лимон, ананас, кура җиләге,гөлҗимеш һ.б.

Нәрсә артык?

Максат: Ел фасылларының билгеләрен ныгыту, үз фикереңне төгәл, ачык.аңлаешлы итеп әйтеп бирә белү сәләтен камилләштерү, игътибарлылык, тыңлау сыйфатларын үстерү.

Уен барышы: Тәрбияче ел фасылын атый: мәсәлән: “Көз”.Аннары төрле ел фасылларының билгеләрен атый (кошлар җылы якка китә, чык төшә, яңгырява, кар ява, буран котыра, яфраклар саргая, умырзая чәчәк ата, гөрләвекләр ага,игеннәр өлгерә, күк күкри, салават күпере чыга һ.б.

Балалар артык билгене атыйлар һәм үз фикерләрен аңлатып бирергә тиешләр.

Минем болытым

Максат: Фантазияләү, образлы күзаллау сыйфатларын үстерү.

Уен барышы: Уен мәйданчыкта үткәрелә. Балалар белән җайлап утырабыз яки одеалга ятабыз. Күктә йөзүче болытларны күзәтәбез.Тәрбияче сораулар бирә: Болытлар нәрсәгә охшаган? Алар кая баралар? Син аларга утырып китәр идеңме? Әңгәмә.

Бөҗәкләр

Максат: Бөҗәкләрне классификацияләү һәм исемнәрен атауны ныгыту.

Уен барышы: Балалар түгәрәккә басалар, алып баручы берәр бөҗәкне атый (чебен), һәм тупны күршесенә бирә, ә ул икенче бөҗәкне атый(черки) һ.б. Кем атый алмый уеннан чыга. Алып баручы биремне катлауландыра “Очучы бөҗәкләр-күбәләк” һәм тупны күршесенә бирә, ә ул (бал корты) дип башкага бирә уен шулайдәвам итә. Түгәрәктә туп 1 тапкыр

әйләнеп чыккач, “Сикерүче-бөҗәкләр” әйтелә. (чикерткә).

Өченчесе артык

Максат: Кошларның күп төрлелеген ныгыту.

Уен барышы: Тәрбияче кошларның исемнәре белән бергә хайван, бөҗәк исемнәрен дә атый. Балалар хатаны белеп алып кул чабырга тиешләр. Мәсәлән: (чыпчык, кызылтүш, чебен, карга, сыер, сыерчык һ.б.)

Әйе яки юк

Максат: Балаларның көз турындагы белемнәрен ныгыту.

Уен барышы: Тәрбияче сораулар бирә,балалар әйе яки юк дип җавап бирергә

тиешләр.

Көз көне ромашка чәчәк атамы?

Көз көне гөмбәләр үсәме?

Болытлар кояшны каплыймы?

Көз көне томан буламы?

Уңыш җыеламы? 

Балалар су буенда кызынамы?

Яңгырлар еш явамы?

Кошлар җылы якка китәме?

Гөрләвекләр агамы?

Салкын җилләр исәме?

Куртка, башлык киябезме?

Чәчәкләр

Максат: Балаларның бүлмә гөлләрен һәм бакча чәчәкләрен атау, классификацияләү турындагы белемнәрен ныгыту.

Уен барышы: Балалар түгәрәккә басалар, алып баручы берәр бүлмә гөлен атап (яран) тупны күршесенә бирә, ә ул икенче гөлне атап дәвам итә. Кем атый алмый уеннан чыга. Түгәрәктә туп 1 тапкыр әйләнеп чыккач, бакча чәчәкләрен атап уен дәвам итә.

Сүзсез аңлат

Максат: Көзге табигать күренешләрен ныгыту, иҗади күзаллауны, күзәтүчәнлекне үстерү.

Уен барышы: Балалар түгәрәккә басалар.Тәрбияче балаларга мимика, кул хәрәкәте, йөз хәрәкәте белән көзге һава торышын аңлатырга куша.

Салкынайтып җибәрде: балалар кул җылыту, башлык кию, шарф бәйләү хәрәкәтләре ясыйлар; салкын яңгыр ява: куртка якасын күтәрәләр, кулчатыр ачалар.

Тере һәм тере булмаган табигать

Максат: Тере һәм тере булмаган табигать турында балаларның белемнәрен системалаштыру.

Уен барышы: Балалар түгәрәккә басалар Тере яки тере булмаган табигать дип әйтеп тәрбияче туп җибәрә. Балалар дөрес җавап әйтеп тупны күршесенә бирәләр.Уен шулай дәвам итә.

Парын тап

Максат: Балаларда фикерләү сәләтен үстерү.

Уен барышы: Балаларга агач һәм яфраклары рәсемнәре төшкән карточкалар таратыла. Тәрбияче әйтә: “Җил исте, барлык яфракларны очырды”. Балалар бу сүзләрне ишеткәч, кулларындагы карточкалар белән әйләнәләр. Ә икенче команда мондый: “Бер, ике, өч –үз парыңны тап!” Һәр бала үз агачының яфрагы белән янәшә басарга тиеш.

Табигать һәм кеше

Максат: Балалар аңында кеше тарафыннан ясалган әйберләр һәм табигатьтән бирелгән булуын ныгыту, системалаштыру.

Уен барышы: Тәрбияче: “Нәрсә кеше тарафыннан ясалган?” дип әйтә дә тупны 1 балага тапшыра. Ул тупны ала һәм җавап бирә “Машина”. Шушы тәртиптә берничә җавап алынгач, тәрбияче икенче сорауны бирә. “Нәрсә табигатьтән бирелгән?”. Балалар табигать обектларын саныйлар.

Җөмләне тәмамла.

Максат: Табигать күренешләренең бәйләнешен аңлау, җөмләдә сүзләрне мәгънәсе буенча дөрес сайлауны ныгыту.

Уен барышы: Тәрбияче яки бала уенны башлап җибәрә: “Мин тун кидем,чөнки ....”. Икенче бала җөмләне дәвам итә һәм яңа җөмлә уйлый.Уен шушы тәртиптә дәвам итә.

3 предметны ата

Максат: Предметларны классификацияләүне ныгыту.

Уен барышы: Балалар әлеге классификациягә туры килгән предметларны атарга тиешләр. Мәсәлән: тәрбияче “Чәчәкләр” дип тупны бер балага бирә.Ул җавап бирергә тиеш: “Ромашка, мәк, василёк” Уен шушы тәртиптә дәвам итә.

Бу кайчан була?

Максат: Ел фасыллары турындагы белемнәрен ныгыту һәм камилләштерү.

Уен барышы: Тәрбияче берәр ел фасылын атый һәм фишканы бер балага бирә. Бала әлеге ел фасылына хас булган билгене атый һәм фишканы башка балага тапшыра. Алдагы бала тагын берәр билге өстәп башка балага тапшыра.

Нәрсә артыннан нәрсә?

Максат: Ел фасылларын һәм аларга хас ай исемнәрен дөрес атарга өйрәтү.

Уен барышы: Тәрбияче берәр ел фасылын атый һәм фишканы бер балага бирә. Бала әлеге ел фасылына хас булган беренче айны атый һәм фишканы башка балага тапшыра. Алдагы бала икенче айны атый һәм өченче балага тапшыра. Уен шушы тәртиптә дәвам итә. Аннары тәрбияче ай исемен әйтә, ә балалар ел фасылын атыйлар.

Хайваннарны ашат

Максат: Сүзләрне ачык,аңлаешлы итеп әйтүне камилләштерү.

Уен барышы: Балалар ике командага бүленәләр. Беренче команда хайваннарны атый, ә икенче команда аларның нәрсә белән туклануын әйтә,санап чыга.

Яхшы-начар

Максат: Табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыту, камилләштерү.

Уен барышы: Тәрбияче табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен схемалап тасвирлаган рәсемнәр күрсәтә. Балалар рәсемгә карап нәрсә ярый, нәрсә ярамаганын булдыра алганча тулы, төгәл итеп сөйләп бирергә тиешләр.

Бу кайсы ел фасылы?

Максат: Әдәби текстларны эмоциональ кабул итүне үзләштерү. Ел фасылларының төп билгеләрен, ай исемнәрен ныгыту.

Уен барышы: Язучылар,шагыйрьләр үз әсәрләрендә табигатьне бик матур тасвирлыйлар. Тәрбияче укыганнан балалар әлеге тасвирлаган билгеләрне аерып әйтә белергә тиешләр.

Табышмак әйт, без җавабын табабыз

Максат: Яшелчәләр турындагы белемнәрен системалаштыру.

Уен барышы: Уенны алып баручы берәр яшелчәне түбәндәге тәртиптә тасвирлый: төсе, формасы, тәме, кайда кулланыла. Балалар тасвирлау буенча белергә тиешләр.

Рәсемне ясап бетер

Максат: Уйлау-фикерләү сәлатен үстерү, нәрсә ясала башлаганын танып, шул рәсемне дәвам итеп, ясап бетерү.

Уен барышы: Картиналарда (куян, чыршы һ.б) ясала башлаган яки кайбер өлешләре генә төшерелгән предметлар бирелгән. Балалар нәрсәлеген белеп. Шул рәсемне дәвам итеп ясап бетерәләр һәм тиешле төскә буыйлар.

Әкият илендә

Максат: Сүзлек байлыгын арттыру, игътибарлылыкны, иҗади фикерләүне үстерү;  Таныш булган әкиятләрне искә  төшерү, алар белән диалог төзеп сөйләшү.                                                                                                                                             Уен   барышы: Өй формасындагы шакмак капның һәр стенасына төрле әкиятләрдән иллюстраиияләр, ә стенаның эчке ягына кесәләр ясалган. Кесәләргә әкият геройлары салынган.

Сүзләр төзибез

Максат: Сүзлек байлыгын арттыру, игъти-барлылыкны, иҗади    фикерләүне, хәтерне үстерү, мөстәкыйльлек тәрбияләү. Иҗек-ләрдән сүзләр төзү күнекмәләрен ныгыту.

Уен   барышы: Балалар уртага чыгып түгәрәккә басалар. Тәрбияче туп тотып түгәрәк уртасына керә  балага туп бирә һәм сүзнең беренче иҗеген әйтә. Бала сүзне төзеп бетерә һәм тупны тәрбиячегә бирә. Уен шулай дәвам итә. Мәсәлән: ал -ма, ки-шер, ку-ян, ба-бай, ма-лай һ.б.

Бу нинди һөнәр иясе?

Максат: Балаларның һөнәрләр турында күзаллауларын үстерү. Сүзлек запасын үстерү, баету. Һөнәр ияләренә карата уңай караш тәрбияләү.

Уен барышы: Балаларга кечкенә рәсемнәр һәм эш кораллары төшерелгән карточкалар таратыла. Тәрбияче зур рәсемне тактага элеп, “Бу нинди һөнәр иясе” – дип сорый. Балалар атыйлар һәм кемдә шул һөнәр иясе төшерелгән карточка бар, шуны зур карточка янына чыгарып куя. Рәсемнәргә карап: “Бу тегүче. Ул киемнәр тегә” – дип җавап бирә.

Серле  сандык

Максат: Балаларның сөйләм телен үстерү, диалог төзеп сөйләү күнекмәләрен ныгыту.Сүз байлыгын арттыру, игътибарлылыкны, иҗади фикерләүне, хәтерне үстерү. муляжлары.                                                                                                                      

Уен   барышы: Балалар бер-бер артлы чыгып серле сандыктан (янчык, кәрзин, бияләй) уенчыкларны алалар, исемнәрен әйтәләр, аңа характеристика бирәләр һәм урыннарына утыралар.

Сүзле-хәрәкәтле уеннар

Кара урманда, аю янында

Мәйданчыкның (бүлмәнең) бер читендә «аю-өне» – җиргә сызып ясалган түгәрәк билгеләнә. Балалар арасыннан берсе «аю» итеп сайлана. Ул үз өнендә утыра. Барлык башка балалар, гөмбә, җиләк җыйган булып кыланып, әкрен генә аю янына баралар һәм түбәндәге сүзләрне әйтәләр:

Аю бабай урманында

Җиләк, гөмбәләр җыям,

Аю бабай күрмәсен,

Без йөргәнне сизмәсен!

Әлеге кадәр йокымсыраган кыяфәттә утырган аю бу сүзләрдән соң кыймылдый, киерелә башлый һәм өненнән (түгәрәктән) чыга. Балалар төрле якка йөгерешәләр, аю аларны куа. Тотылган бала аю ролен үти.

Уенга күрсәтмәләр:

-Балалар уйнаганда «аюдан» курыкмаска, аю куа башлагач кына йөгерергә кирәклеген аңлатырга кирәк.

Куян

Балалар, түгәрәк ясап, идәнгә утыралар. Бер бала «куян» итеп билгеләнә, ул уртада басып тора.

Утырган балалар тәрбияче белән бергә шигырь әйтәләр:

Соры куян юына,

Кунакка дип җыена.

Юды колагын,

Юды борынын,

Корытып,корытып

Сөртте барын.

Түгәрәк уртасындагы «куян» шигырьдәге сүзләрне хәрәкәтләр белән күрсәтә (куянның ничек борынын, колагын, койрыгын юуын тасвирлый). Шигырь тәмам булганнын соң, ул, ике аяклап сикереп, түгәрәктәге балаларның берсе янына килә- «кунакка бара». Сайланган бала аның урынына чыгып баса, һәм уен яңадан башлана.

Тигез юл буйлап

Тәрбияче балаларга саф һавага чыгарга тәкъдим итә. Балалар, бер-бер артлы тезелеп, тәрбияче артыннан балалар һәм түбәндәге сүзләрне сөйлиләр:

Нәниләр бара

Тигез юл буйлап,

Тигез юл буйлап,

Ашыкмый атлап.         (Атлап баралар)

Ташлар өстеннән,

Ташлар өстеннән         (ике аяклап сикереп баралар)

Барган чагында,

Чокырга төштек,           (чүгәлиләр)

Чокырга төштек-бух...

Чокырдан чыктык-уф! (торалар)

Аннан соң түбәндәге сүзләрне әйтәләр:

 Тигез юл буйлап

 Кайткан чагында,

 Аяклар арыды,             (Арыган кыяфәт чыгарып,

Аяклар арыды...            әкрен генә баралар.)

Уенга күрәтмәләр:

-Уен барышында балалар бер-берсеннән калмый бергә барырга, хәрәкәтләрне сүзләргә туры китереп ясарга, сүзләрне әйтеп бетерүгә, үз урындыкларга барып утырырга тиешләр.

-Башта хәрәкәтләрне балалар белән бергә тәрбияче үзе дә эшли. Балалар уенның кагыйдәләрен һәм хәрәкәтләрне үзләштергәннән соң, тәрбиячегә, хәрәкәтләрне эшләмичә, сүзләрне генә әйтергә мөмкин.

Туп

Уен кыш көне җылынырга теләүче балалар белән мәйданчыкта үткәрелә.

Бер бала, туп сикерүенә охшатып, бер урында ике аякта сикерә, ә тәрбияче, баланың баш түбәсе өстендә уч төбе белән (туп сикертеп уйнаган кебек) бер аска, бер өскә хәрәкәтләр ясап, түбәндәге шигырьне әйтә:

Сары,кызыл,күгелҗем,

Минем матур тупкаем,

Сине куып алмыйм,

Ничек куып тотаем?

Бу сүзләрдән соң туп (бала) тәгәрәп китә, ә тәрбияче аны куа.

Әгәр уенда берничә бала катнашса, алар да туп тирәсенә балалар һәм аның белән бергә сикерәләр.Туп булып уйнаган бала йөгереп киткәч, балалар аны куалар. Тупны тота алган бала «туп» була һәм түгәрәкнең уртасына чыга. Уен кабатлан. Тәрбияче урынына бала да була ала.

Көтүче

Бүлмәнең яки мәйданчыкның бер почмагында «абзар»- хайваннар яши торган урын, ә икенче почмагында «көтүлек» билгеләнә. Балалар «йорт хайваннары» («сыер», «кәҗә», «сарык») була. «Көтүче» (тәрбияче яки бала) уртага чыга һәм сөйли:

Көтүче,курай тотып,

Яшел болында йөри.

Көтүче яхшы уйный,

Матур көйләрне көйли.

Бу сүзләрне әйткәч, курайда уйный башлый (яки «ту-ру-ру» дип көйләп, курайда уйнаган хәрәкәтләр ясый). Курай тавышына сыерлар, сарыклар, кәҗәләр чыгалар. Көтүче аларны көтүгә куа:

Ягез, ягез, хайваннарым,

Барыйк уйсу җирләргә,

Хәтфә төсле кырларга,

Яшел чирәм ашарга.

Балалар таралышып йөриләр. Көтүче кайту сигналын уйнагач, барысы да, йөгерешеп, көтүче янына киләләр. Беренче килгән бала, иң алга басып, көтүне абзарга алып кайта.

 Уенга күрсәтмәләр:

-Балалар көтүче янына курай тавышын ишеткәч кенә килергә тиешләр.

-Мөмкинлек булса, уенда курай, быргы, флейта яки башка өрмә музыка коралын файдаланырга мөмкин.

Уенның 2 нче варианты. Көтүче ролен арада зуррак бала үти. Сүзләрне тәрбияче әйтә, ә курайда «көтүче » булган бала уйный.

Тәрбияче сөйли:

Иртән иртүк көтүче

Уйный: «ту-ту-ру-ру-ру».

Аңа каршы сыерлар «җавап бирәләр»:

Му-му-му-му-му-му,

Әйдә, көтүеңне ку

Матур уйсу кырларга,

Яшел чирәм ашарга.

Бакалар

Берничә бала «бака» итеп билгеләнә. «Бакалар» түгәрәкләп тезеп куелган урындыкларга утыралар. Уртада түгәрәк сызыла – ул «күл» була. Бакалар түгәрәк күл янында «ике аяклап» сикерешләр. Калган балалар, тәрбияче белән бергәләп, түбәндәге шигырь юлларын әйтәләр:

Юл буенда бакалар

Сикерә-сикерә чабалар.

Куа-куа-куа, куа-куа-куа,

Сикерә-сикерә чабалар.

Шигырьнең ахырында балалар кул чабалар – бакаларны куркыталар. Бакалар күлгә сикерәләр һәм тын гына «чүгәләп утыралар». Яңа «бакалар» сайлана, уен яңадан башлана.

Тычкан тозагы

Балалар ике төркемгә бүленәләр: бер төркем балалар түгәрәк ясап басалар, бу-«тычкан тозагы». Икенче төркем балалар түгәрәк тышында кала, алар «тычканнар» булалар.

Түгәрәктәге балалар, бер-берсенең кулларыннан тотып, түгәрәк буйлап йөриләр һәм такмаклыйлар:

Теңкәбезгә тиделәр бит, 

Эх, бу явыз тычканнар,

Шулкадәр күп үрчегәннәр,

Кайдан гына чыкканнар.

Һәрнәрсәне кимереләр,

Һәрнәрсәне ашыйлар,

Һәрбер җиргә керләр дә

Бар әйберне ташыйлар.

Карагыз аны сез, юлбасарлар,

Сезнең койрыкка тиз басарлар.

Менә хәзер без корабыз тозак,

Яшәтмәбез сезне бик озак.

Такмак беткәч, балалар туктыйлар һәм тотынышкан кулларын югары күтәрәләр. Тычканнар тозак (түгәрәк) аша йөгереп керә башлыйлар. Тәрбияченең «шап» диюенә балалар кулларын төшерәләр, һәм тычкан тозагы шапылдап ябыла. Түгәрәк эченнән чыгарга өлгермәгән бала тотылган исәпләнә һәм вакытлыча уеннан чыга. Уен 2-3 тапкыр үткәрелә.Аннан соң төркемнәр алмашыналар.

Уенга күрсәтмәләр:

-Уенны кабатлаганда, икенче куплетның текстын әйтү белән чикләнергә мөмкин.

-Кайсы төркем күбрәк тычкан тота, шул җиңүче була.

Куык

Уйнаучылар, тыгыз итеп тезелеп, кечкенә түгәрәк ясыйлар.кулга-кул тотынышып, түбәндәге сүзләрне әйтә- әйтә, артка таба чигенәләр, әкрен генә түгәрәкне киңәйтәләр:

Өрел, куык,зур булын,

Тик шартлый күрмә, тулып;

Һаман да син бул матур

Күпереп, кабарып тор!

Зур, киң түгәрәк ясала. Тәрбияче: «Куык шартлады!» дигәннән соң, балалар, кулларын ычкындырып, тиз генә кул чабалар (куык шартлаган тавыш чыгаралар) һәм «Һоп!» дип чүгәлиләр.

Куык яңадан өрелә, уен кабатлана.

Ял минутлары.

Без инде хәзер зурлар

Без инде хәзер зурлар, (балалар, аяк очларына басып, кулларны югары күтәрәләр)

Күп эшли безнең куллар. (кулларны тљрле якка хәрәкәтләндерәләр)

Без идән дә юабыз, (аска иелеп, идән юу хәрәкәтләре ясыйлар)

Без керләр дә уабыз, (куллар белән кер юу хәрәкәтләре ясыйлар)

Гөлләргә су сибәбез. (гөлгә су сибү  хәрәкәтләре күрсәтәләр)

Менә шундый уңган без,

Менә шундый булган без. (аяк очларына басып түгәрәктә әйләнәләр)

Кар бөртекләре

Без – карлар очабыз (кулларны болгап, очу хәрәкәтләрен ясыйлар).

Түбәнгә төшәбез (ярым чүгәлиләр).

Җитәбез дигәндә,

Җил белән китәбез (аяк очларында йөгерәләр).

Шунда без һавада

Җилпенеп торабыз (куллар билдә килеш гәүдәне як-якка хәрәкәтләндерәләр).

Җил тынган арада,

Җилдә ял итәбез (чүгәлиләр).

 Буран

Җил сызгыра (“җ-җ-җ-җ”дип, җил тавышы чыгаралар),

Үрсәләнә.

Дулый буран (басып кулларын болгыйлар)

Бөтен җир- күк (җир- күкне күрсәтәләр)

Бөтен урам

Ап-ак буран белән тулган (хәрәкәтләре белән).

Үрсәләнә,

Дулый буран(“җ-җ-җ-җ” һәм “ уу-уу-уу” авазлары чыгарып, хәрәкәтләр ясыйлар).

Кар бөртеге

Кар бөртеге өйгә керде, (балалар бер урында кулларын җилпеп әйләнәләр)

Өй эчендә очып йөрде.

Менә шулай, менә шулай, (очып йөрү хәрәкәтләре ясыйлар)

Менә шулай, менә шулай.

Кар бөртеге бик аз очты, (бер урында торып кулларын җилпиләр, кулларын алга сузалар)

Суздык аңа җылы учны,

Менә шулай, менә шулай,

Менә шулай, менә шулай (чүгәлиләр, башларын ияләр).

 Кышны яратам

Әйлән-бәйлән уйный карлар (кулларны як-якка җәеп,болгап, очу хәрәкәтләре ясыйлар),
Җил аларны тарата.

Бит- кулларны өшетсә дә (туңу хәрәкәтләре)

Никтер кышны яратам (кул чабу хәрәкәтләре).

 Транспор төрләре

Бер, ике, өч, дүрт, биш -

Транпорт төрләрен саныйк (бер урында атлыйбыз)

Юлда пассажирларны йөртә

Машина, автобус, поезд (руль борган хәрәкәт ясыйлар)

Самолет күктә оча (кулларны канат кебек җилпиләр)

Кораб диңгезне коча (куллар белән йөзгән хәрәкәтләр ясау)

Без суыктан курыкмыйбыз

Без суыктан курыкмыйбыз

Куллар белән колакларны, (Колакларын, борыннарын ышкыйлар)

Борыннарны ышкыйбыз.

Кулларны чәбәклибез, (Кул чабалар)

Аякларны күтәрәбез. (Аякларын күтәргән хәрәкәт ясыйлар)

Урында сикерәбез, (Урында сикерәләр)

Аннары йөгерәбез. (Урында йөгерәләр)

Кыштан курыкмыйбыз

Ап-ак күбәләкләр оча (кар очу хәрәкәтләре белән)

Уйный кайчак җил-буран (гәүдәләрен уңга, сулга боралар)

Салкын кыштан һич курыкмыймый (баш кагу хәрәкәтләре белән).

Көн саен чаңгы шуам (шуу хәрәкәтләре белән)

Яз

Киң итеп җәеп колач (кулларны як-якка җәяләр)

Килде яз, килде яз (кул чабу хәрәкәтләре белән)

Елмаеп тора кояш (кулларны өскә күтәрәләр)

Көн аяз, көн аяз (кул чабу хәрәкәтләре белән).

Кыш буе яткан карлар

Эределәр, эределәр (кул хәрәкәтләре белән)

Сыерчыклар, тургайлар

Килделәр, килделәр (очу хәрәкәтләре белән).

Без – шоферлар

Машинада барабыз (руль әйләндергән хәрәкәтләр ясыйбыз)

Педальгә без басабыз (аякларны сузабыз)

Газны күчерәбез (рычагны күчергән хәрәкәт ясыйбыз)

Еракка карыйбыз (кулны маңгайга куеп еракка карыйбыз)

«Дворниклар» тәрәзә юа (кулларны терсәктән бөгеп уңга, сулга төшерәбез)

Уңга, сулга. Чип-чиста!

Җил чәчләрне тузгыта (баш өстендә бармакларны селкетәбез)

Без – менә дигән шоферлар! (кулларның баш бармакларын өскә күтәреп күрсәтәбез)

Яз килде

Киң итеп җәеп колач (кулларны як-якка җәяләр),

Килде яз, килде яз (кул чабу хәрәкәтләре), 

Елмаеп тора кояш (кулларын өскә күтәрәләр),

Көн аяз,көн аяз (кул чабу хәрәкәтләре).

Кыш буе яткан карлар

Эределәр,эределәр (кул хәрәкәтләре белән).

                                                                 Апрель

Гөрләвекләр агалар,

Күктән кояш елмая (утырган килеш кулларын як-якка җәяләр).

Каңгылдашып торналар (басалар,очу хәрәкәтләре ясыйлар).

Тезелеп үтте бая (кулларын өскә кутәрәләр).

Инешләрдә коекна (чуму,йөзү хәрәкәтләре белән).

Канатланып үрдәк,каз.

Җирне яшәртеп безгә

Гөлләр алып килә яз (кул чабу хәрәкәтләре)

Без яздык

Без яздык, без яздык,

Безнең бармаклар талды. (балалар йодрыктагы бармакларын бер ачалар, бер ябалар)

Без хәзер ял итәбез, (кулларын аска төшереп, бармакларын селкетәләр)

Аннан язып китәбез. (язу хәрәкәтләре ясыйлар)

Март

Кара каргалар килде (очу хәрәкәтләре белән,)

Түбәдән тамчы тама (бармак очлары белән өстәл өстенә чиртәләр).

Көндез көн җылы була (кулларын чайкыйлар),

Суыта кичкә таба (чүгәлиләр).

Тамчылар бии тып та тын (бармак очлары белән өстәл өстенә чиртәләр),

Тамчылар сикерәләр (урыннарында сикерәләр),

Аларны булмый туктатып,

Алар яз китерәләр (кул чабу хәрәкәтләре белән).

 Яңгыр

Яңгыр, яңгыр, яңгыр, яу! (сикергәлиләр)
Яңгыр безгә бик кирәк.
(әйләнәләр),
Яңгырдан соң агачлар, (кулларын як-якка җәяләр),
Гөлләр үсә тизрәк. (кулларын өскә күтәрәләр).

 Тамчы тама

Урамда яңгыр ява,

Түбәдән тамчы тама (уч төбендә курсәтәләр).

Күлләвек уртасында

Юана бала-чага (урында сикерәләр).

Тамчы тама тып та тып,

Тып та тып, тып та тып (бармак очлары белән өстәл өстенә чиртәләр).

Булмый аны туктатып (баш кагу хәрәкәтләре белән).

Туктатып,туктатып.

Көз

Я, әйтегез, сөйләгез,
Ничек килә икән көз?
(басалар)
Кошлар очты көньякка,
Канат кагып, еракка.
(очу хәрәкәте)
Аюлар өн казыды
Бик тирән итеп базны.
(казу хәрәкәте)
Балыклар да тындылар,
Су төбенә чумдылар.
(чүгәләү)
Агачлар – ялангачлар, (торып басу)
Җилләрдә чайкалалар. (куллар өстә — чайкалу)

Яфрак бәйрәме

Сары,сары сап-сары (басып кулларын югары күтәрәләр)
Агачның яфраклары.
Жил исә,ява яфрак (кулларын күтәреп җилпиләр)
Көзнең матур чаклары.
Оча яфрак,уйный яфрак (кулларны як-якка җәеп,болгап, очу хәрәкәтләре ясыйлар),
Буген,буген,буген,буген (кул чабу хәрәкәтләре)

Яфракларнын бэйрэме!

Карагыз

Менә минем уң кулым, (уң кулларын күрсәтәләр)

Менә минем сул кулым, (сул кулларын күрсәтәләр)

Менә идән, менә түшәм, (өскә-аска карыйлар)

Менә шулай зур үсәм. (аяк очларына күрсәтәләр)

 Коеп яңгыр ява

Яңгыр ява тып та тып (кул хәрәкәтләре белән күрсәтәләр).

Вәли урамга чаба (атлап йөриләр).

Урамда тавык куап (йөгерү хәрәкәтләре)

-Пычранасың ич,-дия

Җил

Җил исә-исә,

Агачларны селкетә.

(балалар кулларын күтәреп як-якка селкиләр)

Җил тына- тына, тына, (кулларны аска төшерәләр)

Ә агачлар үсә дә үсә,

Үсә дә,үсә.(кулларны өскә күтәрәләр)

Юешләндек

Яңгыр ява шып та шып (кул хәрәкәтләре белән күрсәтәләр)

Тамчы тама тып та тып (бармак очлары белән өстәл өстенә чиртәләр).

Күк йөзенә карадык (өскә карыйлар)

Битләребез чыланды (битләрен сыпыралар)

Аяклар юешләнде (аска карыйлар, куллары белән күрсәтәләр)

Иңбашларны сикерттек (иңбашларны хәрәкәтләндерәләр)

Тамчыларны селектек

Без яңгырдан качабыз (иеләләр)

Куакларга посабыз.

Аш пешерү

Ярдәм көтеп тормыйбыз,

Яшелчәләр турыйбыз; (балалар гәњдәләрен уңга-сулга боралар)

Чиста итеп юабыз, (алга бераз иелә төшеп, кул юу хәрәкәтләре ясыйлар)

Без кәбестә турыйбыз. (турау хәрәкәтләре ясыйлар) 

Бераз кишер кырабыз, (учларын каплап, бармакларын бер-берсенә ышкыйлар) 

Ваклап суган турыйбыз, (турау хәрәкәтләре ясыйлар)

Тозлап, майлап алабыз, (уң кул бармакларын уйнаталар)

Яхшылап болгатабыз. (кулларын беләзектән әйләндерәләр)

Бигрәк тәмле, ашагыз! (кулларын алга сузалар.)

Чәчәкләр

Гөлчәчәкләр күренде (балалар басалар)

Һәм кояшка үрелде (кулларын югары күтәрәләр).

Аларга җылы кирәк,

Кояш астында рәхәт (сузылалар)

Җил исте (чайкалалар) 

Чәчәкләрне селкетте.

Уңга бөгелделәр (бөгеләләр)

Җиргә иелделәр (чүгәлиләр)

Сулга бөгелделәр (бөгеләләр)

Җиргә иелделәр (чүгәлиләр)

Бар син җил,моннан кит (башларын калкыталар).

Салават күпере

Салават күперенә без
Башны күтәреп карыйк,
(башны күтәрү)
Ә аннан соң уңга – сулга,
Аска, өскә күз салыйк.
(башны бору)
Аяк очларына басып
Тартылыйк без биеккә
(тартылу)
Тормыйк әле бер урында
Бергәләшеп биик тә.
(бию хәрәкәтләре)

 Кошлар

Кошлар булып очабыз, (балалар кулларын як-якка җәеп «очалар»)

Аннан җиргә кунабыз, (җиргә куналар)

Бераз ял итәбез дә

Тагын очып китәбез. (кулларын як-якка җәеп «очалар».)

Җәй

Ямьле җәй җиткәч (кулларын як якка җәяләр),

Көннәр җылыткач (кул чабу хәрәкәтләре),

Кырга чыгарбыз (йөрү хәрәкәтләре),

Җиләк җыярбыз (җиләк җыю хәрәкәзтләрен күрсәтү)

Кояш

Кояш күтәрелә ( балалар әкрен генә торалар куллары өскә күтәрелә)

Кинәт җил чыкты ( уңга- сулга кулларын чайкыйлар)

Яшен яшьнәде (уңга- сулга кул чабалар).

Яңгыр ява башлады (чүгәләп, бармак очлары белән идәнгә чиртәләр)

Яңгыр туктады (балалар торып басалар)

Яңадан кояш чыкты (кулларны өскә күтәрәләр)

Җәй

Күңелле җәйләр җитә (кулларын як якка җәяләр),

Көннәр эссе, кыздыра (маңгайларын сөртеп күрсәтәләр),

Елгада су керәбез (йөзү хәрәкәтләрен күрсәтәләр),

Җиләк, гөмбә җыябыз (җыю хәрәкәтләре белән)

Ел фасыллары турында хикәя үрнәкләре

Көз җитте.

Көз җитте. Күк йөзен кара болытлар каплады. Бик еш яңгырлар ява. Көз көне агач яфраклары саргая, кызара, ә аннары җиргә коела. Үләннәр саргаеп кибә. Кояш аз гына җылыта.

Кошлар, салкын кышны үткәрү өчен, җылы якларга китәләр.

Көз көне бакчаларда, басуларда иген, яшелчә уңышын җыеп бетерәләр. Җирне кышка әзерләп, сөреп калдыралар.

Өлкәннәргә булышу.

Көз көне агач яфраклары саргая, кызыра  һәм җиргә коела.Шәһәр урманнары чиста булсын өчен, коелган яфраклары һәм башка чүп-чарны себертә, җыеп түгәргә кирәк.

Балалар өлкәнннәргә ярдәмгә килә. Рәсим чүп-чарны җыя. Камил капчыкларга тутыра. Аннары аны арба белән чүп савытына илтеп түгәләр. Өлкәннәр аларга рәхмәт әйтә.

Алтын көз.

Алтын көз җитте. Күк йөзе аяз. Кояш инде кыздырмый, җылыта гына. Бар табигать алтынга манылган төсле сап-сары. Каен яфраклары саргайды. Ә имән, өрәнге яфраклары, саргаеп, кызарып, җил искән саен кыштырдыйлар. Сары яфраклар, һавада әйләнгәләп, әкрен генә җиргә коелалар.

Үләннәр дә җәйге кебек сусыл түгел инде.Алар да саргая, кибә.

Агачлар арасында чыршы белән нарат кына ямь-яшел булып утыралар.

 Көз көне җәнлекләр.

Көз көне урманда җәнлекләр кышка әзерлек эшен башлыйлар.  

Тиен чикләвек, гөмбә, миләш киптерә. Йомран, барсыклар өннәренә икмәк, орлыклар ташып куялар.

Куянга соры тунын акка алыштырыр вакыт җитә. Тиздән аю да кышкы йокыга китәр.

Кошлар, төркем-төркем булып, җылы якларга китәргә әзерләнәлер.

Кыш килде.

Салкын кыш килде. Җирне ап-ак кар каплады. Агачлар бәскә төренде. Чыршы белән нарат кына ямь-яшел булып утыралар.

Көннәр кыска,ә төннәр озын.

Кошларга азык табу кыенлашты. Шуңа күрәбездә кышлаучы кошлар(чыпчык,песнәк,күгәрчен, кызылтүш)кешеләргә якын яшәргә тырышалар.балалар аларга җимлек ясап куйдылар.ю җим бирәләр.

Җәнлекләр кышын.

Кыш бабай урман-кырларны ак, йомшак карга төрде. Урманда тынлык урнашты.

Аю үзенең өнендә тәпиен суырып йоклап ята. Тычканнар да кышкы йокыга талган. Бүре, төлке генә үзләренә ризык эзләп йөриләр.

Песнәк.юкызылтүшләр коелып бетмәгән җимешләр, орлыклар белән тукланалар. Азык беткәч кешеләр янына күчәләр.

Кышкы уеннар.

Кышкы салкын балаларны куркытмый. Алар җылы куртка, башлык, итекләр киеп уйнарга чыгалар.Тау башыннан чанада,чаңгыда шуып төшү бик күңелле. Ә тимераяклар киеп, бозда шуу тагын да рәхәт.

Җепшек көнне балалар кар атышып уйныйлар. Бергәләшеп кар тәгәрәтәләр,кар бабай ясыйлар.

Нинди рәхәт кыш көне,

Куркытмый суык безне!

Йорт хайваннары.

Җәй көне йорт хайваннары көнозын иркен болыннарда көтүдә йориләр. Туйганчы сусыл үлән ашыйлар, елгадан су эчәләр.

Ә кыш көне үләннәр кар астында кала,елгалар боз белән каплана. Йорт хайваннарын җылы абзарларга ябалар.

Кешеләр аларга җәй көне әзерләп куйган печәнне бирәләр, су эчерәләр. Абзар чистартып торалар.

Яз килә.

Яз килә. Кояш көлеп карый. Күк йөзе аяз, зәп-зәңгәр. Карлар эри, гөрләвекләр ага.

Балалар суда кәгазь көймәләре йөздереп уйныйлар. Агачларда бөреләр ачыла, яшел яфраклар күренә. Беренче чәчәкләр-умырзыялар үсеп чыга.

Җылы яктан кошлар-сыерчыклар, каргалар, карлыгачлар кайта. Балалар сыерчыкларга матур оялар ясыйлар.

Яз көне җәнлекләр.

Яз көне урман җанлана.аю кышкы йокысыннан уяна.куян ак тунын сорыга алыштыра.

Яз көне җәнлекләр үз балаларын азык табарга өйрәтәләр. Җылы яктан кошлар кайтып ояларында бала чыгаралар.

Кар астыннан яшел үлән чыккач, бөҗәкләр дә уяна башлый.

Язгы уеннар.

Язгы кояш балаларны урамга уйнарга чакыра. Балалар язгы киемнәрен кияләр, урамга уйнарга чыгалар.

Асфалҗтка акбур белән рәсемнәр ясыйлар. Малайлар туп белән, ә кызлар сикергечләрдә сикерәләр.

Балаларга бик күңелле!

   

Язгы урманга сәяхәт.

Яз көне урман җанлана. Җылы яклардан кошлар кайта, бала чыгара. Кар астыннан беренче чәчәкләр- умырзаялар күренә.

Балалар яз көне урманга барырга, кошларны күзәтергә яраталар. Ләкин аларны борчырга, ояларын туздырырга һич тә ярамый.

Җәй җитте.

Ямьле җәй җитте. Күктә кояш кыздыра.

Агачлар, үләннәр ямь-яшел, болында аллы- гөлле чәчәкләр үсә. Кызарып җиләкләр пешә, җимешләр өлгерә. Кошлар сайрый.

Җиңелчә генә киенгән балалар урамда йөгереп уйныйлар.

Җәй кне көннәр бик озын.ю туйганчы уйнарга була. Җәй айлары- июнь, июль, август.

Җәйге урманда җәнлекләр.

Җәй көне урман җанлана. Ямь- яшел яфраклы куаклар арасыннан төлке үзенең балаларын ауга алып чыга. Биек үлән арасында куян качып утыра.

Керпе, энәләренә эләктереп, балаларына гөмбә алып кайта. Кызарып пешкән кура җиләге- аюның яраткан ризыгы.

Җәйге урманда матур итеп кошлар сайрый.

Җәйге уеннар.

Җәй җитте. Кояш кыздыра.

Болында аллы-гөлле чәчәкләр үсә. Бал кортлары, күбәләкләр оча. Агачлар ямь-яшел.

Җәй көне балаларга бик рәхәт.алар су буена килделәр. Шамил белән Дамир су коеналар. Алсу кояшта кызына.Гөлназ туп уйный,ә Самат балык тота.

Җәй көне нинди күңелле!

Бармак уеннары

Бу бармак-бабай,

Бу бармак-әби,

Бу бармак-әти,

Бу бармак-әни,

Бу бармак-нәни бәби,

Аның исеме- чәнти!

***

Баш бармак баш кашый,

Имән бармак имән ташый,

Урта бармак утын яра,

Атсыз бармак ат җигә,

Чәнти бармак чәй эчә.

***

Баш бармак,

Балан ияк,

Урта тияк,

Әби-чеби,

Нәни бәби.

***

Карга килер — казан асар,

Торна килер — тоз салыр,

Саескан килер — салма салыр,

Песнәк килер — пешерер,

Чыпчык килер — төшерер,

Моңа бирер, моңа бирмәс,

Моңа бирер, моннан әлыр,

Кетер, кетер, кетер,

Казан төбен кимер…

(Чәнти бармагын тотып, баланың уч төбен кытыклыйлар.)

***

Бер — бермәк,

Ике — икмәк,

Дүрт — дүртмәк,

Биш — бишмәт,

Алты — атмак,

Җиде — җитмәк,

Сигез — сикмәк,

Тугыз — тукмак,

Ун — уймак,

Таба тулы коймак,

Мә сиңа да бер бармак!

(Балага бер бармак тоттыралар.)

***

(Баланың кул аркасын сыйпап.)

Песикәй, песикәй, 

Ала мәче сөт эчә,

Кара мәче күз кыса.

Кит дигәндә китмәсәң,

Лапасага чәп итә.

(Алып өлгермәсә,

кул сыртына «чәп» итәләр.)

                                                        ***

Олыга — утын ярырга,

Ә сиңа — чыгып алырга,

Уртага — мичкә ягарга,

Ә сиңа — казан асарга,

Чәнтигә — җырлый башларга,

Дусларның күңелен ачарга.

***

Бабай алды барабан,
Әби алды бөтерчек,
Әти алды машина,
Әни алды сикергеч,
Ә мин алам бер зур туп,
Уйныйм, тупны сикертеп.

***

Бу бармак — кыяр,
Бусы — кәбестә,
Бу бармак — кишер,
Бусы — чөгендер,
Ә бусы суган булды —
Менә кәрзинем тулды.
(бармакларны йодрыклыйлар)

***

Баш бармак була бүре,
Имән бармагым — төлке,
Урта бармагым — керпе,
Атсыз бармагым — аю,
Чәнти бармагым — куян,
Куянны кая куям?
Фәрсия Зиннурова
Баш бармагым — биюче,
Имән бармак — итекче.
Урта бармак — укытучы,
Атсыз бармак — аучы.
Чәнти бармак кем була?
Читек чигүче була.

***

Бу бармак- кабак,
Бу бармак- борыч,
Бу бармак- кишер,
Бу бармак- кыяр,
Бу бармак- суган.
Яшелчә быел уңган,
Бакчабызда бар да бар!
Шунсы кызык, болар барсы
Кәрзингә ничек сыйган?

***

Бу бармак- чөгендер,
Бу бармак- сарымсак,
Бу бармак- баклажан,
Бу бармак- помидор,
Бу бармак- бәрәңге.
Бик тиз җыеп бетердек,
Ярый әле өлгердек.
Җәйге яңгыр килеште,
Яшелчәләр тиз үсте.

***

Бу бармак-груша,
Бу бармак-чия,
Бу бармак-персик,
Бу бармак-лимон,
Бу бармак-алма.
 
Кайсы үсә бакчада,
Кайсы бардыр сатуда.
Витаминнарга бик бай,
Бик куана кыз, малай.

***

Бу бармак-виноград,
Бу бармак-ананас,
Бу бармак-абрикос,
Бу бармак-апельсин,
Бу бармак-мандарин.
Ашап кына өлгер син!
Китергәннәр ерактан,
Кышка-язга карамый,
җиләк-җимеш яшелчәне
Бутап әйтү ярамый!

Тизәйткечләр

Мин әйтә алам,

Кем әйтә ала,

Әхмәт, син әйтеп кара. (э, а)

***

Әрәмәдәге әрем әче. (э)

 ***

Без, Бәдәр белән бәрәңгегә барганда,

Бәдәрнең бидрәсенә балчык белән бәрә-бәрә бардык, (б)

 ***

Мин агамның дагаланган

Атын дагалаганмын, (г)

 ***

Үгезегез үзегезнеке,

Мөгезе үгезегезнеке, (з)

 ***

Сигез сыер асраганчы симез сыер асра. (с, з)

 ***

Кара карга кардан бара

Канатларын кага-кага. (к,р,г)

 ***

Карга, кара, кара, карга!

Каррык, каррык, каркылдама! (к,р)

 ***

Тукый, тукый тукыган,

Тугыз талны чукыган, (т, к)

 ***

Тау башындагы таллыкта

Тукраннар тукылдый, (т)

 ***

Чыпчык, чыпчык, чык, чыпчык,

Чык-чык, кошчык, очып чык! (ч, к)

 ***

Чыбык-чабык дип чыгып чабып,

Чак чыбык-чабыкка абынмадым, (ч, к)

 ***

Күпер башында күп күркә,

Күп күркәгә кирәк күп көрпә, (к, у)

 ***

Таулар биек таллардан

Тал бөресе балланган, (л)

 ***

Көчле кеше очлы шөшле

Белән шушы төшне тиште, (ш)

 ***

Җәйнең ямьле көннәрендә

Җиләк җыя Җәмилә, (җ)

***

Сыерчык, сыерчык,

Нинди матур сызгырчык!

 ***

Быж – быж килә бер быжан,

Шөпшә түгел ул – быжан. 

Кигәвен дә түгел ул,

Ә аларга охшаган.

 

Быжан – быжан, быж – быжык,

Син мине чага күрмә.

Тавышың ай – яй яман,

Өебезгә дә кермә.

 

***

Трак – трак – трактор,

Басуларны урап тор,

Үләннәрне тураттыр.

“Башка эшләр бармы?” –  дип,

Һәрчак бездән сорап тор.

 

 

 

Ра – ра – ра – ра – ракетага

Ра – Ра – Рамил утырган.

Ра – ра – ра – ра – ракетаны

Җир тирәли очырган.

 

***

Бора – борауны борауны,

Борһан тишкән бураны.

Шул тишектән бураны

Тутырган кар бураны.

 

***

Вак балчыкны Шәвәли

Әвәли дә әвәли.

Әллә ваза ясыйсың? – ди

Авылдан килгән Вәли.

 

***

Ла – ла – ла – ла, ла – ла – ла,

Кем матур җырлый ала,

Кем матур бии ала –

Шул булыр үрнәк бала.

 

***

Лап – лоп атлап,

Урман яклап

Килә аю баласы.

Балның тәмен

Белгән икән:

Килә бездә каласы.

 

Санамышлар

Бер, ике, өч,

Әнә тегендә күч.

***

Бер, ике, өч,

Сиңа көч,

Син моннан књч.

***

Ипи, тоз,

Матур кыз.

***

Карга, чыпчык,

Берең кал да,

Берең чык.

***

Җепсез орчык,

Чәүкә, чыпчык,

Кара балчык,

Син кал, бу чык!

                                                                       ***

Ун, тугыз, сигез –

Әй симез үгез.

Җиде, алты, биш –

Бүре килә ич.

Дүрт, өч, ике, бер –

Тиз качып өлгер!

***

Өйгә кергән бер чыпчык,

Очып йөри чык-чырык.

– Чыпчык, чыпчык, син, чыпчык!

Атлап түгел, очып чык!

***

Тор, тор, тургай,

Таң ата бугай,

Тургай, чыпчык,

Син кал, бу чык!

***

Аладан, боладан,

Песи бара колгадан.

Песи түгел, ата каз,

Ата каздан тизрәк кач!

***

Әке, пәке, эремчек,

Син калып тор, ә бу чык.

***

Әлчи, бәлчи,

Әни күлмәк үлчи,

Үлчи торгач җитмәде,

Кисә торгач бетмәде.

Чәүкә, чыпчык,

Син кал, бу чык!

***

Ыргада, мыргада,

Мәче йөри елгада.

Эремчек, төн чык,

Син кал, бу чык.

***

Елгада бар бер басма,

Син анда ялгыш басма.

Әгәр бассаң китереп,

Кырыйга чык, сикереп

***

Кулда уймак,

Табада коймак,

Мичтә бәлеш –

Ал да ябыш.

Чүрәкәй үрдәк

Чум да чык!

Табышмаклар

Әнием ак сәйлән тезеп

Чиккән яшел бәрхетне.

Ул үзем кебек бәләкәй,

Ә исеме ….  (Түбәтәй)

***

Җырлый-җырлый сәхнәләрдә

Аларның биер чагы.

Кызларга бик килешә

Башындагы ……  (Калфагы)

***

Йолдыз, йолдыз вак кына,

Яфраклары ак кына.

Өс киемеңә куна,

Тәнгә тисә су була (Кар бөртеге)

***

Утта янмый, суда батмый. (Боз)

***

Үкерә дә, котыра,

Бөтен җирне тутыра. (Буран)

***

Тәңкә карлар сибелгән

Җир ап-акка күмелгән.

Чыршы, каен, имән

Кардан чикмән кигән.

Бу кайчак? (Кыш)

***

Алсу битле кыз үсте,

Кызарып җиргә төште. (Алма)

***

Жимешем кып-кызыл була

Бу шатлык минем өчен!

Чөнки кышкы салкында да

Үзгәрми минем төсем. (Миләш)

***

Үзе бер әрҗә,

Бөтен дөньяны күрсәтә. (Телевизор)

***

Көн-төн йөри,

Урыныннан китә алмый. (Сәгать)

***

Ипи түгел,

Су түгел,

Авыр түгел,

Аз түгел,

Ансыз яшәү

Мөмкин түгел. (Һава)

                                                                      ***

Җир астында җиз бүкән.

Ул ни икән? (Бәрәңге)

***

Катлы-катлы булып үсә,

Җир өстендә,

Ул нәрсә? (Кәбестә)

***

Кулы юк, балчык ташый,

Балтасы юк, өй ясый. (Карлыгач)

***

Алдык без аны казып. 

Үзе шардай,

Эче кандай,

Тәме балдай. (Карбыз)

***

Кырлар буш кала

Яңгырлар ява

Җирләр дымлана

Бу кайчак була? (Көз)

Җырлы-биюле уеннар

Үрмәкүч

Уен түгәрәктә уйнала. Уртада бер бала «үрмәкүч» булып чүгәләп утыра. Балалар түгәрәк буйлап җырлап йөриләр.

Җырның соңгы сүзеннән соң үрмәкүч сикереп тора, түгәрәктәге балалар берьюлы чүгәлиләр.

Менә чебеннәр парлашып, туйганчы биеделәр,

Йөри торгач, барысы да арыдылар, талдылар.

Әйләнделәр, борылдылар, як-якка күз салдылар,

Үрмәкүчне күргәннән соң, хушларыннан яздылар.

Ак калач

Балалар зур түгәрәк ясап басалар. Бер бала түгәрәк уртасында басып тора. Балалар,  түгәрәк эчендәге баланың исемен әйтеп, түгәрәк буйлап җырлап йөриләр: «җәелгән» сүзендә түгәрәкне киңәйтәләр; «кабарган» дигәндә, кулларын бергә күтәрәләр; «кечкенә» дигәндә, барысы бергә уртага керәләр (кысылалар); «зур» сүзендә янә түгәрәкне киңәйтәләр һәм ахыргы сүзләрдә, тиз-тиз җырлап, кулларын чәбәклиләр. Бу вакытта уртадагы бала уйнаучылардан берәүне уртага чыгара. Уен, икенче баланың исемен әйтеп, кабат башлана.

Галиянең туган көненә

Без пешердек ак калач,

Менә шулай җәелгән,

Менә шулай кабарган,

Менә шулай кечкенә,

Менә шулай зур гына.

Ак калач, ак калач,

Теләгәнеңне сайлап кач!

Ак калач, ак калач,

Теләгәнеңне сайлап кач!

Куянкай

Балалар, кулга-кул тотынышып, түгәрәккә басалар. Түгәрәк уртасына баскан бала «куян» була. Ул бер кулын иягенә куеп, моңаеп тора. Түгәрәктәгеләр җырлый-җырлый әйләнәләр:

Ак куянга ни булган,

Әллә инде авырган?

Иптәшен дә табалмый,

Урыннан да торалмый,

Куян, куян, син сикер,

Иптәшең табып китер!

Куян биленә таянып сикерә башлый. Аннан бер иптәшен уртага алып әйләнәләр дә, чакырылган бала куян булып кала. Уен яңадан башлана.

Нардуган

Бер бала уртага чыгарыла. Башка балалар аның тирәсендә бер түгәрәк ясап, кулга-кул тотынышып, шушы нардуган җырын җырлап әйләнәләр. Ул үзенә бер көйгә җырлана.

Син уртада, без кырыйда,

Әйләнәбез, Нардуган,

Син нишләсәң, ни кылансаң,

Мин дә шуны булдырам!

Җыр беткәндә, уртадагы бала нинди дә булса бер хәрәкәт ясый, түгәрәктәге балалар да шул хәрәкәтне ясыйлар. Кем шуны булдыра алмый, уртадагы бала үз урынына аны чыгара, һәм уен баштагыча дәвам итә.

Ялкау мәче

Бер бала «ялкау мәче» булып, битләрен юып, иснәп, киерелеп утыра. Калган балалар, «тычканнар» булып, урындыкларда утыралар, җырлыйлар. Җыр бетүгә, тычканнар, урыннарыннан торып, төрле якка йөгерешеп китәләр. Мәче тычканнарны куа башлый һәм берсен тота. Тотылган бала «мәче» итеп билгеләнә, уен яңадан башлана.

Мич башында мәче

Утыра, җырлап.

Юа битен ул,

Иренеп, мырлап.

Ул ялкау көндез –

Йокыда була.

Тора да юына,

Киерелеп сузыла.

Килсен төн генә –

Тычканга каршы

Китә ул мәче

Сугышырга менә! 

Күрсәт әле, Габдулла!

Балалар түгәрәк ясап басалар. Бер бала «Габдулла» була. Ул уртага баса. Балалар, җырлап, Габдулладан төрле хәрәкәтләр күрсәтүен сорыйлар. Габдулла балалар сораган хәрәкәтләрне күрсәтә. «Менә шулай, менә шулай», – дип, балалар Габдулла күрсәткән хәрәкәтләрне кабатлап җырлыйлар.

– Күрсәт әле, Габдулла,

Ничек китап укыйлар?

– Менә шулай, менә шулай,

Шулай китап укыйлар.

– Күрсәт әле, Габдулла,

Ничек язу язалар?

– Менә шулай, менә шулай,

Шулай язу язалар.

– Күрсәт әле, Габдулла,

Ничек печән чабалар?

– Менә шулай, менә шулай,

Шулай печән чабалар.

– Күрсәт әле, Габдулла,

Ничек утын яралар?

– Менә шулай, менә шулай,

Шулай утын яралар.

– Күрсәт әле, Габдулла,

Ничек камыр басалар?

– Менә шулай, менә шулай,

Шулай камыр басалар.

– Күрсәт әле, Габдулла,

Ничек гармун уйныйлар?

– Менә шулай, менә шулай,

Шулай гармун уйныйлар.

– Күрсәт әле, Габдулла,

Ничек кызлар бииләр?

– Менә шулай, менә шулай,

Шулай кызлар бииләр...

Кулланылган әдәбият

1.Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү. Программаның милли- төбәк юнәлеше / Төзүче-авторлары К. В. Закирова, Р. А. Борһанова, Г. Ә. Галиева һ.б. – Казан: Мәгариф, 2009.

2. Белем бирү һәм тәрбия проөессында милли-төбәк компоненты / З.М. Зарипова җитәкчелегендә. – Яр Чаллы, 2000.

3. Гөлбакча: балалар бакчасы өчен хрестоматия / Төзүчеләре Ф. Ю. Юсупов, З. Ф. Камалова, Р.А. Борһанова.- Казан: Татар. кит. нәшр., 1990.

4. Зиннурова Ф.М. Үз илемдә, үз телемдә. – Казан: Мәгариф, 2009.

5. Закирова К.В. Уйный-уйный үсәбез. –Казан: Тат.кит.нәшер.,2010.

6. Закирова К.В. Балачак аланы: балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм әти-әниләр өчен хрестоматия. — Казан: РИЦ, 2011.

7. Гәрәева Г.Х. Тылсымлы авазлар: татар теле укытучылары һәм балалар бакчасы тәрбиячеләре өчен методик кулланма. — Казан: Гыйлем, 2014.

C:\Users\DIOR\Desktop\рецензия.jpeg

Эчтәлек

Кереш.............................................................................................................................2

Үстерелешле уеннар.....................................................................................................3

Сүзле-хәрәкәтле уеннар................................................................................................7

Ял минутлары...............................................................................................................12

Ел фасыллары турында хикәя үрнәкләре...................................................................19

Бармак уеннары.............................................................................................................23

Тизәйткечләр.................................................................................................................27

Санамышлар..................................................................................................................30

Табышмаклар.................................................................................................................32

Җырлы-биюле уеннар...................................................................................................34

Кулланылган әдәбият....................................................................................................37


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Консультация для воспитателей "Проектный метод как метод развивающего обучения дошкольников"

В консультации рассказывается о истории и понятии метода проектов, о технологии проектирования. Дан план тематического проекта, примерный план работы воспитателя по подготовке проекта....

Использование методов поощрения и наказания в семье как методов стимулирования поведения и деятельности ребенка

Каждому, кому приходилось заниматься воспитанием детей, в своей практике применял методы поощрения и наказания. С помощью этих методов взрослые пытаются корректировать и стимулировать поведение ребенк...

Методы и приемы обучения. Характеристика наглядных и практических методов обучения.

   Прием обучения в отличие от метода направлен на решение более узкой задачи. Сочетание приемов образует метод обучения. Одни и те же приемы могут входит в раз...

Выступление на методическом объединении учителей начальных классов. Методы проблемного обучения детей предшкольного возраста. Выступление на методическом объединении учителей начальных классов. Методы проблемного обучения детей предшкольного возрас

С данным материалом я выступала на методическом объединении учителей начальных классов. В нём методы проблемного обучения детей предшкольного возраста. Выступление сопровождается презентацией....

БАЛАЧАК – УЙНАП – КӨЛЕП ҮСӘР ЧАК

Максат: балаларны халык уеннары белән таныштыру; иҗат мөмкинлекләрен ачу; мөстәкыйльлекләрен оештыру сәләтен арттыру һәм төркемнәр белән оешып уйнауга күнектерү; дуслык, өлгерлек, сабырлык сыйфатлары ...

ПРОГРАММА КРУЖКОВОЙ РАБОТЫ “ БАЛАЧАК-УЙНАП-КӨЛЕП ҮСӘР ЧАК”

ПРОГРАММА КРУЖКОВОЙ РАБОТЫ “ БАЛАЧАК-УЙНАП-КӨЛЕП ҮСӘР ЧАК”         ...

Балачак- уйнап-көлеп үсәр чак

Сообщение из опыта работы по национальному воспитанию...